Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

8 ҖЫР Йәһвә — ныгытмабыз ул

Йәһвә сезнең Кыягыз булсын!

Йәһвә сезнең Кыягыз булсын!

«Аллаһыбызга охшаш кыя юк» (1 Иш. 2:2).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ни өчен Йәһвә кыя белән чагыштырыла? Бу метафора аның нинди сыйфатларын күрсәтә? Без аның бу сыйфатларын ничек чагылдыра алабыз?

1. Зәбур 18:46 да Давыт Йәһвәне нәрсә белән чагыштырган?

 БЕЗ яшәгән дөньяда көтелмәгән хәлләр аркасында тормышыбыз асты-өскә килергә мөмкин. Әмма без Аллаһыбыз Йәһвәдән ярдәм сорый алабыз. Үткән мәкаләдән күренгәнчә, «Йәһвә — тере Аллаһы» һәм һәрчак безгә ярдәм кулы сузарга әзер. (Зәбур 18:46 укы.) Андый ярдәм алган саен, аның киләчәктә дә безне калдырмаячагына ышанычыбыз арта бара. Йәһвәне «тере Аллаһы» дип атаганнан соң, Давыт аның турында ул «минем Кыям» дип әйткән. Ни өчен ул тере Аллаһыны тере булмаган кыя белән чагыштырган?

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Ни өчен Йәһвә кыя белән чагыштырыла? Бу метафора аның нинди сыйфатларын ачыклый? Ул безнең Кыябыз булсын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Без аның сыйфатларын ничек чагылдыра алабыз? Шушы сорауларга җавапларны без бу мәкаләдән табарбыз.

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ КЫЯ ДИП АТАЛА

3. Нинди очракларда Йәһвә кыя белән чагыштырыла һәм ни өчен? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 Беренче тапкыр Йәһвә кыя белән Канун 32:4 тә чагыштырыла. Аллаһының хезмәтчеләре, аны чагыштыргысыз бөеклеге өчен мактаганда, еш кына «кыя» дигән сүзне кулланган. Мәсәлән, Һанна үз догасында «Аллаһыбызга охшаш кыя юк» дигән (1 Иш. 2:2). Хабакук та Йәһвәне «Кыям минем» дип атаган (Хаб. 1:12). Ә 73 нче мәдхияне язучы, Аллаһы — «мәңге йөрәгемнең кыясы», дип әйткән (Зәб. 73:26). Хәтта Йәһвә дә үз-үзен «Кыя» дип атый (Ишаг. 44:8). Күп кенә очракларда Изге Язмаларда «кыя» сүзе Йәһвәнең сыйфатларын күрсәтер өчен кулланыла. Әйдәгез, Аллаһының өч сыйфатын карап чыгыйк һәм, ул «безнең Кыябыз» булсын өчен, нәрсә эшли алганыбызны белик (Кан. 32:31).

Йәһвә үз халкы өчен Кыя (3 абзацны кара.)


4. Йәһвә безне ничек яклый? (Зәбур 94:22)

4 Йәһвә безнең ныклы сыенычыбыз. Зур кыя кешене давыл вакытында яклаган кебек, Йәһвә дә безне тормыш давылларында яклап тора. (Зәбур 94:22 укы.) Ул безне рухи зыяннан яклый һәм бернәрсә дә безгә төзәтелмәслек зыян китермәячәк дип ышандыра. Йәһвә бар газапларның һәм борчылуларның сәбәбен юк итәргә вәгъдә итә (Йәз. 34:25, 26).

5. Йәһвә безнең сыеныр Кыябыз булсын өчен, нәрсә эшләргә?

5 Йәһвә безнең сыеныр Кыябыз булсын өчен, безгә дога кылырга кирәк. Дога кылганда, без «Аллаһы тынычлыгын» сизәбез, ә бу йөрәгебезне һәм аңыбызны саклап тора (Флп. 4:6, 7). Иманы өчен кулга алынган Артём мисалына игътибар итик. Аңардан кат-кат сорау алганнар. Следователь, үзен кырыс тотып, аңа басым ясаган һәм аны кимсеткән. Артём болай ди: «Сорау алуга барган саен, мин бик борчылдым. Мин һәрчак Йәһвәгә дога кылдым: аңардан күңел тынычлыгы һәм зирәклек бирүен сорадым. Нәтиҗәдә, следовательнең басымына карамастан, мин сынмадым. Йәһвә минем өчен таш стенадай булды».

6. Ни өчен Йәһвәгә һәрчак таянып була? (Ишагыя 26:3, 4)

6 Йәһвә ышанычка лаек. Кыяны бер урыннан икенче урынга күчереп булмаган кебек, беркем дә Йәһвәне безне калдырырга мәҗбүр итә алмый. Аңа тулысынча таянып була, чөнки ул «мәңгелек Кыя». (Ишагыя 26:3, 4 укы.) Мәңге яшәгәнгә, ул һәрчак үз вәгъдәләрен үти алачак, догаларыбызны тыңлаячак һәм, кирәк булганда, безгә ярдәм итәчәк. Ул безнең эшләребезне беркайчан да онытмаячак һәм безне әҗерсез калдырмаячак (Евр. 6:10; 11:6). Йәһвә бит — тугры Аллаһы. Шул сәбәпле дә аңа ышанып була (2 Иш. 22:26).

7. Йәһвәгә таянсак, моның нәтиҗәсе нинди булыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Йәһвәгә тулысынча таянганда, без аны үз Кыябыз итәбез. Без хәтта авыр чакларда да аңа буйсыну файдабызга барганына бер дә шикләнмибез (Ишаг. 48:17, 18). Аның ярдәмен сизгәндә, безнең аңа ышанычыбыз үсә һәм бернинди авырлык та җиңеп булмаслык кебек тоелмый. Безгә беркем дә булыша алмаганда, без аның ярдәмен күбрәк кадерли башлыйбыз. Владимир исемле абый-кардәш болай дип исенә төшерә: «СИЗОда утырганда, минем Аллаһы белән мөнәсәбәтләрем тагы да ныгыды. Башкалар да, үзем дә ситуацияне үзгәртә алмаганга, мин Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәндем».

Йәһвәгә тулысынча таянып, без аны үз Кыябыз итәбез (7 абзацны кара.)


8. а) Ни өчен Йәһвә үзгәрми дип әйтеп була? ә) Йәһвә безнең үзгәрмәс Кыябыз булса, нәрсәгә ышанып була? (Зәбур 62:6, 7)

8 Йәһвә үзгәрми. Зур кыя сыман, Йәһвә нык һәм какшамас. Рәсүл Паул әйткәнчә, Аллаһы «үз-үзен кире кага алмый» (2 Тим. 2:13). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Нәрсә генә булмасын һәм башкалар нәрсә генә эшләмәсен, Йәһвә үз сыйфатларын күрсәтеп торачак, ниятен үтәячәк һәм үз нормаларын бозмаячак (Мал. 3:6). Мәсәлән, Гадән бакчасында Адәм белән Хаува фетнә күтәргәч, ул кешелеккә карата ниятен үзгәртмәгән. Йәһвә үзгәрмәс Аллаһы булганга, аның безне коткарачагына һәм авыр вакытларда ярдәм итеп торачагына бер шик тә юк. (Зәбур 62:6, 7 укы.)

9. Татьяна очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

9 Йәһвәнең сыйфатлары һәм нияте турында уйланганда да, без аны үз Кыябыз итәбез. Нәтиҗәдә, без сынауларда эмоциональ яктан тотрыклы булып кала алабыз (Зәб. 16:8). Иманы аркасында өендә сак астында тотылган Татьяна мисалына игътибар итик. Ул болай дип сөйли: «Мин япа-ялгыз калдым. Башта бик авыр булды. Мин еш кына боектым». Әмма үзенең сынаулары Йәһвә белән һәм аның нияте белән ничек бәйле булуы турында уйлангач, Татьяна тискәре хисләрен җиңә алган. Ул болай дип дәвам итә: «Бу сынаулар башыма Йәһвәгә иман иткәнгә төште. Моны аңлау миңа боекмаска һәм үзем турында чиктән тыш артык уйламаска булышты».

10. Йәһвә безнең Кыябыз булсын өчен, нәрсә эшләргә?

10 Киләчәктә Йәһвәгә таяну тагы да мөһимрәк булачак. Йәһвә, без тугры кала алсын өчен, бар кирәклесен бирәчәк. Моңа ышанычыбызны инде хәзер ныгытырга кирәк. Ничек итеп? Борынгы һәм бүгенге көннәрдәге тугры хезмәтчеләр турында укыгыз һәм тирәнтен уйланыгыз. Аллаһының, аларга булышканда, нинди сыйфатлар күрсәткәнен, алар өчен ничек Кыя булганын аңларга тырышыгыз. Шулай эшләп, сез Йәһвәгә таянырга өйрәнерсез һәм аны үзегезнең Кыягыз итәрсез.

ЙӘҺВӘНЕҢ СЫЙФАТЛАРЫН ЧАГЫЛДЫРЫГЫЗ

11. Ни өчен Йәһвәгә хас сыйфатларны чагылдырырга кирәк? ( «Яшь абый-кардәшләр өчен максат» дигән рамканы да кара.)

11 Без Йәһвәнең кайсы яктан кыяга охшаш булганын карап чыктык. Ә хәзер, әйдәгез, аңардан ничек үрнәк ала алганыбызга игътибар итик. Аңа хас сыйфатларны чагылдырсак, кардәшләребезне ныгыта алырбыз. Ике мисалга игътибар итик. Гайсә Шимунны Кифас (грекча Петер) дип атаган. Бу исем «кыяташ кисәге» дигән мәгънә йөртә (Яхъя 1:42). Петернең исеме җисеменә туры килгән: ул кардәшләрен юаткан һәм алар өчен таяныч булган. Шулай ук Изге Язмаларда өлкәннәр «зур кыяташның күләгәседәй булыр» дип әйтелгән (Ишаг. 32:2). Әйе, алар кардәшләре өчен чын яклау булып тора (Эфес. 5:1). Әлбәттә, өлкәннәр генә түгел, ә барыбыз да Йәһвәгә хас сыйфатларны чагылдырырга тиеш. Бу җыелышка зур файда китерер.

12. Без башкалар өчен ничек сыеныч була алабыз?

12 Кардәшләр өчен сыеныч булыгыз. Кайчак без кардәшләргә букваль сыену урыны бирә алабыз. Мәсәлән, табигать афәтләре, бәрелешләр һәм сугышлар вакытында. Бу дөньяның «соңгы көннәрендә», хәлләр начарая барганда, кардәшләргә ешрак ярдәм итәргә туры килер (2 Тим. 3:1). Шулай ук без аларны эмоциональ һәм рухи яктан ныгыта алабыз. Моның өчен очрашуларыбызда бер-беребезгә ачык йөзле булыйк һәм җыелышта җылы атмосфера булдырыйк. Без болай да кырыс һәм салкын дөньяда яшибез. Шуңа күрә кардәшләребезне җылылыкка, яратуга төрик; алар үзләрен безнең белән тыныч хис итсен.

13. Өлкәннәр башкалар өчен ничек сыеныч була ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Өлкәннәр букваль һәм образлы давыллар кичергән кардәшләре өчен сыеныч була ала. Афәтләр вакытында һәм кардәшләргә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда өлкәннәр ярдәм оештыра. Шулай ук алар кардәшләрен рухи яктан ныгыта. Өлкән игелекле, кызганучан, тыңларга әзер булса, башкалар аңа теләбрәк мөрәҗәгать итәр һәм аның яратуын сизәр. Нәтиҗәдә, аларга өлкәннең Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелегенә тыңлаучан булу җиңелрәк булыр (1 Тис. 2:7, 8, 11).

Кардәшләр букваль һәм образлы давылга очраганда, өлкәннәр алар өчен сыеныч булып тора (13 абзацны кара.) a


14. Без ышанычлы булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

14 Ышанычлы булыгыз. Без башкалар өчен, аеруча аларның караңгы, болытлы чорларында, терәк булырга телибез (Гыйб. сүз. 17:17). Башкалар күзендә ышанычлы кеше булыр өчен, нәрсә эшләп була? Безгә Аллаһы сыйфатларын һәркөн чагылдырырга кирәк, мәсәлән вәгъдәләребезне үтәү һәм пунктуаль булу бик мөһим (Мат. 5:37). Шулай ук без гамәли ярдәм кирәк булган кардәшләребезгә булыша алабыз. Өстәвенә, җыелыштагы йөкләмәләребезне җитәкчелек буенча һәм җиренә җиткереп үтәү мөһим.

15. Өлкәннәрнең ышанычлы булуы җыелышка нинди файда китерә?

15 Ышанычлы өлкәннәр җыелыш өчен чын фатиха. Кардәшләр өлкәннәргә, мәсәлән вәгазь төркеме күзәтчесенә, мөрәҗәгать итә алганнарын белгәнгә, йөрәкләрендә тынычлык сизә. Шулай ук өлкәннәр ярдәмчел булганда, кардәшләр аларның кайгыртуын тоя. Өлкән үз белдегенә таяныр урынына киңәшләрен Изге Язмаларга һәм басмаларыбызга нигезләсә, имандашлары аңа күбрәк ышаныр. Җыелыш башкаларның серләрен ачмаган һәм үз сүзен тоткан өлкәннәрне бик кадерли.

16. Тотрыклы булсак, бу үзебезгә дә, башкаларга да нинди файда китерәчәк?

16 Үзгәрүчән булмагыз. Тотрыклы булсак һәм карарларыбызны Изге Язмаларга нигезләнеп кабул итсәк, без башкалар өчен яхшы үрнәк булырбыз. Иманыбыз һәм белемнәребез арткан саен, без хакыйкатьтә төпләнә барырбыз. Без икеләнүчән һәм аумакай булмабыз, шулай ук ялган тәгълиматлар белән дөньяның фикер йөртүе безне хакыйкатьтән читкә алып китә алмас (Эфес. 4:14; Ягък. 1:6—8). Начар хәбәрләр алганда, Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә ышану безгә тыныч булып калырга булышыр (Зәб. 112:7, 8). Шулай ук без сынаулар кичергән кардәшләребезгә ярдәм итә алырбыз (1 Тис. 3:2, 3).

17. Өлкәннәр кардәшләргә Йәһвәгә таянырга һәм тыныч булып калырга ничек булыша?

17 Өлкәннәр гадәтләрендә тыйнак, төпле, җыйнак, акыллы булырга тиеш. «Өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча эш итеп», алар кардәшләренә Йәһвәгә таянырга һәм тыныч калырга булыша (Тит. 1:9; 1 Тим. 3:1—3). Яхшы үрнәк булып һәм кардәшләренә көтүчеләр буларак килеп китеп, өлкәннәр аларны регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөрергә, вәгазьләргә һәм шәхси өйрәнү үткәрергә дәртләндерә. Имандашлары тормыш давылларында Йәһвәгә таянсын һәм аның ниятен күздән ычкындырмасын өчен, өлкәннәр күпне эшли ала.

18. Йәһвәне мактарга һәм аңа тагы да якынлашырга безне нәрсә дәртләндерә? ( «Аллаһы белән дуслыгыгызны ныгытыгыз» дигән рамканы да кара.)

18 Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатларын карап чыкканнан соң, без дә, Давыт патша кебек: «Минем Кыям Йәһвә макталсын»,— дип әйтергә телибездер (Зәб. 144:1). Әйе, Йәһвә беркайчан да безнең өметебезне өзмәячәк. Гомер буе, хәтта картлык көннәрендә дә, без рухи яктан какшамабыз, чөнки Йәһвә безнең Кыябыз (Зәб. 92:14, 15).

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

a ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Патшалык Залында бер апа-кардәш ике өлкән янына килергә кыенсынмый.