Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы Сүзеннән көч алыгыз

Аллаһы Сүзеннән көч алыгыз

«Чыдамлык... бирүче Аллаһы ярдәмендә фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын» (РИМ. 15:5).

94 ҖЫР Без Аллаһы Сүзе өчен рәхмәтле

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә хезмәтчеләре нинди сынауларга очрый?

БӘЛКИ, сезгә хәзер сынаулар аша үтәргә туры киләдер. Бәлки, сезне җыелышта берәрсе рәнҗеткәндер (Ягък. 3:2). Яисә сыйныфташлар я хезмәттәшләр, сез Йәһвәгә хезмәт иткәнгә, сездән көләдер (1 Пет. 4:3, 4). Ә бәлки, гаилә әгъзаларыгыз җыелыш очрашуларына йөрергә һәм вәгазьләргә комачаулыйдыр (Мат. 10:35, 36). Андый басым түзә алмаслык булып тоелырга мөмкин. Әмма шуңа шикләнмәгез: сез бу сынауларны кичереп чыга алсын өчен, Йәһвә сезгә зирәклек тә, көч тә бирәчәк.

2. Римлыларга 15:4 буенча, Аллаһы Сүзе безгә нинди файда китерә ала?

2 Үз Сүзендә Йәһвә авырлыклары булган кешеләрнең очракларын яздырткан. Ни сәбәпле? Рәсүл Паул аңлатканча, Йәһвә безнең бу очраклардан өйрәнүебезне тели. (Римлыларга 15:4 укы.) Борынгы хезмәтчеләр турында уку безгә юаныч һәм өмет өсти ала. Әмма тулы файда алыр өчен, уку гына җитми. Аллаһы Сүзе фикер йөртүебезне үзгәртергә һәм йөрәгебезгә үтеп керергә тиеш. Сынаулар вакытында киңәшкә мохтаҗ булсак, нәрсә эшләп була? Изге Язмаларны укыганда, 1) дога кылыгыз, 2) күз алдына китерегез, 3) уйланыгыз һәм 4) кулланыгыз. Әйдәгез, бу дүрт адым турында күбрәк белик *. Ә аннан соң Давыт патша һәм рәсүл Паул тормышындагы очраклар нигезендә бу ысулны ничек кулланып булганын күрербез.

1. ДОГА КЫЛЫГЫЗ

Изге Язмаларны укыр алдыннан, Йәһвәдән ул сезгә укудан күбрәк файда алырга булышсын дип сорагыз (3 нче абзацны кара.)

3. Изге Язмаларны укыр алдыннан, нәрсә эшләү мөһим һәм ни өчен?

3 1. Дога кылыгыз. Изге Язмаларны укыр алдыннан, Йәһвәдән ул сезгә укудан күбрәк файда алырга булышсын дип сорагыз. Мәсәлән, берәр авырлыкны чишәр өчен киңәш кирәк булса, Йәһвәдән аның Сүзендә туры килгән принципны табарга булышсын дип үтенегез (Флп. 4:6, 7; Ягък. 1:5).

2. КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕГЕЗ

Үзегезне персонажның урынына куегыз (4 нче абзацны кара.)

4. Изге Язмаларны җанландырырга сезгә нәрсә булышыр?

4 2. Күз алдына китерегез. Йәһвә безгә гаҗәеп сәләт биргән: без төрле нәрсәләрне күз алдына китерә алабыз. Изге Язмалардагы очракларны җанландырыр өчен, сурәтләнгән хәлләрне күз алдына китерегез һәм үзегезне персонажның урынына куегыз. Ул күргән нәрсәләрне күрергә һәм кичергән хисләрне тоярга тырышыгыз.

3. УЙЛАНЫГЫЗ

Текстка тирәнтен анализ ясагыз һәм моның сезгә ничек кагылганы турында уйланыгыз (5 нче абзацны кара.)

5. Уйлану нәрсә ул һәм уйланырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

5 3. Уйланыгыз. Уйлану ул — текстны тирәнтен анализлау һәм моның безгә ничек кагылганы турында уйлау. Уйлану фикерләр арасындагы бәйләнешне күрергә һәм теманы яхшырак аңларга булыша. Уйланмыйча уку җыелмаган пазлга охшаш. Уйланганда исә, без, бу пазлны җыеп, тулы картинаны күрә башлыйбыз. Уйланырга җиңелрәк булсын өчен, үзегезгә мондыйрак сораулар бирегез: «Аллаһының бу борынгы хезмәтчесе, үз авырлыгын җиңәр өчен, нәрсә эшләгән? Йәһвә аңа ничек булышкан? Мин моннан нәрсәгә өйрәнәм һәм бу миңа ничек ярдәм итә ала?»

4. КУЛЛАНЫГЫЗ

Белгәннәрегезне куллансагыз, карарларыгыз — акыллы, ә иманыгыз нык булыр, һәм сез җан тынычлыгына ия булырсыз (6 нчы абзацны кара.)

6. Ни өчен белемнәрне куллану зарур?

6 4. Кулланыгыз. Гайсә сүзләре буенча, белгәннәрне кулланмасак, без ком өстендә йортын төзегән кешегә охшаш булырбыз. Ул көч түгеп, тырышып төзегән булса да, барысы да заяга була. Чөнки, яңгыр явып, су баскач һәм көчле җилләр, исеп, шул йортка ябырылгач, ул ава һәм җимерелә (Мат. 7:24—27). Без дә дога кылсак, күз алдына китерсәк һәм уйлансак, ләкин кулланмасак, вакытны әрәм иткән генә булырбыз. Чөнки сынаулар я эзәрлекләүләр башлангач, иманыбыз нык булмаячак. Икенче яктан, өйрәнсәк һәм белгәннәрне куллансак, акыллы карарлар кабул итәрбез, җан тынычлыгына ия булырбыз һәм нык иман үстерербез (Ишаг. 48:17, 18). Шулай итеп, бу дүрт адым безгә Изге Язмаларны яхшырак аңларга булышыр. Ә хәзер, әйдәгез, бу ысулны кулланып, Давыт тормышындагы бер очракка игътибар итик.

ДАВЫТ ПАТШАДАН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНЕП БУЛА?

7. Без хәзер нинди очракны карап чыгарбыз?

7 Гаилә әгъзасының я дустыгызның сезгә хыянәт иткәне бармы? Ул чакта Давыт патша һәм аның улы Әбессәлам турындагы очракны карап чыгу сезнең өчен аеруча дәртләндергеч булыр. Әбессәлам үз әтисенә хыянәт иткән һәм аның патшалыгын тартып алырга теләгән (2 Иш. 15:5—14, 31; 18:6—14).

8. Без Йәһвәдән ничек ярдәм ала алабыз?

8 1. Дога кылыгыз. Бу өзекне укыр алдыннан, Йәһвәгә хисләрегезне ачып салыгыз. Нинди гаделсезлеккә очраганыгыз турында сөйләп бирегез; конкрет булыгыз (Зәб. 6:6—9). Йәһвәдән сезгә бу очракка туры килгән принципны күрергә булышсын дип сорагыз.

9. Давыт һәм Әбессәлам очрагын сөйләп бирегез.

9 2. Күз алдына китерегез. Бу очрактагы хәл-шартлар һәм Давытның нәрсә хис иткәне турында уйланыгыз. Давытның улы Әбессәлам инде ничәмә ел, халыкның мәхәббәтен яулап алыр өчен, тырышлыклар куя (2 Иш. 15:7). Хәзер уңайлы вакыт дип санап, Әбессәлам ил буйлап үз кешеләрен җибәрә һәм халыкны үзен патша итеп кабул итүгә әзерли. Ул хәтта Давытның якын дусты һәм киңәшчесе Ахитафилны үз ягына авыштыра. Әбессәлам үзен патша итеп игълан итә һәм Давытны үтерергә тели. Бәлки, Давыт ул вакытта каты авыргандыр (Зәб. 41:1—9). Давыт бу фетнә турында белеп ала һәм Иерусалимнан кача. Нәтиҗәдә, Әбессәламнең һәм Давытның гаскәрләре арасында сугыш башлана. Әбессәламнең гаскәре җиңелә, һәм ул үтерелә.

10. Давыт, сынауга очрап, ничек эш итә алыр иде?

10 Хәзер Давытның хисләре турында уйланыйк. Ул үз улы Әбессәламне яраткан һәм дусты Ахитафилга ышанган. Әмма бу ике кеше аңа хыянәт иткән. Алар аның күңеленә яра салган һәм аны хәтта үтерергә тырышкан. Давыт, башка дусларына шикләнеп, алар да Әбессәламнең фетнәсенә кушылган дип уйлый алган. Давыт, башкаларга ышаныч юк диеп, Әбессәламнән берүзе кача алган яисә ул боегуга бирелә алган. Әмма Давыт кешеләргә ышанычын да югалтмаган, тискәре хисләргә дә бирелмәгән. Аңа тормышындагы бу сынауны кичереп чыгарга нәрсә булышкан?

11. Давыт авыр хәлдә ничек эш иткән?

11 3. Уйланыгыз. Бу очрактан нинди принципларга өйрәнеп була? Мондый сорауга җавап бирегез: «Бу авыр хәлне кичереп чыгар өчен, Давыт нәрсә эшләгән?» Давыт паникага бирелмәгән һәм ашык-пошык, акылсыз карарлар кабул итмәгән. Куркуга да бирелмәгән һәм чаралар күрү белән дә озакка сузмаган. Давыт Йәһвәдән догада ярдәм сораган. Һәм моннан тыш, ул дусларыннан ярдәм эзләгән. Ул тоткарланмыйча кабул ителгән карарлары буенча эш иткән. Давыт, зур күңел әрнүе кичерсә дә, явызланып китмәгән һәм кешеләргә шикләнеп карый башламаган. Ул Йәһвәгә һәм дусларына карата ышанычын югалтмаган.

12. Йәһвә Давытка ничек ярдәм иткән?

12 Йәһвә Давытка ничек ярдәм иткән? Өстәмә тикшерү үткәреп, сез Йәһвәнең Давытка кирәкле көч биргәнен күрерсез (Зәб. 3:1—8 һәм башлангыч сүз). Йәһвә Давытның карарларын фатихалаган. Ул шулай ук Давытны яклаган тугры дусларын да фатихалаган.

13. Берәрсе сезне рәнҗетсә, сез Давыттан ничек үрнәк ала аласыз? (Маттай 18:15—17)

13 4. Кулланыгыз. Уйланыгыз: «Мин Давыттан ничек үрнәк ала алам?» Авырлык туганда, аны чишәр өчен, озакка сузмыйча эш итәргә кирәк. Хәлгә карап, сез Гайсәнең Маттай 18 нче бүлектә язылган киңәшен куллана аласыз я андагы принцип буенча эш итә аласыз. (Маттай 18:15—17 укы.) Һәрхәлдә, хисләргә бирелеп, ашык-пошык эш итү акыллы булмас иде. Йәһвәгә дога кылып, аңардан зирәклек һәм тыныч йөрәк үтенеп сорагыз. Дусларыгызга шикләнеп карамагыз, аларның ярдәмнәрен кире какмагыз (Гыйб. сүз. 17:17). Иң мөһиме, Йәһвә үз Сүзендә биргән киңәшләре буенча эш итегез (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

РӘСҮЛ ПАУЛДАН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНЕП БУЛА?

14. 2 Тимутигә 1:12—16; 4:6—11, 17—22 дә язылган сүзләр сезне аеруча нинди чакларда ныгыта ала?

14 Бәлки, сезгә туганнарыгыз каршылык күрсәтәдер. Ә бәлки, илегездә эшчәнлегебез чикләнгән я бөтенләй тыелгандыр. Алай булса, 2 Тимутигә 1:12—16; 4:6—11, 17—22 * дә язылган киңәшләр сезне дәртләндерәчәк. Паул бу сүзләрне төрмәдә утырганда язган.

15. Йәһвәдән нәрсә турында сорап була?

15 1. Дога кылыгыз. Бу шигырьләрне укып китәр алдыннан, Йәһвәгә проблемагыз турында һәм моның аркасында нинди хисләр кичергәнегез турында сөйләп бирегез. Догаларыгыз конкрет булсын. Аннан соң Паулның кичергән сынаулары турында укыганда, Йәһвәдән сезгә булыша алган принципларны күрергә булышсын дип сорагыз.

16. Паулның хәлен сурәтләп бирегез.

16 2. Күз алдына китерегез. Үзегезне Паулның урынына куеп карагыз. Паул Рим төрмәсендә утыра, һәм ул богауланган. Аның элек тә төрмәдә утырганы бар иде. Әмма бу юлы аны үлем җәзасы көтә, һәм Паул моны сизә. Кайбер кардәшләр аңардан баш тарткан. Өстәвенә, ул физик һәм эмоциональ яктан хәлсезләнгән (2 Тим. 1:15).

17. Туган хәлдә Паул үзен ничек тота алган?

17 Паул элек кабул иткән карарларын искә төшереп, башкача эш иткән булсам, төрмәдә утырырга туры килмәс иде дип уйлый алган. Ул Асия өлкәсендә үзен калдырган кардәшләргә ачу тота алган һәм башка дусларына да ышанычын югалта алган. Әмма алай булмаган. Ни өчен Паул дуслары аны калдырмаячагына һәм Аллаһы аңа әҗерен бирәчәгенә бер дә шикләнмәгән?

18. Паул сынауларда ничек эш иткән?

18 3. Уйланыгыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Чыдам булып калыр өчен, Паул нәрсә эшләгән?» Паулга хәтта үлем янаганда да, ул Аллаһыга дан китерүнең мөһимлеген исеннән чыгармаган. Ул башкаларны дәртләндерер өчен дә мөмкинлекләр эзләгән. Ул Йәһвәгә таянган һәм дога кылудан туктамаган (2 Тим. 1:3). Үзен ташлап киткән кардәшләр турында артык күп уйлар урынына ул үзенә тугры калган һәм гамәли ярдәм күрсәткән кардәшләргә рәхмәтле булган. Ул Аллаһы Сүзен өйрәнүен дәвам иткән (2 Тим. 3:16, 17; 4:13). Ә иң мөһиме, ул Йәһвә белән Гайсәнең үзен яратканнарында, аны ташламаганнарында һәм аңа әҗерен бирәчәкләрендә шикләнмәгән.

19. Йәһвә Паулга ничек ярдәм иткән?

19 Йәһвә Паулга үз иманы өчен газап чигәчәге турында алдан әйткән булган (Рәс. 21:11—13). Йәһвә Паулга ничек ярдәм иткән? Ул аның догаларына җавап кайтарган һәм көч өстәгән (2 Тим. 4:17). Шулай ук Йәһвә аны күктәге әҗерен алачагында ышандырган. Өстәвенә, Йәһвә аның тугры дусларын аңа ярдәм итәргә дәртләндергән.

20. Без Паулның Римлыларга 8:38, 39 дагы сүзләре белән риза булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

20 4. Кулланыгыз. Үзегездән сорагыз: «Мин Паулдан ничек үрнәк ала алам?» Паул кебек, без дә эзәрлекләүләргә әзер булырга тиеш (Марк 10:29, 30). Сынауларда сафлык саклап калыр өчен, безгә Йәһвәгә дога кылырга һәм Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга кирәк. Шуны да онытмыйк: тормышыбызда иң мөһиме — бу күктәге Атабызга дан китерү. Йәһвәнең безне калдырмаячагына һәм бернәрсә дә безне аның яратуыннан аера алмаячагына шикләнмәскә була. (Римлыларга 8:38, 39 укы; Евр. 13:5, 6.)

БАШКА БОРЫНГЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

21. Ая һәм Хектор исемле кардәшләргә сынауларны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән?

21 Авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, борынгы хезмәтчеләрнең мисаллары безгә көч өсти ала. Япониядән булган Ая исемле апа-кардәшкә Юныс мисалы турында уйлану җәмәгать урыннарында вәгазьләргә кыюлык өстәгән. Ә Индонезиядә яшәүче Хектор исемле яшь егетне Рут мисалы рухландырган. Аның ата-аналары Йәһвәгә хезмәт итмәсә дә, бу мисал аны Изге Язмаларны өйрәнергә һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндергән.

22. Аудио- һәм видеопостановкалардан һәм «Иманнарыннан үрнәк алыгыз» дигән рубрикадан ничек тулы файда алып була?

22 Иманыбызны ныгытучы Изге Язмалардагы мисалларны кайдан табып була? Мәсәлән, аудио- һәм видеопостановкалар, «Иманнарыннан үрнәк алыгыз» дигән рубрикадагы мәкаләләр Изге Язмалардагы персонажларның тормышларын күз алдына китерергә булыша *. Яхшы әзерләнгән бу материалларны карар, тыңлар я укыр алдыннан, Йәһвәгә дога кылыгыз һәм ул нәкъ сезнең өчен файдалы фикерләрне күрергә булышсын дип сорагыз. Үзегезне укыган я караган персонаж урынына куеп карагыз. Бу хезмәтчеләрнең нәрсә эшләгәннәре һәм Йәһвәнең аларга ничек ярдәм иткәне турында уйланыгыз. Белгәннәрегезне тормышта кулланыгыз. Йәһвәнең ярдәме өчен аңа рәхмәтләр белдерегез. Һәм, рәхмәтле булуыгызны күрсәтер өчен, башкаларның җаннарын яңартырга мөмкинлекләр эзләгез.

23. Ишагыя 41:10, 13 буенча, Йәһвә безгә нәрсә вәгъдә итә?

23 Шайтан дөньясында яшәү җиңел түгел. Шуңа күрә без кайвакыт ничек эш итәргә кирәклеген белмибез (2 Тим. 3:1). Әмма куркуга һәм артык борчылуга бирелмик. Йәһвә безнең нинди авырлыклар кичергәнебезне күрә. Ул безне үзенең кодрәтле уң кулы белән тотып торырга вәгъдә итә. (Ишагыя 41:10, 13 укы.) Без Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә һәм Изге Язмалардагы киңәшләр безгә сынауларны кичереп чыгарга булышачагына бер дә шикләнмибез.

96 ҖЫР Аллаһы Сүзе — хәзинә

^ 5 абз. Изге Язмалардагы очраклар Йәһвә үз хезмәтчеләрен яратканын һәм аларга сынаулар вакытында булышканын дәлилли. Бу мәкалә безгә, Изге Язмаларны уку күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыр.

^ 2 абз. Бу өйрәнер өчен бер генә ысул. Башка тәкъдимнәрне «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» (бу басманы онлайн-китапханәдә карагыз), «Изге Язмалар» дигән темада, «Изге Язмаларны уку һәм аңлау» дигән өстәмә исем астында табып була.

^ 14 абз. Бу мәкаләне җыелыш белән өйрәнгәндә, шушы шигырьләрне укып китәсе юк.

^ 22 абз. jw.org сайтында «Иманнарыннан үрнәк алыгыз. Изге Язмаларда искә алынган кешеләр» дигән рубриканы карагыз (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > АЛЛАҺЫГА ЫШАНУ дигән сылтама буенча үтегез).