Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

1 ҖЫР Йәһвәнең сыйфатлары

«Бөтен җирнең Хакиме» мәрхәмәтле һәм гадел

«Бөтен җирнең Хакиме» мәрхәмәтле һәм гадел

«Әллә бөтен җирнең Хакиме гадел эш итмәсме?» (ЯРАТ. 18:25).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без тәкъва булмаган кешеләрнең үледән терелтелүе турында сөйләшербез. Шулай ук Йәһвәнең мәрхәмәтле һәм гадел булуын тагы да ачыграк күрербез.

1. Йәһвә Ибраһимны нәрсәгә ышандырган?

 ФӘРЕШТӘСЕ аша Йәһвә Ибраһимга Сәдүм белән Гамураны юк итәргә теләгәне турында әйткән. Бу тугры кеше борчуга калган һәм Йәһвәдән болай дип сораган: «Син тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәссең бит? [...] Әллә бөтен җирнең Хакиме гадел эш итмәсме?» Бу сөйләшүне Ибраһим, күрәсең, гомере буе оныта алмагандыр. Йәһвә үзенең яраткан дустын сабырлык белән бер мөһим нәрсәгә өйрәткән: Аллаһы беркайчан да тәкъваларны һәлак итмәячәк (Ярат. 18:23—33). Моны белү барыбызны да юата.

2. Безне Йәһвәнең мәрхәмәт күрсәтеп, гадел хөкем иткәненә нәрсә ышандыра?

2 Йәһвәнең мәрхәмәт күрсәтеп, гадел хөкем иткәненә шикләнмәскә була. Йәһвә бит «һәркемнең йөрәген белә» (1 Иш. 16:7; 1 Пат. 8:39; 1 Елъ. 28:9). Бу чыннан да гаҗәеп! Йәһвә безгә караганда күпкә зирәгрәк, шуңа күрә без аның кайбер карарларын аңлап бетермәскә мөмкин. Менә ни өчен рәсүл Паул Аллаһы турында: «Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек!» — дип әйткән (Рим. 11:33).

3, 4. Вакыт-вакыт безнең нинди сорауларыбыз туарга мөмкин һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак? (Яхъя 5:28, 29)

3 Шулай да безнең кайчак Ибраһимныкына охшаш сорауларыбыз туарга мөмкин. Әйтик, мондыйрак: «Йәһвә юк иткән кешеләрнең, мәсәлән Сәдүм белән Гамурада хөкем ителгән кешеләрнең, берәр нинди өметләре бармы? Аларның кайберләре булса да „тәкъва булмаганнар... үледән терелтелгәндә“ терелеп торачакмы?» (Рәс. 24:15)

4 Берникадәр вакыт элек без «яшәү өчен» һәм «хөкем ителү өчен» терелтелү турындагы хакыйкатьне яхшырак аңлый башладык a. (Яхъя 5:28, 29 укы.) Шул яңартылган аңлау сәбәпле өстәмә үзгәрешләр таләп ителде. Без аларны бу һәм киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз. Әйдәгез, башта Йәһвәнең гадел хөкеме турында нәрсә белмәгәнебезне, ә аннары нәрсә белгәнебезне карап китик.

БЕЗ НӘРСӘНЕ БЕЛМИБЕЗ

5. Элеккеге басмаларыбызда Сәдүм белән Гамурада һәлак ителгән кешеләр турында нәрсә әйтелгән иде?

5 Йәһвә һәлак иткән явыз кешеләрнең киләчәккә өметләре бармы? Элек басмаларыбызда бу сорау каралган иде, һәм без андый кешеләр, мәсәлән Сәдүм белән Гамура халкы, терелтелмәячәк дип уйлый идек. Әмма, дога кылып, тикшерү үткәргәннән соң мондый сорау туды: шулай уйлар өчен чыннан да нигез бармы?

6. Йәһвә кемнәрне хөкем иткән һәм без нәрсәне белмибез?

6 Изге Язмаларда Йәһвә тәкъва булмаганнары өчен хөкем иткән башка кешеләр турында да әйтелә. Мәсәлән, Туфан вакытында күп кеше һәлак булган. Соңрак Йәһвә үз халкына вәгъдә ителгән җирдә яшәүче җиде халыкны юк итәргә кушкан. Шулай ук бер төн эчендә фәрештә 185000 ассирияле гаскәрине кырып салган булган (Ярат. 7:23; Кан. 7:1—3; Ишаг. 37:36, 37). Изге Язмаларда Йәһвә шул кешеләрне мәңгегә юк иткән дип әйтеләме? Юк, күрәсең. Ни өчен шулай дип әйтеп була?

7. Безгә Туфанда һәм Кәнган җирендә юк ителгән кешеләр турында нәрсә билгеле түгел? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Яңа гына карап чыккан очракларда Йәһвәнең һәр кешегә нинди хөкем чыгарганы безгә билгеле түгел. Уйланыйк: шул кешеләрнең Йәһвә турында белем алырга һәм тәүбә итәргә мөмкинлекләре булганмы? Изге Язмаларда Нух «тәкъвалыкны вәгазьләүче» булган диелә (2 Пет. 2:5). Әмма ул, көймәне төзегәндә, җирдә яшәгән һәр кешегә вәгазьләгән дип беркая да әйтелми. Безгә шулай ук һәрбер кәнганлының да Йәһвә турында белем алырга һәм тормышын үзгәртергә мөмкинлеге булганмы, юкмы икәне билгесез.

Нух гаиләсе белән гаять зур көймә төзи. Нух шул вакытта җирдә яшәүче бар кешеләргә, Туфан турындагы хәбәрне җиткерер өчен, вәгазьләү кампаниясен оештырганмы икәне билгеле түгел (7 нче абзацны кара.)


8. Без Сәдүм белән Гамура халкы турында нәрсә белмибез?

8 Ә Сәдүм белән Гамура халкы турында нәрсә әйтеп була? Тәкъва Лут, алар арасында яшәсә дә, аларның һәммәсенә дә вәгазьләгәнме? Бу билгеле түгел. Алар, һичшиксез, явыз булган. Әмма аларның барысы да яхшылык белән яманлыкның нәрсә икәнен белгәнме? Әйдәгез, Лутның кунакларын көчләргә җыенган ир-атлар турында уйланыйк. Изге Язмаларда Лутның йорты янына «кечесеннән алып олысына кадәр» җыелды дип әйтелә (Ярат. 19:4; 2 Пет. 2:7). Мәрхәмәтле Йәһвә Аллаһы аларның һәммәсен дә мәңгегә юк иткәнме? Йәһвә Ибраһимга шул шәһәрләрдә хәтта 10 тәкъва кешенең дә булмавын әйткән (Ярат. 18:32). Алай булгач, алар тәкъва булмаганнары өчен тиешенчә җәза алган. Әмма, «тәкъва булмаганнар... үледән терелтелгәндә», аларның берсе дә терелтелмәячәк дип әйтеп буламы? Без андый нәтиҗә ясый алмыйбыз.

9. Без Сөләйман турында нәрсә белмибез?

9 Икенче яктан, Изге Язмаларда дөрес юлдан тайпылган кешеләр турында да языла. Аларның берсе Сөләйман патша булган. Ул Йәһвәне дә, аңа ничек гыйбадәт кылырга икәнен дә яхшы белгән. Шулай да ул ялган илаһларга табына башлаган. Бу Йәһвәнең ачуын чыгарган. Сөләйманның гөнаһлары аркасында исраиллеләр гасырлар дәвамында ачы җимешләр татып яшәгән. Әйе, Изге Язмаларда Сөләйман, үлгәч, «ата-бабаларына кушылды» дип әйтелгән. Тугры Давыт турында да шулай дип әйтелә (1 Пат. 11:5—9, 43; 2 Пат. 23:13). Әмма Сөләйманның шулай җирләнгәне аның үледән терелтеләчәген аңлатмаска да мөмкин. Шулай да кемдер «үлгән кеше гөнаһтан азат бит» дип әйтер (Рим. 6:7). Әмма бу бар үлгән кешеләр дә терелтеләчәк дигәнне аңлатмый, чөнки кеше, үлгәч, автоматик рәвештә кабат яшәү хокукына ия булмый бит. Үледән терелтелү — яратучы Аллаһының бүләге ул. Аллаһы бу бүләкне кемгә бирергә тели, шуларны гына терелтәчәк, һәм алар Йәһвәгә мәңге хезмәт итә алачак (Әюп 14:13, 14; Яхъя 6:44). Сөләйманга андый бүләк бирелерме икәнен Йәһвә генә белә. Һәрхәлдә, Йәһвәнең дөрес эш итәчәгенә бер шик тә юк.

БЕЗ НӘРСӘНЕ БЕЛӘБЕЗ

10. Йәһвә, кешеләрне юк иткәндә, нәрсә хис итә? (Йәзәкил 33:11) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Йәзәкил 33:11 укы. Шушы шигырьдән без Йәһвәнең, кешеләрне һәлак иткәндә, нәрсә хис иткәнен беләбез. Рәсүл Петер дә охшаш фикер әйткән. Ул: «[Йәһвә] беркемнең дә һәлак ителүен теләми»,— дигән (2 Пет. 3:9). Бу сүзләр безне чыннан да юата. Без Йәһвәнең, җитди сәбәпләр булмый торып, беркемне дә мәңгегә юк итмәгәнен беләбез. Ул мәрхәмәт тулы Аллаһы һәм бу сыйфатын, мөмкин булганда, һәрчак күрсәтә.

Тәкъва булмаганнар үледән терелтелгәч, төрле-төрле шул кешеләрнең Йәһвә турында белем алырга мөмкинлеге туачак (10 нчы абзацны кара.)


11. Кем терелтелмәячәк һәм бу кайдан билгеле?

11 Без берәрсенең үледән терелтелмәячәген төгәл беләбезме? Изге Язмаларда андый берничә кеше турында гына әйтелә b. Гайсә Яһүд Искариотның терелтелмәячәген читләтеп әйткән. (Марк 14:21; Яхъя 17:12 һәм «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да шушы шигырьгә китерелгән аңлатманы кара.) Яһүд, белә торып, Йәһвә Аллаһыга һәм аның Улына каршы эш иткән. (Марк 3:29 һәм «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да шушы шигырьгә китерелгән аңлатманы кара.) Шулай ук Гайсә үзенә каршылык күрсәткән кайбер дини җитәкчеләр дә кире тормышка кайтарылмаячак дип әйткән. (Мат. 23:33; Яхъя 19:11 һәм «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да шушы шигырьдәге «кешенең» дигән сүзгә китерелгән аңлатманы кара.) Рәсүл Паул да тәүбә итмәгән мөртәтләр терелтелмәячәк дип кисәткән (Евр. 6:4—8; 10:29).

12. Йәһвәнең мәрхәмәте турында нәрсә билгеле? Мисаллар китерегез.

12 Инде әйтелгәнчә, Йәһвә үтә мәрхәмәтле һәм ул «беркемнең дә һәлак ителүен теләми». Җитди гөнаһ кылган кешеләргә карата аның мәрхәмәтле булуы ничек күренә? Мәсәлән, Давыт патша зина кылган һәм кешене үтерткән булган. Шулай да ул тәүбә иткән, һәм Йәһвә, мәрхәмәт күрсәтеп, аны кичергән (2 Иш. 12:1—13). Тагын бер мисал — Манашше патша. Ул гомере буе диярлек үтә явыз кеше булган. Йәһвә, хәтта андый кешенең дә тәүбә итүен исәпкә алып, аны кичергән (2 Елъ. 33:9—16). Бу мисаллардан күренгәнчә, Йәһвә, нигез булганда, һәрчак мәрхәмәт күрсәтә. Ул киләчәктә андый кешеләрне үледән терелтәчәк, чөнки алар, явызлык кылганнарын танып, тәүбә иткән.

13. а) Ни өчен Йәһвә нинәвәлеләргә карата мәрхәмәтле булган? ә) Соңрак Гайсә нинәвәлеләр турында нәрсә әйткән?

13 Без шулай ук Йәһвәнең нинәвәлеләргә карата да мәрхәмәтле булганын беләбез. Аллаһы Юныска Нинәвә шәһәре турында: «Аның явызлыгы миңа кадәр иреште»,— дип әйткән. Әмма, Нинәвә халкы тәүбә иткәч, Йәһвә, игелек күрсәтеп, аларны кичергән. Ул Юныска караганда күпкә шәфкатьлерәк булган. Аллаһы ачулы пәйгамбәренә нинәвәлеләрнең «яхшылыкны яманлыктан аера белмәгәннәрен» исенә төшергән (Юныс 1:1, 2; 3:10; 4:9—11). Соңрак Гайсә, Йәһвәнең гадел һәм мәрхәмәтле булганын күрсәтер өчен, бу хәлне телгә алган. Гайсә нинәвәлеләр «хөкем көнендә... терелеп» торачак дип әйткән (Мат. 12:41).

14. Нинәвәлеләр «хөкем ителү өчен терелеп торгач», аларны нәрсә көтәчәк?

14 Нинәвәлеләр нинди «хөкем көнендә... терелеп» торачак? Гайсә киләчәктә булачак «хөкем ителү өчен терелеп тору» турында әйткән булган (Яхъя 5:29). Ул үзенең Меңьеллык идарәсен күздә тоткан. Шул чакта «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәс. 24:15). Тәкъва булмаганнар «хөкем ителү өчен терелеп торачак», ягъни Йәһвә белән Гайсә терелтелгән кешеләр алган белемнәрен кулланырлармы, юкмы икәнен күзәтәчәк. Әгәр терелтелгән нинәвәле Йәһвәгә гыйбадәт кылуны кире какса, ул юкка чыгарылачак (Ишаг. 65:20). Ә Йәһвәгә гыйбадәт кылырга карар иткән бар кешене мәңгелек тормыш көтәчәк! (Дан. 12:2)

15. а) Ни өчен Сәдүм белән Гамурада юк ителгән кешеләрнең берсе дә терелтелмәячәк дип әйтү дөрес булмас иде? ә) Яһүд 7 дә язылган сүзләрне ничек аңларга? ( «Яһүд нәрсәне күздә тоткан?» дигән рамканы кара.)

15 Сәдүм белән Гамурада яшәгән кешеләрне искә алганда, Гайсә аларга «Хөкем көнендә», каршы килүчеләргә караганда, җиңелрәк булачак дип әйткән (Мат. 10:14, 15; 11:23, 24; Лүк 10:12). Аның нәрсә диясе килгән? Бәлки, Гайсә бу очракта гипербола куллангандыр? Юк, күрәсең c. Бу ике очракта да Гайсә, «Хөкем көне» дип әйткәндә, бер үк вакытны күздә тоткан. Нинәвәлеләр кебек, Сәдүм белән Гамурада яшәгән кешеләр дә начарлык кылып яшәгән. Әмма нинәвәлеләрнең тәүбә итәргә мөмкинлекләре булган. Исегездәме, Гайсә «хөкем ителү өчен терелтеләчәк» кешеләр турында әйткән. Бу кешеләр арасында «бозыклык кылганнар» да булачак (Яхъя 5:29). Димәк, Сәдүм белән Гамурада яшәгән кайбер кешеләрнең терелтелергә өметләре була ала. Бәлки, аларның кайберләре терелтеләчәк һәм без аларга Йәһвә белән Гайсә Мәсих турында сөйли алырбыз.

16. Йәһвә, берәрсен терелтергәме дип карар иткәндә, нәрсәне исәпкә ала һәм без моны кайдан беләбез? (Ирмия 17:10)

16 Ирмия 17:10 укы. Бу шигырь безгә белгәннәребезне йомгакларга булыша: Йәһвә кеше «йөрәген тикшереп, яшерен уйларын сынап тора». Үлгәннәрне терелткәндә, ул, гадәттәгечә, «һәркемгә аның юлына... карап кайтарачак». Йәһвә кирәк булганда гына катгый рәвештә эш итәчәк. Ә мөмкин булган һәр очракта мәрхәмәтле булачак. Шуңа күрә Изге Язмаларда ап-ачык әйтелмәсә, без берәр кеше терелтелмәячәк дип әйтмәбез!

«БӨТЕН ҖИРНЕҢ ХАКИМЕ» ГАДЕЛ ЭШ ИТӘЧӘК

17. Үлгән кешеләр белән киләчәктә нәрсә булачак?

17 Адәм белән Хаува, Шайтанга кушылып, Йәһвә Аллаһыга каршы фетнә күтәргән вакыттан бирле миллиардлаган кеше үлгән. Үлем — кешеләрнең аяусыз дошманы! (1 Көр. 15:26) Бар бу үлгән кешеләрне киләчәктә нәрсә көтә? Мәсихнең 144000 майланган шәкерте, терелтелеп, күктә үлемсез тормыш алачак (Ачыл. 14:1). Ә Йәһвәнең бүтән үлгән хезмәтчеләре, «тәкъва кешеләр» буларак, «үледән тереләчәк». Алар, Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында һәм соңгы сынауда тугры калсалар, җирдә мәңге яшәячәк (Дан. 12:13; Евр. 12:1). Шулай ук «тәкъва булмаганнар», ягъни Йәһвәгә беркайчан да хезмәт итмәгән һәм хәтта «бозыклык кылып» яшәгән кешеләр терелтеләчәк. Аларга тормышларын үзгәртергә һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булып китәргә мөмкинлек биреләчәк (Лүк 23:42, 43). Әмма кайбер кешеләр шулкадәр явыз булган һәм Йәһвәгә шулкадәр каршы килгән ки, ул аларны хәтта терелтмәскә карар иткән (Лүк 12:4, 5).

18, 19. а) Ни өчен Йәһвәнең, үлгәннәрне хөкем иткәндә, дөрес карар кабул итәчәгенә шикләнмәскә була? (Ишагыя 55:8, 9) ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Йәһвәнең, кешеләрне хөкем иткәндә, һәрчак дөрес карар кабул итәчәгенә шикләнмәскә була. Ибраһим шуны аңлаган: Йәһвә — бөтен җирнең камил, зирәк һәм мәрхәмәтле Хакиме. Ул үз Улын өйрәткән һәм бөтен хөкемне аның кулына тапшырган (Яхъя 5:22). Ата да, Угыл да кеше йөрәгендә нәрсә булганын бик яхшы белә (Мат. 9:4). Алар һәрчакта да «гадел эш итәчәк»!

19 Әйдәгез, Йәһвәгә тулысынча ышаныйк һәм аның карарларына шикләнмик. Бездән аермалы буларак, аның хөкем итәргә хакы бар. (Ишагыя 55:8, 9 укы.) Шуңа күрә бөтен хөкемне аңа һәм аның Улына калдырыйк. Патшабыз Гайсә Мәсих Атасының гаделлеген һәм мәрхәмәтен камил рәвештә чагылдыра (Ишаг. 11:3, 4). Йәһвәнең бөек афәт вакытында башкарачак хөкемнәре турында нәрсә әйтеп була? Без нәрсәне белмибез, ә нәрсәне беләбез? Бу сорауларга җавапларны без киләсе мәкаләдән табарбыз.

57 ҖЫР Һәртөрле кешегә вәгазьлибез

b Адәм, Хаува һәм Кабил терелтелмәячәк. Күбрәк белер өчен 2013 елгы «Күзәтү манарасы»ның 1 гыйнвар санында 12 нче биттәге искәрмәне карагыз.

c Гипербола — басым ясау максаты белән юри һәм ачыктан-ачык чиктән-тыш зурайтып күрсәтү алымы.