ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ТЕМА
Гаделсезлекне ничек кичереп чыгарга?
Гаделсезлекне уңышлы кичереп чыгар өчен, Йосыф мисалын карап чыгыгыз. (Яратылыш 37:23—28; 39:17—23 укы.)
Контекстка игътибар итегез. Ни өчен башкалар Йосыф белән гаделсез мөгамәлә иткән? (Ярат. 37:3—11; 39:1, 6—10) Аңа гаделсезлекне никадәр озак кичерергә туры килгән? (Ярат. 37:2; 41:46) Шул вакытта Йәһвә Йосыф өчен нәрсә эшләгән, ә нәрсә эшләмәгән? (Ярат. 39:2, 21) w23.01 17, 13
Нечкәлекләргә игътибар итегез. Потифар хатынының Йосыф турында әйткәннәре хак булмаса да, Изге Язмаларда Йосыф аның ялганын фаш иткән дип әйтелми. Киләсе сораулар турында уйланыгыз: «Ни өчен Йосыф үзен якламаска булган? Ни өчен Изге Язмаларда бар нечкәлекләр дә язылыр дип уйлыйсы юк?» Бу сораулар турында уйланырга киләсе шигырьләр ярдәм итәр: Гыйб. сүз. 20:2; Яхъя 21:25; Рәс. 21:37. Йосыфка гаделсезлекне кичереп чыгарга нинди сыйфатлар ярдәм иткән? (Мик. 7:7; Лүк 14:11; Ягък. 1:2, 3)
Сабаклар табып, аларны кулланыгыз. Үз-үзегездән болай дип сорагыз:
-
«Гайсәнең шәкерте булганга, мин нинди гаделсезлеккә очрарга мөмкин?» (Лүк 21:12, 16, 17; Евр. 10:33, 34)
-
«Гаделсезлекне уңышлы кичереп чыгар өчен, ничек әзерләнеп була?» (Зәб. 62:7, 8; 105:17—19; w19.07 2—7)