19 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Ачылыш китабы һәм син
«Бу пәйгамбәрлек сүзләрен кычкырып укучы... бәхетле» (АЧЫЛ. 1:3).
15 ҖЫР Йәһ Улын данлагыз!
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1, 2. Ни өчен Ачылыш китабы безнең өчен зур әһәмияткә ия?
КҮЗ алдына китерегез: сез берәрсенең фотоальбомын карап утырасыз. Бер фотография сезнең игътибарыгызны аеруча җәлеп итә — анда сез сурәтләнгән. Сез бу фотографиянең кайда һәм кайчан төшерелгәнен исегезгә төшерергә тырышасыз, шулай ук танышларыгызга да игътибар итәсез. Әйе, фотоальбомдагы бу фото сезнең өчен аеруча әһәмиятле.
2 Ачылыш китабы шундый фотога охшаш. Ни өчен алай дип әйтеп була? Моңа ким дигәндә ике сәбәп бар. Беренчедән, Ачылыш китабы безнең өчен язылган. Бу беренче шигырьдән үк күренеп тора. Анда болай диелгән: «Гайсә Мәсихнең ачылышы. Аны аңа, үз колларына тиздән нәрсә булачагын күрсәтер өчен, Аллаһы бирде» (Ачыл. 1:1). Шулай итеп, бу китап бөтен кешеләр өчен түгел, ә Аллаһы хезмәтчеләре өчен язылган. Без бу китапта язылган пәйгамбәрлекләрнең үтәлешендә катнашабыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу фотографиядә без сурәтләнгән.
3, 4. Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләр кайчан үтәлә башлаган һәм бу безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?
3 Икенче сәбәп бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлгән вакыты белән бәйле. Өлкән яшькә җиткән рәсүл Яхъя болай дип язган: «Изге рух ярдәмендә мин Хуҗабыз көненә күчерелдем» (Ачыл. 1:10). Рәсүл Яхъя бу сүзләрне якынча б. э. 96 елында язган. Ул вакытта «Хуҗабыз көненә» әле байтак вакыт калган булган (Мат. 25:14, 19; Лүк 19:12). «Хуҗабыз көне» 1914 елда башланган. Нәкъ шул елны, Изге Язмалар буенча, Гайсә күктә Патша булып билгеләнгән булган. Шул елдан башлап, Аллаһы халкында Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләр үтәлә башлаган. Шулай итеп, без бүген «Хуҗабыз көнендә» яшибез!
4 Ачылыш 1:3 тәге сүзләр безнең көннәрдә үтәлгәнгә, безгә аларны зур игътибар белән карап чыгарга кирәк. Анда болай диелә: «Бу пәйгамбәрлек сүзләрен кычкырып укучы, шулай ук аны ишетүчеләр һәм анда язылганны үтәүчеләр бәхетле, чөнки билгеләнгән вакыт якын». Бу шигырьдән күренгәнчә, безгә Ачылыш китабындагы сүзләрне укырга, ишетергә һәм үтәргә кирәк. Моны ничек эшләп була?
ЙӘҺВӘНЕҢ ХУПЛАВЫН ЮГАЛТМАГЫЗ
5. Ачылыш китабы безгә кайсы яктан булыша ала?
5 Гайсә җыелышларның рухи хәлен бик яхшы белә. Без моның турында Ачылыш китабының беренче бүлекләрендә укыйбыз (Ачыл. 1:12—16, 20; 2:1). Бу бүлекләрдә Гайсә Кече Асиянең җиде җыелышына мөрәҗәгать иткән һәм аларга кирәкле киңәшләр биргән. Бу киңәшләр мәсихчеләргә Йәһвәнең хуплавын югалтмаска булыша алган. Гайсәнең сүзләре безгә карата да кулланырлык. Безне якларга теләп, Хуҗабыз Гайсә безне күзәтә. Безнең рухи проблемаларыбыз бармы, юкмы икәнлеге аңа бик яхшы билгеле, бернәрсә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Шуңа күрә Гайсәнең сүзләренә игътибарлы булу бик тә акыллы. Бу безгә Йәһвә юлында калырга булышыр. Әйдәгез, Гайсәнең киңәшләренә игътибар итик.
6. а) Ачылыш 2:3, 4 буенча, эфеслеләрнең нинди рухи проблемалары булган? ә) Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?
6 Ачылыш 2:3, 4 укы. Йәһвәгә карата мәхәббәтегез сүнмәсен. Эфестәге кардәшләр чыдам булган һәм, төрле авырлыкларга карамастан, Йәһвәгә хезмәт итүләрен дәвам иткән. Ләкин аларның мәхәббәтләре сүрелгән. Йәһвә аларның хезмәтләрен кабул итсен өчен, аларга мәхәббәт ялкынын яңадан яндырып җибәрергә кирәк булган. Без дә бүген чыдамлылык күрсәтәбез. Әмма безне моны эшләргә нәрсә дәртләндерә? Йәһвә өчен нәрсә эшләвебез генә түгел, ә ни өчен моны эшләвебез дә бик мөһим. Ул безне үзенә хезмәт итәргә ярату һәм рәхмәт хисе дәртләндерер дип көтә. Шуңа күрә безгә һәрвакыт үз мотивларыбызны тикшерергә кирәк (Гыйб. сүз. 16:2; Марк 12:29, 30).
7. a) Ачылыш 3:1—3 буенча, Сәрдис җыелышындагы кардәшләрнең нинди проблемалары булган? ә) Без моннан нинди сабак алабыз?
7 Ачылыш 3:1—3 укы. Рухи яктан уяу һәм актив булып калыгыз. Сәрдис җыелышындагы кардәшләрнең башка авырлыклары булган. Элек алар хезмәттә бик актив булган, әмма вакыт узу белән ашкынуларын югалткан. Гайсә аларга «уянырга» киңәш иткән. Монда безнең өчен нинди сабак бар? Әлбәттә, Йәһвә башкарган хезмәтебезне онытмаячак (Евр. 6:10). Шулай да элеккеге казанышларыбыз белән генә яшәмик. Бәлки, вакыт узу белән без элеккечә күп хезмәт итә алмабыз. Шулай да, «Раббыга хезмәт иткәндә», һәрвакыт уяу һәм актив булып калыйк (1 Көр. 15:58; Мат. 24:13; Марк 13:33).
8. Гайсәнең Ачылыш 3:15—17 дә язылган сүзләре безне нәрсәгә өйрәтә?
8 Ачылыш 3:15—17 укы. Ашкынучан булыгыз һәм күңел салып хезмәт итегез. Лаудикия җыелышындагы мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткәндә, Гайсә алар рухи яктан салкын да, кайнар да түгел, ә «җылымса» дип әйткән. Бу мәсихчеләргә Йәһвәгә ашкынып хезмәт итәргә кирәк булган, әмма алар теләр-теләмәс кенә хезмәт иткән. Шуңа күрә Гайсә аларны «бәхетсез» һәм «мескен» дип атаган (Ачыл. 3:19). Безнең өчен монда нинди сабак бар? Әгәр безнең дә ашкынуыбыз сүрелә икән, без Йәһвә һәм аның оешмасы биргән бар нәрсәләр өчен рәхмәт хисен арттырырга тиеш (Ачыл. 3:18). Комфортлы тормыш беркайчан да беренче урынга чыкмасын. Рухи эшләр безнең өчен һәрвакыт иң мөһиме булып калсын!
9. Гайсәнең Пиргам һәм Фиатирадагы мәсихчеләргә әйткән сүзләре безне нәрсәдән кисәтә?
9 Мөртәтләрнең тәгълиматларын кире кагыгыз. Пиргам шәһәрендә кайбер мәсихчеләр бүленешләр тудыра башлаган, һәм Гайсә аларны фаш иткән (Ачыл. 2:14—16). Фиатира җыелышындагы кардәшләрне исә ул мактаган, чөнки алар Шайтан «тирәнлекләреннән» ерак торган. Гайсә аларны алга таба да хакыйкатькә нык тотынып торырга дәртләндергән (Ачыл. 2:24—26). Ә ялган тәгълиматларга ышанган кешеләргә ул тәүбә итәргә киңәш иткән. Без моннан нинди сабак алабыз? Безгә дә хакыйкатькә каршы булган бар тәгълиматларны кире кагарга кирәк. Мөртәтләр «тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар» (2 Тим. 3:5). Әгәр дә без Изге Язмаларны тырышып өйрәнсәк, безгә ялган тәгълиматларны күреп алырга һәм кире кагарга җиңелрәк булыр (2 Тим. 3:14—17; Яһүд 3, 4).
10. Гайсәнең Пиргам һәм Фиатира җыелышларына әйткән сүзләреннән тагын нинди сабак алып була?
10 Әхлаксызлыкны нәфрәт итегез. Пиргам һәм Фиатира җыелышларында тагын бер проблема булган: алар җенси әхлаксызлыкка бармак аша караган, һәм Гайсә аларны моның өчен шелтәләгән (Ачыл. 2:14, 20). Без моннан нинди сабак алабыз? Йәһвәгә күп еллар хезмәт итсәк тә, вазифаларыбыз күп булса да, без Йәһвә әхлаксыз эшләребезгә күзен йомар дип уйларга тиеш түгел (1 Иш. 15:22; 1 Пет. 2:16). Без әхлаксызлыкның бар төрләрен дә нәфрәт итәргә тиеш. Бу дөньяның әхлакый нормалары түбәнәйгәннән-түбәнәя барса да, без әхлаксызлыкка түзем булырга тиеш түгел (Эфес. 6:11—13).
11. Без үткән абзацлардан нәрсәне белдек? ( «Безнең өчен сабаклар» дигән рамканы да кара.)
11 Ә хәзер, бераз тукталып, кыскача йомгаклыйк. Йәһвә безнең гыйбадәт кылуыбызны кабул итсен өчен, безгә аның таләпләренә туры килергә кирәк. Әгәр дә гыйбадәт кылуыбызның ниндидер кимчелеге булса, без тоткарланмыйча үзгәрешләр ясарга тиеш (Ачыл. 2:5, 16; 3:3, 16). Әмма Гайсәнең Кече Асия җыелышларына әйткән сүзләрендә башка мөһим фикерләр дә бар. Хәзер, әйдәгез, аларга игътибар итик.
ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘРГӘ ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ
12. Гайсә Смирна һәм Филаделфия җыелышларына нәрсә әйткән һәм ни сәбәпле бу безнең өчен дә мөһим? (Ачылыш 2:10)
12 Хәзер Гайсәнең Смирна һәм Филаделфия җыелышларына әйткән сүзләренә күз салыйк. Ул мәсихчеләрне дошманнарның эзәрлекләүләреннән курыкмаска дәртләндергән һәм тугрылык өчен әҗер вәгъдә иткән. (Ачылыш 2:10 укы; 3:10.) Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Без дә эзәрлекләүләргә әзер булырга һәм чыдамлык күрсәтергә тәвәккәл булырга тиеш (Мат. 24:9, 13; 2 Көр. 12:10). Ни өчен бу искә төшерү шулкадәр мөһим?
13, 14. Ачылыш китабының 12 нче бүлегендә сурәтләп бирелгән вакыйгалар Аллаһы халкы өчен нәрсәне аңлата?
13 Ачылыш китабында Аллаһы халкы безнең көннәрдә, ягъни «Хуҗабыз көнендә», эзәрлекләүләргә дучар булачак дип пәйгамбәрлек ителгән. Ачылыш китабының 12 нче бүлегендә күктә, Патшалык урнаштырылгач, сугыш башланганы турында әйтелә. Микаил, ягъни данлыклы Гайсә Мәсих, һәм аның гаскәрләре Шайтанга һәм аның җеннәренә каршы сугышкан (Ачыл. 12:7, 8). Нәтиҗәдә, Аллаһының дошманнары күктән бәреп төшерелгән булган. Бүгенге көндә алар җир сферасы белән чикләнгән. Шайтан белән аның җеннәре кешеләргә күп кайгы китерә (Ачыл. 12:9, 12). Бу вакыйгалар Аллаһы халкы өчен нәрсәне аңлата?
14 Күктә яшәүче рухи затларга бүтән тәэсир итә алмаганга, Шайтан Иблис җирдә яшәүче майланганнар белән көрәш алып бара башлаган, бар көчен моңа туплаган. Алар бит Патшалыкның җирдәге вәкилләре һәм «Гайсә хакында шаһитлек бирү эшен башкара» (Ачыл. 12:17; Эфес. 6:19, 20; 2 Көр. 5:20).
15. Ачылыш китабының 11 нче бүлегендә искә алынган «ике шаһит» кемне аңлата һәм бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?
15 Ачылыш китабында «ике шаһит» турында әйтелә. Алар үтерелгән булган (Ачыл. 11:3, 7—11) *. Бу ике шаһит Патшалык эшендә үз өсләренә җитәкчелек алган җаваплы абый-кардәшләрне аңлата. Шайтан аларга һөҗүм иткән. Ничек итеп? 1918 елда сигез җаваплы абый-кардәшне, ялган гаепләүләр аркасында, зур срокларга хөкем иткәннәр һәм төрмәгә утыртканнар. Кеше күзлегеннән караганда, майланганнарның вәгазь эше «үтерелгән» булган.
16. 1919 елда нинди гаҗәеп вакыйгалар булган? Шайтан безне эзәрлекләүдән туктаганмы? Аңлатыгыз.
16 Ачылыш китабының 11 нче бүлегендә «ике шаһит» тиздән терелтелгән булган дип тә әйтелә. Бу нечкәлек ничек үтәлгән? Майланган абый-кардәшләр төрмәгә утыртылгач, киләсе елны ук — 1919 елда азат ителгән һәм акланган булган. Кардәшләребез шунда ук Патшалык эшен оештырырга тотынган. Билгеле, бу Шайтанны һөҗүм итүдән туктатмаган. Ул вакыттан алып Шайтан Аллаһы халкына каршы эзәрлекләүләр «елгасын» җибәргән (Ачыл. 12:15). Әйе, һәрберебездән мондый шартларда «чыдамлык һәм иман» таләп ителә (Ачыл. 13:10).
ҮЗЕГЕЗНЕ ХЕЗМӘТКӘ ТУЛЫСЫ БЕЛӘН БАГЫШЛАГЫЗ
17. Шайтан Аллаһы хезмәтчеләренә һөҗүм итсә дә, алар нинди көтмәгән ярдәм алган?
17 Ачылыш китабының 12 нче бүлегендә Аллаһы халкы көтмәгән яктан ярдәм алачак дип әйтелә. Анда аждаһа авызыннан чыккан «елганы» «җир» йотачак дип әйтелә (Ачыл. 12:16). Шулай килеп чыккан да. Шайтан дөньясының кайбер өлешләре, мәсәлән суд системасы, кайвакыт безнең якка баса һәм безне яклый. Күп тапкыр Йәһвәнең хезмәтчеләре судларда җиңгән һәм, нәтиҗәдә, күпмедер дәрәҗәдә азатлыкка ия булган. Алар бу азатлыкны Аллаһы ышанып тапшырган эшне үтәр өчен кулланган (1 Көр. 16:9). Бу эш үз эченә нәрсәне ала?
18. Бу соңгы көннәрдә безнең төп эшебез нинди?
18 Гайсә Мәсих, аның хезмәтчеләре ахыр килгәнче «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне» вәгазьләячәк, дип пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:14). Бу эштә алар җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка мәңгелек яхшы хәбәрне игълан итүче фәрештә белән хезмәттәшлек итә (Ачыл. 14:6). Чыннан да, бүген фәрештәләр Аллаһы халкына яхшы хәбәрне вәгазьләргә бик булыша.
19. Аллаһының хезмәтчеләре тагын нинди хәбәрне вәгазьләргә тиеш?
19 Ачылыш китабының 8—10 нчы бүлекләрендә фәрештәләрнең Аллаһы Патшалыгын кире каккан кешеләргә кайгылы хәбәр игълан итүләре турында әйтелә. Шулай итеп, без, бу фәрештәләр белән хезмәттәшлек итеп, яхшы хәбәрне генә түгел, ә шулай ук Шайтан дөньясына хөкем хәбәрен дә игълан итәбез. Шушы хәбәр «боз белән утка» охшаш (Ачыл. 8:7, 13). Кешеләр бу дөньяның юк ителәчәген белергә тиеш. Бу аларны үз тормышларын үзгәртергә дәртләндерә ала. Үз тормышларын үзгәртсәләр, алар Йәһвәнең ачу көнендә исән кала алыр (Саф. 2:2, 3). Әмма күп кенә кешеләргә бу хәбәр ошамый, шуңа күрә, аны игълан итәр өчен, безгә кыюлык кирәк. Ә бөек афәт вакытында без хөкем хәбәрен тагы да турырак игълан итәчәкбез (Ачыл. 16:21).
БУ ПӘЙГАМБӘРЛЕК СҮЗЛӘРЕН ҮТӘГЕЗ
20. Киләсе ике мәкаләдә без нәрсә белербез?
20 Күргәнебезчә, Ачылыш китабы турыдан-туры безгә кагылганга, «бу пәйгамбәрлек сүзләрен» үтәргә кирәк (Ачыл. 1:3). Без бу мәкаләдә карап чыкканнан тыш, Ачылыш китабы безгә 1) Аллаһы дошманнары турындагы мәгълүматны ачыклый һәм 2) киләчәктәге фатихалар турында сөйли. Бу мәгълүматны белү безгә эзәрлекләүләрдә чыдам булып калырга һәм Аллаһы хәбәрләрен кыюлык белән игълан итәргә булышыр. Моның турында сүз киләсе ике мәкаләдә барачак.
32 ҖЫР Йәһвә ягына бас!
^ Без гаҗәеп вакытларда яшибез: Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләр безнең күз алдыбызда үтәлә! Алар безнең барыбыз өчен дә зур мәгънәгә ия. Шушы һәм киләсе ике мәкаләдә без Ачылыш китабын карап чыгарбыз. Бу безгә Ачылыш китабында язылганнар буенча яшәргә һәм гыйбадәт кылуыбыз белән Аллаһыны сөендерергә булышыр.
^ «Күзәтү манарасы» 2014 ел, 15 ноябрь чыгарылышында, 30 нчы биттә, «Укучыларның сораулары»н карагыз.