Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үз халкын тормыш юлыннан алып бара

Йәһвә үз халкын тормыш юлыннан алып бара

«Менә юл. Шул юлдан барыгыз» (ИШАГ. 30:21).

ҖЫРЛАР: 32, 48

1, 2. а) Нинди кисәтү сүзләре күпләрнең тормышын саклап калган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Аллаһы хезмәтчеләренең гомерләрен саклый алган нинди җитәкчелек бар?

«ТУКТАЛ, ЯК-ЯККА КАРАН, ТЫҢЛА». Бу сүзләр бик күп кеше гомерләрен саклап калган. 100 елдан артык вакыт элек шушы язулы зур билгеләр Төньяк Америкада тимер юл аркылы чыгу урыннары янында куелган булган. Ни өчен? Машиналар һәм арбалар тимер юлны вакытсыз чыкканда ашкынып чабып килгән поезд астына эләкмәсен өчен. Әйе, бу кисәтүне игътибарга алып кешеләр үз гомерләрен саклап калган.

2 Йәһвә безнең өчен кисәтү билгеләре куймый, ул безнең өчен күбрәкне, яхшыракны эшли. Ул үз халкы алдында торып, аларга мәңгелек тормышка алып баручы куркынычсыз юлны күрсәтеп тора дип әйтеп була. Алай гына да түгел, ул үз көтүе турында кайгырткан көтүче кебек, сарыклар куркыныч сукмакларга кереп китмәсен өчен, аларны юнәлтә һәм кисәтә. (Ишагыя 30:20, 21 укы.)

ЙӘҺВӘ БОРЫНГЫ ВАКЫТЛАРДАН УК ҮЗ ХАЛКЫНА ҖИТӘКЧЕЛЕК БИРӘ

3. Кешелек үлемгә алып баручы юлга ничек баскан?

3 Тарих дәвамында Йәһвә кешеләргә билгеле бер күрсәтмәләр һәм җитәкчелек биреп торган. Мәсәлән, Гадән бакчасында Йәһвә кешеләргә мәңге яшәр өчен һәм бәхетле булыр өчен ачык күрсәтмәләр биргән (Ярат. 2:15—17). Адәм белән Хаува Аллаһының җитәкчелегенә буйсынган булса, аларга тормышның әчесен-төчесен дә татырга, үлемне дә күрергә туры килмәс иде. Әмма Аллаһыны тыңлар урынына, Хаува түбән дәрәҗәле хайван — елан аша бирелгән киңәшкә колак салган. Адәм исә Хауваның — гади кешенең сүзләренә колак салган. Шулай итеп аларның икесе дә кайгыртучан Аталарының җитәкчелеген кире каккан. Нәтиҗәдә, бөтен кешелек үлемгә алып баручы юлга баскан.

4. а) Ни өчен туфаннан соң өстәмә күрсәтмәләр кирәк булган? ә) Яңа шартлар Аллаһының уй-фикерләрен ничек ачыклаган?

4 Аллаһы Нухка бар тормышы дәвамында тормыш иминлеге белән бәйле күрсәтмәләр биреп торган. Туфаннан соң Йәһвә кешеләргә канны куллануга кагылышлы махсус әмер биргән. Ни өчен? Яңа шартлар туган булган. Йәһвә кешеләргә хайван итен ашарга рөхсәт иткән. Шуңа күрә яңа күрсәтмәләр таләп ителгән. Кешеләргә: «Тик итне аның җаны — каны белән ашамагыз»,— диелгән булган (Ярат. 9:1—4). Үзгәргән шартлар ачык итеп Аллаһыныкы булган нәрсәгә, ягъни тормышка аның карашын белдергән. Барлыкка Китерүче һәм Тормыш Бирүче буларак, аның яшәүгә кагылышлы күрсәтмәләр бирергә хакы бар. Мәсәлән, ул һичкем башка кешенең гомерен өзәргә тиеш түгел дигән карар чыгарган. Аллаһы күзендә тормыш һәм кан изге, шуңа күрә ул аларны дөрес кулланмаган һәркемне җавапка тартачак (Ярат. 9:5, 6).

5. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз һәм ни өчен?

5 Аллаһы гасырлар дәвамында үз хезмәтчеләренә җитәкчелек биреп торган. Әйдәгез, берничә мисал карап чыгыйк. Бу бездә Йәһвәнең яңа дөньяга алып барган җитәкчелек буенча эш итү тәвәккәллеген арттырачак.

ЯҢА ХАЛЫК — ЯҢА КҮРСӘТМӘЛӘР

6. Ни өчен Аллаһы исраиллеләргә кануннар биргән, һәм алар кануннарга ничек карарга тиеш булган?

6 Муса көннәрендә Аллаһы халкына тәртипкә һәм гыйбадәт кылуга кагылышлы ачык күрсәтмәләр кирәк булган. Ни өчен? Чөнки шартлар яңадан үзгәргән. Ике гасырдан күбрәк вакыт дәвамында Ягъкубның токымнары Мисыр изүе астында яшәгән. Ул җирдәге кешеләр үлгәннәргә, потларга табынган һәм Аллаһыны хурлаучы бүтән төрле эшләр белән шөгыльләнгән. Мисыр җәбереннән котылгач, Аллаһының халкына яңа җитәкчелек кирәк булган. Аллаһы халкы инде кол халык түгел, ә азат һәм Йәһвә Кануны буенча гына яшәгән бердәнбер халык булып китәргә тиеш булган. Кайбер белешмәлекләр буенча, «канун» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең тамыры «юнәлтү, җитәкләү, өйрәтү» дигән мәгънә йөртә. Муса кануны тирә-яктагы халыкларның әхлакый бозыклыгыннан һәм дини йолаларыннан яклап торган стена кебек булган. Исраил Аллаһыны тыңлаганда халык аның фатихаларын татып гомер сөргән. Тыңламаганда исә, алар коточкыч нәтиҗәләр кичергән. (Канун 28:1, 2, 15 укы.)

7. а) Ни өчен Йәһвә үз халкына җитәкчелек биреп торган? Аңлат. ә) Канун нинди мәгънәдә Исраил өчен «саклаучы» булган?

7 Яңа җитәкчелек бирер өчен башка сәбәпләр дә булган. Канун исраиллеләрне Йәһвә нияте белән бәйле булган бер мөһим вакыйгага — Гайсә Мәсихнең килүенә әзерләгән. Канун исраиллеләргә үзләренең камил булмаганнарын исләренә төшергән һәм шулай ук аларның йолымга — гөнаһларын тулысынча каплаячак камил корбанга мохтаҗ булганнарын күрсәткән (Гәл. 3:19; Евр. 10:1—10). Өстәвенә, Канун Мәсих чыгачак нәсел җебен саклап калырга һәм ул килгәч, аны билгеләргә булышкан. Әйе, Канун вакытлы тәрбияче, ягъни Мәсихкә «җитәкләп алып бара торган саклаучы» ролен уйнаган (Гәл. 3:23, 24).

8. Ни өчен без Муса кануны нигезендә яткан принциплар буенча эш итәргә тиеш?

8 Исраил халкына бирелгән күрсәтмәләр безгә дә файда китерә ала. Ничек итеп? Без Канунның нигезендә яткан принциплар турында уйлана алабыз. Муса кануны буенча яшәмәсәк тә, без андагы кануннардан көндәлек тормышыбызга һәм изге Аллаһыбыз Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызга кагылышлы ышанычлы җитәкчелек таба алабыз. Аллаһы шул кануннарның Изге Язмаларда язылуы турында кайгырткан, һәм нәтиҗәдә без аларның нигезендә яткан принципларны куллана һәм тагы да югарырак булган мәсихче нормаларны кадерли алабыз. Гайсә болай дигән: «„Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез. Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була». Шулай итеп, без зина кылудан гына түгел, ә әхлаксыз уй-теләктән качарга тиеш (Мат. 5:27, 28).

9. Нинди яңа шартларның тууы аркасында Аллаһыдан яңа җитәкчелекнең бирелүенә ихтыяҗ туган?

9 Гайсә җирдә Мәсих булып киткәч, Йәһвә яңа җитәкчелек бирергә һәм үз нияте үтәлешенең яңа нечкәлекләрен ачыкларга булган. Ни өчен? Сәбәбе — шартларның кабат үзгәрүе. Б. э. 33 елында Йәһвә Исраил халкын кире кагып, үз халкы итеп мәсихче җыелышны сайлаган.

РУХИ ИСРАИЛ ӨЧЕН ҖИТӘКЧЕЛЕК

10. Ни өчен мәсихче җыелышка яңа җитәкчелек бирелгән булган, һәм ул исраиллеләргә бирелгән җитәкчелектән ничек аерылып тора?

10 Беренче гасырда Аллаһының яңа халкы булып киткән мәсихче җыелышка гыйбадәт кылуга һәм тәртипкә кагылышлы яңа, тулырак җитәкчелек бирелгән. Аллаһының тугры хезмәтчеләреннән торган яңа халык, ягъни рухи Исраил белән яңа килешү төзелгән булган. Муса кануны бер генә халыкка — Исраилгә бирелгән булган. Рухи Исраил исә төрле милләт һәм чыгышлары төрле булган кешеләрдән торырга тиеш булган. Чыннан да, «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәс. 10:34, 35). Борынгы Исраил халкы өчен Вәгъдә ителгән җирдә җитәкчелек булып торган Муса кануны ташка уеп язылган булган. Рухи Исраилгә бирелгән «Мәсих кануны» исә башлыча йөрәкләрдә уеп язылган принципларга нигезләнгән. «Мәсих кануны» төрле җирләрдә яшәүче мәсихчеләр өчен кулланырлык һәм файдалы (Гәл. 6:2).

11. «Мәсих кануны» мәсихчеләр тормышының нинди ике өлкәсенә тәэсир итәргә тиеш?

11 Рухи Исраилгә Аллаһының үз Улы аша биргән җитәкчелеге зур файда китергән. Яңа килешү төзелгәнче, Гайсә ике мөһим әмер биргән. Беренчесе — вәгазьләү эше, икенчесе Гайсә шәкертләренең тәртибе һәм аларның үзара мөгамәлә итүләре белән бәйле. Бу әмерләр бөтен мәсихчеләр өчен бирелгән. Шуңа күрә Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре, алар күктә я җирдә яшәргә өметләнәме, бу әмерләрне үтәргә тиеш.

12. Вәгазьләү эшендә нинди үзгәрешләр булган?

12 Гайсәнең үз шәкертләренә ышанып тапшырган яхшы хәбәрне вәгазьләү эше турында уйланыйк. Бу эш киң колач белән җәелеп, бөтенләй яңа ысуллар белән башкарылырга тиеш булган. Моңарчы төрле халыклардан булган кешеләр Йәһвәгә хезмәт итәргә теләп, үзләре Исраилгә килгән (1 Пат. 8:41—43). Әмма аннары Гайсә Маттай 28:19, 20 дә (укы) язылган әмерне биргән. Гайсә шәкертләренә бөтен халык кешеләренә «барыгыз» дип әйтелгән булган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган хәлләр Йәһвә яхшы хәбәрнең бөтен дөнья буенча таралуын тели икәнен күрсәткән. Аның изге рухы яңа туган җыелышның якынча 120 әгъзасына иңгән, һәм алар яһүдләргә, шулай ук прозелитларга могҗизалы рәвештә төрле телләрдә вәгазьли башлаган (Рәс. 2:4—11). Соңрак яхшы хәбәр самариялеләргә дә ирешкән. Аннары б. э. 36 елында сөннәтләнмәгән мәҗүсиләргә дә юл ачылган. Шулай итеп, вәгазьләү эше киң колач алып, яһүдләрдән бөтен дөньяга таралган.

13, 14. а) Гайсә биргән «яңа әмерне» үтәү үз эченә нәрсәне ала? ә) Без Гайсә үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Ә хәзер имандашларыбыз белән ничек мөгамәлә итәргә кирәк икәнлегенә игътибар итик. Гайсә үз шәкертләренә «яңа әмер» биргән. (Яхъя 13:34, 35 укы.) Бу әмер буенча, без бер-беребезне көндәлек тормышыбызның төрле өлкәләрендә яратырга гына түгел, ә кардәшләребез өчен гомеребезне дә бирергә әзер булырга тиеш. Шунысы кызык, Муса канунында андый нәрсә булмаган (Мат. 22:39; 1 Яхъя 3:16).

14 Гайсә безгә иң яхшы үрнәк калдырган. Ул үз шәкертләрен фидакарьлек күрсәтеп яраткан. Гайсә аларны шулкадәр нык яраткан ки, хәтта алар өчен үләргә дә әзер булган. Ул үз шәкертләреннән, шул исәптән бездән дә, шуны ук көтә. Кардәшләребез хакына безгә, бәлки, михнәтләр кичерергә һәм хәтта үләргә дә туры килер (1 Тис. 2:8).

БЕЗНЕҢ ВАКЫТКА ҺӘМ КИЛӘЧӘККӘ КАГЫЛЫШЛЫ ҖИТӘКЧЕЛЕК

15, 16. Безнең хәзер шартларыбыз нинди, һәм Аллаһы безгә үз җитәкчелеген ничек бирә?

15 Бигрәк тә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» билгеләнгән вакыттан алып Гайсә үз халкын үз вакытында рухи ризык белән тәэмин итә (Мат. 24:45—47). Бу ризыкка үзгәргән шартлар белән бәйле булган мөһим күрсәтмәләр дә керә.

16 Изге Язмалар буенча, без «соңгы көннәрдә» яшибез һәм тиздән моңарчы беркайчан да булмаган бөек афәт булачак (2 Тим. 3:1; Марк 13:19). Өстәвенә, Шайтан үз җеннәре белән күктән җир чикләренә ыргытылган, нәтиҗәдә, җир йөзендә яшәүчеләр газап кичерә (Ачыл. 12:9, 12). Безгә шулай ук тарихи һәм моңарчы беркайчан да булмаган вәгазьләү эше ышанып тапшырылган, һәм яхшы хәбәр төрле телләрдә сөйләшкән кешеләргә һәм халыкларга кадәр ирешә!

17, 18. Без бирелгән җитәкчелеккә ничек карарга тиеш?

17 Безнең Аллаһының оешмасы тарафыннан бирелгән күп кенә вәгазьләү коралларыбыз бар, һәм безгә аларны кулланырга кирәк. Сез шулай эшлисезме? Җыелыш очрашуларыбызда бу коралларны уңышлы куллану буенча җитәкчелек бирелгәндә, сез игътибарлымы? Сез андый күрсәтмәләргә Аллаһы тарафыннан бирелгән җитәкчелеккә кебек карыйсызмы?

18 Аллаһы фатихасын алыр өчен, без мәсихче җыелыш аша җитәкчелек бирелгәндә игътибарлы булырга тиеш. Инде хәзер тыңлаучанлык күрсәтсәк, безгә Шайтанның явыз дөнья төзелеше юкка чыгарылачак «бөек афәт» вакытында биреләчәк җитәкчелеккә буйсыну җиңелрәк булачак (Мат. 24:21). Шуннан соң Шайтан тәэсиреннән азат булган яңа дөньяда безгә яңа җитәкчелек кирәк булачак.

Җирдәге оҗмахта безнең өчен җитәкчелек булып торган язма төргәкләр ачылачак (19, 20 нче абзацларны кара.)

19, 20. Киләчәктә нинди «язма төргәкләр» ачылачак, һәм моның файдасы нинди булачак?

19 Муса көннәрендә Исраил халкына яңа җитәкчелек Муса кануны рәвешендә бирелгән булса, мәсихче җыелышка «Мәсих кануны» аша бирелгән булган. Изге Язмалардан укып белгәнчә, яңа дөньяда безнең өчен җитәкчелек булып торган язма төргәкләр ачылачак. (Ачылыш 20:12 укы.) Аларда, күрәсең, ул вакытта яшәячәк кешелек өчен Йәһвәнең күрсәтмәләре аңлатылачак. Аларны өйрәнеп, бар кешеләр, шул исәптән үледән терелтелгәннәр, Аллаһының үзләренә карата ихтыярын беләчәк. Бу язма төргәкләр безгә, һичшиксез, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен тагы да яхшырак аңларга булышачак. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүзне тагы да тирәнрәк аңлап һәм яңа язма төргәкләрдә язылганнарны белеп, җирдәге оҗмахта яшәүче кешеләр, һичшиксез, бер-берсенә карата ярату һәм хөрмәт күрсәтеп мөгамәлә итәчәк (Ишаг. 26:9). Патша Гайсә Мәсихнең җитәкчелегендә алып барылачак белем бирү эшен күз алдыгызга гына китереп карагыз!

20 «Төргәкләрдә язылган» җитәкчелекне теләп кабул иткән кешеләрне мәңгелек тормыш көтә. Соңгы сынау вакытында Йәһвәгә тугрылыкларын саклап калган кешеләрнең исемнәре мәңгегә «тормыш төргәгенә» язылып куелачак. Безнең дә исемнәребез шунда була ала! Шуңа күрә әгәр дә без ТУКТАЛЫП, Аллаһы Сүзендә укыганнарыбыз турында уйлансак, ЯК-ЯККА КАРАНЫП аның мәгънәсенә төшенсәк һәм Аллаһының җитәкчелегенә колак салып ТЫҢЛАСАК, без бөек афәтне кичереп чыгып, зирәк һәм кайгыртучан Аллаһыбыз Йәһвә турында белем алуыбызны мәңге дәвам итә алырбыз (Вәг. 3:11; Рим. 11:33).