Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ачылышта сурәтләнгән дошманнар кемнәр алар һәм аларны нәрсә көтә?

Ачылышта сурәтләнгән дошманнар кемнәр алар һәм аларны нәрсә көтә?

«Җеннәр тарафыннан иңдерелгән сүзләр патшаларны еврей телендә Армагеддон дип аталган урынга җыйдылар» (АЧЫЛ. 16:16).

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ачылыш китабыннан күренгәнчә, Аллаһы халкы нинди басымга дучар?

 АЧЫЛЫШ китабында күктә Аллаһы Патшалыгының урнаштырылганы һәм Шайтанның җиргә бәреп төшерелгәне турында әйтелә (Ачыл. 12:1—9). Шайтанның бәреп төшерелүе — күктәгеләргә шатлык, ә безгә кайгы китерә. Ни өчен? Чөнки хәзер Шайтан бөтен ярсуын Аллаһының тугры хезмәтчеләренә яудыра (Ачыл. 12:12, 15, 17).

2. Безгә Шайтанның һөҗүмнәренә каршы торырга нәрсә булышыр?

2 Безгә Шайтанның һөҗүмнәренә каршы торырга нәрсә булышыр? (Ачыл. 13:10) Киләчәктәге вакыйгалар турында белү. Мәсәлән, рәсүл Яхъя Ачылыш китабында киләчәктәге фатихаларны сурәтләп биргән. Аллаһы дошманнарының юк ителүе — бу фатихаларның берсе. Әйдәгез, Ачылыш китабында Аллаһының дошманнары турында нәрсә әйтелгәненә һәм аларны нинди киләчәк көткәненә игътибар итик.

АЛЛАҺЫ ДОШМАННАРЫ «СИМВОЛЛАР АША» КҮРСӘТЕЛГӘН

3. Ачылыш китабында нинди символлар бар?

3 Ачылыш китабының беренче шигырендә үк бу китаптагы мәгълүмат «символлар аша» күрсәтелгән дип әйтелә, ягъни бу китапта символик тел кулланыла (Ачыл. 1:1). Аллаһының дошманнары да образлар белән күрсәтелгән. Ачылыш китабында без берничә ерткыч турында укыйбыз — мәсәлән, «диңгездән чыгучы ун мөгезле һәм җиде башлы бер ерткыч» турында (Ачыл. 13:1). Шулай ук анда «җирдән чыгучы» ерткыч турында да әйтелә. Бу ерткыч «аждаһа кебек сөйли» һәм хәтта «күктән җиргә ут төшерә» (Ачыл. 13:11—13). Ә Ачылыш китабының 17 нче бүлегендә без «җете кызыл төстәге ерткыч» турында укыйбыз, аның өстендә бер фахишә утыра. Бар бу ерткычлар — Йәһвәнең күптәнге дошманнары һәм аның Патшалыгына каршы тора. Безгә аларның кем икәннәрен белергә кирәк (Ачыл. 17:1, 3).

ДҮРТ ЕРТКЫЧ

«Диңгездән чыга» (Дан. 7:1—8, 15—17). Сәяси көчләрне аңлата. Бу хөкүмәтләр Даниял вакытыннан башлап Аллаһы халкына нык тәэсир итә (4, 7 нче абзацлар)

4, 5. Даниял 7:15—17 дә язылган сүзләр безгә Ачылыштагы символларны аңларга ничек булыша?

4 Ачылыш китабын аңлар өчен, безгә символик телне аңларга кирәк. Бәхеткә каршы, Изге Язмалар үзен үзе аңлата: Ачылыш китабында очраган күп кенә образлар Изге Язмалардагы башка китапларда да очрый. Мәсәлән, Даниял пәйгамбәр төнге күренештә диңгездән «дүрт гаять зур җанварның» чыгуын күргән (Дан. 7:1—3). Даниял язганча, бу җанварлар дүрт «патшаны», ягъни хөкүмәтне, аңлата. (Даниял 7:15—17 укы.) Димәк, Ачылыш китабындагы ерткычлар да сәяси көчләрне символлаштыра.

5 Ә хәзер, әйдәгез, Изге Язмалар ярдәмендә бу символларны аңларга тырышыйк. Башта без һәрбер ерткычның кемне аңлатканын, аннан соң аларны нинди киләчәк көткәнен һәм ахырда бу вакыйгалар безгә ничек кагылганын белербез.

АЛЛАҺЫ ДОШМАННАРЫН БИЛГЕЛИБЕЗ

ҖИДЕ БАШЛЫ ЕРТКЫЧ

«Диңгездән чыга»; аның җиде башы, ун мөгезе һәм ун диадемасы бар (Ачыл. 13:1—4). Кешелек тарихында идарә иткән бөтен хөкүмәтләрне һәм патшалыкларны аңлата. Җиде башы Аллаһы халкына тәэсир иткән җиде патшалыкны аңлата (6—8 нче абзацлар)

6. Ачылыш 13:1—4 тә искә алынган җиде башлы ерткыч кемне символлаштыра?

6 Җиде башлы ерткыч кем ул? (Ачылыш 13:1—4 укы.) Ачылышта искә алынган ерткыч капланга охшаш, аның аяклары аюныкы сыман, ә авызы арысланныкы шикелле. Шулай ук аның ун мөгезе бар. Даниял китабында искә алынган җанварларның да шундый ук үзенчәлекләре бар. Әмма Ачылыш китабында бу үзенчәлекләр дүрт төрле җанварда түгел, ә бер ерткычта күрсәтелгән. Бу ерткычка «һәр кабилә, халык, тел һәм милләт өстеннән хакимлек бирелгән» (Ачыл. 13:7). Димәк, ул бер генә хөкүмәтне я бөтендөнья державасын түгел, ә кешелек тарихы дәвамында идарә иткән бөтен сәяси көчләрне символлаштыра * (Вәг. 8:9).

7. Ерткыч башларының һәрберсе нәрсәне аңлата?

7 Җиде башның һәрберсе нәрсәне аңлата? Бу сорауга җавапны Ачылыш китабының 17 нче бүлегендә табабыз. Анда Ачылыш китабының 13 нче бүлегендәге ерткычның сурәте турында әйтелә. Ачылыш 17:10 да болай диелә: «[Җиде баш] — бу шулай ук җиде патша. Аларның бишесе инде юк, берсе бар, тагын берсе әле килмәгән, әмма, килгәч, кыска гына вакыт булырга тиеш». Шайтан кулланган сәяси көчләр арасында бу җиде патшалык аерылып торган. Ничек итеп? Аларның территорияләрендә күп кенә Йәһвә хезмәтчеләре яшәгән я хәтта бу хөкүмәтләр Аллаһы халкын эзәрлекләгән. Рәсүл Яхъя көннәрендә бу җиде башның бишесе инде дөнья сәхнәсеннән киткән булган. Сүз Мисыр, Ассирия, Бабыл, Мидо-Фарсы империясе һәм Греция турында бара. Алтынчы бөтендөнья державасы, ягъни Рим, әле үз куәтендә булган. Яхъя нәкъ шул вакытта Ачылышны алган да. Ә нинди хөкүмәт җиденче башның ролен уйнаячак?

8. Ерткычның җиденче башы нәрсәне символлаштыра?

8 Даниял пәйгамбәрлеге безгә Ачылышта искә алынган ерткычның җиденче — соңгы башы нәрсә аңлатканын билгеләргә булыша. Без моңа әле кагылып китәрбез. Ә әлегә мондый сорау турында уйланыйк: бу соңгы көннәрдә, ягъни «Хуҗабыз көнендә», нинди бөтендөнья державасы хакимлек итә? (Ачыл. 1:10) Англо-Америка. Димәк, Ачылыш 13:1—4 тә искә алынган ерткычның җиденче башы бу державаны символлаштыра.

БӘРӘННЕКЕНӘ ОХШАШ МӨГЕЗЛӘРЕ БУЛГАН ЕРТКЫЧ

«Җирдән чыга» һәм «аждаһа кебек сөйли», «күктән җиргә ут төшерә» һәм «ялган пәйгамбәр» буларак галәмәтләр башкара (Ачыл. 13:11—15; 16:13; 19:20). Ике мөгезле ерткыч һәм ялган пәйгамбәр буларак эш итеп, Англо-Америка җирдә яшәүчеләрне алдый һәм җиде башлы һәм ун мөгезле ерткычның сурәтен ясарга куша (9 нчы абзац)

9. «Бәрәннекенә охшаш» ике мөгезле ерткыч кемне символлаштыра?

9 Ачылыш китабының 13 бүлегендә җиденче баш, ягъни Англо-Америка бөтендөнья державасы, башка ерткыч образы белән дә сурәтләнгән. Бу ерткычның «ике мөгезе бәрәннекенә охшаш», ләкин ул «аждаһа кебек сөйли». «Ул зур галәмәтләр башкара, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут төшерә» (Ачыл. 13:11—15). Ә Ачылыш китабының 16 нчы һәм 19 нчы бүлекләрендә бу ерткыч «ялган пәйгамбәр» дип атала (Ачыл. 16:13; 19:20). Даниял пәйгамбәр дә охшаш нәрсәләр турында әйтә. Аның пәйгамбәрлеге буенча, Англо-Америка бөтендөнья державасы үз дошманнарын «галәмәт рәвештә һәлак итәчәк» (Дан. 8:19, 23, 24). Икенче бөтендөнья сугышында бу пәйгамбәрлек төгәл үтәлгән. Америка Тын океанында сугышны туктату максаты белән Япониягә ике атом бомбасын төшергән. Бу бомбаны Британия һәм Америка галимнәре уйлап тапкан. Шулай итеп, Англо-Америка бөтендөнья державасы, асылда, «күктән җиргә ут төшергән».

ҖЕТЕ КЫЗЫЛ ТӨСТӘГЕ ЕРТКЫЧ

Бөек Бабыл исемле фахишә бу ерткычны уч төбендә биетә. Ул ерткыч сигезенче патша дип атала (Ачыл. 17:3—6, 8, 11). Башта фахишә, бу ерткыч өстендә утырып, аның адымнарын юнәлтә, әмма соңрак ерткыч фахишәне ботарлап үтерә. Фахишә бөтен ялган дин империясен символлаштыра. Ерткыч Берләшкән Милләтләр Оешмасын аңлата. Бу оешма хөкүмәтләр исеменнән сөйли (10, 14—17 нче абзацлар)

10. «Ерткычның сурәте» нәрсәне символлаштыра? (Ачылыш 13:14, 15; 17:3, 8, 11)

10 Ачылыш китабында тагын бер ерткыч турында әйтелә. Ул җиде башлы ерткычка бик охшаш, әмма аермасы да бар. Бу ерткыч «җете кызыл төстә». Ул сигезенче патша һәм теге җиде башлы ерткычның «сурәте» дип атала *. (Ачылыш 13:14, 15; 17:3, 8, 11 укы.) Пәйгамбәрлек буенча, бу ерткыч башта булган, аннан соң юкка чыккан, ә соңрак кабат барлыкка килгән. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасын символлаштыра. Бу оешма хөкүмәтләр исеменнән сөйли. Башта ул Милләтләр Лигасы буларак билгеле булган. Соңрак, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, ул юкка чыккан. Ә вакыт узу белән ул яңадан дөнья сәхнәсенә чыккан һәм хәзер Берләшкән Милләтләр Оешмасы буларак билгеле.

11. Сәяси көчләр ничек эш итәчәк һәм ни өчен безгә куркасы юк?

11 Пропаганданы кулланып, ерткычлар, ягъни сәяси көчләр, халыкларны Йәһвәгә һәм аның хезмәтчеләренә каршы чыгарга дәртләндерәчәк: «Бөтен җир патшалары» «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка» — Армагеддонга җыелачак (Ачыл. 16:13, 14, 16). Әмма ул вакытта без куркып тормабыз, чөнки бөек Аллаһыбыз Йәһвә, тоткарланмыйча эш итеп, безне яклаячак (Йәз. 38:21—23).

12. Ерткычларны нинди киләчәк көтә?

12 Ерткычларны нәрсә көтә? Җавап Ачылыш 19:20 дә язылган: «Ерткычны һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәрне тотып алдылар. Ялган пәйгамбәр шул галәмәтләр ярдәмендә ерткыч тамгасын кабул иткәннәрне, аның сурәтенә табынучыларны юлдан яздырган иде. Аларның икесен дә тере килеш янып торган күкертле күлгә ыргыттылар». Шулай итеп, бу сәяси көчләр әле идарә иткәндә, Йәһвә Аллаһы аларны юк итәчәк.

13. Дөнья хөкүмәтләре мәсихчеләргә нинди басым ясый?

13 Бу безнең өчен нинди мәгънәгә ия? Мәсихчеләр буларак, без Аллаһыга һәм аның Патшалыгына тугры булырга тиеш (Яхъя 18:36). Моның өчен без сәяси сорауларда беркемнең дә ягына басмыйбыз. Андый нейтралитет саклау авыр булырга мөмкин, чөнки дөнья хөкүмәтләре безне эшләрдә дә, сүзләрдә дә үзләренә тугры булырга күндерә. Дөньяның басымына бирешкән кешеләр ерткычның тамгасын кабул иткән була (Ачыл. 13:16, 17). Ерткычның тамгасын алган һәркем Йәһвәнең хуплавын һәм мәңгелек тормышка өметен югалта (Ачыл. 14:9, 10; 20:4). Шуңа күрә, дөньяның басымы бик каты булса да, безгә сәяси сорауларда нейтралитет саклау үтә мөһим!

БӨЕК ФАХИШӘНЕҢ ХУРЛЫКЛЫ АХЫРЫ

14. Ачылыш 17:3—5 буенча, рәсүл Яхъя нәрсә күргән?

14 Рәсүл Яхъя үзен бик нык гаҗәпләндергән башка бер күренеш күрә. Аңа ерткычларның берсе өстендә утыручы һәм аның белән идарә итүче хатын-кыз күрсәтелгән булган (Ачыл. 17:1, 2, 6). Бу хатын-кыз «бөек фахишә» һәм «Бөек Бабыл» дип атала. «Аның белән җир патшалары фәхешлек кыла». (Ачылыш 17:3—5 укы.)

15, 16. «Бөек Бабыл» нәрсә ул һәм ни өчен без андый нәтиҗәгә киләбез?

15 «Бөек Бабыл» нәрсә ул? Бөек фахишә сәяси оешмаларны символлаштыра алмый, чөнки ул, аларны уч төбендә биетеп, алар белән фәхешлек кыла (Ачыл. 18:9). «Бөек Бабыл» коммерция системасын да аңлатмый, чөнки «җир сәүдәгәрләре» аерым төркем итеп күрсәтелгән (Ачыл. 18:11, 15, 16).

16 Изге Язмаларда Аллаһыга хезмәт итәбез дип әйткән һәм шул ук вакыт потларга табынган һәм дөнья дусты булган кешеләр «фәхешлек» кыла дип әйтелә (1 Елъ. 5:25; Ягък. 4:4). Аллаһының тугры хезмәтчеләре исә «саф» һәм «гыйффәтле кешеләр» итеп сурәтләнә (2 Көр. 11:2; Ачыл. 14:4). Бөек Бабыл ялган диннең үзәге булган, шуңа күрә «Бөек Бабыл» ялган диннәрнең бөтендөнья империясен символлаштыра (Ачыл. 17:5, 18; jw.org сайтында «Бөек Бабыл нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз.)

17. Бөек Бабыл белән нәрсә булачак?

17 Бөек Бабыл белән нәрсә булачак? Ачылыш 17:16, 17 дә җавап бирелә: «Син күргән ун мөгез һәм ерткыч фахишәне нәфрәт итә башлаячак, аны талап бетерәчәк һәм ялангач калдырачак. Алар аның итен ашаячак, ә үзен утта яндырачак. Чөнки Аллаһы аларның йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны... урнаштырган». Әйе, Йәһвә халыкларны ялган дин империясен тулысынча юк итәргә дәртләндерер. Моның өчен бу халыклар җете кызыл төстәге ерткычны, ягъни Берләшкән Милләтләр Оешмасын, кулланыр (Ачыл. 18:21—24).

18. Бөек Бабылдан читтә торуыбыз нәрсәдән күренер?

18 Бу безнең өчен нинди мәгънәгә ия? Без «Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз каршында саф һәм нәҗесләнмәгән» итеп гыйбадәт кылырга телибез (Ягък. 1:27). Без Бөек Бабылның ялган тәгълиматларына, мәҗүси бәйрәмнәренә, түбән әхлакый нормаларына һәм сихерчелегенә гыйбадәт кылуыбызны бозарга юл куймабыз. Без кешеләрне Бөек Бабылдан чыгарга дәртләндерербез. Сүзебезгә колак салсалар, алар аның гөнаһларында гаепле булмас (Ачыл. 18:4).

АЛЛАҺЫНЫҢ ТӨП ДОШМАНЫ ХӨКЕМ ИТЕЛӘ

КЫЗЫЛ ТӨСТӘГЕ ГАЯТЬ ЗУР АЖДАҺА

Шайтанны аңлата. Ул башка ерткычларга хакимлек бирә (Ачыл. 12:3, 9, 13; 13:4; 20:2, 10). Йәһвәнең төп дошманы, Шайтан, 1 000 елга упкынга ыргытылган булачак. Аннан соң ул «утлы һәм күкертле күлдә» юк ителәчәк (19, 20 нче абзацлар)

19. «Кызыл төстәге гаять зур аждаһа» кем ул?

19 Ачылыш китабында «кызыл төстәге гаять зур аждаһа» турында да әйтелә (Ачыл. 12:3). Бу аждаһа Гайсә Мәсих һәм аның фәрештәләре белән көрәшә (Ачыл. 12:7—9). Ул Аллаһының халкына һөҗүм итә һәм ерткычларга хакимлек бирә (Ачыл. 12:17; 13:4). Бу аждаһа кем ул? «Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан» (Ачыл. 12:9; 20:2). Ул Аллаһының төп дошманы һәм башкаларны яман эшләргә котырта.

20. Аждаһа белән нәрсә булачак?

20 Аждаһа белән нәрсә булачак? Ачылыш 20:1—3 тә бер фәрештәнең Шайтанны упкынга ташлаячагы турында әйтелә. Бу упкын аның өчен төрмә кебек булачак. Упкында булганга, Шайтан 1 000 ел дәвамында «халыкларны инде юлдан яздыра алмас». Ахыр чиктә Шайтан һәм аның җеннәре «утлы һәм күкертле күлгә» ыргытылган булачак, ягъни мәңгегә юк ителәчәк (Ачыл. 20:10). Шайтан һәм аның җеннәре тәэсир итмәгән дөньяда яшәүне күз алдына гына китерегез. Нинди гаҗәеп вакыт булыр бу!

21. Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләрне карап чыгу сездә нинди хисләр уятты?

21 Ачылыш китабындагы символларның мәгънәсенә төшенү шундый рухландыра! Без Йәһвәнең дошманнары кем икәннәрен билгели алабыз һәм аларны нинди киләчәк көткәнен беләбез. Әйе, «бу пәйгамбәрлек сүзләрен кычкырып укучы... һәм анда язылганны үтәүчеләр бәхетле»! (Ачыл. 1:3) Аллаһының дошманнары юк ителгәч, тугры кешеләрне нинди фатихалар көтә? Бу сорауга җавапны без Ачылыш китабына багышланган өч мәкаләнең соңгысыннан белербез.

23 ҖЫР Йәһвә Патшалыгы идарә итә башлый

^ Ачылыш китабы Аллаһы дошманнарын образлы тел белән сурәтләп бирә. Даниял пәйгамбәрлеге безгә бу образларны аңларга булыша. Бу мәкаләдә без Даниял китабындагы пәйгамбәрлекләрне Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләр белән чагыштырырбыз. Бу безгә Аллаһы дошманнарының кем икәнлеген аңларга булышыр. Аннан соң без Аллаһы дошманнарын нинди киләчәк көткәнен карап китәрбез.

^ Моны җиде башлы ерткычның ун мөгезе дә раслый. Изге Язмаларда бит ун саны еш кына тулылыкны аңлата.

^ Җиде башлы ерткычның мөгезләрендә диадемалар бар, ә сурәтенең мөгезләрендә диадемалар юк (Ачыл. 13:1). Ни өчен? Чөнки «ул башлангычын җиде патшадан алган», хакимлекне дә ул шул ерткычтан алган. (jw.org сайтында «Ачылыш китабының 17 нче бүлегендәге җете кызыл төстәге ерткыч нәрсәне символлаштыра?» дигән мәкаләне карагыз.)