Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Зирәклек күрсәтеп яшәгез

Зирәклек күрсәтеп яшәгез

«Зирәклекне Йәһвә үзе бирә» (ГЫЙБ. СҮЗ. 2:6).

89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен барыбызга да Аллаһы зирәклеге кирәк? (Гыйбрәтле сүзләр 4:7)

 МӨҺИМ карар кабул иткәндә, сез, мөгаен, Йәһвәдән догада зирәклек сорыйсыздыр (Ягък. 1:5). Һәм бу дөрес тә. Сөләйман патша да бит: «Иң мөһиме — зирәклек»,— дип язган. (Гыйбрәтле сүзләр 4:7 укы.) Әлбәттә, Сөләйман бу дөнья зирәклек дип санаган зирәклекне күздә тотмаган. Ул Йәһвә Аллаһыдан килгән зирәклек турында язган (Гыйб. сүз. 2:6). Аллаһы зирәклеге безгә бүгенге проблемаларыбыз белән көрәшергә булыша аламы? Әйе, һәм бу мәкалә безне моңа тагын бер тапкыр инандырыр.

2. Зирәк булып китәргә безгә нәрсә булышыр?

2 Изге Язмаларда «Аллаһы Сөләйманга иксез-чиксез дәрәҗәдә зирәклек белән төшенүчәнлек» биргән дип әйтелә (1 Пат. 4:29). Ә Гайсә Мәсих турында әйткәндә, аңардай зирәк кеше булмаган (Мат. 12:42). Аның турында мондый пәйгамбәрлек язылган булган: «Аңарда Йәһвә рухы, зирәклек һәм аңлау рухы» булыр (Ишаг. 11:2). Зирәклеге белән билгеле булган бу ике шәхеснең өйрәтүләренә колак салсак, без дә зирәк булырбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, аларның киңәшләренә күз салыйк.

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Аллаһы биргән зирәклекне кулланып, Сөләйман да, Гайсә дә бик мөһим өлкәләргә кагылышлы киңәшләр биргән. Әйдәгез, андый өч өлкәгә кагылып китик. Сүз акча, эш һәм үз-үзебезгә карашыбыз турында барачак.

АКЧАГА ДӨРЕС КАРАШ

4. Сөләйманның һәм Гайсә Мәсихнең материаль хәле ничек аерылып торган?

4 Сөләйман бик бай кеше булган һәм купшы яшәгән (1 Пат. 10:7, 14, 15). Гайсәнең исә шәхси әйберләре бик аз булган һәм хәтта үз йорты да булмаган (Мат. 8:20). Әмма, Йәһвә Аллаһыдан зирәклек алганга, аларның икесе дә материаль нәрсәләргә акыллы караш саклаган.

5. Ни өчен Сөләйман акчага акыллы караш саклаган дип әйтеп була?

5 Сөләйман акча «яклау бирә» дип язган (Вәг. 7:12). Акчага без яшәү өчен кирәкле бар нәрсәләрне һәм хәтта теләгән нәрсәләрне сатып ала алабыз. Бай булса да, Сөләйман акчадан мөһимрәк нәрсәләр булганын белгән. Мәсәлән, ул: «Яхшы исем [яки «абруй», иск.] зур байлыктан да өстенрәк»,— дип язган (Гыйб. сүз. 22:1). Сөләйман акча яраткан кешеләрнең еш кына бәхетсез булуларын да белгән (Гыйб. сүз. 23:4, 5). Моннан тыш, ул, байлык тиз юкка чыгарга мөмкин диеп, аңа таянудан кисәткән (Вәг. 5:10, 12).

Материаль нәрсәләргә карашыбыз рухи эшләрне беренче урынга куярга комачауламыймы? (6, 7 нче абзацларны кара.) *

6. Ни өчен Гайсәнең материаль нәрсәләргә карашы дөрес булган дип әйтеп була? (Маттай 6:31—33)

6 Гайсәнең дә материаль нәрсәләргә карашы акыллы булган. Бай булмаса да, аның һәрвакыт ашарына-эчәренә булган (Лүк 19:2, 6, 7). Бер очракта ул хәтта могҗизалы рәвештә бик яхшы шәраб ясаган (Яхъя 2:10, 11). Гайсәнең киемнәре дә сыйфатлы булган. Ул үлгән көнне гаскәриләр аның киемен хәтта жирәбә салып бүлгән (Яхъя 19:23, 24). Әмма Гайсәнең тормышы байлык тирәли әйләнмәгән. Ул үз шәкертләренә: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый... Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз»,— дип әйткән (Мат. 6:24). Гайсә, Патшалыкны беренче урынга куйсак, Йәһвә безнең турында һәрьяклап кайгыртачак, дип ышандырган. (Маттай 6:31—33 укы.)

7. Бер абый-кардәш акчага нинди караш саклаган һәм ничек фатихаланган?

7 Күп кенә кардәшләребез акчага акыллы караш саклый. Мисал итеп Дэниел исемле өйләнмәгән абый-кардәшне китереп була. Ул болай ди: «Әле яшүсмер чагымда мин рухи нәрсәләрне тормышымда беренче урынга куярга карар иттем». Дэниел гади тормыш алып барган һәм, нәтиҗәдә, вакытын һәм көчен теократик эшләргә багышлый алган. Мәсәлән, ул афәтләрдән зыян күргәннәргә булышкан һәм Бәйтелдә хезмәт иткән. Ул болай ди: «Мин бу юлны сайлаганыма һич үкенмим. Әлбәттә, әгәр дә байлык җыюны максат итеп куйган булсам, мин күп акча эшләп ала алыр идем. Әмма акча хакыйкатьтә тапкан дусларымны, канәгатьлек хисен һәм Йәһвәнең бөтен фатихаларын алыштыра алыр идемени? Әлбәттә, юк». Әйе, тормышыбызны акчага түгел, ә рухи нәрсәләргә багышлау үзебезгә күп файда китерә.

ЭШКӘ ДӨРЕС КАРАШ

8. Ни өчен Сөләйманның эшкә карашы дөрес булган дип әйтеп була? (Вәгазьче 5:18, 19)

8 Сөләйман тырыш хезмәттән килгән шатлыкны «Ходайның бүләге» дип атаган. (Вәгазьче 5:18, 19 укы.) Ул: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар»,— дип язган (Гыйб. сүз. 14:23). Сөләйман моны ишетеп кенә белмәгән, ул үзе дә тырыш эшче булган. Ул йортлар төзегән, йөзем бакчалары утырткан, парклар ясаган, сулыклар булдырган һәм шәһәрләр төзегән (1 Пат. 9:19; Вәг. 2:4—6). Моның барысын эшләү җиңел булмаса да, бу аңа канәгатьлек китергән. Әмма Сөләйман бу эшләр генә аңа бәхет китерәчәк дип уйлаганмы? Юк. Ул рухи эшләрдә дә катнашкан. Мәсәлән, ул җиде ел дәвамында Йәһвә өчен мәһабәт гыйбадәтханә төзегән (1 Пат. 6:38; 9:1). Бар бу эшләрдә катнашканнан соң, Сөләйман рухи эшләрдә катнашу гадәти эшләрне башкарудан күпкә мөһимрәк дигән нәтиҗәгә килгән. Ул болай дип язган: «Әйтелгәннәрнең асылы шундый: Аллаһыны тирән хөрмәт ит, аның әмерләрен үтә, бу — кешенең төп бурычы бит» (Вәг. 12:13).

9. Гайсәнең эшкә карашы дөрес булганмы? Аңлатыгыз.

9 Гайсә тырыш эшче булган. Яшь чагыннан ул балта остасы һөнәренә өйрәнгән (Марк 6:3). Мөгаен, ул әти-әнисенә гаиләләре турында кайгыртырга ярдәм иткәндер. Камил кеше буларак, Гайсә бар әйберләрне оста ясаган, һәм кешеләр аңа зур теләк белән заказлар биргәндер. Эше Гайсәнең үзенә дә шатлык китергәндер. Әмма ул беркайчан да эшен рухи эшләрдән өстен куймаган (Яхъя 7:15). Соңрак, вәгазь эшен башлагач, ул үзен тыңлаган кешеләргә болай дигән: «Бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык хакына эшләгез» (Яхъя 6:27). Ә Таудагы вәгазендә Гайсә болай дигән: «Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз» (Мат. 6:20).

Эшегез рухи эшләргә комачауламыймы? (10, 11 нче абзацларны кара.) *

10. Эш турында әйткәндә, безнең нинди проблема туарга мөмкин?

10 Изге Язмалар безне тырыш булырга һәм файда китерүче эшләр башкарырга дәртләндерә (Эфес. 4:28). Шул ук вакыт ул безне эшкә баш-аяк чуммаска өйрәтә. Әйдәгез, моның турында уйланыйк. Начальнигыбыз намуслы һәм тырыш булуыбызны күрми калмыйдыр һәм, бәлки, хәтта безне моның өчен мактыйдыр. Моны күреп, без, яхшы шаһитлек бирермен дип, эштән соң калып эшли башларга мөмкин. Әмма, әгәр дә бу гаилә вазифаларын һәм теократик эшләрне башкарырга комачауласа, андый шаһитлектән кемгә файда булыр? Эш беренче урында тормасын өчен, безгә, бәлки, үзгәрешләр ясарга туры килер.

11. Бер абый-кардәш эшкә дөрес караш сакларга ничек өйрәнгән?

11 Уильям исемле яшь абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Элек бер өлкән аның начальнигы булган. Уильям аның турында болай дип сөйли: «Бу кардәшнең эшкә карашы үрнәк алырлык иде. Ул үз эшен җиренә җиткереп башкара иде. Клиентлары белән дә аның мөнәсәбәтләре яхшы булды. Әмма көн азагында ул, эшен эштә калдырып, вакытын гаиләсенә һәм рухи эшләргә багышлый иде. Һәм беләсезме, бу кардәш — мин белгән иң бәхетле кешеләрнең берсе!» *

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ДӨРЕС КАРАШ

12. Сөләйманның башта үз-үзенә дөрес караш саклаганы нәрсәдән күренгән, әмма соңрак нәрсә булган?

12 Йәһвәгә тугры хезмәт иткәндә, Сөләйман үз-үзенә акыллы караш саклаган. Яшьлегендә ул үзенә белем һәм тәҗрибә җитмәгәнен таныган һәм Йәһвәдән җитәкчелек сораган (1 Пат. 3:7—9). Ул шулай ук горур булуның куркыныч икәнен белгән. Ул хәтта мондый сүзләр язган: «Горурлык — һәлакәткә, тәкәбберлек рухы абынуга китерә» (Гыйб. сүз. 16:18). Әмма кызганычка каршы, соңрак Сөләйман бу һәм башка принципларны боза башлаган. Мәсәлән, Аллаһы патшаларга мондый күрсәтмә биргән: «Ул [патша], йөрәге азып китмәсен өчен, үзенә күп хатыннар да алмасын» (Кан. 17:17). Ләкин Сөләйман, бу канунны бозып, үзенә 700 хатын һәм 300 җария алган. Аларның күпләре мәҗүси илаһларга табынган (1 Пат. 11:1—3). Бәлки, Сөләйман, мин барысын да контрольдә тотам, дип уйлагандыр. Әмма ахыр чиктә аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре бозылган (1 Пат. 11:9—13).

13. Гайсәнең басынкы карашыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

13 Гайсә бик басынкы булган һәм үзе турында артыгын уйламаган. Җиргә килгәнче, ул Йәһвә белән гаҗәеп эшләр башкарган. Нәкъ аның аша җирдә һәм күктә бар нәрсә барлыкка китерелгән булган (Көл. 1:16). Суга чумдырылганда, Гайсә, күрәсең, күктәге тормышын исенә төшергән, әмма ул моның аркасында горурланып китмәгән (Мат. 3:16; Яхъя 17:5). Киресенчә, ул беркайчан да башкалардан үзен өстен куймаган. Гайсә «үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килгән» (Мат. 20:28). Шулай ук ул һичнәрсәне үзеннән чыгып башкара алмаганы турында әйткән (Яхъя 5:19). Нинди гаҗәеп басынкылык күрсәткән Гайсә Мәсих! Ул безнең өчен камил үрнәк.

14. Гайсәнең үрнәге һәм сүзләре безгә үз-үзебезгә дөрес караш сакларга ничек булыша?

14 Гайсә үз шәкертләрен үз-үзләренә дөрес караш сакларга өйрәткән. Бер очракта ул: «Сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган»,— дип әйткән (Мат. 10:30). Үз-үзләре турында тискәре фикердә булган кардәшләрне бу сүзләр аеруча юата ала. Күктәге Атабыз һәрберебез белән эчкерсез кызыксына һәм һәрберебезне бик кадерли. Аның яратуында беркайчан да шикләнмик. Йәһвә безне аның хезмәтчеләре булырга һәм яңа дөньяда яшәргә лаеклы дип саный икән, аның карашын үзсүзләнмичә кабул итик.

Үз-үзебезгә дөрес караш сакламасак, нинди фатихаларны югалтуыбыз бар? (15 нче абзацны кара.) *

15. a) «Күзәтү манарасы»нда нинди киңәш бирелгән булган? ә) 24 нче биттәге иллюстрациядән күренгәнчә, үзебезгә дөрес караш сакламасак, нәрсәне югалтуыбыз бар?

15 Якынча 15 ел элек «Күзәтү манарасы»нда үз-үзебезгә дөрес караш саклау турында мондый сүзләр язылган булган: «Әлбәттә, без, үзебезне чиктән тыш зурга куеп, тәкәббер булып китәргә теләмибез, әмма безгә үзебезне әһәмиятсез дип исәпләргә дә кирәкми. Безгә, яхшы якларыбызны да, кимчелекләребезне дә исәпкә алып, үзебезгә дөрес караш булдырырга тырышырга кирәк. Бер мәсихче апа-кардәш болай дигән: „Мин үземне бик яхшы кеше дип әйтә алмыйм, әмма мин начар да түгел. Миндә, бар кешеләрдәге кебек, начар сыйфатлардан тыш, яхшы сыйфатлар да бар“» *. Дөрестән дә, үз-үзебезгә дөрес караш саклау бик мөһим.

16. Ни өчен Йәһвә безгә җитәкчелек бирә?

16 Үзенең Сүзе аша Йәһвә безгә зирәк җитәкчелек бирә. Ул безне ярата һәм безнең бәхетле булуыбызны тели (Ишаг. 48:17, 18). Аллаһының ихтыярын беренче урынга кую — иң акыллы тормыш юлы. Бу юлдан бару безгә бәхет китерәчәк. Аллаһының зирәклегенә колак салу безне күп кенә проблемалардан яклар. Шуңа күрә, әйдәгез, акчага, эшкә һәм үз-үзебезгә дөрес караш саклыйк һәм Йәһвәнең йөрәген сөендереп яшик! (Гыйб. сүз. 23:15)

94 ҖЫР Без Аллаһы Сүзе өчен рәхмәтле

^ Сөләйман патша һәм Гайсә Мәсих бик зирәк кешеләр булганнар. Зирәклекне аларга Йәһвә Аллаһы биргән. Сөләйман да, Гайсә Мәсих тә акчага, эшкә һәм үз-үзебезгә карашыбызга кагылышлы киңәшләр биргән. Бу мәкаләдә без шушы акыллы киңәшләрне карап китәрбез һәм алар буенча яшәгән кешеләрнең мисалларына игътибар итәрбез.

^ «Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 февраль чыгарылышында «Эшне яратыр өчен нәрсә эшләргә?» дигән мәкаләне карагыз.

^ «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 октябрь чыгарылышында «Изге Язмалар шатлык табарга ярдәм итә» дигән мәкаләне карагыз.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Джон һәм Том исемле абый-кардәшләр бер үк җыелышта хезмәт итә. Джон, үз машинасын кайгыртыр өчен, чиктән тыш күп вакыт сарыф итә һәм хезмәт өчен аны әллә ни кулланмый. Том машинасын кардәшләргә вәгазьгә һәм җыелышка йөрергә булышыр өчен куллана.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Джон начальнигының күңелен табарга тырыша. Шуңа күрә, начальник эштән соң калып эшләргә сораганда, ул һәрвакыт ризалаша. Джон эштән соң калып эшли. Шул ук кичне хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт иткән Том бер өлкән белән апа-кардәшебезгә килеп китә һәм аны дәртләндерә. Моңарчы ул үз начальнигына атнаның берничә кичен рухи эшләргә багышларга теләгәнен аңлаткан булган.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Джон үзен чиктән тыш ярата. Том исә фидакарьлек күрсәтеп яши. Мәсәлән, ул Конгресслар залын ремонтларга булыша. Анда ул яңа дуслар таба.