27 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Ни өчен Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтергә кирәк?
«Йәһвәгә курку-хөрмәт белән хезмәт итегез» (ЗӘБ. 2:11).
8 ҖЫР Йәһвә — ныгытмабыз ул
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1, 2. Зәбур 2:11 буенча, Йәһвә белән дус булырга теләсәк, без нәрсә эшләргә тиеш?
БЕРӘРСЕ белән дуслашырга теләсәк, нинди сыйфатлар кирәк? Сез, бәлки, ярату һәм ярдәмләшү дип җавап бирерсез. Әмма дуслык өчен курку-хөрмәт кирәк дип бер дә уйламассыз. Шулай да мәкаләнең төп шигырендә әйтелгәнчә, Йәһвә белән дус булырга теләүчеләр аңа карата «курку-хөрмәт» күрсәтергә тиеш. (Зәбур 2:11 укы.)
2 Без Йәһвәгә күпме генә хезмәт итсәк тә, безнең барыбызга да аны тирән хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтү нәрсәне аңлата һәм моңа ничек өйрәнергә? Бу яктан Абадия исемле түрәдән, баш рухани Йодайдан һәм Йәһуәш патшадан нинди сабак алып була?
АЛЛАҺЫГА КУРКУ-ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
3. Курку безне ничек якларга мөмкин?
3 Безгә берәр нәрсә янаса, безне курку биләп алырга мөмкин. Андый курку безне акыллы эш итәргә дәртләндерә ала. Мәсәлән, без кыядан егылырга курыксак, кыяның читенә якын килмәбез. Җәрәхәтләнергә курыксак, куркыныч хәлләрдән сакланырбыз. Шул ук рәвешчә, якын кешебез белән дуслыгыбызны югалтырга курыксак, аны рәнҗетүче сүзләрдән һәм эшләрдән качарбыз.
4. Шайтан безнең Йәһвәдән ничек итеп куркуыбызны тели?
4 Шайтан кешеләрнең Йәһвәдән куркудан калтырап торуларын тели. Иблис тә Илифаз белдергән фикерне тага. Имеш, Йәһвә — үч алучан, ярсучан Аллаһы һәм аңа ярап булмый (Әюп 4:18, 19). Шайтан без андый коточкыч куркуга бирелеп, Йәһвәгә хезмәт итми башларбыз дип өметләнә. Бу тозакка эләкмәс өчен, безгә Аллаһыга карата дөрес курку үстерергә кирәк.
5. Аллаһыга карата курку-хөрмәт күрсәтү нәрсәне аңлата?
5 Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтүче кеше аны ярата һәм аның белән мөнәсәбәтләрен боза алган һәр нәрсәдән кача. Гайсә дә «Аллаһыдан куркып яшәгән» (Евр. 5:7). Аның куркудан коты алынмаган (Ишаг. 11:2, 3). Киресенчә, ул Аллаһыны бик нык яраткан һәм аңа һәр нәрсәдә буйсынырга теләгән (Яхъя 14:21, 31). Гайсә кебек, без дә, Йәһвә кайгыртучан, зирәк, гадел һәм кодрәтле булганга, аңа курку-хөрмәт күрсәтәбез. Шулай ук без Йәһвәнең үзебезне бик нык яратканын һәм эшләребезнең аңа тәэсир иткәнен беләбез. Без Йәһвәнең йөрәген сызлата я сөендерә алабыз (Зәб. 78:41; Гыйб. сүз. 27:11).
АЛЛАҺЫГА КАРАТА КУРКУ-ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘНЕГЕЗ
6. Аллаһыга карата курку-хөрмәт күрсәтергә ничек өйрәнергә? (Зәбур 34:11)
6 Йәһвәгә карата тирән хөрмәт тумыштан килми, аны үстерергә кирәк. (Зәбур 34:11 укы.) Моның өчен без барлыкка китерелгән нәрсәләрне күзәтә алабыз. Аллаһы «булдырган нәрсәләр» аша күренгән аның зирәклеге, кодрәте һәм безне нык яратуы аңа карата хөрмәтебезне һәм яратуыбызны тирәнәйтә (Рим. 1:20). Э́йдриен исемле апа-кардәш болай ди: «Табигатьне күзәткәндә, мин Йәһвәнең зирәк булуын күрәм һәм мин аның үземә иң яхшысын теләгәнен аңлыйм». Андый уйланулар ярдәмендә апа-кардәшебез мондый нәтиҗәгә килгән: «Йәһвә миңа тормыш бирде, шуңа күрә мин аның белән мөнәсәбәтләремә бернәрсәнең дә киртә булуын теләмим». Инде бу атнадан башлап, барлыкка китерелгән берәр нәрсәне күзәтер өчен, вакыт бүлеп куегыз. Моның ярдәмендә сезнең Йәһвәгә карата хөрмәтегез һәм мәхәббәтегез көчәер (Зәб. 111:2, 3).
7. Дога Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерергә ничек булыша?
7 Шулай ук Аллаһыга курку-хөрмәт үстерергә безгә дога булыша. Ешрак дога кылган саен, без Йәһвәне яхшырак белә башлыйбыз. Аңардан сынауларны кичереп чыгар өчен көч сораганда, без аның Чиксез Кодрәт Иясе булганын исебезгә төшерәбез. Безнең хакка Улын биргәне өчен рәхмәтләр белдергәндә, аның үзебезне никадәр яратканын сизәбез. Йәһвәгә берәр авырлыкны чишәргә булышсын дип ялварганда, күңелебездә аның никадәр зирәк булганы уелып кала. Андый догалар аша без Аллаһыны күбрәк ихтирам итә башлыйбыз һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне җимерә алган һәр нәрсәдән ерак торырга тәвәккәллегебез ныгый.
8. Аллаһыга курку-хөрмәтебезне саклар өчен нәрсә эшләргә?
8 Аллаһыга курку-хөрмәтебезне саклар өчен, Изге Язмаларны укыганда, андагы яхшы һәм начар мисаллардан өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, Йәһвәгә тугры булган ике кеше мисалына игътибар итик: Ахаб йортының башлыгы Абадия һәм баш рухани Йодай. Аннары Йәһвәгә тугры булган, ә соңрак аны калдырган Яһүд патшасы Йәһуәш мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгарбыз.
АБАДИЯ КЕБЕК КЫЮ БУЛЫГЫЗ
9. Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәткәнгә, Абадия нинди кеше булган? (1 Патшалар 18:3, 12)
9 Изге Язмаларда Абадия b турында ул «Йәһвәгә тирән курку-хөрмәт күрсәтеп яшәүче кеше иде» дип әйтелә. (1 Патшалар 18:3, 12 укы.) Андый курку-хөрмәт Абадиягә ничек ярдәм иткән? Мәсәлән, ул намуслы һәм ышанычлы кеше булган, шуңа күрә патша аны үз йорты өстеннән башлык итеп билгеләгән дә. (Никами 7:2 белән чагыштыр.) Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтүе Абадиягә кыюлык өстәгән. Бу сыйфат аңа, һичшиксез, кирәк булган, чөнки ул явыз Ахаб патша заманында яшәгән, ә «Ахаб Йәһвә күзендә үзенә кадәр булганнарның һәммәсеннән дә яманрак» булган (1 Пат. 16:30). Җитмәсә, Ахабның Багалга табынган хатыны Изәбел Йәһвәне шулкадәр нәфрәт иткән ки, хәтта төньяк патшалыкта Аңа гыйбадәт кылуны юк итәргә теләгән. Бу явыз хатын хәтта күп кенә Аллаһының пәйгамбәрләрен үтергән (1 Пат. 18:4). Һичшиксез, Абадия Йәһвәгә шомлы вакытта хезмәт иткән.
10. Абадиянең шактый кыю булганы нәрсәдән күренгән?
10 Абадиянең бик кыю кеше булганын күрсәтүче бер очракны карап чыгыйк. Изәбел Аллаһы пәйгамбәрләрен үтерә башлагач, Абадия 100 пәйгамбәрне «мәгарәгә иллешәрләп яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп торган» (1 Пат. 18:13, 14). Бу хәл ачыкланса, Абадияне, һичшиксез, үтерерләр иде. Әлбәттә, Абадия безнең кебек кеше булган һәм үләргә теләмәгән, шулай да ул Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен үз гомеренә караганда күбрәк яраткан.
11. Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре Абадиядән ничек үрнәк ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Бүген Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре эшчәнлегебез тыелган илләрдә яши. Хөкүмәтләрне хөрмәт итсә дә, алар Абадия кебек «Аллаһыныкын Аллаһыга бирә», ягъни аңа җан-тән белән бирелеп хезмәт итә (Мат. 22:21). Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәткәнгә, алар кешеләргә түгел, ә иң элек Аллаһыга буйсына (Рәс. 5:29). Бу кадерле кардәшләр алга таба да яхшы хәбәрне игълан итә һәм яшерен рәвештә очрашулар үткәрә (Мат. 10:16, 28). Алар кардәшләрендә рухи ризыкның булуы турында кайгырта. Африканың бер илендә яшәүче Анри́ исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Илендә күпмедер вакыт тыю булганда, ул кардәшләргә рухи ризыкны җиткерергә теләген белдергән. Ул болай дип яза: «Мин оялчан кеше, әмма Йәһвәне тирән хөрмәт итү миңа кирәкле кыюлык өстәп торды». Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерсәгез, сез дә Анри кебек кыю була алырсыз.
БАШ РУХАНИ ЙОДАЙ КЕБЕК, ТУГРЫ БУЛЫГЫЗ
12. Баш рухани Йодай һәм аның хатыны Йәһвәгә тугры булуын ничек күрсәткән?
12 Баш рухани Йодай, Йәһвәне тирән хөрмәт иткәнгә, аңа тугры булган һәм хак гыйбадәт кылуны яклаган. Бу Изәбел кызы Аталия Яһүд патшалыгында тәхетне үз кулына төшергәч ачык күренгән. Халык Аталиядән курыккан, ул бит аяусыз булган һәм, хакимлекне шулкадәр яраткан, хәтта патша нәселен — үз оныкларын кырып бетерергә булган (2 Елъ. 22:10, 11). Әмма бу балаларның берсе — Йәһуәш исән калган, чөнки Йәһашәбәт үз ире Йодай белән бу баланы яшергән һәм аның турында кайгырткан. Шулай итеп, алар Давыттан килгән патша нәселен саклап калган. Йодай Йәһвәгә тугры булган һәм Аталия алдында калтырап тормаган (Гыйб. сүз. 29:25).
13. Йәһуәшкә җиде яшь тулгач, Йодай Йәһвәгә тугрылыгын кабат ничек күрсәткән?
13 Йәһуәшкә җиде яшь тулгач, Йодай кабат Йәһвәгә тугры булуын күрсәткән. Ул бер план корган. Аның нияте тормышка ашса, Давытның законлы варисы — Йәһуәш — патша булып китәр иде. Ә ашмаса, Йодай, мөгаен, тормышын югалтыр иде. Бәхеткә каршы, Йәһвәнең фатихасы белән аның нияте тормышка ашкан. Башлыклар һәм левилеләрнең ярдәме белән Йодай Йәһуәшне патша тәхетенә утырткан, ә Аталияне үтерткән (2 Елъ. 23:1—5, 11, 12, 15; 24:1). «Аннары Йодай Йәһвә һәм патша белән халык арасында аларның алга таба да Йәһвәнең халкы булып калуы турында килешү төзегән» (2 Пат. 11:17). «Һичнинди нәҗес кеше, нәҗесләнүенең сәбәбенә карамастан, Йәһвә йортына керә алмасын өчен, Йодай шулай ук капкалар янында сакчылар урнаштырган» (2 Елъ. 23:19).
14. Йодайга нинди хөрмәт күрсәтелгән булган?
14 Йәһвә элегрәк болай дигән: «Мине ихтирам иткәннәрне мин ихтирам итәрмен» (1 Иш. 2:30). Чыннан да, ул Йодайга зур хөрмәт күрсәткән. Мәсәлән, ул бу тугры хезмәтчесенең яхшы эшләре Изге Язмаларга язылып куелсын дип кайгырткан һәм без алар турында укып сабак ала алабыз (Рим. 15:4). Ә Йодай үлгәч, аңа зур ихтирам күрсәтелгән булган: «ул Исраилдә Аллаһы һәм аның йорты өчен күп игелек кылганга, аны Давыт Шәһәрендә патшалар янына җирләгәннәр» (2 Елъ. 24:15, 16).
15. Йодай турындагы хәбәрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Йодай белән булган хәлләр безнең барыбызга Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерергә булыша ала. Өлкәннәр, Йодайдан үрнәк алып, Аллаһы көтүен тырышып яклый ала (Рәс. 20:28). Олы яшьтәгеләр Йодайның үрнәгенә ияреп, Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтә һәм аңа тугрылыкларын саклый ала. Шуңа күрә Аллаһы аларны үз ниятләрен үтәүдә куллана. Ул аларны кире какмый. Яшьләр, ә сез Йәһвәнең Йодай белән ничек эш итүеннән нәрсәгә өйрәнә аласыз? Олы яшьтәге кардәшләргә, аеруча күп еллар тугры хезмәт иткәннәренә, хөрмәт күрсәтегез (Гыйб. сүз. 16:31). Һәм безнең барыбыз Йодайга ярдәм иткән башлыклар белән левилеләрдән үрнәк ала ала. Әйдәгез, «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан» булып, аларга ярдәм итик (Евр. 13:17).
ЙӘҺУӘШ КЕБЕК БУЛМАГЫЗ
16. Йәһуәш патшаның ихтыярсыз кеше булганы нәрсәдән күренгән?
16 Йодай Йәһуәш патшага уңай йогынты ясаган (2 Пат. 12:2). Нәтиҗәдә, яшь патша Аллаһы хуплаганны эшләгән. Әмма Йодай үлгәннән соң, Йәһуәш мөртәт түрәләрне тыңлый башлаган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Ул һәм аның халкы «изге агач баганаларга һәм потларга табына башлаган» (2 Елъ. 24:4, 17, 18). Бу Йәһвәне бик рәнҗетсә дә, ул «аларны үзенә кайтарыр өчен, алар янына пәйгамбәрләр җибәреп торган», әмма «халык колак салмаган». Алар хәтта Йодай улы Зәкәрияне тыңламаган, ә ул Йәһвәнең пәйгамбәре һәм рухание булудан тыш, Йәһуәшнең икетуганы да булган. Йәһуәш патша, Йодай гаиләсенең үзенә шулкадәр күп игелек эшләгәнен кадерләмичә, Зәкәрияне үтерткән (2 Елъ. 22:11; 24:19—22).
17. Йәһуәш белән нәрсә булып беткән?
17 Йәһуәш Йәһвәгә карата курку-хөрмәтен саклап кала алмаган һәм моның нәтиҗәсе бик аяныч булган. Йәһвә: «Мине санга сукмаганнарны түбәнсетермен»,— дип әйткән бит (1 Иш. 2:30). Соңрак суриялеләрнең кечкенә гаскәре «гаять зур Яһүд гаскәрен» тар-мар иткән, ә Йәһуәшне «каты яралаган». Сурия гаскәре киткәннән соң, Йәһуәшнең хезмәтчеләре, Зәкәриянең канын түккәне өчен, аны үтергән. Халык бу патшаны шулкадәр явыз дип санаган, хәтта аны «патшалар каберлегендә җирләмәгән». (2 Елъ. 24:23—25; «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Маттай 23:35 кә китерелгән «Бәрәхия улы» дигән аңлатманы кара.)
18. Ирмия 17:7, 8 буенча, Йәһуәш мисалыннан нинди гыйбрәт алып була?
18 Йәһуәш баскан тырмага басмас өчен, нәрсә эшләргә? Йәһуәш тирән тамырланмаган һәм терәксез тора алмаган агачка охшаш булган. Терәк алып куелгач: Йодай үлгәч, һәм мөртәтлек җилләре исә башлагач, Йәһуәш ауган, ягъни Йәһвәне калдырган. Бу мисалдан күренгәнчә, Аллаһыга курку-хөрмәтебез башка мәсихчеләрнең, шул исәптән гаилә әгъзаларының, яхшы тәэсиренә генә бәйле булырга тиеш түгел. Рухи яктан нык булып калыр өчен, безгә Аллаһыга бирелгәнлегебезне һәм курку-хөрмәтебезне ныгытыр өчен, Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнергә, укыганнарыбыз турында уйланырга һәм дога кылырга кирәк (Ирмия 17:7, 8 укы; Көл. 2:6, 7).
19. Йәһвә бездән нәрсә көтә?
19 Йәһвә бездән күпне көтми, аның таләпләренең асылы Вәгазьче 12:13 тә китерелә: «Аллаһыны тирән хөрмәт ит, аның әмерләрен үтә, бу — кешенең төп бурычы бит». Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтсәк, без киләчәктәге сынауларны кичереп, Абадия белән Йодай кебек нык кала алырбыз. Һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бернәрсә дә җимерә алмас.
3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз
a Изге Язмаларда «курку» дигән сүз киң мәгънәгә ия. Контекстка карап, ул кот алынуны, ихтирамны я тирән хөрмәтне аңлатырга мөмкин. Бу мәкалә безгә андый курку-хөрмәт үстерергә булышыр. Моның ярдәмендә без күктәге Атабызга кыю һәм тугры хезмәт итә алачакбыз.
b Бу Абадия пәйгамбәр түгел. Абадия пәйгамбәр гасырлар үткәч яшәгән һәм үз исемен йөрткән Изге Язмалар китабын язган.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Эшчәнлегебез тыелган илдә абый-кардәш имандашларына әдәбият җиткерә. (Сәхнәләштерелгән.)
d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Бер яшь апа-кардәш олы яшьтәге апа-кардәштән телефоннан вәгазьләргә өйрәнә. Олы яшьтәге абый-кардәш кыюлык белән җәмәгать урынында вәгазьли. Тәҗрибәле абый-кардәш башкаларны Патшалык Залын кайгыртырга өйрәтә.