Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Хезмәттә кешеләрнең хисләрен исәпкә алыгыз

Хезмәттә кешеләрнең хисләрен исәпкә алыгыз

«Гайсә... аларны кызганды... Шунда ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады» (МАРК 6:34).

70 ҖЫР Лаеклы кешеләрне эзләгез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Гайсәнең нинди гаҗәеп сыйфаты бар?

ГАЙСӘНЕҢ камилсез кешеләрнең авырлыкларын аңлаганын белү йөрәгебезне җылыта. Гайсә «шатланучылар белән бергә шатланган» һәм «елаучылар белән бергә елаган» (Рим. 12:15). Мәсәлән, 70 шәкерте уңышлы вәгазьләгәннән соң шатланып Гайсә янына кайткач, ул «изге рухтан килгән шатлык белән тулган» (Лүк 10:17—21). Бүтән очракта, Лазарның үлеме аның дусларына һәм туганнарына нинди кайгы китергәнен күргәч, «Гайсә эчтән генә авыр итеп ыңгырашып куйган» (Яхъя 11:33).

2. Ни өчен Гайсә кешеләргә миһербанлы булган?

2 Гайсә Мәсих кешеләрне эчкерсез яраткан, менә ни өчен ул гөнаһлы кешеләргә карата шулкадәр игътибарлы булган һәм аларның хисләрен аңларга тырышкан. Үткән мәкаләдә аңлатылганча, Гайсә «аеруча адәм улларына карап куанган» (Гыйб. сүз. 8:31). Мәхәббәт Гайсәне кешеләрнең хәл-шартлары белән яхшырак танышырга һәм аларның фикер йөртү рәвешләрен аңларга дәртләндергән. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «[Гайсә] кеше күңелен... яхшы белә иде» (Яхъя 2:25). Гайсә кешеләргә карата миһербанлы булган. Кешеләр моны сизгән һәм, нәтиҗәдә, Патшалык хәбәрен кабул иткән. Без дә кешеләргә җылы мөнәсәбәт күрсәтсәк, хезмәтебез уңышлырак булыр (2 Тим. 4:5).

3, 4. а) Безне хезмәт итәргә нәрсә дәртләндерә? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Паул вәгазьләргә тиеш булганын таныган; без дә хезмәттә катнашырга бурычлы булуыбызны таныйбыз (1 Көр. 9:16). Әмма без бурыч хисеннән генә хезмәт итмибез. Без кешеләр турында чын күңелдән кайгыртканга һәм аларга ярдәм итәргә теләгәнгә вәгазьлибез. Без үз тәҗрибәбездә, «алуга караганда, бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрнең дөреслегенә инанабыз (Рәс. 20:35). Шунлыктан хезмәт безгә тагы да күбрәк шатлык китерә.

4 Бу мәкаләдә без хезмәттә кешеләрнең хисләренә сизгер булуыбызны ничек күрсәтеп булганын карап чыгарбыз. Без Гайсәнең мисалына һәм дүрт гамәли киңәшкә игътибар итәрбез (1 Пет. 2:21).

ГАЙСӘ ХЕЗМӘТТӘ МИҺЕРБАНЛЫК КҮРСӘТӘ

Кешеләрне кызганып, Гайсә аларга юанычлы хәбәр җиткергән (5, 6 нчы абзацларны кара.)

5, 6. а) Нинди очракта Гайсә кешеләрне кызганган? ә) Ишагыя 61:1, 2 дә пәйгамбәрлек ителгәнчә, ни өчен Гайсә кешеләрне кызганган?

5 Гайсә кешеләрнең хисләрен аңлаганын хезмәттә ничек күрсәткән? Әйдәгез, бер очракка игътибар итик. Гайсә үз шәкертләре белән күп вәгазьләгәнгә бик арган. Аларның хәтта «ашап алырлык вакытлары да» калмаган. Шуңа күрә Гайсә шәкертләренә «бераз ял итеп алыгыз» дигән. Алар, «үзләре генә калыр өчен, аулак урынга киткәннәр». Әмма халык, Гайсә белән шәкертләрнең кая китәргә җыенганнарын белгәч, артларыннан барган. Моны күргәч, Гайсә нәрсә эшләгән? Ул «аларны кызганган *, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле булган». Шулчак Гайсә «аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:30—34).

6 Ни өчен Гайсә бу кешеләрне кызганган? Чөнки алар «көтүчесез сарыклар шикелле булган». Бәлки, кайберләре ярлы булган һәм аларга, үз гаиләләрен тәэмин итәр өчен, күп эшләргә туры килгәндер. Ә кемдер якын кешенең үлеме аркасында кайгыргандыр. Күрәсең, Гайсә аларны күреп алган. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Гайсә бу авырлыкларның нәрсә икәнен, мөгаен, үз тәҗрибәсеннән белгән. Кызгану тулы йөрәк Гайсәне бу кешеләрне юатырга дәртләндергән. (Ишагыя 61:1, 2 укы.)

7. Без Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә алабыз?

7 Без дә «көтүчесез сарыкларга» охшаш күп кенә кешеләрне очратабыз. Алар күптөрле авырлыклардан интегә. Без Патшалык хәбәренә ия, ә бу хәбәр аларга булыша ала (Ачыл. 14:6). Шуңа күрә Хуҗабызның үрнәге буенча, «мескен һәм ярлы кешеләрне» кызганып, аларга вәгазьлик (Зәб. 72:13). Кешеләргә ихлас күңелдән ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булыйк!

ХЕЗМӘТТӘ КЕШЕЛӘРГӘ ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫЙК

Һәрбер кешенең ихтыяҗларын исәпкә алыгыз (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8. Хезмәттә кешеләрнең хисләрен аңлавыбыз нәрсәдән күренер? Мисал китерегез.

8 Вәгазьдә кешеләрнең хисләренә игътибарлы булуыбызны ничек күрсәтеп була? Безгә үзебезне аларның урынына куярга һәм «алтын кагыйдә» * буенча эш итәргә кирәк (Мат. 7:12). Әйдәгез, дүрт гамәли киңәшкә игътибар итик. Беренче киңәш: һәрбер кешенең ихтыяҗларын исәпкә алыгыз. Вәгазьчеләр ниндидер мәгънәдә табибларга охшаш. Яхшы табиб һәрбер пациентка аерым игътибар бирә. Ул, кешене нәрсә борчыганын аңлар өчен, аңа төрле сораулар бирә һәм игътибар белән тыңлый. Ул теге я бу дәвалау ысулын тәкъдим итәргә ашыкмый, ә башта кешенең симптомнарын аңларга тырыша. Нәкъ шулай ук без дә һәрбер кешенең хәл-шартларын һәм карашларын исәпкә алырга тырышабыз. Безгә кешенең йөрәгенә туры килгән ачкыч табарга кирәк.

9. Безгә нинди фикер йөртүдән качарга кирәк? Аңлатыгыз.

9 Кешене очратканда, без аның турында инде барысын беләбез, безгә аның нәрсәгә ышанганы һәм ни өчен моңа ышанганы билгеле дип уйламыйк (Гыйб. сүз. 18:13). Моның урынына аңа ипләп кенә сораулар бирсәк, яхшырак булыр (Гыйб. сүз. 20:5). Культурагызда бу урынлы булса, кешенең эше, гаиләсе, тормышы һәм карашлары турында сораулар биреп була. Кешеләрне тыңлаганда, без ни өчен алар яхшы хәбәргә мохтаҗ икәннәрен күрә башлыйбыз. Нәтиҗәдә, без нәкъ кирәкле сүзләр әйтә алабыз. Моның барысы безгә, Гайсә кебек, кызгану сыйфатын чагылдырырга ярдәм итә. (1 Көринтлеләргә 9:19—23 белән чагыштыр.)

Кешеләргә бу дөньяда Аллаһысыз яшәү никадәр авыр икәнен күз алдына китерегез (10, 11 нче абзацларны кара.)

10, 11. 2 Көринтлеләргә 4:7, 8 не исәпкә алып, кешеләрне кызгануыбызны без тагын ничек күрсәтә алабыз? Мисал китерегез.

10 Икенче киңәш: кешеләргә бу дөньяда Аллаһысыз яшәү никадәр авыр икәнен күз алдына китерегез. Бер яктан, моны күз алдына китерү авыр да түгел, без дә бит кешеләр очраган проблемаларга очрыйбыз (1 Көр. 10:13). Әйе, бу дөньяда яшәү һич тә җиңел түгел. Әмма безнең Йәһвә бар, һәм без аның ярдәме белән авырлыкларыбызны чишәбез. (2 Көринтлеләргә 4:7, 8 укы.) Ә хәзер бу дөньяда Йәһвәне белмичә яшәгән кешеләр турында уйланыгыз. Алар чыннан да аяныч хәлдә, аларны кызганмый булмый. Шуңа күрә йөрәгебездә аларга «яхшырак нәрсә турында яхшы хәбәр» җиткерергә теләк туа (Ишаг. 52:7).

11 Сергей исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Хакыйкатьне белгәнгә кадәр, ул бик оялчан кеше булган. Аңа кешеләр белән сөйләшү бик авыр бирелгән. Вакыт узу белән ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Сергей болай ди: «Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин мәсихчеләр башкаларга үз ышанулары турында сөйләргә тиеш икәнен белдем. Әмма мин беркайчан да вәгазьли алмам дип саный идем». Сергей хакыйкатьне ишетмәгән кешеләр турында уйлый башлаган һәм аларга Аллаһысыз яшәргә бик авыр икәнен аңлаган. Сергей болай дип дәвам итә: «Хакыйкать мине бәхетле итте һәм җан тынычлыгы китерде. Мин башка кешеләрнең дә хакыйкатькә мохтаҗ булганнарына төшендем». Кешеләрнең хәле турында борчылу Сергейга вәгазьдә катнашыр өчен көч һәм кыюлык биргән. «Гаҗәпләнүемә, башкаларга вәгазьләү миңа үз-үземә ышаныч өстәде. Шулай ук өйрәнгән нәрсәләргә иманым ныгыды»,— дип тәмамлый Сергей *.

Кеше хакыйкатьне кабул итсен өчен, күп вакыт таләп ителергә мөмкин (12, 13 нче абзацларны.)

12, 13. Ни өчен безгә кешеләргә карата сабыр булырга кирәк? Мисал китерегез.

12 Өченче киңәш: хезмәттә очраткан кешеләргә сабыр булыгыз. Безгә шуны истә тотарга кирәк: без Изге Язмалардагы хакыйкатьне бик яхшы белсәк тә, күпләргә ул таныш түгел. Кешеләрнең үз ышанулары бар, һәм бу ышанулар аларның йөкләренә бик якын. Кеше дини карашлары аны гаиләсенә якынлаштыра дип һәм халкы белән милли кыйммәтләренә тыгыз бәйле дип саныйдыр. Андый кешегә без ничек булыша алыр идек?

13 Бер мисал моны аңларга ярдәм итә. Күпер начар хәлгә килсә, нәрсә эшлиләр? Кайбер очракларда яңа күпер салалар. Әмма искесен шундук сүтеп атмыйлар, ә, яңасын салганчы, әле дә кулланалар. Нәкъ шулай ук кешеләрне «иске» карашларын кире кагарга дәртләндергәнче, без башта аларга «яңа» карашларга ия булырга булышырга тиеш. Шул чакта гына алар үз карашларын үзгәртергә әзер булыр. Әлбәттә, моның өчен вакыт таләп ителә (Рим. 12:2).

14, 15. Җирдәге мәңгелек тормыш турында белмәгән кешеләргә без ничек булыша алабыз? Мисал китерегез.

14 Кешеләргә карата сабыр булсак, алар хакыйкатьне беренче ишетүдән үк аңлар я кабул итәр дип көтмәбез. Үзебезне кеше урынына куеп, аның белән Изге Язмалар нигезендә фикер алышу күпкә яхшырак. Әйдәгез, кешегә мәңгелек тормыш җирдә булачагын аңларга ничек булышып булганын карап чыгыйк. Күпләр бу тәгълимат хакында бик аз белә я хәтта бөтенләй белми. Алар үлгән кеше терелә алмый дип уйлыйдыр. Яисә яхшы кешеләр күккә бара дип саныйдыр. Аларга ничек булышырга?

15 Бер абый-кардәш кулланган ысулны карап чыгыйк. Иң элек ул кешегә Яратылыш 1:28 не күрсәтә. Аннан соң, кешеләр, Аллаһының нияте буенча, кайда һәм нинди шартларда яшәргә тиеш булган дип сорый. Күпчелек кеше: «Җирдә, яхшы шартларда»,— дип җавап бирә. Аннан соң абый-кардәш Ишагыя 55:11 не күрсәтә һәм Аллаһының нияте үзгәрдеме дип сорый. Еш кына кешеләр «юк» ди. Ахырда кардәшебез Зәбур 37:10, 11 не укып китә һәм кешеләрнең киләчәге нинди булачак дип сорый. Изге Язмалар нигезендә фикер алышып, ул күпләргә Аллаһының ниятен аңларга ярдәм иткән.

Кечкенә игелекле эш, мәсәлән дәртләндергеч хат җибәрү, зур көчкә ия була ала (16, 17 нче абзацларны кара.)

16, 17. Гыйбрәтле сүзләр 3:27 дә әйтелгәнне истә тотып, без кешеләргә ничек практик ярдәм күрсәтә алабыз? Мисал китерегез.

16 Дүртенче киңәш: кешеләргә гамәли яктан ярдәм итегез. Кеше өчен уңайсыз вакытта килгәнебезне аңласак, без, гафу үтенеп, башка вакытта килербез дип әйтә алабыз. Ә әгәр дә кешенең ниндидер эш башкарганын һәм аңа булышып булганын күрсәк? Аңа берәр ничек булышып буламы? Я, әйтик, кеше өйдән чыкмый, ди. Ник кибеткә барып кайтырга яки язылган хатны почтага илтергә тәкъдим итмәскә? Шулчак без кешегә гамәли ярдәм күрсәткән булырбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 3:27 укы.)

17 Бер апа-кардәш кечкенә генә игелекле эшнең нинди зур көчкә ия була алганын күргән. Ул баласын югалткан бер гаиләгә, кайгыларын уртаклашырга теләп, хат язган. Хатта ул берничә юатучы шигырь китергән. Аның хаты баласын югалткан анага ничек тәэсир иткән? «Кичә бик авыр көн булды,— дип язган тирән кайгыга баткан бу хатын-кыз.— Сез җибәргән хат безне шулкадәр нык юатты. Хатыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Мин аны кичә ким дигәндә 20 тапкыр укып чыктым. Бу хатыгыз җанга ятышлы булды. Ул дәртләндергеч, юатучы сүзләр белән тулы. Чын күңелдән рәхмәт сезгә». Газап чиккән кешеләрнең хисләрен аңларга тырышсак һәм аларга гамәли ярдәм тәкъдим итсәк, бу, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә китерер.

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗДӘН ЧИКТӘН ТЫШ КҮПНЕ КӨТМӘГЕЗ

18. 1 Көринтлеләргә 3:6, 7 не исәпкә алып, без үз ролебезгә нинди караш сакларга тиеш? Аңлатыгыз.

18 Әлбәттә, без хезмәттә башкарган ролебезгә дөрес караш сакларга тиеш. Кешеләргә Аллаһы белән танышырга булышсак та, барысы да бездән тора дип уйламыйк. (1 Көринтлеләргә 3:6, 7 укы.) Кешеләрне Йәһвә үзе җәлеп итә (Яхъя 6:44). Моннан тыш, кеше хакыйкатьне кабул итәрме, юкмы — бу аның йөрәк торышыннан тора (Мат. 13:4—8). Онытмыйк: хәтта иң оста Укытучы булган Гайсә Мәсихне дә кешеләрнең күбесе тыңламаган. Шуңа күрә безне тыңламасалар, бу безне күңелсезләндермәсен.

19. Ни өчен кешеләрнең хисләрен аңлау мөһим?

19 Әйе, хезмәттә кешеләрнең хисләрен аңлау һәм аларны кызгану чыннан да мөһим. Шулай эшләсәк, вәгазь эше безгә күбрәк шатлык китерер һәм без бирүдән күбрәк канәгатьлек кичерербез. Өстәвенә, эчкерсез кешеләргә «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә» җиңелрәк булыр (Рәс. 13:48). Шуңа күрә, «әле мөмкинлек булганда, бар кешегә... игелек эшлик» (Гәл. 6:10). Шулай итеп без, күктәге Атабызны данлап, зур шатлык кичерербез (Мат. 5:16).

64 ҖЫР Уңыш уруда шатлык белән катнашабыз

^ 5 абз. Хезмәттә кешеләрнең хисләрен һәм ихтыяҗларын аңларга тырышканда, хезмәт безгә күбрәк шатлык китерә башлый, һәм еш кына без хәтта күбрәк җимеш урабыз. Бу мәкаләдә без хезмәттә Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә алганыбызны карап чыгарбыз һәм кешеләрнең хисләренә тагы да игътибарлырак булырга өйрәнербез. Моның өчен без дүрт киңәшкә игътибар итәрбез.

^ 5 абз. АҢЛАТМА: кызгану сүзе газап чиккән я җәберләнгән кешегә карата назлы хисләрне аңлата. Бу хис башкаларга ярдәм итәр өчен мөмкин булганны эшләргә, шәфкать күрсәтергә дәртләндерә.

^ 8 абз. «Күзәтү манарасы»ның 2014 ел, 15 май чыгарылышында «Вәгазьдә „алтын кагыйдә“ буенча эш итегез» дигән мәкаләне кара.

^ 11 абз. Телевидениебездәге ИНТЕРВЬЮ ҺӘМ ОЧРАКЛАР > ХАКЫЙКАТЬ КЕШЕ ТОРМЫШЫН ҮЗГӘРТӘ дигән сылтама буенча үтеп, «Беркайчан да өметсезлеккә бирелмәгез! Сергей Ботанкин» дигән видеороликны кара.