Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшылык. Аны ничек үстереп була?

Яхшылык. Аны ничек үстереп була?

БАРЫБЫЗ ДА кешеләрнең үзебезне яхшы, игелекле дип санауларын тели *. Әмма бу дөньяда, «яхшылыкны яратмаучы» кешеләрнең күп булуы аркасында, яхшылык сыйфатын күрсәтү бик үк җиңел түгел (2 Тим. 3:3). Андый кешеләр Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә теләми һәм «яхшыны яман дип, яманны яхшы дип» атый (Ишаг. 5:20). Моннан тыш, безгә элеккеге тормышыбыз һәм камилсезлегебез яхшы, игелекле кешеләр булырга комачау итә. Бәлки, безгә дә Йәһвәгә дистәләгән ел хезмәт иткән Энн * исемле кардәшнең хисләре таныштыр. Ул болай дигән: «Мин яхшы кеше була алуыма шикләнәм».

Бәхеткә каршы, барыбыз да яхшылык сыйфатын үстерә ала! Бу сыйфат изге рух тәэсирендә үсә, ә изге рух — галәмдә иң зур көч. Бу дөньяның йогынтысы яисә камилсезлегебез аркасында, яхшылык күрсәтү авыррак булса да, изге рух ярдәмендә без булдырырбыз. Әйдәгез, бу күркәм сыйфат турында күбрәк сөйләшик һәм аны тормышта ничек күрсәтеп булганына игътибар итик.

ЯХШЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Яхшылык — югары әхлак ул, аңа бернинди бозыклык хас түгел. Яхшылык сыйфатын чагылдырган кеше башкаларның файдасын эзли, аларга ярдәм итәргә тырыша.

Игътибар иткәнегез бардыр, гадәттә, кешеләр үз туганнары һәм дуслары хакына игелекле эшләр кылырга әзер. Бу аларда яхшылык сыйфаты барлыгын әле аңлатмый. Шуны да әйтергә кирәк: без бу сыйфатны камил рәвештә күрсәтә алмыйбыз. Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, «җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк» (Вәг. 7:20). Ә рәсүл Паул шуны таныган: «Мин беләм, миндә, ягъни гөнаһлы тәнемдә, яхшы нәрсә юк» (Рим. 7:18). Яхшылыкның Чыганагы, Йәһвә Аллаһы, безгә ярдәм итмәсә, без чын мәгънәдә яхшы, игелекле була алмабыз.

ЙӘҺВӘ — ЯХШЫЛЫК ЧЫГАНАГЫ

Йәһвә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгели. Без Зәбурда аның турында болай дип укыйбыз: «Син игелекле, эшләрең дә игелекле. Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт» (Зәб. 119:68). Әйдәгез, бу шигырьдәге ике фикергә игътибар итик.

Йәһвә игелекле. Яхшылык — Аллаһы шәхесенең аерылгысыз өлеше. Бер очракта Аллаһы Мусага: «Мин сиңа үземнең бөтен яхшылыгымны күрсәтермен»,— дигән. Шуннан соң Йәһвә Мусага үз данын һәм яхшылыгын күрсәткән. Шунда Муса мондый сүзләр ишеткән: «Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти, меңләгәннәргә тугры мәхәббәтен күрсәтә, хаталарны, җинаятьләрне һәм гөнаһларны кичерә. Ләкин ул гаеплене һич тә җәзасыз калдырмый» (Чыг. 33:19; 34:6, 7). Аллаһы яхшылыкны камил рәвештә күрсәтә. Җирдә яшәгән бар кешеләр арасында иң игелекле кеше, Гайсә Мәсих: «Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк»,— дигән (Лүк 18:19).

Табигатьтә Йәһвәнең яхшылыгы күренә

Йәһвәнең эшләре игелекле. Яхшылык Йәһвәнең бар эшләрендә дә чагыла. «Йәһвә һәркемгә карата игелекле, аның шәфкате бар эшләреннән күренә» (Зәб. 145:9). Йәһвә үз игелеген кеше йөзенә карамыйча күрсәтә. Шуңа күрә ул һәрбер кешегә яшәр өчен бар кирәклесен бирә (Рәс. 14:17). Йәһвә безгә үз игелеген тагын ничек күрсәтә? Безне кичереп. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер» (Зәб. 86:5). Шуңа шикләнмәскә була: «Сафлык юлыннан йөрүчеләрне Йәһвә һичнинди игелектән аермас» (Зәб. 84:11).

«ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ ӨЙРӘНЕГЕЗ»

Без Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгән, шуңа күрә без игелекле була алабыз һәм яхшылык кылырга сәләтле (Ярат. 1:27). Йәһвә Сүзе безне болай дип дәртләндерә: «Яхшылык эшләргә өйрәнегез» (Ишаг. 1:17). Ничек моңа өйрәнергә? Өч киңәшкә игътибар итегез.

Беренчедән, изге рух сорап дога кылыгыз. Изге рух безгә яхшылык сыйфатын үстерергә булыша (Гәл. 5:22). Аллаһы рухына үзебезгә тәэсир итәргә юл куйсак, без яхшыны яратырбыз һәм яманны нәфрәт итәрбез (Рим. 12:9). Үз рухы ярдәмендә Йәһвә безне «һәртөрле яхшы эшләр башкарырга» һәм «яхшы сүзләр сөйләргә» өйрәтер (2 Тис. 2:16, 17).

Икенчедән, без Аллаһы Сүзен укырга тиеш. Изге Язмаларны укысак, Йәһвә безгә «игелек юлының асылына төшенергә» һәм «һәркайсы игелекле эшкә» әзер булырга булышыр (Гыйб. сүз. 2:9; 2 Тим. 3:17). Укыганда, тирәнтен уйлансак, без Йәһвә турында һәм аның ихтыяры турында күбрәк белербез. Шулай итеп, без «яхшылык хәзинәсенә» кыйммәтле асылташлар өстәп барырбыз һәм аларны киләчәктә куллана алырбыз (Лүк 6:45; Эфес. 5:9).

Өченчедән, без «яхшылыкка иярергә» тырышабыз (3 Яхъя 11). Изге Язмаларда үрнәк алырлык күп мисаллар бар. Йәһвә белән Гайсә иң яхшы үрнәк булып тора. Өстәвенә, Аллаһы Сүзендә игелекле кешеләр турында бәян ителә. Бәлки, сез Тәбифә белән Барнабны искә төшергәнсездер (Рәс. 9:36; 11:22—24). Изге Язмаларда алар турында китерелгән мәгълүматны укып китегез. Аннан соң аларның гамәли яктан башкаларга ничек булышканы һәм сез гаиләдәгеләргә я җыелыштагыларга ничек ярдәм итә алганыгыз турында уйланыгыз. Яхшы, игелекле кешеләр абруена ия булу Тәбифә белән Барнабка күп фатихалар китергән. Сез дә охшаш фатихаларга ия була аласыз.

Безнең көннәрдә дә игелекле, яхшы кешеләр бар. Мәсәлән, «яхшылык сөючән» җыелыштагы өлкәннәр. Башкаларны сүзләрдә һәм эшләрдә «яхшылыкка өйрәткән» апа-кардәшләр турында да онытмыйк (Тит. 1:8; 2:3). Розлин исемле апа-кардәш бер иптәш кызы турында болай ди: «Ул имандашларны ныгытырга һәм аларга булышырга тырыша. Ул аларның ихтыяҗлары турында уйлый һәм аларга кечкенә бүләкләр бирә һәм гамәли яктан ярдәм итә. Ул чыннан да игелекле кеше».

Йәһвә үз халкын «яхшылыкны эзләргә» өнди (Амус 5:14). Шулай эшләү безгә Йәһвәнең нормаларын яратырга һәм алар буенча яшәргә булышыр.

Без яхшылык сыйфатын күрсәтергә һәм игелек кылырга тырышабыз

Яхшы, игелекле кеше булыр өчен, бездән гаять зур эшләр кылу һәм кыйммәтле бүләкләр бирү көтелә дип уйламыйк. Рәссам картинаны бер-ике хәрәкәттә генә ясамый — аңа, картинасын төшерер өчен, кисть белән әллә ничәмә тапкыр хәрәкәт ясарга кирәк. Яхшылык та бер әһәмиятле эштә түгел, ә күп кечкенә игелекле эшләрдә чагыла.

Изге Язмалар безне яхшы эшкә «әзер» булырга дәртләндерә (Тит. 3:1). Кешеләргә игътибарлы булсак, без алар хакына яхшылык кылырбыз һәм аларны «ныгытырбыз» (Рим. 15:2). Бәлки, без кардәш белән үзебездә булганны уртаклашырга булырбыз (Гыйб. сүз. 3:27). Яисә без кардәшебезне бергә ашап алырга я аралашырга чакырырбыз. Берәрсенең авырганын белсәк, аңа открытка җибәрергә, шалтыратырга я килеп китәргә була. Өстәвенә, безнең «кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләр» өчен һәм сүзләребез белән башкаларга «файда китерер» өчен күп мөмкинлекләр бар (Эфес. 4:29).

Йәһвә кебек, без бар кешеләргә игелек кылырга тырышабыз һәм кешеләрне аермыйбыз. Яхшы хәбәрне вәгазьләү — бар кешеләрне яратканыбызны күрсәтер өчен бик яхшы мөмкинлек. Гайсә әмер иткәнчә, без хәтта дошманнарыбызга яхшылык кылырга тырышабыз (Лүк 6:27). Яхшы, игелекле булу һәм дөрес булганны эшләү беркайчан да зыянга булмас — «боларга каршы бернинди канун юк» (Гәл. 5:22, 23). Эзәрлекләүләргә һәм сынауларга карамастан, тәртибебез тел тидермәслек, яхшы булса, без башкаларны хакыйкатькә җәлеп итәрбез һәм Аллаһыны данларбыз (1 Пет. 3:16, 17).

ЯХШЫЛЫК ӨЧЕН ӘҖЕР

«Игелекле кеше үз эшләренең әҗерен күрер» (Гыйб. сүз. 14:14). Нинди әҗерне? Кешеләр яхшы, игелекле булуыбызны күреп, мөгаен, безнең белән яхшы мөгамәлә итәр (Гыйб. сүз. 14:22). Алай булмаса да, яхшылык эшләүдә бирешмәсәк, алар йомшарып китәргә һәм безгә карата үз карашын үзгәртергә мөмкин (Рим. 12:20, иск.).

Начар эшләр кылудан туктап, яхшылыкка омтылу күп файда китерә. Күп кенә кардәшләр моны үз тәҗрибәсеннән күргән. Нэнси исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин дорфа, әхлаксыз һәм итагатьсез кеше идем. Әмма, Аллаһының яхшылык һәм яманлык нормаларын белгәч һәм аларны тормышымда куллана башлагач, мин бәхетлерәк булып киттем. Хәзер мин үземне ким кеше дип санамыйм һәм үз-үземне тиешенчә хөрмәт итәм».

Аллаһыны сөендерү теләгебез яхшылык сыйфатын үстерер өчен иң җитди сәбәп булып тора. Кешеләр яхшы эшләребезне кайвакыт күрмәсә дә, Йәһвә аларны күрә һәм кадерли. Ул һәрбер яхшы эшебезне һәм хәтта фикеребезне күрә (Эфес. 6:7, 8). «Игелекле кеше Йәһвәнең хуплавына ирешә», ә бу бик зур әҗер! (Гыйб. сүз. 12:2) Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да яхшылык сыйфатын үстерик һәм Йәһвә «игелек кылучы һәркемгә... дан, хөрмәт һәм тынычлык» бирәчәген истә тотыйк (Рим. 2:10).

^ 2 абз. Бу мәкаләдә «яхшылык» һәм «игелеклелек» дигән сүзләр синонимнар буларак кулланыла.

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.