Укучыларның сораулары
Ни өчен, Гайсә туганнан соң, Йосыф белән Мәрьям, Насарага кайтмыйча, Бәйтлеһемдә калган?
Изге Язмалар бу сорауга җавап бирми. Әмма ни өчен аларның шундый карарга килгәнен аңлар өчен, анда кайбер нечкәлекләр китерелә.
Фәрештә Мәрьямгә: «Син буйга узарсың һәм ир бала табарсың»,— дип әйткән. Ул вакытта Мәрьям белән Йосыф Гәлиләядәге Насара шәһәрендә яшәгән (Лүк 1:26—31; 2:4). Соңрак, Мисырда берникадәр вакыт яшәгәннән соң, алар яңадан Насарага кайткан. Гайсә шул шәһәрдә үскән һәм насаралы булып киткән (Мат. 2:19—23). Шуңа күрә Гайсәне, Йосыфны һәм Мәрьямне телгә алганда, без еш кына Насараны искә төшерәбез.
Мәрьямнең Яһүдиядә Илисәбәт исемле туганы яшәгән. Ул Зәкәрия исемле руханиның хатыны булган һәм соңрак Чумдыручы Яхъяның әнисе булып киткән (Лүк 1:5, 9, 13, 36). Мәрьям Яһүдиягә Илисәбәтнең хәлен белергә киткән һәм аңарда якынча өч ай яшәгән. Аннары Мәрьям Насарага кайткан (Лүк 1:39, 40, 56). Димәк, Мәрьямгә Яһүдия җирләре күпмедер дәрәҗәдә таныш булган.
Тиздән бар кешеләрнең санын алырга дигән боерык чыккан һәм Йосыф Насарадан Бәйтлеһемгә киткән. Бәйтлеһем «Давыт шәһәре» булган һәм, пәйгамбәрлек буенча, Мәсих шунда туарга тиеш булган (Лүк 2:3, 4; 1 Иш. 17:15; 20:6; Мик. 5:2). Мәрьям Гайсәне шунда тапкан. Йосыф, Мәрьям белән яңа туган сабыйны алып, ерак юлга чыгарга, ягъни Насарага кайтырга, теләмәгән. Алар Бәйтлеһемдә калган. Бу шәһәр Иерусалимнан якынча тугыз километр ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә аларга аннан, беренче угыллары белән гыйбадәтханәгә барып, канун буенча, корбаннар китерергә уңайлы булган (Лев. 12:2, 6—8; Лүк 2:22—24).
Әле Гайсә туганчыга кадәр, Аллаһы фәрештәсе Мәрьямгә аның улы «Давытның тәхетен» алыр һәм Патша булып китәр дип әйткән булган. Бәлки, шуңа күрә Йосыф белән Мәрьям Гайсәнең Давыт шәһәрендә туганына аерым игътибар биргән булгандыр (Лүк 1:32, 33; 2:11, 17). Алар шунда калып Аллаһының күрсәтмәләрен көтү акыллырак булыр дип уйлый алган.
Йолдызчыларның килгәненә кадәр, аларның Бәйтлеһемдә күпме яшәгәннәрен без белмибез. Әмма шул вакытка гаилә инде йортта яшәгән һәм уллары яңа гына туган «бала» булмаган (Мат. 2:11). Моннан күренгәнчә, кешеләрнең санын алудан соң, алар Насарага кайтмаган, ә Бәйтлеһемдә озаграк вакытка калган һәм ул хәтта аларның өйләре булып китәргә өлгергән.
Һируд «Бәйтлеһемдә... яшәүче ике яшькә кадәр булган бөтен ир балаларны үтерергә» боерган (Мат. 2:16). Аллаһы Йосыфны моның турында кисәткән. Шул вакыт ул, Мәрьямне һәм Гайсәне алып, Мисырга качкан. Һируд үлгәнчегә кадәр, алар шунда калган. Соңрак Йосыф гаиләсе белән Насарага күченгән. Ни өчен алар Бәйтлеһемгә кире кайтмаган? Яһүдиядә идарә итүче рәхимсез Һируд улы Архелай белән күрешмәс өчен. Моңа өстәп, Йосыф Аллаһыдан кисәтү дә алган. Насарада ул, курыкмыйча, Гайсәне Аллаһы кануннары буенча тәрбияли алыр иде (Мат. 2:19—22; 13:55; Лүк 2:39, 52).
Күрәсең, Йосыф Гайсә күктәге тормышка юл ачканчыга кадәр үлеп киткән булган. Димәк, Йосыф җирдә яшәр өчен терелтеләчәк. Күпләр аның белән очрашып, ни өчен, Гайсә туганнан соң, алар Мәрьям белән Бәйтлеһемдә калганнары турында күбрәк белә алачак.