Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, сез суга чумдырылуга ничек әзерләнә аласыз?

Яшьләр, сез суга чумдырылуга ничек әзерләнә аласыз?

«Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә» (ЗӘБ. 40:8).

ҖЫРЛАР: 51, 48

1, 2. а) Ни өчен суга чумдырылу бу — җитди адым? ә) Суга чумдырылу үтәр алдыннан кеше нәрсәне аңларга тиеш?

СИН, яшь кеше буларак, суга чумдырылу турында уйланасыңмы? Уйланасың икән, син бик зур хөрмәткә ия була аласың. Әмма үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, суга чумдырылу — җитди адым. Бу адым кешенең Йәһвәгә багышланган булуын аңлата: ул аңа мәңге хезмәт итәргә һәм аның ихтыярын тормышындагы бар нәрсәдән дә өстенрәк куярга тантаналы вәгъдә бирә. Шуңа күрә син суга чумдырылу үтәр өчен таләпләргә туры килгәндә, бу адымны ясарга шәхси теләгең булганда һәм багышлануның мәгънәсен аңлаганда гына суга чумдырылу үтә аласың.

2 Бәлки, син суга чумдырылу үтәргә әзер булуыңа шикләнәсеңдер. Яисә син суга чумдырылырга телисең, ә әти-әниең сиңа бераз кичектерергә һәм, бәлки, күбрәк тәҗрибә тупларга киңәш итәдер. Андый очракларда нәрсә эшләргә? Ничек кенә булмасын, төшенкелеккә бирелмә. Бу вакытны рухи яктан җитлеккәнлеккә омтылыр өчен мөмкинлек итеп куллан, шулай итеп син берникадәр вакыттан соң суга чумдырылу үтәргә әзер булырсың. Моны истә тотып, аерым бер максатлар куеп була. Алар синең карашларың, эшләрең һәм Аллаһыга карата рәхмәт хисең белән бәйле.

СИНЕҢ КАРАШЛАРЫҢ

3, 4. Яшьләр Тимути мисалыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

3 Син түбәндә китерелгән сорауларга ничек җавап бирер идең: ни өчен мин Аллаһының барлыгына ышанам? Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгән китап булуына мине нәрсә ышандыра? Ни өчен мин Аллаһының нормалары буенча яшәү бу дөньяның яшәү рәвешенә иярүгә караганда яхшырак дип уйлыйм? Бу сорауларның максаты күңелеңдә шикләр тудыру түгел. Алар сиңа Паулның киңәшен тотарга булышыр. Ул үз имандашларын «Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белергә» өндәгән (Рим. 12:2). Ни өчен безгә шулай ук эшләргә кирәк?

4 Изге Язмалардан бер мисалны карап чыгыйк. Тимути Изге Язмаларны яхшы белгән. Аны әнисе белән әбисе «сабый чактан ук» тәрбияләгән. Шулай да Паул Тимутине «өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә» дип өндәгән (2 Тим. 3:14, 15). Бер белешмәлек буенча, төп нөсхә язылган телдә «инанган» дип тәрҗемә ителгән сүз «берәр нәрсәнең дөреслегенә, раслыгына чын күңелдән ышану» дигәнне аңлата. Тимути хакыйкатьне ихлас күңелдән яраткан. Ул хакыйкатьне әнисе һәм әбисе кушканга түгел, ә үзе уйланып моның дөреслегенә инанганга кабул иткән. (Римлыларга 12:1 укы.)

5, 6. Ни өчен акылыңны иртәрәк кулланырга өйрәнергә кирәк?

5 Ә синең турында нәрсә әйтеп була? Бәлки, син Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне күптән беләсеңдер. Алайса, аларны раслаучы дәлилләрне җентекләбрәк тикшерергә максат куй. Бу сиңа үз карашларыңда төпләнергә, яшьтәшләреңнең басымына бирешмәскә, бу дөньяның пропагандасына я хәтта шәхси хис-теләкләреңә ияреп эш итүдән сакланырга булышыр.

6 Яшь чактан ук акылыңны кулланырга өйрәнсәң, бу сиңа яшьтәшләреңнең сорауларына төпле җавап бирергә булышыр. Алар сиңа мондыйрак сораулар бирергә мөмкин: «Аллаһының барлыгын син кайдан беләсең? Ни өчен Аллаһы явызлыкның булуына юл куя? Ничек инде Аллаһы һәрвакыт булган?» Моңа әзер булсаң, мондый сораулар иманыңны какшата алмас, ә киресенчә сине өстәмә тикшерү үткәрергә этәрер.

7—9. Сайтыбыздагы «Изге Язмаларның тәгълиматлары» дигән рубрика сиңа үз карашларыңда төпләнергә ничек булыша ала?

7 Тырышып шәхси өйрәнү үткәрү сиңа төрле сорауларга җавап табарга, һәртөрле шик-шөбһәләрне бетерергә һәм карашларыңда төпләнергә ярдәм итәр (Рәс. 17:11). Моның өчен безнең күп кенә коралларыбыз бар. Күпләр «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраны һәм «Сезнең турында кайгыртучы Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапны өйрәнү файдалы дип тапкан. Өстәвенә, күп яшьләргә сайтыбыздагы «Изге Язмаларның тәгълиматлары» дигән рубрика ошый. Аны ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ дигән вкладкада табып була. Бу рубрикадагы материал Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә ышанычыңны, шулай ук иманыңны ныгытыр өчен билгеләнгән.

8 Син Изге Язмалар белән инде таныш булганга, сиңа шул материалдагы кайбер сорауларга җавап бирү авыр булмастыр. Әмма син моның чыннан да шулай булуына инанасыңмы? Анда китерелгән шигырьләр турында уйланып, үз фикерләреңне язарга кирәк. Язып куйган фикерләрең сиңа Изге Язмаларга нигезләнгән карашларыңны башкаларга ничегрәк аңлатырга икәнлеген уйлап, әңгәмәгә әзер булырга булышачак. «Изге Язмаларның тәгълиматлары» дигән рубрика күп кенә яшьләргә үз карашларында төпләнергә булыша. Сайтка чыгу мөмкинлегең булса, бу рубриканы шәхси өйрәнү программаңа керт.

9 Үз карашларыңда төпләнеп, син суга чумдырылуга таба мөһим адым ясыйсың. Бер яшүсмер кардәш болай ди: «Суга чумдырылу үткәнчегә кадәр мин Изге Язмаларны өйрәнеп, бу диннең хак булуына инандым. Минем карашларым көннән-көн ныгый бара».

СИНЕҢ ЭШЛӘРЕҢ

10. Ни өчен суга чумдырылган мәсихчедән ул үз иманы буенча эш итәчәк дип көтелә?

10 Инҗилдә: «Иман... эшләр белән күрсәтелмәсә, үле»,— дип әйтелә (Ягък. 2:17). Карашларың нык булса, бу синең эшләреңнән күренәчәк. Нинди эшләр турында сүз бара? Изге Язмаларда без «изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр» башкарырга тиеш дип әйтелә. (2 Петер 3:11 укы.)

11. «Изге тәртипле булу» дигән сүзләрне ничек аңларга?

11 «Изге тәртипле булыр» өчен, сиңа әхлакый яктан саф булырга кирәк. Син үзең турында нәрсә әйтә аласың? Мәсәлән, соңгы алты айны исеңә төшер. Төшенүчәнлегеңне «яхшылык белән яманлыкны аерырга» өйрәткәнең нәрсәдән күренә? (Евр. 5:14) Вәсвәсәгә бирелмәгән я яшьтәшләреңнең басымына каршы торган очракларны искә төшерә аласыңмы? Мәктәптәге тәртибең Йәһвәгә иман итүче кеше булганыңны күрсәтәме? Син үз иманыңны яклыйсыңмы я мыскыллауга дучар булмас өчен классташларың кебек эш итәргә тырышасыңмы? (1 Пет. 4:3, 4) Әйе, беркем дә камил түгел. Йәһвәгә хәтта күп еллар буе хезмәт иткән кешеләр дә кайвакыт үз иманнарын башкалар алдында якларга курка. Әмма Йәһвәгә багышланган кеше Аллаһы исемен йөртүе белән горурланачак һәм моны үз тәртибе белән күрсәтәчәк.

12. «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләргә» нәрсә керә, һәм син аларга ничек карарга тиеш?

12 Ә «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр» турында нәрсә әйтеп була? Бу нинди эшләр? Мәсәлән, җыелыш очрашуларына йөрү һәм хезмәттә катнашу. Аларга шулай ук башкалар күрмәгән рухи эш-шөгыльләр дә керә, мәсәлән, шәхси догалар һәм шәхси өйрәнү. Йәһвәгә үз тормышын багышлаган кеше моның барысына йөккә кебек карамаячак. Киресенчә, ул Давыт патша чагылдырган карашны үзләштерәчәк. Ул болай дигән: «Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә, синең кануның йөрәгем түрендә» (Зәб. 40:8).

13, 14. «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләрне» башкарырга сиңа нинди корал булыша ала, һәм ул кайбер яшьләргә нинди файда китергән?

13 Максатлар куярга булышыр өчен «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китапның 2 нче томының 308—309 нчы битләрендә бер схема бар. Бу схемада мондый сорауларга җавап язарга кирәк: «Догаларың никадәр конкрет? Алардан синең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булуың күренәме?» «Шәхси өйрәнү программаңа нәрсә керә?» «Әти-әниең хезмәттә катнашмаса да, син катнашасыңмы?» Бу схемада шулай ук догаларың, шәхси өйрәнү һәм хезмәт белән бәйле максатларыңны язып куяр өчен урын бар.

14 Суга чумдырылу турында уйлаган күп кенә яшьләр бу схеманы файдалы корал дип саный. Ти́лда исемле яшь апа-кардәш болай дигән: «Шушы схема ярдәмендә мин үземә максатлар куйдым. Мин аларга бер-бер артлы ирештем һәм якынча бер елдан соң суга чумдырылырга әзер идем». Патрик исемле яшь абый-кардәш болай дигән: «Мин үз максатларымны белсәм дә, аларны язып куйдым. Бу мине аларга ирешер өчен тырышлыклар куярга этәреп торды».

Әти-әниең Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаса да, син хезмәт итүеңне дәвам итәрсеңме? (15 нче абзацны кара.)

15. Ни өчен багышлану бу — шәхси карар? Аңлат.

15 Схемада җитди итеп уйланырга этәрүче сорауларның берсе: «Хәтта әти-әниең я дусларың Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаса, син нәрсә эшләрсең?» — дип яңгырый. Шуны истә тот: Аллаһыга багышланган һәм суга чумдырылган мәсихче буларак, син үз эшләрең өчен Йәһвә алдында үзең җаваплы булачаксың. Синең аңа хезмәт итүең башкаларга, хәтта әти-әниеңә бәйле булырга тиеш түгел. Изге тәртибең һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләрең синең хакыйкатьне ихлас күңелдән кабул иткәнеңне һәм суга чумдырылу үтәргә омтылганыңны раслый.

СИНЕҢ РӘХМӘТ ХИСЕҢ

16, 17. а) Кешене мәсихче булып китәргә нәрсә этәрергә тиеш? ә) Йолым корбаны өчен рәхмәтле булуның мөһимлеген нинди мисал аша күреп була?

16 Муса Канунын яхшы белүче бер кеше Гайсәдән: «Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сораган. Гайсә: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дип җавап биргән (Мат. 22:35—37). Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, мәсихчеләргә хас булган эшләрне башкарырга, шул исәптән суга чумдырылу үтәргә, кешене Йәһвәгә карата тирән ярату этәрергә тиеш. Йәһвәгә яратуны үстерер өчен иң яхшы чараларның берсе — Йәһвәнең иң кыйммәтле бүләге турында уйлану. Ул үзенең Улын кешелек хакына йолым корбаны итеп биргән. (2 Көринтлеләргә 5:14, 15; 1 Яхъя 4:9, 19 укы.) Йолым корбаны турында һәм аның шәхсән синең өчен нәрсә аңлатканы турында уйлану сине рәхмәт йөзеннән тиешенчә эш итәргә этәрәчәк.

17 Моны бер мисалдан күреп була. Күз алдыңа китер: бер кеше сине судан коткарып калды. Син үзеңне бернәрсә булмагандай тотып, кибенергә дип өйгә кайтып китәрсеңме? Һәм булган хәл турында шунда ук онытырсыңмы? Әлбәттә, юк! Гомереңне коткарып калган кеше алдында син мәңге бурычлы, гомерең белән бурычлы! Әмма Йәһвә белән Гайсә Мәсих алдында без күпкә күбрәк бурычлы. Йолым корбаны булмаган булса, беребез дә беркайчан да гөнаһ белән үлемнән котыла алмас иде. Әмма яратудан чыгып башкарылган Йәһвәнең бу бөек эше ярдәмендә безнең җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өметебез бар!

18, 19. а) Ни өчен үзеңне Йәһвәгә багышларга куркырга кирәк түгел? ә) Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итү тормышыңны яхшырак итә ала?

18 Йәһвәнең синең хакыңа башкарган эшләре өчен син рәхмәтлеме? Алайса, тормышыңны Йәһвәгә багышлап, суга чумдырылу үтәргә урынлы булыр иде. Шуны истә тот: багышлану — ни генә булмасын, Йәһвәнең ихтыярын үтәп аңа мәңге хезмәт итәргә тантаналы вәгъдә ул. Әмма бу адымны ясаудан куркырга кирәкме? Һич тә юк! Йәһвә синең өчен иң яхшыны тели һәм ул «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен» бирә (Евр. 11:6). Йәһвәгә багышланып, суга чумдырылу үтү синең тормышыңны ямьлерәк, мәгънәлерәк итәр. Яшүсмер чагында суга чумдырылу үткән 24 яшьлек бер абый-кардәш болай ди: «Бераз олырак яшьтә суга чумдырылган булсам, мин күп нәрсәне тирәнрәк аңлаган булыр идем, әмма Йәһвәгә багышлану карарым мине бу дөньяның максат-омтылышларыннан яклады».

19 Шайтан Йәһвәдән бик нык аерылып тора. Ул сине фәкать үз максатларында гына кулланырга тели! Шайтан үз ягында булганнарга чиксез әҗер бирергә вәгъдә итми. Ул аны бирә аламы соң? Аның үзенең дә бит киләчәге шәптән түгел, аның бернинди дә өмете юк. Үзендә булмаганны ул сиңа ничек бирә алсын?! Шайтан сиңа тик караңгы киләчәкне, үзен көткән киләчәкне генә тәкъдим итә ала! (Ачыл. 20:10)

20. Йәһвәгә багышланып, суга чумдырылуга таба алга барыр өчен яшьләр нәрсә эшли ала? ( «Рухи үсешеңне кайгырт» дигән рамканы кара.)

20 Һичшиксез, тормышыңны Йәһвәгә багышлау — иң яхшы карар. Син бу адымны ясарга әзерме? Әзер булсаң, кичектермичә эш ит. Ә бераз вакыт кирәк дисәң, уңышларга ирешер өчен бу мәкаләдәге киңәшләрне куллан. Паул филипиялеләргә болай дип язган: «Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик» (Флп. 3:16). Шулай эшләсәң, озакламый син Йәһвәгә багышланып, суга чумдырылу үтәргә булырсың.