Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ата-аналар, балагызның йөрәгенә Йәһвәгә карата ярату салыгыз

Ата-аналар, балагызның йөрәгенә Йәһвәгә карата ярату салыгыз

«Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (МАТ. 22:37).

134 ҖЫР Балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Ни өчен хәл-шартларның үзгәрүе белән Изге Язмалардагы принципларга да карашыбыз үзгәрә?

 НИКАХЛАШКАН көнне кияү белән кәләш туй нотыгын зур игътибар белән тыңлый. Бу нотыкта яңгыраган фикерләрне аларның элек тә ишеткәннәре бар иде, әмма хәзер бу фикерләр алар өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Ни өчен? Чөнки бу киңәшләр хәзер аларга турыдан-туры кагыла.

2 Мәсихче ирле-хатынлы парның баласы туганда да, охшаш хәл. Күп еллар алар балалар тәрбияләүгә кагылышлы киңәшләр ишеткән булган. Әмма хәзер бу киңәшләр алар өчен яңа мәгънәгә ия, чөнки аларның баласы туды һәм бу зур җаваплылык. Билгеле, хәл-шартларның үзгәрүе белән без Изге Язмалардагы яхшы билгеле булган принципларга башка күзләр белән карый башлыйбыз. Менә ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләренә Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга куша. Исраил патшаларына ул Аллаһы Канунын «үз гомеренең бөтен көннәрендә» укып уйланырга әмер биргән (Кан. 17:19).

3. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

3 Ата-аналар, сезгә бик хөрмәтле вазифа йөкләнгән: сез балагызга Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булышырга тиеш. Әлбәттә, сезнең максатыгыз — балагызга Аллаһы турында белем бирү генә түгел, ә аңарда Аллаһыга карата ярату үстерү дә. Бу максатка ирешергә сезгә нәрсә ярдәм итәр? Изге Язмалардагы дүрт принцип. Бу мәкаләдә без аларны карап китәрбез (2 Тим. 3:16). Шулай ук кайбер ата-аналарның бу принципларны ничек кулланганнарына игътибар итәрбез.

АТА-АНАЛАРГА БУЛЫША АЛГАН ДҮРТ ПРИНЦИП

Йәһвәдән зирәклек сорасагыз һәм яхшы үрнәк күрсәтсәгез, бу балаларыгызга ничек тәэсир итәр? (4, 8 нче абзацларны кара.)

4. Балагызны хакыйкатьтә үстерергә нинди принцип булышыр? (Ягъкуб 1:5)

4 1 нче принцип: Йәһвәдән җитәкчелек сорагыз. Балагызда Йәһвәгә карата ярату үстерер өчен, сезгә зирәклек кирәк. Сез аны Аллаһыдан сорый аласыз. (Ягъкуб 1:5 укы.) Аның киңәшләре иң яхшы. Моңа ким дигәндә ике сәбәп бар. Беренчедән, Йәһвә — иң тәҗрибәле Ата (Зәб. 36:9). Икенчедән, аның киңәшләре һәрвакыт файда китерә (Ишаг. 48:17).

5. a) Йәһвә оешмасы ата-аналарга ничек булыша? ә) Видеороликтан күренгәнчә, балалар тәрбияләү турында әйткәндә, Аморим гаиләсе нинди үрнәк күрсәтә?

5 Йәһвә оешмасы ата-аналарга, балаларын тәрбияләр өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән күп кенә басмалар бирә (Мат. 24:45). Әйтик, күп кенә гамәли киңәшләрне «Гаилә өчен ярдәм» дигән рубрикада табып була. Элек бу рубрика «Уяныгыз!» журналында бастырыла иде. Хәзер ул jw.org сайтында бар. Шулай ук сайтыбызда яхшы ата-ана булырга өйрәтүче күп кенә видеороликлар бар * (Гыйб. сүз. 2:4—6).

6. Бер ирле-хатынлы парга Йәһвә оешмасы чыгарган басмалар һәм роликлар ничек булыша?

6 Күп кенә ата-аналар Йәһвәгә һәм аның оешмасына бик рәхмәтле. Джо исемле абый-кардәш болай ди: «Өч бала үстерү җиңел эш түгел. Без хатыным белән Йәһвәдән һәрвакыт ярдәм сорыйбыз. Еш кына, балаларыбызның соравы яисә ниндидер авырлыгы туганда, нәкъ шул вакытка туры килгән берәр мәкалә я видеоролик чыга. Балаларыбызны тәрбияләгәндә, без һәрвакыт Йәһвәнең җитәкчелеген эзләргә тырышабыз». Әйе, Джо белән аның хатынына Йәһвә оешмасы чыгарган материаллар балаларын тәрбияләүдә бик булыша.

7. Ни өчен ата-аналар балаларына яхшы үрнәк булырга тиеш? (Римлыларга 2:21)

7 2 нче принцип: балаларыгызга яхшы үрнәк күрсәтегез. Балалар әти-әниләрен игътибар белән күзәтә һәм алардан үрнәк ала. Әлбәттә, камил ата-аналар юк (Рим. 3:23). Шулай да алар балаларына яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш. (Римлыларга 2:21 укы.) Бер абый-кардәш балалар турында болай дигән: «Алар, губка сыман, бөтен нәрсәне сеңдерә. Эшләребез сүзләребезгә туры килмәсә, алар моның турында әйтми калмас». Шуңа күрә, балаларыгызда Йәһвәгә карата ярату үстерергә телисез икән, сез үзегез дә Аны нык яратырга тиеш.

8, 9. Сез Эндрю һәм Эмма сүзләреннән нәрсәгә өйрәндегез?

8 Ата-аналар балаларын төрлечә өйрәтә ала. 17 яшьлек Эндрю исемле абый-кардәш болай ди: «Әти-әнием дога кылуның мөһимлеге турында еш әйтә иде. Һәр кич, мин инде үзем дога кылган булсам да, алар минем белән бергә дога кыла иде. Еш кына әти-әни безгә: „Сез көн дәвамында ничә тапкыр дога кылырга теләсәгез, шул кадәр дога кыла аласыз“,— дип әйтә иде. Аларның сүзләре миңа бик нык тәэсир итте, һәм хәзер мин еш дога кылам. Мин Йәһвәне назлы әтием итеп күрәм». Ата-аналар, балаларыгыз Йәһвәне яратуыгызны бик яхшы күрә, моны беркайчан да онытмагыз.

9 Эмма исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Аның әтисе гаиләсен ташлап киткән, һәм аның бурычлары әнисенең җилкәсенә яткан. Эмма болай ди: «Әниемә материаль яктан бик авыр булды. Әмма ул һәрвакыт: „Йәһвә безнең турында кайгырта. Ул үз хезмәтчеләрен калдырмый“,— дип әйтә иде. Бу буш сүзләр генә булмады. Мин моны үз күзләрем белән күрдем: әнием хакыйкатькә чыннан да ышанды һәм аның буенча яшәде». Әти-әниләр, хәтта авыр ситуацияләрдә дә балаларыгыз өчен үрнәк булырга тырышыгыз (Гәл. 6:9).

10. Исраиллеләр үз балалары белән кайчан аралаша алган? (Канун 6:6, 7)

10 3 нче принцип: балаларыгыз белән регуляр рәвештә аралашыгыз. Йәһвә исраиллеләргә балаларын һәр уңайлы очракны кулланып өйрәтергә кушкан. (Канун 6:6, 7 укы.) Һәм аларның андый мөмкинлекләре бик күп булган. Мәсәлән, ата — улы белән кырда эшләгәндә, ә ана кызы белән хуҗалыкны кайгыртканда аралаша алган. Моның барысы да исраиллеләргә үз балалары белән Йәһвәнең игелеге һәм аларның гаиләләрен ничек кайгыртканы турында сөйләшер өчен мөмкинлекләр биргән.

11. Мәсихче ата-аналар үз балалары белән кайчан аралаша ала?

11 Заманалар үзгәрде. Күп кенә илләрдә ата-аналар балалары белән көне буе аралаша алмый: ата-аналар көнозын эштә, ә балалары мәктәптә. Нәтиҗәдә, ата-аналарга балалары белән аралашыр өчен вакыт табу җиңел түгел (Эфес. 5:15, 16; Флп. 1:10). Һичшиксез, гаилә өйрәнүе моның өчен яхшы мөмкинлек бирә. Алекс исемле яшь абый-кардәшебез болай ди: «Әтием гаилә өйрәнүен регуляр рәвештә үткәрә. Ул бернәрсәгә дә өйрәнүнең үтүенә комачауларга юл бирми. Өйрәнүдән соң без аралашырга яратабыз».

12. Гаилә башлары гаилә өйрәнүен үткәргәндә, нәрсәне истә тотарга тиеш?

12 Гаилә башлары, гаилә өйрәнүе балаларыгызга шатлык китерсен өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Моның турында уйланыгыз. «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны өйрәнә башлау яхшы вариант була ала. Бу китап эчкерсез сөйләшүләр өчен яхшы нигез сала. Балаларыгыз хисләрен һәм борчылуларын белдергәндә, аларны орышмагыз, әрләмәгез. Ә әгәр балагыз Изге Язмаларга каршы килгән берәр фикер әйтсә, аның сүзләрен шунда ук кистереп бүлмәгез. Монда бит бернинди начарлык юк. Балагыз үз хисләрен ачканда, күңелендә булганын сөйләгәндә, сез, ата-аналар буларак, аңа дөрес юнәлеш бирә аласыз.

Барлыкка китерелгән нәрсәләргә игътибар итеп, балаларыгызга Йәһвәнең сыйфатлары турында сөйләгез (13 нче абзацны кара.)

13. Ата-аналарның балаларны өйрәтер өчен тагын нинди мөмкинлекләре бар?

13 Ата-аналар, балаларыгызның йөрәгенә Йәһвәгә карата ярату салыр өчен, һәр мөмкинлекне кулланыгыз. Сез Йәһвә турында гаилә өйрәнүендә генә түгел, ә һәрвакыт сөйләшә аласыз. Лиза исемле апа-кардәшнең сүзләренә игътибар итик: «Без балаларыбызга барлыкка китерелгән нәрсәләрдә Йәһвәнең сыйфатларын күрергә булыша идек. Мәсәлән, шаян этебез кыланышлары белән балаларны көлдергәндә, без Барлыкка Китерүченең дә, безнең кебек, юмор хисе бар һәм ул да тормышны ярата дип аңлата идек».

Ата-аналар, сез балаларыгызның дусларын беләсезме? (14 нче абзацны кара.) *

14. Ни өчен ата-аналарга балаларына яхшы дуслар табарга булышырга кирәк? (Гыйбрәтле сүзләр 13:20)

14 4 нче принцип: балаларыгызга яхшы дуслар табарга булышыгыз. Аллаһы Сүзендә ачыктан-ачык әйтелә: дусларыбыз безгә я яхшы, я начар яктан тәэсир итә. (Гыйбрәтле сүзләр 13:20 укы.) Сез балаларыгызның дуслары белән танышмы? Алар белән очрашканыгыз я бергә вакыт үткәргәнегез бармы? Балаларыгызга рухи дуслар табарга булышыр өчен өегезгә рухи карашлы кардәшләрне чакырып була (Зәб. 119:63; 1 Көр. 15:33).

15. Үз балаларына дусларны акыллы сайларга булышыр өчен, ата-аналар тагын нәрсә эшли ала?

15 Энтони исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул хатыны белән биш баласына дусларны акыллы сайларга ничек булышкан? Энтони болай дип сөйли: «Еллар дәвамында без хатыным белән өебезгә, гаилә өйрәнүен үткәрер өчен я бергәләп ашап алыр өчен, төрле яшьтәге кардәшләрне чакыра идек. Бу балаларыбыз өчен Йәһвәне яраткан һәм аңа шатлык белән хезмәт иткән кардәшләр белән танышыр өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Без шулай ук район күзәтчеләрен, миссионерларны һәм башка кардәшләрне кунак иттек. Аларның ашкынулары, фидакарьлекләре һәм сөйләгән очраклары балаларыбызга бик нык тәэсир итте һәм Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итте». Ата-аналар, сезнең дә балаларыгызның яхшы дуслары булсын.

ӨМЕТЕГЕЗНЕ ЮГАЛТМАГЫЗ

16. Балагыз Йәһвәгә хезмәт итәргә теләмәсә, сезгә нинди караш сакларга кирәк?

16 Сез күп тырышлыклар куйсагыз да, балагыз Йәһвәгә хезмәт итәргә теләмәсә, нәрсә эшләргә? Сез начар ата-ана дип уйламагыз. Йәһвә барыбызга да, шул исәптән балабызга да, ихтыяр иреге биргән. Шуңа күрә һәрберебез аңа хезмәт итәргәме, юкмы икәнен үзе сайлый. Балагыз Йәһвәне калдырса да, бәлки, бер көнне ул кире кайтыр. Өмет бар әле. Читкә киткән угыл турындагы мисалны исебезгә төшерик (Лүк 15:11—19, 22—24). Бу яшь кеше дөрес юлдан бик ерак киткән. Әмма ахыр чиктә ул тәүбә иткән һәм әтисенә кире кайткан. Кемдер болай дияр: «Бу бит матур хикәя генә. Тормышта алай була аламыни?» Була ала шул! Һәм Эли исемле абый-кардәшнең очрагы моны раслый.

17. Элиның очрагы нәрсәне раслый?

17 Үзенең әти-әнисе турында Эли болай дип сөйли: «Алар миндә Йәһвәгә һәм аның Сүзе Изге Язмаларга карата ярату үстерергә тырышты». Ләкин яшүсмер чагында ул әти-әнисен тыңламый башлаган. Эли Аллаһы нормаларын кире каккан, һәм, әти-әнисе аңа ярдәм итәргә тырышса да, ул аларның ярдәмнәрен кабул итмәгән. Ул өен калдырып киткән һәм дөньяга баш-аягы белән чумган. Шулай да вакыт-вакыт ул бер дустына Изге Язмалар турында сөйләгән. Эли болай дип дәвам итә: «Дустыма Йәһвә турында күбрәк сөйләгән саен, мин үзем дә аның турында күбрәк уйлана идем. Әти-әнием йөрәгемә чәчкән хакыйкать орлыклары әкрен-әкрен шыта башлады». Ахыр чиктә Эли хакыйкатькә кире кайткан *. Әти-әнисенең шатлыгын күз алдына гына китерегез. Аларның тырышлыклары заяга булмаган! (2 Тим. 3:14, 15)

18. Сез балаларын хакыйкатьтә үстерергә тырышкан ата-аналарга карата нинди хисләр кичерәсез?

18 Ата-аналар, без сезне эчкерсез мактарга телибез, чөнки сез Йәһвә хезмәтчеләренең яңа буынын үстерәсез (Зәб. 78:4—6). Бу хөрмәтле вазифа, әмма шул ук вакыт зур җаваплылык та. Сез алга таба да балаларыгызның йөрәгенә Йәһвәгә карата ярату салырга тырышсагыз һәм аларны ул кушканча тәрбияләсәгез, күктәге Атабыз сезне үз фатихасыннан аермас (Эфес. 6:4).

135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»

^ Мәсихче ата-аналар үз балаларын бик ярата. Алар балаларының физик һәм эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгырта. Ә иң мөһиме, алар балаларында Йәһвәгә карата ярату үстерергә тырыша. Шушы мәкаләдә ата-аналарга бу максатка ирешергә булыша алган дүрт принцип каралачак.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш, улының дусты белән яхшырак танышыр өчен, алар белән бергә баскетбол уйный.