Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Тормышым көтелмәгән билгеләнүләргә һәм файдалы сабакларга бай булды

Тормышым көтелмәгән билгеләнүләргә һәм файдалы сабакларга бай булды

ИСЕМДӘ, әле малай чагымда, күктә самолет күргәндә, ул мине җылы, ерак илләргә алып китәр дип хыяллана идем. Ул чакта бу миңа чынга ашмас хыял булып тоела иде.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында минем әти-әнием Эстониядән Германиягә күченгән һәм мин анда туганмын да. Аннары алар Канадага күченергә карар иткән. Канадада без Оттава шәһәреннән ерак түгел генә яшәдек. Безнең беренче өебез тавык кетәклегендәге агартылган бер почмак иде. Без бик ярлы яшәсәк тә, ашарыбызга һәр иртә йомырка бар иде.

Бер вакыт Йәһвә Шаһитләре әниемә Ачылыш 21:3, 4 не укып китте. Бу сүзләр аның йөрәгенә үтеп керде, ул хәтта елап җибәрде. Хакыйкать орлыгы үсте һәм тиздән әнием белән әтием суга чумдырылды.

Әти-әнием инглиз телендә сөйләшми иде диярлек, әмма алар хакыйкатьне бик кадерләде. Һәр шимбә әти, Са́дберидагы (Онта́рио провинциясе) никель заводыннан авыр төнге сменадан кайтса да, безне сеңелем Сильвия белән вәгазьгә ала иде. Һәр атна без бөтен гаиләбез белән «Күзәтү манарасы»н өйрәнә идек. Әти белән әнием йөрәгемдә Аллаһыга карата ярату үстерде. Бу мине 1956 елда Йәһвәгә багышланырга дәртләндерде, миңа ул вакытта 10 яшь иде. Аларның Аллаһыга карата чиксез яратулары миңа гомерем буена көч өстәп торды.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ашкынуым бераз сүрелде. Мин пионер булып хезмәт итсәм, үз хыялым өчен — бар дөньяны гизәр өчен — беркайчан да акча эшли алмам дип уйлый идем. Мин җирле радиога диджей булып урнаштым. Эшем миңа ошый иде, әмма кичләрен дә эшләргә туры килде. Моның аркасында мин, җыелыш очрашуларын еш калдырып, Аллаһыны яратмаган кешеләр белән күп вакыт үткәрә башладым. Әмма соңрак вөҗданым нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дип кисәтә башлады.

Мин О́шавага (Онтарио провинциясе) күчендем. Анда мин Рэй Но́рман, аның сеңелесе Ле́сли һәм башка пионерлар белән таныштым. Мин алар белән дуслашып киттем. Аларның никадәр бәхетле булуларын күреп, мин дә үз максатларымны үзгәртергә карар иттем. Бу дусларым мине пионер хезмәтен башларга дәртләндерде һәм 1966 елның сентябрендә мин шулай эшләдем дә. Мин бәхетле идем һәм минем тормышым искиткеч иде, әмма киләчәктә мине күп үзгәрешләр көтә иде.

ТӘМЕН ТАТЫМЫЙ ЮК ДИМӘ

Әле мәктәптә укыган чакта, мин Торо́нтодагы (Канада) Бәйтелгә гариза җибәргән идем. Соңрак, инде пионер булып хезмәт иткән чакта, мине дүрт елга Бәйтелдә хезмәт итәргә чакырдылар. Әмма миңа Лесли бик ошый иде һәм, әгәр дә мин ризалашсам, аны инде беркайчан да күрмәм дип курыктым. Мин бик күп дога кылганнан соң Бәйтелгә чакыруны кабул иттем һәм, моңсуланып кына, Лесли белән саубуллаштым.

Бәйтелдә мин кер юу бүлегендә, ә соңрак сәркатип булып хезмәт иттем. Ул вакытларда Лесли Гатинода (Квебе́к провинциясе) махсус пионер булып хезмәт итә башлады. Мин еш кына: «Ул хәзер нәрсә эшли икән? Мин дөрес карар кабул иттем микән?» — дип уйлый идем. Ә шуннан соң мине тормышымда бүләкләрнең иң күңеллесе көтте. Леслиның абыйсы Рэйны Бәйтелгә чакырдылар һәм ул минем белән бер бүлмәдә яши башлады. Шулай Лесли белән дуслыгыбыз дәвам ителде. 1971 елның 27 февралендә без өйләнештек. Бу минем Бәйтелдәге дүрт еллык хезмәтемнең соңгы көне иде.

1975 елда район хезмәтен башлыйбыз

Безне Лесли белән Квебектагы француз җыелышына билгеләделәр. Берничә елдан соң мине район күзәтчесе итеп хезмәт итәргә сорадылар. Миңа ул вакытта нибары 28 яшь кенә булганга, мин үземне яшь һәм тәҗрибәсез дип санадым. Әмма миңа Ирмия 1:7, 8 дәге сүзләр ярдәм итте. Ләкин мин без район хезмәтен ничек башкарырбыз соң дип борчылдым. Лесли бит берничә тапкыр авариягә эләкте, өстәвенә ул начар йоклый иде. Әмма минем кадерле хатыным: «Йәһвә тәкъдим итә икән, ни өчен тәмен татымый юк дияргә?» — дип әйтте. Без ризалаштык һәм бу хезмәттә 17 ел катнаштык.

Мин башаяк район хезмәтенә чумганга, Лесли өчен вакытым бик аз кала иде. Шулай бервакыт минем өчен сабак булырлык бер вакыйга булды. Бер дүшәмбе иртән шалтыравыкка бастылар. Ишекне ачсам, анда беркемдә юк, ә бары тик пикник өчен кәрзин тора. Кәрзин эчендә ашъяулык, җиләк-җимеш, сырлар, ипи, шәраб, бокаллар һәм кыска гына бер язу булды. Анда «хатыныңны пикникка алып чык» дип язылган иде. Бу искиткеч матур кояшлы көн булса да, мин Леслига без пикникка чыга алмыйбыз, чөнки миңа нотыклар әзерлисе бар дидем. Ул, барысын аңласа да, барыбер күңелсезләнде. Мин әзерләнергә утырдым, ләкин мине вөҗданым кимерә башлады. Эфеслеләргә 5:25, 28 дәге сүзләр исемә төште. Әйтерсең лә, Йәһвә үзе миңа: «Рейно, бар, хатыныңа игътибар күрсәт»,— дип әйтте. Мин дога кылдым һәм Леслига: «Киттек!» — дип әйттем. Ул үз бәхетенә үзе ышанмады. Без елга буенда бик матур урын таптык һәм ашъяулыкны җәеп салдык. Бу безнең бергә үткәргән гаҗәеп көннәрнең берсе иде, өстәвенә мин нотыкларны да әзерләргә җитештем.

Район хезмәте йөрәгебезгә хуш килде. Без бөтен Канаданы гизеп чыктык: Британ Колумбиясеннән алып Ньюфа́ундлендка кадәр. Балачактагы хыялым чынга ашты, мин сәяхәт итеп йөрдем. Мин Гилад мәктәбе турында уйланып йөри башладым, әмма миссионер буласым килми иде. Миңа миссионерлар ниндидер махсус кешеләр кебек тоела иде, ә мин үземне андый кеше итеп санамый идем. Шулай ук безне эпидемияләр булган һәм сугышлар барган берәр Африка иленә җибәрерләр дип курка идем. Канадада хезмәт итү миңа бик ошый иде.

ЭСТОНИЯ ҺӘМ БАЛТЫЙК ИЛЛӘРЕНӘ КӨТЕЛМӘГӘН ЧАКЫРУ

Балтыйк илләре буенча сәяхәт

1992 елда, постсовет илләре ачылгач, бездән Эстониядә миссионерлар булып хезмәт итәргә теләмисезме дип сорадылар. Бу безнең өчен көтелмәгәндә булды. Әмма без дога кылдык һәм янә: «Йәһвә тәкъдим итә икән, ни өчен тәмен татымый юк дияргә?» — дип уйлап куйдык. Без ризалаштык һәм мин: «Һәрхәлдә, бу Африка түгел»,— дип иркен сулап куйдым.

Без шунда ук эстон телен өйрәнә башладык. Күченүдән соң бер-ике ай үткәч, безне район хезмәтендә катнашырга сорадылар. Безгә өч Балтыйк илендәге һәм Калининградтагы 46 җыелышка һәм берничә төркемгә килеп китү ясарга кирәк иде. Шуңа күрә латыш, литва һәм рус телендә ничек тә булса аңлашырга өйрәнергә туры килде. Бу җиңел булмады, әмма абый һәм апа-кардәшләр безнең тырышлыкларыбызны кадерләде һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булды. 1999 елда Эстониядә филиал ачылды һәм мин анда комитетта То́мас Э́дур, Ле́мбит Ра́йле һәм То́мми Ка́уко белән бергә хезмәт итә башладым.

Сулда: Литвада конгресста чыгыш ясыйм

Уңда: Эстониядәге 1999 елда оештырылган филиал комитеты

Без кайчандыр Себергә сөргенгә җибәрелгән күп кенә Йәһвә Шаһитләре белән таныштык. Рәхимсез мөгамәләгә һәм туганнары белән аерылуга карамастан, алар шатлыкларын һәм хезмәттә ашкынуларын югалтмаган. Аларның үрнәкләре безне, нинди генә шартлар булмасын, шатлык саклап, барысын да кичереп чыга алуыбызга ышандырды.

Тыгыз график булганга күп еллар дәвамында безнең ял итәр өчен мөмкинлекләребез әллә ни булмады. Бервакыт Лесли нык арыганлык сизә башлады. Бу фибромиалгия белән бәйле булган икән. Без кире Канадага кайту турында җитди уйлана башладык. Безне Па́ттерсондагы (АКШ, Нью-Йорк штаты) филиал комитеты әгъзалары өчен мәктәпкә чакыргач, мин хәтта бара алмабыз дип уйлап куйдым. Әмма кайнар догалар кылганнан соң без ризалаштык. Йәһвә безнең карарыбызны хуплады. Мин укыган чакта, Лесли, дәваланды һәм ахыр чиктә без гадәти тормыш рәвешенә кайта алдык.

БАШКА КОНТИНЕНТ

2008 елның бер кичендә, бу инде Эстониягә кайткач булган хәл, төп идарәдән шалтыратып, без Конгога күченә алмыйбызмы дип сорадылар. Бу мине шаккатырды, җавапны киләсе көнне бирергә кирәк иде бит. Мин шул кичне моның турында Леслига сөйләмәскә булдым, чөнки борчылып йоклый алмаячагын белә идем. Ә нәтиҗәдә, үзем төне буе йокламыйча җәфаланып чыктым һәм Йәһвәгә ни өчен Африкага барырга курыкканым турында кат-кат сөйләдем.

Икенче көнне мин Леслига барысын да сөйләп бирдем. «Йәһвә безне Африкага чакыра. Әмма андагы хезмәтне татып карамыйча, ничек инде без Йәһвәгә юк дия алыйк?» — дип уйлап куйдык без. Шуңа күрә 16 ел Эстониядә хезмәт иткәннән соң, без Киншасага юл тоттык. Андагы филиал тынычлык һәм иминлек хөкем сөргән яшел оазис сыман иде. Лесли бүлмәбезгә кергәч үк Канададан бирле сакланып килгән открытканы, күз алдында торсын дип, чыгарып куйды. Анда мондый сүзләр язылган иде: «Кайда утыртсалар, шунда чәчәк ат». Конгода без җирле кардәшләр белән дуслаштык һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен башладык. Шулчакта миссионер хезмәте безгә зур шатлык китерә башлады. Безгә башка филиалларга да килеп китүләр ясарга куштылар, моның ярдәмендә без Африканың якынча 13 илендә булып кайттык. Без төрле халык кешеләре белән танышып, аларның матур якларын күрә алдык. Минем элеккеге куркуларымның эзе дә калмады. Без Йәһвәгә безне Африкага җибәргәне өчен чиксез рәхмәтле идек.

Конгода безне төрле-төрле ризыклар белән сыйладылар, шул исәптән бөҗәкләрне дә авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Элек мин мондый нәрсәне авызыма якын да китермәс идем. Әмма кардәшләрнең тәмләп ашаганнарын күреп, без дә кабып карарга булдык һәм бер дә үкенмәдек.

Без рухи ризыкны һәм гуманитар ярдәмне илнең көнчыгышына — фетнәчеләр һөҗүм иткән авылларга җиткердек. Алардан күбесенчә хатын-кызлар һәм балалар зыян күрде. Күпчелек Йәһвә Шаһитләре бик ярлы яшәсә дә, аларның терелтелүгә нык иманнары, Йәһвәгә карата чиксез яратулары һәм оешмага тугры булулары безнең йөрәкләребезне җылыта иде. Аларның үрнәкләре Йәһвәгә ни өчен хезмәт иткәнебез турында тагын бер кат уйланырга дәртләндерде һәм бу иманыбызны ныгытты. Кайбер кардәшләр өйләрен һәм уңышларын югалтты. Шунда мин кеше бар мал-мөлкәтен бик тиз югалта алганын һәм рухи байлыкның никадәр мөһим икәнен ап-ачык күрдем. Каты сынауларга карамастан, кардәшләр зарланмады диярлек. Аларның карашлары безне рухландырып торды. Сәламәтлек какшаганда я башка авырлыклар белән очрашканда, без нык булып калу никадәр мөһим икәнен аңладык.

Сулда: Качаклар алдында нотык белән чыгыш ясыйм

Уңда: Дунгуга (Конго Демократик Республикасы) гуманитар ярдәм һәм дарулар җиткерәбез

АЗИЯНЕҢ ТӘМЕН ТАТУ

Моның белән үзгәрешләр тәмамланмады. Безгә Гонконгтагы филиалга күченергә тәкъдим иттеләр. Көнчыгышта яшәрбез дип без хәтта күз алдына да китерә алмый идек! Әмма без ризалаштык, чөнки ничәмә еллар буе Йәһвәнең кайгыртучан кулын күреп тордык. 2013 елда без кадерле дусларыбыз һәм Африканың искиткеч матур табигате белән елый-елый саубуллаштык. Алда безне нәрсә көтәчәген без әле белми идек.

Африкадан соң Гонконг башка планета кебек тоелды. Бу шау-шулы, күп халыклы шәһәр. Кантон диалектын өйрәнү җиңел булмады, әмма яныбызда яратучан кардәшләр булды. Ә тагын безгә җирле ризык бик ошады. Бәйтелдә эш артканнан-арта барды һәм күчемсез милеккә дә бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп артып торды. Шуңа күрә Җитәкче совет филиалның күпчелек биналарын сатарга карар итте. Тиздән 2015 елда безне Көньяк Кореяга күчерделәр һәм без әле дә монда хезмәт итәбез. Корея теле дә җиңелләрдән түгел, безгә аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, әмма кардәшләр безне кечкенә уңышларыбыз өчен дә мактап торды. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле.

Сулда: Гонгонгкта яңа тормыш башлыйбыз

Уңда: Корея филиалы

ФАЙДАЛЫ САБАКЛАР

Яңа дуслар табу җиңел түгел, әмма без беренче булып кунакчыллык күрсәтсәк, башкалар белән тизрәк танышып булганына төшендек. Шулай ук без шуны ачык күрдек: кардәшләр төрле булсалар да, уртак яклары барыбер күбрәк. Һичшиксез, Йәһвә безне уникаль сәләт — йөрәкләребезне киң итеп ача алу сәләте — белән барлыкка китергән һәм шуңа күрә без бик күп дусларга ия була алабыз (2 Көр. 6:11).

Без мондый сабаклар алдык: Йәһвә кешеләргә нинди мөгамәләдә булса, безгә дә шулай эш итәргә кирәк, һәм шулай ук тормышыбызда Йәһвәнең яратуын һәм кайгыртучан кулын күрергә өйрәнергә кирәк. Төшенкелеккә бирелгән чакларда я башкалар безне яратып бетерми кебек тоелганда, без дусларыбызның открыткаларын һәм хатларын яңадан укып чыга идек. Без Йәһвәнең догаларыбызга җавап биргәнен үз тормышыбызда күрдек. Ул безне ярдәм итәчәгенә ышандырып торды һәм көч бирде.

Шушы еллар эчендә без Лесли белән шуны аңладык: эшебез никадәр күп булмасын, безгә бер-беребез өчен һәрчак вакыт табарга кирәк. Тагын без үз-үзеңнән көлү файдалы икәненә, аеруча моны яңа тел өйрәнгәндә эшләргә кирәк икәненә төшендек. Без һәр кичне Йәһвәгә ни өчен рәхмәтле булганыбызны искә төшерергә тырышабыз.

Дөресен генә әйткәндә, мин миссионер булырмын дип һәм төрле илләрдә яшәрмен дип бер дә уйламаган идем. Әмма Йәһвә белән барысы да мөмкин булды. Ирмия пәйгамбәрнең сүзләре искә төшә: «И Йәһвә, син мине алдадың» (Ирм. 20:7). Әйе, Йәһвә безгә шулкадәр күп гаҗәеп бүләкләр бирде, хәтта самолетта сәяхәт итү хыялымны да тормышка ашырды. Филиалларга килеп китүләр ясаганда, без биш континентта булдык. Балачакта мин моның турында хәтта хыялланмаган идем дә. Безгә нинди генә йөкләмәләр бирелмәсен, Лесли һәрчак минем тугры ярдәмчем булды һәм мин аны моның өчен бик кадерлим.

Без һәрвакыт кемгә һәм ни өчен хезмәт иткәнебезне исебезгә төшереп торабыз. Безнең бүгенге искиткеч тормышыбыз — киләчәктә көткән мәңгелек тормышның бары тик кечкенә бер өлеше генә. Чөнки ул вакытта Йәһвә, кулын ачып, һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәк! (Зәб. 145:16)