Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

Йәһвәнең «тере Аллаһы» булуын беркайчан да онытмагыз

Йәһвәнең «тере Аллаһы» булуын беркайчан да онытмагыз

«Йәһвә — тере Аллаһы!» (ЗӘБ. 18:46)

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвәнең тере Аллаһы булуын истә тотсак, бу безне авырлыкларда ныгытачак һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә көч бирәчәк.

1. Безгә алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә нәрсә булышыр?

 БЕЗНЕҢ көннәр Изге Язмаларда «аеруча авыр вакытлар» итеп сурәтләнә (2 Тим. 3:1). Бар кешеләр дә кичергән авырлыклардан тыш, безнең өстәмә авырлыкларыбыз бар. Мәсәлән, иманыбыз аркасында безгә каршылык күрсәтәләр, безне эзәрлеклиләр. Бар бу авырлыкларга карамастан, алга таба да Йәһвәгә хезмәтебезне дәвам итәргә безгә нәрсә булышыр? Йәһвәнең «тере Аллаһы» булуына инанганлык (Ирм. 10:10; 2 Тим. 1:12).

2. Сынауларда бирешмәс өчен, нәрсәне истә тоту мөһим?

2 Йәһвә безнең авырлыкларыбызны күрә һәм безгә ярдәм итә, ул безгә якын (2 Елъ. 16:9; Зәб. 23:4). Моны истә тотсак, сынауларда нык кала алырбыз. Давыт патшаның мисалы моны раслый. Әйдәгез, аның тормышындагы хәлләрне исебезгә төшерик.

3. «Йәһвә — тере Аллаһы» дип әйткәндә, Давыт нәрсәне күздә тоткан?

3 Давыт Йәһвәгә ышанган һәм аңа таянган. Шаул патша һәм башка дошманнар аны эзәрлекләгәндә, ул Йәһвәдән ярдәм сораган (Зәб. 18:6). Догасына җавап биреп, Йәһвә аны коткарган. Рәхмәт йөзеннән Аллаһыны данлап, Давыт болай дигән: «Йәһвә — тере Аллаһы!» (Зәб. 18:46) Әлбәттә, Давыт Аллаһының барлыгын болай да белгән. Алайса, ни өчен соң ул шулай дип әйткән? Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, бу сүзләре белән Давыт Йәһвәнең «үз халкы хакына эш итүче Аллаһы булуына инанганлыгын белдергән». Әйе, Давыт үз тәҗрибәсеннән Йәһвәнең тере Аллаһы булуын — үзенә ярдәм итүен күргән. Бу аны Йәһвәгә алга таба да хезмәт итәргә һәм күктәге Атасын данларга дәртләндергән (Зәб. 18:28, 29, 49).

4. Йәһвәнең тере Аллаһы булуын һәрвакыт истә тотсак, бу безгә ничек булышыр?

4 Йәһвәнең тере Аллаһы булуын һәрвакыт истә тотсак, бу безгә хезмәтебезне ашкынып башкарырга, сынауларны кичереп чыгарга һәм алга таба да Аллаһыга тугры булып калырга булышыр. Шулай ук без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребезне сакларга тәвәккәл булырбыз.

ТЕРЕ АЛЛАҺЫ СЕЗНЕ НЫГЫТАЧАК

5. Сынаулар вакытында сезгә нәрсә ышаныч өсти ала? (Филипиялеләргә 4:13)

5 Аллаһы өчен чишеп булмаслык авырлыклар юк. Ул чиксез кодрәтле һәм безгә дә көч бирә ала. (Филипиялеләргә 4:13 укы.) Моны белү сынаулар вакытында ышанычыбызны арттыра. Йәһвәнең кечкенә авырлыкларда ярдәм итүен күргәндә, аның җитдирәк авырлыкларда да ярдәм итәчәгенә инанганлыгыбыз арта бара. Йәһвәнең безне күзәтүен һәм безгә ярдәм итәргә әзер булуын һәрвакыт истә тотсак, бу безгә теләсә нинди сынауларны да кичереп чыгарга булышыр.

6. Давытның яшь чагындагы нинди очраклар аның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан?

6 Давытның яшь чагындагы ике очрак аның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан. Беренче очракта, Давыт үз әтисенең сарыкларын көткәндә, көтүгә — аю, ә икенче очракта арыслан һөҗүм иткән. Бу очракларның икесендә дә Давыт кыюлык белән, бу хайваннар артыннан барып, аларның авызыннан сарыкларын тартып алган. Әмма Давытның мин-минлек чире булмаган, ул үзенә Йәһвәнең ярдәм иткәнен таныган (1 Иш. 17:34—37). Бу очракларны Давыт беркайчан да онытмаган һәм алар турында уйланган. Бу аңа киләчәктә дә Йәһвәгә таянырга булышкан.

7. Ни өчен Давыт Голиатка каршы чыгарга курыкмаган?

7 Бервакыт әтисе Давытны исраиллеләрнең хәрби лагерена җибәргән. Ул вакытта аңа хәтта 20 дә булмагандыр. Анда килеп, ул нәрсә күргән? Бер филистиле — Голиат исемле әзмәвер — Исраил гаскәрен хурлый, һәм бер гаскәри дә аның белән сугышырга чыгарга батырчылык итми (1 Иш. 17:10, 11). Гаскәриләр күбрәк бу әзмәвернең көче һәм аның янаулары турында уйлый, шуңа күрә аларга кыюлык җитми (1 Иш. 17:24, 25). Ә Давыт исә бу хәлгә башкача карый. Ул Голиатның мыскыллауларын Исраил гаскәренә каршы әйткән сүзләр итеп кенә түгел, ә тере Аллаһыга каршы әйткән сүзләр итеп кабул итә (1 Иш. 17:26). Йәһвәгә таянганга һәм аның элек үзенә ничек ярдәм иткәнен исенә төшергәнгә, Давыт Голиатка каршы чыга һәм, белгәнебезчә, аны җиңә (1 Иш. 17:45—51).

8. Без сынаулар вакытында Йәһвәгә ышанычыбызны ничек ныгыта алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Инде әйткәнебезчә, Йәһвәнең тере Аллаһы булуын истә тотсак, без сынауларда сынмабыз (Зәб. 118:6). Ә Йәһвәгә ышанычыбызны ничек ныгытырга? Аның элек нәрсә башкарганы турында уйланып. Мәсәлән, Изге Язмаларда Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә ничек ярдәм иткәне турында укыгыз (Ишаг. 37:17, 33—37). Шулай ук jw.org сайтында Йәһвәнең кардәшләребезне ничек кайгыртканы турында күп кенә мәкаләләр бар. Моннан тыш, без үз тормышыбызда да Йәһвәнең кулын, һичшиксез, күп тапкырлар күргәнбездер. Бәлки, бу очраклар әллә ни гаҗәеп булмагандыр, без аюны да, арысланны да җиңмәгәнбездер. Шулай да Йәһвә безнең тормышыбызда зур роль уйный. Нәкъ ул безне үзенә җәлеп итте һәм нәкъ аның ярдәмендә без һаман да хакыйкатьтә калабыз (Яхъя 6:44). Әгәр Йәһвәнең догагызга ничек җавап биргәнен, нәкъ кирәкле вакытта ярдәм иткәнен яисә ниндидер сынауны кичереп чыгарга ничек булышканын исегезгә төшерә алмасагыз, аңардан моны хәтерегезгә төшерүен сорагыз. Андый уйланулар Йәһвәгә ышанычыгызны, һичшиксез, ныгытачак.

Сынауларда бәхәсле сорау турында онытмыйк (8, 9 нчы абзацны кара.)


9. Сынауларыбызга карата нинди караш сакларга кирәк? (Гыйбрәтле сүзләр 27:11)

9 Йәһвәнең тере Аллаһы икәнен истә тотсак, сынаулар вакытында бәхәсле сорау турында да онытмабыз. Ни өчен бу мөһим? Шайтан Иблис, имеш, без сынаулар вакытында Йәһвәне калдырырбыз дип әйтә. (Әюп 1:10, 11; Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы.) Әмма тугрылык саклаганда, без Йәһвәгә карата яратуыбызны күрсәтәбез һәм Шайтанның ялганчы булуын раслыйбыз. Сез хәзер нинди авырлыкларга очрыйсыз? Бәлки, хөкүмәт сезгә каршылык күрсәтәдер, икътисади авырлыкларыгыз бардыр, хезмәттә сезне тыңламыйлардыр я, бәлки, башка авырлыклар кичерәсездер. Шул чакта онытмагыз: бу авырлыклар сезгә Йәһвәнең йөрәген сөендерер өчен яхшы мөмкинлек бирә. Шуны да онытмаска кирәк: Йәһвә сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк, ә чыдам калыр өчен көч тә бирәчәк (1 Көр. 10:13).

ТЕРЕ АЛЛАҺЫ СЕЗНЕ БҮЛӘКЛӘЯЧӘК

10. Тере Аллаһы үз хезмәтчеләренә нәрсә бирә?

10 Йәһвә үзенә хезмәт иткән кешеләрне әҗерсез калдырмый (Евр. 11:6). Инде бүген ул безгә җан тынычлыгы һәм бәхет хисе бирә, ә киләчәктә мәңгелек тормыш бирәчәк. Йәһвәгә ышанып була, чөнки аның безне фатихалар өчен теләге дә, мөмкинлеге дә бар. Йәһвәнең юмарт игелеге безне аңа җан-тән белән хезмәт итәргә дәртләндерә. Борынгы хезмәтчеләр турында да шуны ук әйтеп була. Мәсәлән, Тимути очрагына игътибар итик (Евр. 6:10—12).

11. Ни өчен Тимути җыелыш эшләрендә актив булган? (1 Тимутигә 4:10)

11 1 Тимутигә 4:10 укы. Тимути тере Аллаһыга таянган, шуңа күрә җыелыш эшләрендә бик актив булган һәм тырышып хезмәт иткән. Мәсәлән, рәсүл Паулның киңәше буенча эш итеп, ул өйрәтүче һәм докладчы буларак остара барган; яшь һәм олы яшьтәге кардәшләре өчен яхшы үрнәк күрсәткән. Ул шулай ук, кайвакыт бу авыр булса да, башкаларны төзәткән һәм аларга ярату белән, әмма туры итеп киңәшләр биргән (1 Тим. 4:11—16; 2 Тим. 4:1—5). Кемдер Тимутинең кайбер эшләрен күрмәгән я кадерләп бетермәгән. Ләкин Тимути өчен Йәһвәнең фатихасы мөһимрәк булган (Рим. 2:6, 7).

12. Бүген өлкәннәрне җыелыш эшләрендә актив булырга нәрсә дәртләндерә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Безнең көннәрдә мәсихче өлкәннәребез дә җыелыш эшләре белән мәшгуль. Мәсәлән, алар кардәшләр янына көтүчеләр буларак килеп китә, очрашуларда өйрәтә һәм вәгазь эшендә катнаша. Күп кенә өлкәннәр теократик төзелешләрдә катнаша һәм афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм итә. Кемдер хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында яисә хастаханәләрдә яткан кардәшләргә йөрергә билгеләнгән төркемдә хезмәт итә. Өлкәннәр бу эшләрдә күңел биреп катнаша, чөнки шуны белә: нәкъ Аллаһы җыелышны булдырган һәм җыелыштагылар — аның сарыклары. Өлкәннәр, бер дә шикләнмәгез: Йәһвә хезмәтегезне мул итеп фатихалаячак (Көл. 3:23, 24).

Тере Аллаһы өлкәннәрне тырышлыклары өчен әҗерсез калдырмас (12, 13 нче абзацны кара.)


13. Йәһвә безнең тырышлыкларыбызга ничек карый?

13 Әлбәттә, бөтенебез дә өлкән булып хезмәт итә алмый. Шулай да барыбыз да Йәһвәгә нәрсәдер бирә ала. Сез аңа хезмәт итүдә иң яхшысын эшләргә тырышканда, ул моны бик кадерли. Мәсәлән, сез бөтендөнья вәгазь эше өчен иганәләр бирәсез. Алар хәтта кечкенә булса да, Аллаһы юмартлыгыгызны хуп күрә. Шулай ук комментарий бирүегез дә аның йөрәген бик сөендерә. Ә бит кайберләрегезгә оялу хисен җиңәргә туры килә. Башкаларның хаталарына игътибар итмичә, аларны кичергәндә, моны да Аллаһы игътибарсыз калдырмый. Кызганычка каршы, кайвакыт без, күбрәкне эшләргә теләсәк тә, булдыра алмыйбыз. Әмма безгә боегасы юк. Йәһвә куйган тырышлыкларыбызны югары бәяли, безне бик ярата һәм әҗерсез калдырмаячак (Лүк 21:1—4).

ТЕРЕ АЛЛАҺЫГА ЯКЫН БУЛЫП КАЛЫГЫЗ

14. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр аңа тугры булып калырга ничек булыша? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Йәһвә безнең өчен реаль шәхес булса, аңа тугры булып калу күпкә җиңелрәк булыр. Йосыф мисалын исебезгә төшерик. Ни өчен ул әхлаксызлык кылудан баш тарткан? Чөнки ул иман күзләре белән Йәһвәне күргән һәм аны рәнҗетергә теләмәгән (Ярат. 39:9). Йәһвә безнең өчен дә реаль булуын телибез икән, безгә дога кылу өчен вакыт бүлеп куярга һәм Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк. Ул чакта Йәһвә белән дуслыгыбыз ныгыячак һәм без, Йосыф кебек, Йәһвәне рәнҗетмәскә тырышырбыз (Ягък. 4:8).

Карашыңны Аллаһыга төбәсәң, аңа тугры булып кала алырсың (14, 15 нче абзацны кара.)


15. Чүлдә йөргән исраиллеләр очрагыннан нинди сабак алып була? (Еврейләргә 3:12)

15 Ә инде Йәһвәнең тере Аллаһы булуын онытсак, җиңел генә аңардан читләшүебез бар. Моны Мисырдан чыккан исраиллеләрнең мисалы дәлилли. Әлбәттә, алар Йәһвәнең барлыгын белгән, ләкин аның үзләре турында кайгырта алуына шикләнә башлаган. Алар хәтта: «Йәһвә безнең арадамы, юкмы?» — дип әйткән (Чыг. 17:2, 7). Ахыр чиктә алар Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән. Без бу тыңламаучан кешеләрнең хатасын кабатларга бер дә теләмәс идек. (Еврейләргә 3:12 укы.)

16. Иманыбыз нәрсә аркасында сыналырга мөмкин?

16 Бу дөньяның тәэсире аркасында Йәһвәгә якын булып калу авыр булырга мөмкин. Күп кенә кешеләр бит Аллаһының барлыгын кире кага. Шуның өстәвенә, Аллаһының таләпләрен тотмаган кешеләр бәхетле яши кебек тоела. Моны күргәндә, безнең иманыбыз сыналырга мөмкин. Бәлки, без Аллаһының барлыгына шикләнә башламабыздыр да, әмма аның ярдәм итәчәгенә шикләребез туа ала. 73 нче мәдхия язучының да андый уйлары туган. Аллаһының законнарын санга сукмаган кешеләрнең бәхетле яшәүләрен күреп, ул Йәһвәгә хезмәт итәргә кирәкме, юкмы дип икеләнә башлаган (Зәб. 73:11—13).

17. Йәһвәгә якын булып калыр өчен, нәрсә турында уйланырга кирәк?

17 Мәдхия җырлаучыга үзенең шикләрен таратырга нәрсә булышкан? Ул Йәһвәне калдырган кешеләрнең киләчәге турында уйланган (Зәб. 73:18, 19, 27). Ул шулай ук Йәһвәгә хезмәт итү нинди фатихалар китергәне турында да уйланган (Зәб. 73:24). Без дә шулай эшли алабыз. Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Йәһвә инде бүген мине ничек фатихалый? Йәһвәгә хезмәт итмәгән булсам, тормышым нинди булыр иде?» Болар турында уйлану безгә дөрес юлдан тайпылмаска булышыр, һәм без дә, мәдхия җырлаучы кебек, «Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха» дип әйтә алырбыз (Зәб. 73:28).

18. Ни өчен без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз?

18 Киләчәктә нинди генә авырлыклар булмасын, безгә куркасы юк, чөнки без — «тере һәм хак Аллаһының коллары» (1 Тис. 1:9). Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен ярдәмсез калдырмый һәм моны борынгы вакытта да, безнең вакытта да күп тапкырлар раслаган. Тиздән бөтен җирдә бөек афәт башланачак. Әмма ул вакытта да Йәһвә безнең белән булачак (Ишаг. 41:10). Шуңа күрә без, кыюланып: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам»,— дип әйтә алачакбыз (Евр. 13:5, 6).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз