25 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Өлкәннәр, Гидеон үрнәгенә иярегез
«Гидеон... турында сөйләп торырга вакытым җитмәс» (ЕВР. 11:32).
124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. 1 Петер 5:2, 3 буенча, өлкәннәргә нинди йөкләмә бирелгән?
МӘСИХЧЕ өлкәннәргә Йәһвәнең кыйммәтле сарыкларын көтү йөкләмәсе тапшырылган. Бу тугры ир-атлар кардәшләренә хезмәт итү хөрмәтен бик кадерли. Шуңа күрә алар көтүне чын күңелдән көтәргә тырыша. (Ирм. 23:4; 1 Петер 5:2, 3 укы.) Җыелышта андый абый-кардәшләрнең булуына без бик шатбыз!
2. Өлкәннәр нинди авырлыкларга очрарга мөмкин?
2 Йөкләмәләрен үтәгәндә, өлкәннәр күп авырлыкларга юлыга. Мәсәлән, җыелыш турында кайгыртыр өчен, күп эш башкарырга кирәк. Кушма Штатлардан булган То́ни исемле өлкән тыйнак булырга өйрәнгән. Ул болай ди: «COVID-19 пандемиясе башлангач, мин очрашулар һәм хезмәт белән бәйле күп эшләрне үз җилкәмә алдым. Әмма күпме генә эш башкарсам да, аларның очы-кырые күренмәде. Ахыр чиктә, минем догаларым, Изге Язмаларны укуым һәм шәхси өйрәнүем аксый башлады». Косовода яшәүче Или́р исемле өлкән башка авырлыкка очраган. Сугыш барган җирдә яшәгәндә, аңа оешманың җитәкчелегенә буйсыну авыр булган. Ул болай дип сөйли: «Филиал миңа куркыныч җирдә яшәгән кардәшләргә булышырга кушкач, минем кыюлыгым сыналды. Чынлап әйткәндә, мин бик курыктым. Бу җитәкчелек миңа акылсыз булып күренде». Ә Азиядә хезмәт итүче Тим исемле абый-кардәшкә миссионер хезмәте белән бәйле эшләрне башкару авыр булган. Ул болай дип әйтә: «Кайчак мин тәмам хәлдән тая идем». Охшаш авырлыклар кичергән өлкәннәргә нәрсә булыша ала?
3. Гидеон мисалын карап чыгу безнең барыбызга нинди файда китерер?
3 Өлкәннәр хаким булып хезмәт иткән Гидеоннан күп нәрсәгә өйрәнә ала (Евр. 6:12; 11:32). Ул Аллаһы халкын яклаган һәм кайгырткан (Хак. 2:16; 1 Елъ. 17:6). Гидеон кебек, өлкәннәр дә Аллаһы халкын бүгенге бик авыр вакытларда кайгырта (Рәс. 20:28; 2 Тим. 3:1). Без Гидеоннан тыйнак, басынкы һәм тыңлаучан булырга өйрәнә алабыз. Өстәвенә, йөкләмәләрен үтәгәндә, аның чыдамлыгы да сыналган. Гидеонның мисалын карап чыгу безнең барыбызга да өлкәннәргә башкарган хезмәтләре өчен тагы да рәхмәтлерәк булырга булышыр. Без бу тырыш ир-атларга терәк була алабыз (Евр. 13:17).
ТЫЙНАКЛЫК ҺӘМ БАСЫНКЫЛЫК СЫНАЛГАНДА
4. Гидеонның тыйнак һәм басынкы булуы нәрсәдән күренгән?
4 Гидеон тыйнак һәм басынкы кеше булган b. Бервакыт Йәһвәнең фәрештәсе Гидеонга ул Исраил халкын көчле мидьянлылардан коткарырга тиеш дип әйткәч, тегесе болай дип җавап биргән: «Минем гаиләм Манашшеда иң кечкенәсе, ә мин үзем атам йортында иң әһәмиятсезе бит» (Хак. 6:15). Ул үзен бу йөкләмә өчен яраксыз дип санаган. Әмма Йәһвә аны яхшырак белгән. Йәһвәнең ярдәме белән Гидеон бу йөкләмәне уңышлы башкарып чыккан.
5. Өлкәннең тыйнаклыгы һәм басынкылыгы ничек сыналырга мөмкин?
5 Өлкәннәр бар эшләрендә тыйнак һәм басынкы булырга тырыша (Мик. 6:8; Рәс. 20:18, 19). Алар үз сәләтләре һәм казанышлары турында артыгын уйламый. Ләкин хаталары аркасында да үз-үзләрен кимереп йөрми. Шулай да кайчак аларның тыйнаклыгы белән басынкылыгы сыналырга мөмкин. Мәсәлән, берәр өлкәнгә, күп вазифалар алганга, аларны үтәргә авырдыр яисә аны берәр йөкләмәсен ничек үтәгәне өчен тәнкыйтьләргә я мактарга мөмкиннәр. Андый чакларда Гидеонның мисалы өлкәннәргә ничек булыша ала?
6. Тыйнаклык турында әйткәндә, өлкәннәр Гидеоннан нәрсәгә өйрәнә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Ярдәм сорагыз. Тыйнак кеше мөмкинлекләре чикле булуын аңлый. Гидеон тыйнак булган һәм башкалардан ярдәм сораган (Хак. 6:27, 35; 7:24). Зирәк өлкәннәр дә шулай эшли. Элегрәк искә алынган Тони болай ди: «Тәрбиям аркасында миңа үземә бирелгән эшләрдән баш тарту авыр иде. Шуңа күрә мин гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында тыйнаклык темасын карап чыгарга булдым һәм хатынымның үземнең бу ягым турында фикерен сорадым. Шулай ук мин сайтыбыздан „Мәсих кебек, башкаларны өйрәтегез, аларга ышаныгыз һәм вазифалар бирегез“ дигән видеоны карадым». Тони үз йөкләмәләрен башкалар белән бүлешә башлаган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Җыелыштагы эшләр дә алга барды, Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне ныгытыр өчен вакытым да бушады»,— дип әйтә ул.
7. Өлкәннәрне тәнкыйтьләсәләр, алар Гидеоннан нәрсәгә өйрәнә ала? (Ягъкуб 3:13)
7 Тәнкыйтькә йомшак җавап кайтарыгыз. Кайвакыт өлкәннәрне тәнкыйтьләргә мөмкиннәр. Шул чакта аларның инде басынкылыгы сынала. Аларга кабат Гидеонның үрнәге булыша ала. Ул, һичшиксез, үзенең камил булмаганын аңлаган һәм, ифраимлылар үзен тәнкыйтьләгәндә, аларга йомшак җавап кайтарган (Хак. 8:1—3). Гидеонның аларга ачуы чыкмаган, ул басынкылык белән аларның ризасызлыкларын тыңлаган һәм туган хәлне йомшартырга тырышкан. Зирәк өлкәннәр дә тәнкыйтьне игътибар белән тыңлый һәм юашлык белән җавап бирә. (Ягъкуб 3:13 укы.) Шулай итеп, алар җыелыштагы тынычлыкны саклый.
8. Билгеләнгән ир-атларны мактасалар, алар ничек җавап кайтарырга тиеш? Мисал китерегез.
8 Йәһвәне данлагыз. Исраиллеләр Гидеонны Мидьянны җиңгәне өчен данлагач, ул игътибарны Йәһвәгә юнәлткән (Хак. 8:22, 23). Билгеләнгән ир-атлар Гидеонның үрнәгенә ничек иярә ала? Аларга казанышлары өчен Йәһвәне мактарга кирәк (1 Көр. 4:6, 7). Мәсәлән, берәр өлкәнне яхшы өйрәткәне өчен мактасалар, ул игътибарны Аллаһы Сүзенә һәм аның оешмасына юнәлтә ала. Өлкәннәр кайчак үзләренә артык игътибар җәлеп итмиме дип уйлана ала. Ти́моти исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Яңа гына өлкән булып билгеләнгәч, Тимоти ачык нотыклар белән чыгыш ясарга яраткан. Ул болай ди: «Мин нотыклар сөйләгәндә, озын һәм мавыктыргыч кереш сүзләр белән мисаллар кулландым. Еш кына башкалар мине моның өчен мактады. Әмма игътибар Изге Язмалар һәм Йәһвәгә түгел, ә миңа юнәлә иде». Вакыт узу белән Тимоти чыгышларын үзгәртергә кирәклеген аңлаган һәм үзенә артык игътибар җәлеп итмәс өчен чаралар күргән (Гыйб. сүз. 27:21). Моның нәтиҗәсе нинди булган? Ул болай дип әйтә: «Хәзер төрле кардәшләр минем яныма килеп, нотыгым проблемаларын җиңәргә, сынауларын кичереп чыгарга һәм Йәһвәгә якынлашырга булышканы турында әйтә. Андый сүзләр еллар элек ишеткән мактау сүзләренә караганда миңа күбрәк ошый».
ТЫҢЛАУЧАНЛЫК ҺӘМ КЫЮЛЫК СЫНАЛГАНДА
9. Гидеонның тыңлаучанлыгы һәм кыюлыгы ничек сыналган? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
9 Гидеон хаким булып билгеләнгәч, аңа тыңлаучанлык һәм кыюлык күрсәтергә кирәк булган. Аңа куркыныч йөкләмә — атасының Багалга багышланган мәзбәхен җимерергә кушылган булган (Хак. 6:25, 26). Соңрак Гидеон, Мидьян белән сугышыр өчен, гаскәр җыйган. Әмма Йәһвә аңа ике тапкыр гаскәрен киметергә кушкан (Хак. 7:2—7). Ахыр чиктә, Аллаһы аңа дошманнарга төн уртасында һөҗүм итәргә боерган (Хак. 7:9—11).
10. Өлкәннәрнең тыңлаучанлыгы ничек сыналырга мөмкин?
10 Өлкәннәр «буйсынырга әзер» булырга тиеш (Ягък. 3:17). Буйсынучан өлкән Изге Язмаларда язылганнарны һәм Аллаһы оешмасы биргән күрсәтмәләрне теләп үти. Шулай итеп, ул башкаларга яхшы үрнәк күрсәтә. Шулай да аның тыңлаучанлыгы сыналырга мөмкин. Мәсәлән, аңа берәр җитәкчелеккә буйсыну авырдыр. Кайбер очракларда ул берәр күрсәтмә акыллымы дип шикләнә ала яисә аңа азатлыгын куркыныч астына куйган йөкләмә бирелергә мөмкин. Андый чакларда өлкәннәргә Гидеонның мисалы ничек булыша ала?
11. Өлкәннәргә тыңлаучан булырга нәрсә булыша ала?
11 Җитәкчелекне игътибар белән тыңлагыз һәм кулланыгыз. Аллаһы Гидеонга атасының мәзбәхен ничек җимерергә, яңа мәзбәхне кайда корырга һәм нинди хайванны корбан итеп китерергә икәнен әйткән. Гидеон, бу күрсәтмәләрне шик астына алмыйча, аларга шунда ук буйсынган. Бүген Йәһвә оешмасы өлкәннәргә җитәкчелекне хатлар, белдерүләр һәм инструкцияләр аша бирә. Алар безнең рухи һәм физик иминлегебезгә бәйле. Әйе, теократик җитәкчелеккә тугрылык белән буйсынган өлкәннәрне без бик яратабыз. Моның ярдәмендә бөтен җыелыш чәчәк ата (Зәб. 119:112).
12. Теократик җитәкчелеккә үзгәрешләр кертелгәндә, өлкәннәр Еврейләргә 13:17 не ничек куллана ала?
12 Үзгәрешләрне кабул итәргә әзер булыгыз. Искә төшерик, Йәһвә Гидеонга гаскәрен 100 процентка диярлек киметергә кушкан (Хак. 7:8). Гидеон: «Андый үзгәреш кирәкме соң? Без җиңә алмабыз бит!» — дип уйлар урынына, буйсынган. Бүген өлкәннәр Гидеоннан үрнәк алып, оешмадагы үзгәрешләргә җайлаша. (Еврейләргә 13:17 укы.) Мәсәлән, 2014 елда Җитәкче совет Патшалык Залларын һәм Конгресслар Залларын төзү эшләре өчен акчалата тәэмин итү рәвешен үзгәрткән (2 Көр. 8:12—14). Җыелышларга инде бурычка алынган акчаларны кайтарырга кирәк булмаган. Хәзер инде Патшалык һәм Конгресслар Залларын моңа ихтыяҗ булган җирләрдә төзеп булган һәм бу җыелышларның матди хәленә берничек тә бәйле булмаган. Хосе́ исемле кардәш, бу үзгәреш турында ишеткәч, болай дип уйлап куйган: «Болай булса, без бер Патшалык Залын да төзи алмаячакбыз. Безнең илебездә алай килеп чыкмаячак». Хосега бирелгән җитәкчелеккә буйсынырга нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 дагы сүзләр миңа Йәһвәгә таянырга кирәклеген исемә төшерде. Нәтиҗәсе гаҗәеп булды! Хәзер без күбрәк Патшалык Залларын да төзибез, иганәләребез башка җирләрдә яшәүче кардәшләргә дә файда китерә».
13. a) Гидеон нәрсәгә шикләнмәгән? ә) Өлкәннәр Гидеонның үрнәгенә ничек иярә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Йәһвәнең ихтыярын кыюлык белән башкарыгыз. Тормышына куркыныч янаса да, курыкса да, Гидеон барыбер Йәһвәгә буйсынган (Хак. 9:17). Йәһвә Гидеонны ныгыткан һәм ул Аллаһының үзенә халыкны якларга булышачагына инде шикләнмәгән. Эшчәнлегебез тыелган илләрдә яшәүче өлкәннәр Гидеон үрнәгенә иярә. Кулга алыну, сорау алу, эш югалту һәм кыйналу куркынычына карамастан, алар җыелышлар үткәрә һәм вәгазь эшендә үз өсләренә җитәкчелек ала c. Бөек афәт вакытында өлкәннәргә, янаган куркынычка карамастан, җитәкчелеккә буйсыныр өчен, кыюлык кирәк булыр. Мәсәлән, хөкем хәбәрләре һәм Магог җиреннән Гогның һөҗүме вакытында ничек исән калырга икәне турында җитәкчелек бирелергә мөмкин (Йәз. 38:18; Ачыл. 16:21).
ЧЫДАМЛЫЛЫК СЫНАЛГАНДА
14. Гидеонның чыдамлылыгы ничек сыналган?
14 Хаким булып хезмәт иткәндә, Гидеонга зур тырышлыклар куярга кирәк булган. Мидьянлылар төнлә качып киткәннән соң, ул аларны Йәзриил үзәненнән Үрдүн елгасына кадәр куа барган. Ә анда, күрәсең, чытырманлык булган (Хак. 7:22). Ул Үрдүн буенда тукталып калганмы? Юк. Арысалар да, ул һәм 300 кешесе, елганы кичеп, дошманнарын эзәрлекләвен дәвам иткән. Ахыр чиктә, алар мидьянлыларны куып җиткән һәм тар-мар иткән (Хак. 8:4—12).
15. Өлкәннәрнең чыдамлылыгы кайчан сыналырга мөмкин?
15 Берәр өлкән җыелышны я гаиләсен кайгыртканда, хәлдән таярга мөмкин. Андый хәл-шартларда аңа Гидеонның үрнәге ничек булыша ала?
16, 17. Гидеонга чыдам булып калырга нәрсә булышкан һәм өлкәннәрнең нинди ышанычлары бар? (Ишагыя 40:28—31) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Йәһвәнең үзегезгә көч бирәчәгенә ышаныгыз. Гидеон Йәһвәнең үзенә көч бирәчәгенә ышанган һәм аның ышанычы акланган (Хак. 6:14, 34). Гидеон үз кешеләре белән ике Мидьян патшасын җәяүләп куа барган, ә тегеләре исә дөяләрдә качкан (Хак. 8:12, 21). Шулай да Йәһвәнең ярдәме белән исраиллеләр аларны кулга алган һәм сугышта җиңгән. Өлкәннәр дә бүген «беркайчан да армаган һәм талмаган» Йәһвәгә таяна ала. Ул аларга, һичшиксез, кирәк чакта көч бирәчәк. (Ишагыя 40:28—31 укы.)
17 Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында хезмәт иткән Мэтью исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Аңа чыдам калырга нәрсә булышкан? Мэтью болай дип сөйли: «Мин Филипиялеләргә 4:13 тәге сүзләрнең хаклыгына инандым. Күп тапкыр хәлдән таеп, мин Йәһвәгә ялвардым һәм, кардәшләргә булышыр өчен, көч сорадым. Шул чакларда мин Йәһвәнең, үземә чыдам калыр өчен, көч биргәнен сиздем». Гидеон кебек тугры өлкәннәр, көтүне фидакарьлек белән көткәндә, авырлыкларга очрарга мөмкин. Әлбәттә, аларга мөмкинлекләре чикле булганын аңларга һәм булдыра алганын гына башкарырга кирәк. Шулай да алар, дога кылганда, Йәһвәнең үзләрен ишетәчәгенә һәм чыдам булырга көч бирәчәгенә бер дә шикләнми (Зәб. 116:1; Флп. 2:13).
18. Кабатлап әйтсәк, өлкәннәр Гидеонның үрнәгенә ничек иярә ала?
18 Күргәнебезчә, өлкәннәр Гидеоннан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Алар, күпме йөкләмә алуга һәм тәнкыйтьләү белән мактауга ничек җавап бирүгә килгәндә, тыйнаклык һәм басынкылык күрсәтергә тиеш. Аеруча бу дөньяның ахыры якынлаша барганда, аларга тыңлаучанлык һәм кыюлык кирәк. Шулай ук нинди генә авырлыклар булмасын, аларга Аллаһының ярдәм итүенә ышану мөһим. Без шундый тырыш өлкәннәр булуына бик шатбыз! Әйдәгез, «андый кешеләрне кадерләп яшик» (Флп. 2:29).
120 ҖЫР Мәсих кебек юаш булыгыз
a Исраилнең бик авыр вакытында Йәһвә, үз халкын кайгыртыр һәм яклар өчен, Гидеонны билгеләгән. Авырлыкларга карамастан, Гидеон тугрылык белән үз йөкләмәсен якынча 40 ел үтәгән. Авырлыкларга очраганда, өлкәннәр Гидеоннан нәрсәгә өйрәнә ала? Әйдәгез, моны белик.
b Тыйнаклык һәм басынкылык охшаш сыйфатлар. Тыйнак кеше үзе турында артыгын уйламый һәм үз чикләрен таный. Басынкы кеше башкаларны хөрмәт итә һәм аларны үзеннән өстен күрә (Флп. 2:3). Гадәттә, тыйнак кеше басынкы да була.
c «Күзәтү манарасы» 2019 ел, июль чыгарылышында, «Эшчәнлегебез тыелса да, Йәһвәгә хезмәт итегез» дигән мәкаләнең 10—13 абзацын кара.