Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Йәһ ялкынына» сүнәргә ирек бирмәгез

«Йәһ ялкынына» сүнәргә ирек бирмәгез

«[Мәхәббәтнең] ялкыны — балкып янган ут, Йәһ ялкыны» (ҖЫР. 8:6).

131 ҖЫР Йәһвә икесен дә бер тән итте

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Изге Язмаларда чын мәхәббәт ничек сурәтләнә?

 МӘХӘББӘТНЕҢ «ялкыны — балкып янган ут, Йәһ ялкыны. Ярсулы сулар сөю утын сүндерә алмый. Дәрьялар да аны агызып алып китә алмый» b (Җыр. 8:6, 7). Менә нинди ул чын мәхәббәт! Бу сүзләр никахтагыларны шуңа ышандыра: сез бер-берегезне мәңге ярата аласыз.

2. Никахтагылар, үзара мәхәббәтләре сүрелмәсен өчен, нәрсә эшләргә тиеш?

2 Никахта мәхәббәт гомерлек булсын өчен, ир белән хатынга тырышлыклар куярга кирәк. Бер мисалга игътибар итик. Учак янып торсын өчен, аңа утын өстәп торырга кирәк. Шулай эшләмәсәң, учак сүнәчәк. Шул ук рәвешчә, ир белән хатын бер-берсен мәңге яратсын өчен, аларга үзара мөнәсәбәтләрен ныгытып торырга кирәк. Әмма кайчак никахта сөю ялкыны сүрелергә мөмкин. Бу, аеруча, ир белән хатынның матди авырлыклары туса, сәламәтлекләре какшаса я алар балалар тәрбияләсә булырга мөмкин. Шуңа күрә никахта булсагыз, сезгә «Йәһ ялкынын» ничек сакларга? Бу мәкаләдә без үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта һәм никахны бәхетле итә алган өч якка игътибар итәрбез c.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕГЕЗНЕ НЫГЫТЫГЫЗ

Йосыф белән Мәрьямнән үрнәк алып, ир һәм хатынга Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк (3 нче абзацны кара.)

3. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр никахтагы мәхәббәтне ничек ныгытырга булыша? (Вәгазьче 4:12) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 «Йәһ ялкыны» балкысын өчен, ир белән хатынга Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк. Бу никахка ничек тәэсир итә? Ир белән хатын күктәге Аталары белән дуслыкларын кадерләсә, аның киңәшләрен теләбрәк тотар. Ә бу, үз чиратында, аларга мәхәббәтләрен сүрелдерә алган авырлыклардан качарга я аларны җиңеп чыгарга булышыр. (Вәгазьче 4:12 укы.) Рухи кешеләр шулай ук Йәһвәдән үрнәк ала һәм аңа хас сыйфатлар үстерә. Ир белән хатын бер-берсенә игелекле, түземле булса һәм бер-берсен ихлас күңелдән кичерсә, аларның мәхәббәтләре чәчәк атар (Эфес. 4:32—5:1). 25 елдан артык никахта булган Лена исемле апа-кардәш болай ди: «Рухи кешене ярату һәм хөрмәт итү күпкә җиңелрәк».

4. Ни өчен Йәһвә, Мәсихнең ата-анасы итеп, Йосыф белән Мәрьямне сайлаган?

4 Изге Язмалардагы бер мисалга игътибар итик. Мәсихнең ата-анасын сайлаганда, Йәһвә Йосыф белән Мәрьямгә игътибар иткән. Ни өчен ул Давыт токымнары арасыннан нәкъ аларны сайлаган? Аларның икесенең дә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләре булган. Йәһвә аларның никахларында үзе белән мөнәсәбәтләре беренче урында торачагын белгән. Ирле-хатынлы парлар, сез Йосыф белән Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә аласыз?

5. Ирләр Йосыфтан нәрсәгә өйрәнә ала?

5 Йосыф Йәһвәнең җитәкчелегенә теләп буйсынган, менә ни өчен ул яхшы ир була алган. Ким дигәндә, өч тапкыр Аллаһы аңа гаиләсенә кагылышлы күрсәтмәләр биргән. Зур үзгәрешләр ясарга туры килсә дә, ул һәрчакта да Йәһвәгә кичектермичә буйсынган (Мат. 1:20, 24; 2:13—15, 19—21). Аллаһының күрсәтмәләрен тотып, Йосыф Мәрьямне яклаган һәм аның турында кайгырткан. Моның аркасында Мәрьям аны ныграк ярата һәм хөрмәт итә башлаган булса кирәк. Ирләр, Йосыфтан үрнәк алып, гаиләгезне кайгыртыр өчен, Изге Язмалардан киңәшләр эзләгез d. Аларны хәтта үзгәрешләр ясарга кирәк булса да, кулланыгыз. Шулай эшләп, сез пар канатыгызга мәхәббәтегезне күрсәтерсез һәм никахыгызны ныгытырсыз. Вануа́туда яшәүче 20 елдан артык никахта булган бер апа-кардәш болай ди: «Ирем Йәһвәдән җитәкчелек эзләгәндә һәм аның буенча эш иткәндә, мин аны күбрәк хөрмәт итә башлыйм. Мин үземне якланган итеп хис итәм һәм аның карарларына ышанычым тагы да арта».

6. Хатыннар Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә ала?

6 Мәрьямнең Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләре булган. Аның иманы Йосыфның эшләренә бәйле булмаган. Ул Изге Язмаларны яхшы белгән. («Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Лүк 1:46 га китерелгән аңлатманы кара.) Шулай ук Мәрьям уйланыр өчен вакыт бүлеп куйган (Лүк 2:19, 51). Мәрьямнең рухилыгы, һичшиксез, аңа менә дигән хатын булырга булышкан. Безнең көннәрдә күп кенә хатыннар Мәрьям кебек эш итәргә тырыша. Мәсәлән, Эмико́ исемле апа-кардәш болай ди: «Ялгыз булганда, мин рухилыгым турында үзем кайгырттым. Кияүгә чыккач, барысы да үзгәрде. Хәзер без бергә булганда ирем дога кыла һәм гыйбадәт кылуны үткәрә. Бермәлне мин иманым иремә бәйле булганын абайлап алдым. Мин Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне ныгытыр өчен, үземә дә тырышлыклар куярга кирәклеген күрдем. Шуңа күрә Аллаһы белән булыр өчен: дога кылыр, Изге Язмаларны укыр һәм уйланыр өчен, вакыт бүлеп куя башладым» (Гәл. 6:5). Кадерле хатыннар, Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытсагыз, ирләрегез сезне күбрәк мактар һәм сөяр (Гыйб. сүз. 31:30).

7. Гыйбадәт кылу турында әйткәндә, никахтагылар Йосыф белән Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә ала?

7 Йосыф белән Мәрьям Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бергәләшеп ныгыткан. Алар бөтен гаилә белән гыйбадәт кылуның мөһимлеген аңлаган (Лүк 2:22—24, 41; 4:16). Моны эшләү авыр булгандыр, аеруча гаиләләре үсә барганда. Әмма алар булдыра алган. Бүгенге көндәге ир белән хатыннар өчен нинди яхшы үрнәк! Сезнең дә балаларыгыз булса, сезгә җыелышка бару я гаилә белән гыйбадәт кылу өчен вакыт табу җиңел түгелдер. Ә тормыш иптәшегез белән бергә калып өйрәнү һәм дога кылу өчен вакыт табу тагы да авыррактыр. Шулай да истә тотыгыз, бергәләшеп гыйбадәт кылу сезне Йәһвәгә дә, бер-берегезгә дә якынлаштырыр. Шуңа күрә гыйбадәт кылуны тормышыгызда беренче урынга куегыз.

8. Никахларында авырлыклары булган парлар гыйбадәт кылу турындагы нинди киңәшне куллана ала?

8 Никахыгызда авырлыклар булса нишләргә? Бәлки, сезгә тормыш иптәшегез белән бергә гыйбадәт кылу турындагы фикер әллә ни ошап бетмидер. Алай булса, беренче мәлләрдә кыска һәм икегезгә дә ошаган темаларны карап чыгыгыз. Шулай эшләү үзара мөнәсәбәтләрегезне дә, бергә рухи эшләр башкару теләгегезне дә ныгытыр.

БЕРГӘ ВАКЫТ ҮТКӘРЕГЕЗ

9. Ни өчен ир белән хатынга бергә вакыт үткәрергә кирәк?

9 Ирләр һәм хатыннар, сез мәхәббәтегезне шулай ук бергә вакыт үткәреп ялкынландырып җибәрә аласыз. Шулай эшләсәгез, сез тормыш иптәшегезнең нәрсә уйлаганын һәм хис иткәнен белеп торырсыз (Ярат. 2:24). Руслан белән Лилия, өйләнешкәннән соң, күп тә үтмәстән, бер нәрсәгә төшенгән. Бу хәл 15 ел элек булган. Лилия болай дип сөйли: «Без бергә теләгән хәтле вакыт үткәрә алмадык. Эштән соң өй мәшәкатьләре булды, балаларга да игътибар бирергә кирәк иде. Шунда үзгәрешләр ясамасак, без бер-беребездән читләшә алганыбызны аңладык».

10. Ирле-хатынлы парлар Эфеслеләргә 5:15, 16 дагы принципны ничек куллана ала?

10 Никахтагы парлар бергә булыр өчен нәрсә эшли ала? Моның өчен, бәлки, вакыт бүлеп куярга кирәк булыр. (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы.) Нигериядә яшәүче Узо́нду исемле абый-кардәш болай ди: «Эшләремне планлаштырганда, мин хатыным белән бергә булыр өчен вакыт бүлеп куям һәм бу сәгатьләр минем өчен бик мөһим» (Флп. 1:10). Молдовада хезмәт иткән бер район күзәтчесенең хатыны Анастасия вакытын мөмкин кадәр яхшырак кулланырга тырыша. Ул болай дип әйтә: «Мин эшләремне, ирем үз вазифаларын үтәгәндә, башкарырга тырышам. Шулай итеп, соңрак ирем бушагач, без бергә вакыт үткәрә алабыз». Әмма тыгыз графикларыгыз сезгә бер-берегезгә вакыт бүлеп куярга комачауласа, нәрсә эшләргә?

Сез тормыш иптәшегез белән бергә нинди эшләр башкара аласыз? (11, 12 нче абзацны кара.)

11. Әкил белән Прискиллә бергә нинди эшләр башкарган?

11 Никахтагылар Әкил белән Прискилләнең мисалына иярә ала. Беренче гасырдагы күп кенә мәсихчеләр бу парны бик яраткан (Рим. 16:3, 4). Изге Язмаларда бу гаилә турында күп әйтелмәсә дә, без аларның бергә эшләгәнен, вәгазьләгәнен һәм башкаларга ярдәм иткәнен беләбез (Рәс. 18:2, 3, 24—26). Чынлыкта, Изге Язмаларда, Әкил белән Прискиллә турында әйтелгәндә, алар һәрчак бергә искә алына.

12. Ир белән хатын бергә күбрәк вакыт үткәрер өчен нәрсә эшли ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Ирле-хатынлы парлар Әкил белән Прискилләдән ничек үрнәк ала ала? Үзегезнең һәм тормыш иптәшегезнең көндәлек эшләрен карап чыгыгыз. Сез аларның кайберләрен аерым-аерым түгел, ә бергә башкара аласызмы? Мәсәлән, Әкил белән Прискиллә бергә вәгазьләгән. Сез дә регуляр рәвештә шулай эшли аласызмы? Өстәвенә, алар бергә эшләгән. Бәлки, сез төрле җирдә эшлисездер. Әмма өйдәге эшләрне бергә башкарып буламы? (Вәг. 4:9) Шулай эш итсәгез, сез күбрәк аралаша алырсыз һәм бер-берегезгә якынлашырсыз. Роберт белән Линда никахта инде 50 елдан артык вакыт. Роберт болай ди: «Чынлыкта безнең бергә ял итәр өчен вакытыбыз әллә ни күп түгел. Әмма мин савыт-саба юганда, ә хатыным сөртеп торганда яисә мин бакчада чүп утаганда, ә хатыным янымда эшләгәндә, миннән бәхетлерәк кеше юк. Бергә эшләү безне бер-беребезгә якынлаштыра һәм мәхәббәтебез ныгый бара».

13. Бердәм булыр өчен ир белән хатын нәрсә эшләргә тиеш?

13 Әмма истә тотыгыз, ир белән хатын бергә булсалар да, уйлары белән бер-берсеннән ерак булырга мөмкин. Бразилиядән булган бер апа-кардәш болай ди: «Бүгенге көннәрдә игътибарыбызны күп нәрсә урлый. Без, бер түбә астында яшәсәк, димәк, бергә вакыт үткәрәбез дигән фикер йөртү тозагына эләгергә мөмкин. Мин бергә вакыт үткәрү генә җитәрлек түгел икәнен аңладым. Менә ни өчен миңа иремә игътибар күрсәтергә кирәк». Башка ирле-хатынлы пар Бруно белән Таи́с шулай эшләргә тырыша да. Бруно болай ди: «Бергә вакыт үткәргәндә, без телефоннарыбызны читкә алып куябыз һәм бар игътибарыбызны бер-беребезгә бирәбез».

14. Ир белән хатынга, бергә вакыт үткәрү ошамаса, ничек булырга?

14 Сезгә тормыш иптәшегез белән бергә булу ошамаса нәрсә эшләргә? Бәлки, сезне төрле нәрсәләр кызыксындырадыр я сез бер-берегезнең ачуын чыгарасыздыр. Шулай икән, нинди адымнар күреп була? Кабат учак мисалына кайтыйк. Ул бер мизгелдә дөрләп янып китми. Башта аңа йомычкалар салалар, ә аннары гына утын өстиләр. Шулай ук сез дә башта һәр көн бер-берегез белән бераз булса да вакыт үткәрегез. Андый чакларда бәхәскә китерүче түгел, ә икегезгә дә ошаган нәрсәләр эшләгез (Ягък. 3:18). Кечкенә адымнар ясап, сез мәхәббәтегезне кабат ялкынландырып җибәрерсез.

БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ

15. Ни өчен, никахтагы мәхәббәт ялкынланып торсын өчен, хөрмәт күрсәтү мөһим?

15 Никахта хөрмәт бик мөһим. Ул кислородка тиң. Кислород булмаса, учак бик тиз сүнәчәк. Шул ук рәвешчә, хөрмәт булмаса, никахтагы мәхәббәт учагы да тиз сүреләчәк. Ә ир белән хатын бер-берсенә хөрмәт күрсәтсә, аларның мәхәббәтләре ялкынланып торачак. Шулай да сез тормыш иптәшегезне хөрмәт итәсез дип уйларга мөмкин. Ә ул моны сизәме соң? 25 елдан артык вакыт никахта булган Арет һәм аның хатыны Пенни мисалына игътибар итик. Пенни болай ди: «Бер-беребезне хөрмәт иткәнгә, без тигез гомер итәбез. Без күңел түрендәгесен сөйләргә тартынып тормыйбыз. Чөнки бер-беребезнең фикерләрен ихтирам итәбез». Тормыш иптәшебез хөрмәтебезне сизсен өчен нәрсә эшләп була? Әйдәгез, Ибраһим белән Сара мисалын карап чыгыйк.

Мәсихче ир, үз хатынын игътибар белән тыңлап, аңа хөрмәт күрсәтә (16 нчы абзацны кара.)

16. Ирләр Ибраһимнан нәрсәгә өйрәнә ала? (1 Петер 3:7) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Ибраһим Сараны хөрмәт иткән. Ул аның фикерләрен һәм хисләрен исәпкә алган. Бер очракта Сара бик күңелсезләнгән һәм хисләрен Ибраһимга ачып салган, хәтта аны гаепләгән. Ибраһим аңа тупас җавап кайтарганмы? Юк, ул Сараның буйсынучан һәм ярдәмчел хатын булганын белгән. Ибраһим аны тыңлаган һәм хәлне җайга салырга тырышкан (Ярат. 16:5, 6). Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Ирләр, сезнең гаиләдә карарлар кабул итү хакимлеге бар (1 Көр. 11:3). Шулай да, карар кабул итәр алдыннан, аеруча ул хатыныгызга кагылса, аның белән киңәшләшеп алсагыз яхшы булыр иде (1 Көр. 13:4, 5). Башка очракта хатыныгыз стресс аркасында сезгә күңелен бушатырга теләр. Сез, аңа хөрмәт күрсәтеп, аны игътибар белән тыңларсызмы? (1 Петер 3:7 укы.) Якынча 30 ел никахта булган Дмитрий белән Анжела мисалына игътибар итик. Анжела ире турында болай ди: «Мин боекканда я нибары сөйләшергә теләгәндә, Дима һәрчак мине тыңларга әзер. Хәтта хисләремне тыя алмаганда да, ул сабыр булып кала».

17. Хатыннар Сарадан нәрсәгә өйрәнә ала? (1 Петер 3:5, 6)

17 Сара Ибраһимның карарларына буйсынып, аңа хөрмәт күрсәткән (Ярат. 12:5). Бер очракта Ибраһим көтелмәгән кунакларны кабул итәргә булган. Ул Сарага эшләрен калдырып, күп икмәк пешерергә кушкан (Ярат. 18:6). Сара шунда ук Ибраһимның сүзен үтәгән. Хатыннар, Сарадан үрнәк алып, ирләрегезнең карарлары гамәлгә ашсын өчен, аларга булышыгыз. Шулай итеп, сез никахыгызны ныгытырсыз. (1 Петер 3:5, 6 укы.) Үткән абзацта искә алынган Дмитрий үз хатыны турында болай ди: «Анжела карарларым белән кайвакыт ризалашмаса да, аларны тормышка ашырырга булыша. Нәтиҗәсе начар булса да, ул мине тәнкыйтьләми. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле». Ризалашырсыз, үзебезне хөрмәт иткән кешене ярату шундый җиңел!

18. Никахтагылар үз мәхәббәтләрен ныгытып торса, бу аларга нинди файда китерәчәк?

18 Шайтан мәсихче никахлардагы мәхәббәт учагын сүндерергә тырыша. Ир белән хатын бер-берсен яратмый башласа, алар Йәһвәдән читләшергә мөмкин. Шайтан моны бик яхшы белә. Әмма чын мәхәббәтне сүндереп булмый. Никахыгыздагы сөю уты Җырларның җыры китабында сурәтләнгән мәхәббәт кебек булсын. Никахыгызда Йәһвәне беренче урынга куярга тәвәккәл булыгыз. Бергә вакыт үткәрегез һәм бер-берегезнең хисләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алыгыз. Шулай эшләсәгез, никахыгыз Йәһвәне данлар һәм мәхәббәт учагыгыз мәңге сүнмәс.

132 ҖЫР Хәзер без бер тән

a Йәһвә кешеләргә бүләк итеп никах биргән. Моның ярдәмендә ир белән хатын бер-берсенә карата көчле мәхәббәт күрсәтә ала. Кызганычка каршы, кайчак андый ярату сүрелергә мөмкин. Сез никахта икән, бу мәкалә сезгә үзара мәхәббәтегезне сакларга һәм бәхетле никахыгызга шатланырга ярдәм итәчәк.

b Чын мәхәббәт үзгәрми, ул мәңгелек. Андый мәхәббәт «Йәһ ялкыны» дип атала. Чөнки аның чыганагы — Йәһвә.

c Тормыш иптәшегез Йәһвә Шаһите булмаса да, бу киңәшләр сезгә үзара мөнәсәбәтләрегезне ныгытырга булышыр (1 Көр. 7:12—14; 1 Пет. 3:1, 2).

d Мәсәлән, jw.org сайтында һәм JW Library® кушымтасында «Гаилә өчен ярдәм» дигән рубрикадагы киңәшләрне карап чыгыгыз.