Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Аллаһы халкы Бөек Бабыл әсирлегенә кайчан эләккән булган?

 

Барлык дәлилләр Аллаһы халкының 1919 елда әсирлектән азат ителгәнен күрсәтә. Ул вакыттан алып майланган мәсихчеләр яңадан торгызылган җыелышка җыела бара. Шуңа игътибар итик: 1914 елда күкләрдә Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан соң берничә ел дәвамында Аллаһы халкы сыналган һәм сафландырылган булган (Мал. 3:1—4) *. Аннары 1919 елда Гайсә Аллаһының сафландырылган халкына «ризыкны үз вакытында өләшер өчен» «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән (Мат. 24:45—47). Ул елдан Аллаһы халкы үзенең рухи биләмәләренә, кайтарылып гөрләп чәчәк ата башлаган. Шул ук елны алар Бөек Бабылның символик әсирлегеннән дә азат ителгән булган (Ачыл. 18:4). Әмма алар бу әсирлеккә кайчан эләккән булган?

Еллар дәвамында без бу әсирлек 1918 елда башланган һәм Аллаһы халкы Бөек Бабыл хакимлеге астында бик кыска вакыт дәверендә булган дип аңлый идек. Мәсәлән, 1992 елның 15 март санындагы «Күзәтү манарасы»нда (рус) болай дип әйтелгән иде: «Аллаһының борынгы халкы берникадәр вакыт дәвамында Бабыл әсирлегендә булган кебек, Йәһвәнең хезмәтчеләре дә 1918 елда ниндидер мәгънәдә Бөек Бабыл әсирлегенә эләккән». Әмма үткәрелгән өстәмә тикшерүләр Аллаһы халкы бу әсирлеккә 1918 елдан күпкә иртәрәк эләккән икәнлеген күрсәтә.

Мәсәлән, Йәзәкил 37:1—14 тәге пәйгамбәрлеккә игътибар итик. Шушы пәйгамбәрлектә Аллаһы халкының әсирлеккә эләгүе һәм азат ителүе турында әйтелгән булган. Йәзәкил күренештә сөяк тулы үзәнлек күрә. Йәһвә Йәзәкилгә бу сөякләр «бөтен Исраил халкын» сурәтли дигән. Зуррак үтәлешендә исә бу пәйгамбәрлек сүзләре «Аллаһы Исраиленә» карый (Гәл. 6:16; Рәс. 3:21). Аннары Йәзәкил сөякләрнең терелеп, зур гаскәргә әверелгәнен күрә. Бу күренеш 1919 елдагы вакыйгалар белән тәмамланган Аллаһы халкының рухи торгызылуын бик яхшы сурәтли! Ләкин бу күренеш рухи әсирлекнең дәвамлылыгы турында нәрсә ачыклый?

Беренчедән, игътибар итегез, үлгән кешеләрнең сөякләре «коры» һәм «бик коры» булган дип язылган (Йәз. 37:2, 11). Бу аларның инде күптән үлгән икәнлекләрен күрсәтә. Икенчедән, җанлану процессы әкрен-әкрен генә барганлыгы сурәтләнә. Башта тавыш һәм дөбердәү ишетелгән һәм «сөякләр бер-берсе белән берләшә» башлаган. Аннары аларда «сеңерләр белән ит» үскән. Шуннан соң сөякләр, сеңерләр һәм ит тире белән капланган. Нәтиҗәдә, үтерелгәннәргә сулыш кергән һәм алар терелеп, торып баскан. Ахыр чиктә, Йәһвә терелтелгән кешеләрне үзләренең җирендә урнаштырган. Моның барысы өчен вакыт кирәк булган (Йәз. 37:7—10, 14).

Борынгы Исраил халкы озак вакыт әсирлектә яшәгән. Исраиллеләр б. э. к. 740 елда ун кабиләле төньяк патшалык яулап алынганнан соң әсирлеккә төшкән. Аннары б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелгәч, көньяк Яһүд патшалыгы да әсирлеккә төшкән. Әсирлек еллары б. э. к. 537 елда тәмамланган. Шул елда яһүдләрнең калдыгы гыйбадәтханәне һәм хак гыйбадәт кылуны торгызыр өчен Иерусалимга кайткан булган.

Изге Язмалардагы барлык бу нечкәлекләрне исәпкә алсак, Аллаһы халкының Бөек Бабыл әсирлегендә 1918 елдан алып 1919 елга кадәрге кыска вакыт аралыгыннан күпкә күбрәк вакыт үткәргәнен ачыклый. Гайсә дә үз мисалындагы символик чүп үләненең бодай белән чагыштырылган «Патшалык уллары» белән бергә үсәчәге турында әйтеп, бу вакытның кыска булмаячагын күрсәткән (Мат. 13:36—43). Шул вакыт дәверендә чын мәсихчеләр мөртәтләргә караганда бик аз булган һәм мәсихче җыелыш Бөек Бабыл әсирлегендә булган дип әйтеп була. Шулай итеп, әсирлек еллары якынча б. э. II гасырында башланып ахыр вакытында рухи гыйбадәтханә сафландырылганчы дәвам ителгән (Рәс. 20:29, 30; 2 Тис. 2:3, 6; 1 Яхъя 2:18, 19).

Шул әсирлек чорында дин җитәкчеләре үзләренең сәяси иптәшләре белән үз хакимлекләрен саклап калырга тырышкан һәм Аллаһы Сүзенең киң таралуына юлны бикләгән. Кайчакларны Изге Язмаларны гомуми телдә уку җинаять дип саналган. Кайберәүләрне моның өчен хәтта тере килеш баганада яндырганнар. Чиркәү өйрәтмәләренә каршы төшкәннәрне рәхимсез мөгамәлә көткән һәм хакыйкать яктылыгын тарату буенча куелган һәртөрле тырышлыклар юкка чыгарылып барган.

Рухи торгызылу вакыты турында нәрсә әйтеп була? Ул кайчан һәм ничек булган? Рухи торгызылу процессы әкрен-әкрен барган. Ахыр вакытына хәтле гасырлар дәвамында «дөбердәү» тавышы яңгырап килгән. Ялган дин өйрәтмәләре күбесенчә өстенлек итсә дә, кайбер тугрылыклы кешеләр булдыра алган дәрәҗәдә хак гыйбадәт кылу яклы булган. Аларның кайберләре хәтта гади халык сөйләшкән телләрдә Изге Язмаларны чыгарырга тырышкан. Бүтәннәре Аллаһы Сүзеннән белгән хакыйкатьләрне башкаларга белдергән.

Аннары XIX гасыр ахырында Чарлз Тейз Расселл һәм аның хезмәттәшләре Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне тырышып тикшерә башлаган. Бу символик ит белән тиренең рухи сөякләрдә үсә башлавы шикелле булган. «Сион күзәтү манарасы» һәм башка басмалар эчкерсез кешеләргә рухи хакыйкатьләрне ачарга булышкан. Соңрак 1914 елда чыгарылган «Барлыкка китерү турында фотодрама» һәм 1917 елда бастырылган «Тәмамланган сер» дигән китап кебек кораллар да Аллаһы халкының иманын ныгыткан. Ахыр чиктә, 1919 елда Аллаһы халкына рухи мәгънәдә җан кергән, аның теле ачылган, һәм алар үзләренең яңа рухи җиренә урнаштырылган булган. Вакыт узу белән майланган мәсихчеләрнең калдыгына җирдә яшәү өмете булган кешеләр кушылган, һәм алар бергә «үтә зур гаскәр» булып киткән (Йәз. 37:10; Зәк. 8:20—23) *.

Шулай итеп, Аллаһы халкының, б. э. II гасырында мөртәтлек киң колач ала башлагач, Бөек Бабыл әсирлегенә төшкәне ап-ачык. Бу борынгы исраиллеләр әсирлектә чактагы вакытка охшаш караңгы чор булган. Без рухи җәбер астыннан котылган вакытта һәм төшенүчән булганнарның «күк йөзедәй» балкып торган вакытында яшибез. Әйе, бүген күпләр үзләрен рухи мәгънәдә пакьләндерә, алар сафландырыла, күпләр хак гыйбадәт кылу ягына баса! (Дан. 12:3, 10)

Гайсәне вәсвәсәләгәндә Шайтан аны чыннан да гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырганмы?

 

Башта Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәненә игътибар итик. Рәсүл Маттай үзенең бәян иткән яхшы хәбәрендә болай дип язган: «Шуннан соң Иблис аны [Гайсәне] изге шәһәргә алды һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә [«парапетына; иң югары ноктасына», иск.] бастырып...» (Мат. 4:5). Лүк үзенең хәбәрендә болай дигән: «Аннары Иблис аны Иерусалимга китерде һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырып...» (Лүк 4:9).

Элегрәк басмаларыбызда бу хәл чынлыкта булмаган дигән нәтиҗә ясалган иде. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» (ингл.) журналының 1961 елның 1 март санында болай дип язылган булган: «Гайсә чүлдә вәсвәсәләндерелгән очрактагы һәр нечкәлекне турыдан-туры аңларга кирәк түгел. „Дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен“ күрсәтерлек таулар юк. Шуңа күрә Шайтан Гайсәне чынбарлыкта изге шәһәргә алмаган һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырмаган дигән нәтиҗә ясау акыллы булса кирәк. Шулай эшләүнең һичнинди әһәмияте булмаган, чөнки бу Гайсә өчен болай да чын вәсвәсә булган». Әмма «Күзәтү манарасы»ның аннан соңгы чыгарылышларында Гайсә Шайтан кушканча эш иткән булса, ул үз-үзен үтергән булып чыгар иде дип әйтелгән булган.

Кайберәүләрнең әйтүенчә, Гайсәгә, левиле булмаганга, гыйбадәтханәнең изге урыны өстендә тору ярамаган. Шуңа күрә Гайсә, күрәсең, күренештә гыйбадәтханәгә алып кителгән булган. Моңа охшаш хәл гасырлар элек Йәзәкил пәйгамбәр белән булган (Йәз. 8:3, 7—10; 11:1, 24; 37:1, 2).

Әмма бу вәсвәсә күренештә генә булган булса, мондый сораулар туа:

  • Бу реаль вәсвәсә я тик күзаллауга гына бирелү булганмы?

  • Бүтән очракларда Шайтан Гайсәне гади ташларны икмәккә әйләндерергә һәм чын мәгънәдә үзенә табынырга котырткан. Шуңа күрә Шайтан бу юлы да Гайсәне гыйбадәтханә стенасыннан чын-чынлап сикерергә котырта алган түгелме?

Әмма Гайсә гыйбадәтханәнең изге урынында чынлап та басып торган булса, бүтән сораулар туа:

  • Гайсә гыйбадәтханәнең изге урыны өстендә торган булса, канунны бозмас идеме?

  • Гайсә чүлдән Иерусалимга ничек эләккән?

Өстәмә тикшерүләр соңгы ике сорауга җавап табарга булыша ала.

Беренчедән, Яңа Васыятьне тикшерү буенча профессор Доналд Карсон игътибар иткәнчә, Маттай һәм Лүк инҗилләрендә «гыйбадәтханә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хиеро́н «гыйбадәтханәнең изге урынына гына түгел, ә гыйбадәтханәнең бөтен комплексларына карата да кулланылырга мөмкин». Шуңа күрә Гайсә изге урынның өстендә түгел, ә башка җирдә, мәсәлән гыйбадәтханә территориясенең көньяк-көнчыгыш почмагында басып тора алган. Бу урын Кидрон үзәне өсте тигезлегеннән якынча 140 метрга югарырак булган. Көньяк-көнчыгыштагы шул корылма яссы түбәле һәм парапетлы булган. Ул гыйбадәтханәнең иң биек урыны булып саналган. Борынгы тарихчы Иосиф Флавий әйтүенчә, анда басып аска карап торучы кешенең биеклектән «башы әйләнә алган». Левиле булмаса да, Гайсәгә анда булу тыелмаган, һәм бу беркемдә дә сораулар тудырмаган.

Әмма Гайсә чүлдән гыйбадәтханәгә ничек эләгә алган? Без төгәл әйтә алмыйбыз. Инҗилдәге бу вәсвәсәләр турындагы кыска хәбәрләр аларның күпме вакыт дәвам ителгәнен һәм Гайсә чүлнең кайсы җирендә булганын ачыкламый. Гайсә, бәлки, бу хәтта күпмедер вакытны алса да, җәяү Иерусалимга кайта алган. Инҗилдә Гайсә вәсвәсәләргә дучар булган бөтен вакыт дәвамында чүлдә булган дип әйтелми. Анда Шайтанның Гайсәне Иерусалимга алып киткәне турында гына әйтелә.

«Дөньяның бар патшалыклары» күрсәтелгәндәге вәсвәсә турында нәрсә әйтеп була? Күрәсең, Гайсә бөтен патшалыкларны өнендә күрмәгән, чөнки моның барысын күреп булырлык тау юк. Шуңа күрә Шайтан, күрәсең, Гайсәгә ниндидер күренеш күрсәткән. Бу күренеш проектор белән экран ярдәмендә төрле җирләрнең манзараларын күрсәтүгә охшаш булган. Әмма бу күренеш кенә була алса да, Шайтан Гайсәгә «бер табынсаң» диеп, аның үзенә чынлап торып табынуын теләгән (Мат. 4:8, 9). Шуңа күрә Шайтанның Гайсәне гыйбадәтханә стенасыннан сикерергә котыртуы реаль нәтиҗәләргә китерә алган чын вәсвәсә булган дип әйтеп була. Бу вәсвәсә тик күренеш кенә булган булса, вәсвәсә шулкадәр җитди һәм зур көчкә ия булмас иде.

Шулай итеп, мәкалә башында әйтелеп кителгәнчә, без бу сорауга катгый итеп «әйе» яки «юк» дип җавап бирә алмыйбыз. Шулай да Гайсәнең Иерусалим гыйбадәтханәсе стенасына килеп анда басып торуы бик ихтимал. Әмма шуңа бер дә шикләнмәскә була: бу вәсвәсәләр реаль булган һәм Гайсә һәр очракта Иблискә төпле җавап кайтарган.

^ 4 абз. «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюра, 10—12 б., 5—8, 12 абз. кара.

^ 12 абз. Йәзәкил 37:1—14 һәм Ачылыш 11:7—12 дә 1919 елда булган рухи торгызылу турында язылган. Йәзәкил пәйгамбәрлегендә бөтен Аллаһы халкының шактый вакыт әсирлектә үткәргәннән соңгы рухи торгызылуы турында әйтелгән булган. Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлектә исә эшчәнлек кыска вакытка туктатылганнан соң Аллаһы халкы арасында үз өстенә җитәкчелекне алган майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеменең рухи торгызылуы турында әйтелгән булган.