ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Йәһвә догаларымны һәрвакыт тыңлый иде
МИҢА 10 яшьләр тирәсе булганда, мин урамга чыктым, йолдызлар сибелгән төнге күккә карадым һәм, тезләнеп, Аллаһыга дога кыла башладым. Мин аңа үземнең хисләрем, кичерешләрем турында сөйләп бирдем. Әле бу вакытта хакыйкать белән яңа танышкан гына булсам да, шул көннән мин инде регуляр рәвештә дога кыла башладым һәм Аллаһы минем догаларымны тыңлый икәнен сиздем (Зәб. 65:2). Шулай итеп минем Аллаһы белән бергә тормыш сәяхәтем башланды. Мин ул вакытта Аллаһыдан нәрсә турында сорадым соң? Хәзер мин сезгә үземнең тормыш юлым турында сөйләп бирермен.
ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ
Мин 1929 елның 22 декабрендә Бельгиядә, Новиль дигән авылда тудым. Авылыбыз Арден өлкәсенең Бастонь шәһәреннән ерак түгел иде. Авылыбызда нибары 9 хуҗалык бар иде. Авыл халкы бер-берсенә булышып, бер гаиләдәй, тату яшәделәр. Без энем Раймонд белән сыерлар саудык, әти-әниебезгә кыр эшләрендә дә булыша идек. Шулай итеп минем балачагым күңелемдә матур хатирәләр белән уелып калды.
Минем әти-әнием Эмиль белән Элис католиклар иде. Алар һәр якшәмбе чиркәүгә мессага йөрделәр. Әмма якынча 1939 елда Англиядән пионерлар, килеп, әтиемә «Юаныч» дигән журналга язылырга тәкъдим иттеләр (хәзер «Уяныгыз!» дип атала). Әтием, бу журналны укый башлагач, хакыйкать тапканын шунда ук аңлады һәм Изге Язмаларны укый башлады, ә католик чиркәвенә йөрүдән туктады. Шуңа күрә күршеләребез каты басым ясый башладылар, зур бәхәсләр алып бардылар һәм аны католик чиркәвендә калырга кыстадылар.
Күршеләрнең әтиемә шундый басым ясауларын күргәч, мин бик күңелсезләндем һәм, мәкалә башында әйтелгәнчә, Аллаһыга хисләремне сөйләп дога кылдым. Мин Аллаһыдан әтиемә ярдәм итүен сорадым. Шуннан соң күршеләрнең басымы акрынлап тынды, һәм мин моны Догаларны Тыңлаучы Йәһвәнең үтенечләремә җавабы икәнен аңладым — һәм йөрәгем яңадан шатлык белән тулды.
СУГЫШ ВАКЫТЫ
1940 елның 10 маенда фашист Германиясе Бельгиягә бәреп кергәч, кешеләр илдән качып китә башлады. Безнең гаиләбез дә Франциянең көньяк ягына күченеп китте. Анда барганда, безгә фронт сызыгына якын юллардан, француз һәм немец
гаскәрләре сугышкан җирләрдән барырга туры килде.Берникадәр вакыттан соң без авылыбызга әйләнеп кайттык һәм анда йорт-җиребезнең таланган, таркалган икәнен күрдек. Бобби исемле этебез генә безне көтә иде. Башыбыздан кичкән бу хәлләрдән соң мине «Ни өчен сугышлар һәм газаплар бар?» дигән сорау борчый башлады.
Якынча шул вакытта авылыбызга Эмиль Шранц a исемле абый-кардәш килде. Бу пионер һәм өлкән абый-кардәш миңа ни өчен газаплар бар икәнен аңлатты һәм башка күп кенә сорауларыма да Изге Язмаларга нигезләнеп җавап бирде. Шулай итеп минем Аллаһы белән дуслыгым ныгыды, һәм мин аның яратучы Аллаһы икәнен аңладым.
Сугыш баруына карамастан, без вакыт-вакыт кардәшләр белән очраша ала идек. 1943 елның август аенда авылыбызга Хосе-Николя Мине исемле абый-кардәш нотык белән чыгыш ясарга килде. Бу очрашу вакытында ул: «Кем суга чумдырылырга тели?» — дип сорады. Әти һәм мин кул күтәрдек. Безне авылыбыздагы кечкенә елгада суга чумдырдылар.
1944 елның декабрендә немец армиясе көнбатыш юнәлешендә соңгы тапкыр һөҗүм ясады. Сугыш җилләре безнең авылыбызны да читләтеп үтмәде, шуңа күрә безгә якынча бер ай буе базда яшеренеп яшәргә туры килде. Беркөнне, мин мал ашатырга дип ишегалдына чыккач, фермабызга бер снаряд килеп төште һәм сарай түбәсен алып ташлады. Шул тирәдә Америка солдаты яшеренгән булган икән. Ул миңа: «Җиргә ят!» — дип кычкырды. Мин, аның янына йөгереп килеп, җиргә яттым. Ул минем башыма үзенең каскасын кигерде.
РУХИ ҮСЕШЕМ
Сугыш беткәннән соң, без Льеж шәһәренә җыелышка йөри башладык. Ул бездән төньяктарак, 90 километр ераклыкта урнашкан иде. Ә соңрак якынрак булган Бастонь шәһәрендә төркем оештыра алдык. Мин салым җыю конторасына эшкә урнаштым. Шулай ук юристлыкка укырга мөмкинлегем булды. Ә соңрак мин нотариусның ярдәмчесе булып эшли башладым. 1951 елда без Бастонь шәһәрендә район конгрессы оештырдык. Анда якынча 100 ләп кеше килгән иде. Мин конгресста Элли Ройтер исемле бик ашкынучан пионер
апа-кардәш белән таныштым. Ул, конгресска килер өчен, 50 километр сәпиттә килгән иде. Без бер-беребезне ошаттык, йөрешә башладык һәм өйләнешергә сүз куештык. Шул вакытта Эллига Гилад мәктәбендә укырга чакыру кәгазе килде. Без өйләнешергә җыенганга күрә, Элли, төп идарәгә хат язып, килә алмавының сәбәбен аңлатты. Ул вакытта Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге белән җитәкчелек иткән Нейтан Норр кардәш: «Ярар, берәр вакыт ирең белән Гилад мәктәбенә килерсез әле»,— дип җавап язды. 1953 елның февраль аенда без өйләнештек.Шул ук елны без Элли белән Нью-Йоркта «Янки» стадионында үткән «Яңа дөнья җәмгыяте» дип исемләнгән конгресста булдык. Анда мин бер абый-кардәш белән таныштым. Ул миңа яхшы түләүле эш тәкъдим итте. Әмма моның өчен безгә Кушма Штатларга күчәргә туры килер иде. Без Элли белән Йәһвәгә дога кылдык һәм бу тәкъдимнән баш тартырга булдык, чөнки безнең Бастоньдагы кечкенә төркем турында кайгыртасыбыз, аларга рухи яктан ярдәм итүебезне дәвам итәсебез килде. Озакламый безнең улыбыз туды. Аңа Серж дип исем куштык. Әмма кызганычка каршы, 7 айдан соң улыбыз чирләде һәм үлеп китте. Без бар кайгылы хисләребезне Йәһвәгә догада сөйләп бушаттык. Безне терелтелү турындагы өмет бик нык юата иде.
ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТ
1961 елның октябрендә мин ярты көнлек эш таптым. Яңа график миңа пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирде. Шул ук көнне Бельгия филиалы хезмәткәре, миңа шалтыратып, син район хезмәтчесе булып хезмәт итә аласыңмы, дип сорады (ул вакытта район күзәтчеләрен шулай дип атый иделәр). Мин аңардан: «Башта берникадәр вакыт пионер булып хезмәт итсәк, буламы?» — дип белештем. Кардәшләр моңа риза булдылар, һәм без 8 ай пионер булып хезмәт иттек, ә 1962 елның сентябрь аеннан район хезмәтен башладык.
Ике ел район хезмәтендә булганнан соң, безне Брюссельгә Бәйтелгә чакырдылар. Без анда 1964 елның октябрь аеннан хезмәт итә башладык. Бу яңа билгеләнү безгә күп фатихалар китерде. Күп тә үтмәстән, 1965 елда, Норр кардәш Бельгиядәге филиалга килеп киткәч, мине филиал хезмәтчесе итеп билгеләделәр. Соңрак безне Элли белән Гилад мәктәбенең 41 нче сыйныфына укырга чакырдылар. Шулай итеп Норр кардәшнең 13 ел элек әйткән сүзләре тормышка ашты. Гилад мәктәбен тәмамлагач, безне яңадан Бельгия филиалына билгеләделәр.
ЙӘҺВӘ ХАЛКЫНЫҢ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ
Күп еллар дәвамында миңа Европада һәм башка илләрдә дини ирегебезне яклау өчен юридик белемнәремне кулланырга мөмкинлекләр булды (Флп. 1:7). Миңа безнең эшчәнлегебез тыелган яки чикләнгән 55 илнең рәсми кешеләре белән эш алып барырга туры килде. Гадәттә, танышкан вакытта мин үземне тәҗрибәле юрист буларак түгел, ә «Аллаһы хезмәтчесе» итеп таныштыра идем. Мин һәрвакыт бар нәрсә Йәһвә кулында икәненә ышанып эш иттем. Изге Язмаларда бит болай язылган: «Патшаның [хакимнең] йөрәге Йәһвә кулында су агымы сыман, ул аны кая теләсә, шунда бора» (Гыйб. сүз. 21:1).
Минем бигрәк тә Европарламентның бер әгъзасы белән очрашу хәтеремдә уелып калды. Мин күп тапкырлар аның белән очрашырга теләсәм дә, ул очрашыр өчен вакыт таба алмый иде. Әмма ахыр чиктә без очраштык. «Мин сезгә иң күбе 5 минут вакыт бирәм»,— диде ул. Мин, башымны иеп, эчтән генә дога кыла башладым. Ә ул миннән кырыс кына: «Сез нишлисез?» — дип сорады. «Мин Аллаһыга сезнең өчен рәхмәт әйтеп дога кылдым, чөнки сез бит аның хезмәтчеләренең берсе»,— дип җавап кайтардым мин. «Моның белән нәрсә әйтәсегез килә?» — дип сорады ул. Мин аңа Римлыларга 13:4 не ачып укып күрсәттем. Иман итүче булганга, бу аңа бик нык тәэсир итте һәм ул, нәтиҗәдә, минем белән ярты сәгатьләп сөйләште. Сөйләшүебез яхшы үтте, ул хәтта безне эшчәнлегебез өчен мактады.
Йәһвә Шаһитләре, үз хокукларын яклар өчен, Европа судларына күп тапкыр мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, мәсихче нейтралитет, балаларны опекунлыкка алу, салым түләү һәм башка шундый сораулар каралды. Мин күп кенә бу судларда катнаштым һәм Йәһвәнең безгә ничек җиңү биргәнен күрдем. Мин Аллаһыга моның өчен бик рәхмәтле. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Йәһвә Шаһитләре 140 тан артык җиңү яулады!
КУБА ИЛЕНДӘ ЭШЧӘНЛЕГЕБЕЗ КИҢӘЯ
1990 елларда мин төп идарәдән булган Филип Брамли һәм Италия филиалыннан булган Вальтер Фарнети белән хезмәттәшлек иттем. Без бергә Кубадагы Йәһвә Шаһитләренең хокукларын яклау өчен юридик көрәш алып бардык, чөнки ул вакытта анда эшчәнлегебез тыелган иде. Мин, Бельгиядәге Куба илчелегенә хат язып, андагы бер чиновник белән очрашырга сөйләштем. Дөресен генә әйткәндә, беренче сөйләшүебез барып чыкмады.
Соңрак, кардәшләр белән Йәһвәгә дога кылганнан соң, без чиновниклар белән кабат сөйләштек һәм алардан Кубага 5 000 ләп Изге Язмалар китабын кертергә рөхсәт итүләрен сорадык. Алар ризалаштылар. Шулай итеп без Кубадагы кардәшләргә Изге Язмалар китапларын җиткерә алдык. Йәһвә эшебезне фатихалаганын күреп, без чиновниклардан Кубага тагын 27500 Изге Язмалар китабын җибәрергә рөхсәт сорадык. Бу юлы да алар ризалаштылар. Шулай итеп Кубадагы кардәшләребезнең шәхси Изге Язмалар китаплары булды. Бу эшкә өлеш кертә алуыма мин бик шатланам.
Мин, юридик эшләрдә ярдәм итәр өчен, Кубага күп тапкырлар барып кайттым. Бу эштә катнашып, күп кенә җирле чиновниклар белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра алдым.
РУАНДАДАГЫ КАРДӘШЛӘРГӘ БУЛЫШАБЫЗ
1994 елда Руанда илендә 1 000 000 нан артык кеше тутси халкына каршы геноцид вакытында үтерелгән. Кызганычка каршы, алар арасында кардәшләребез дә бар иде. Бераздан оешмабыз анда гуманитар ярдәм җибәрүне оештырды.
Руанданың башкаласы Кигали шәһәренә ярдәм итәргә барган кардәшләр арасында мин дә бар идем. Анда килгәч, тәрҗемә итү офисының һәм басмалар сакланган складның пулялардан тишкәләнеп беткәнен күрдек. Без абый һәм апа-кардәшләребезнең зур пычаклар белән үтерелгәннәре турында күп кайгылы хәбәрләр ишеттек. Шул ук вакыт кардәшләрнең шундый куркыныч вакытларда бер-берсенә ничек ярату күрсәткәннәре турында да күп ишеттек. Мәсәлән, хуту һәм тутси кабиләләре арасында дошманлык булса да, хуту кабиләсеннән бер гаилә тутси кабиләсеннән булган бер абый-кардәшне 28 көн буе үз базларында качырып торганнар. Без, Кигали шәһәрендә булганда, 900 дән артык кардәш белән очраштык һәм аларны юатырга тырыштык.
Геноцид вакытында Руандадан күп кенә кардәшләребез Заир илендәге Гома шәһәре янында урнашкан качаклар лагеренә качып киткәннәр (хәзер Заир иле Конго Демократик Республикасы дип атала). Аларны эзләп табар өчен, без шунда киттек. Әмма кардәшләрне табу бигүк җиңел булмады. Без, Йәһвәгә дога кылып, аңардан безне кардәшләр белән очраштырсын дип сорадык. Күп тә үтмәде, безгә таба килүче бер кешене күрдек һәм аңардан: «Йәһвә Шаһитләрен белмисезме?» — дип сорадык. Ул кеше: «Мин үзем Йәһвә Шаһите»,— дигәч, без шатланып киттек. Бу кардәшебез безне оешмабызның ярдәм итү комитетына алып барды. Без ярдәм итү комитетында эшләүче кардәшләр белән очраштык, ә аннан соң якынча 1600 абый һәм апа-кардәшләр белән дә очраша алдык. Без аларны юатып дәртләндердек һәм аларга Җитәкче советның хатын укыдык. Бу хат кардәшләрне бик нык рухландырды. Анда мондый сүзләр язылган иде: «Без сезнең өчен дога кылабыз. Йәһвә Аллаһы сезне беркайчан да калдырмаячак». Һәм шулай булып чыкты да: бүгенге көндә Руандада 30000 нән артык Йәһвә Шаһите Аллаһыга тугры хезмәт итәләр!
МИН ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫРГА ТӘВӘККӘЛ
Без хатыным Элли белән якынча 58 ел бергә яшәдек. Әмма 2011 елда минем сөекле хатыным үлеп китте. Бу вакытта мине бигрәк тә Йәһвәгә дога кылу юатты. Вәгазьдә актив булып калу да минем өчен юаныч чыганагы булып торды.
Мин инде 90 нан узган булсам да, әле һаман да вәгазьдә атна саен катнашам. Мин Бельгия филиалының Юридик бүлегенә дә ярдәм итүемне дәвам итәм, башкалар белән тәҗрибәмне бүлешәм, шулай ук бәйтелчеләргә көтүче буларак килеп китәм һәм аларны дәртләндерәм.
Мин 84 ел элек Йәһвәгә беренче тапкыр дога кылдым. Шул көннән минем Аллаһы белән бергә тормыш сәяхәтем башланды. Йәһвә минем таянычым, якын Дустым булып китте. Ул догаларымны һәрвакыт тыңлый иде. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле! b (Зәб. 66:19)