13 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Йәһвә безне ничек яклый?
«Хуҗабыз тугры, һәм ул сезне ныгытачак һәм Явыздан саклаячак» (2 ТИС. 3:3).
124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1. Ни өчен Гайсә Йәһвәне шәкертләремне якла дип сораган?
ҖИРДӘГЕ тормышының соңгы төнендә Гайсә үз шәкертләре һәм алар кичерәчәк сынаулар турында уйланган. Аларны яратканга, Гайсә үз Атасыннан аларны явыздан сакларга үтенгән (Яхъя 17:14, 15). Гайсә күккә күтәрелгәннән соң, Шайтан аның хезмәтчеләренә каршы сугыш алып барачагын белгән. Менә ни өчен Йәһвәнең халкына яклау кирәк булган.
2. Йәһвәнең догаларыбызга җавап бирәчәген без кайдан беләбез?
2 Улын яратканга, Йәһвә аның догасына җавап биргән. Йәһвәне сөендереп яшәргә тырышсак, ул безне дә яратачак һәм яклау белән ярдәм турындагы догаларыбызга җавап бирәчәк. Яратучы гаилә башы буларак, Йәһвә балалары турында назлы кайгыртыр. Моны эшләмәсә, бу аның исеменә, ягъни абруена, тап төшерер иде!
3. Ни өчен без Йәһвәнең яклавына мохтаҗ?
3 Бүген без Йәһвәнең яклавына аеруча мохтаҗ. Шайтан бит күктән бәреп төшерелгән булган, һәм хәзер ул «көчле ярсу» белән тулы (Ачыл. 12:12). Аның аркасында безне эзәрлекләгән кешеләр «Аллаһыга изге хезмәт башкарабыз» дип уйлый (Яхъя 16:2). Ә Аллаһыга ышанмаган кешеләр безне бу дөньядан бик нык аерылып торганга эзәрлекли. Дошманнарыбызны безне эзәрлекләргә ни генә этәрмәсен, без курыкмыйбыз, чөнки Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Хуҗабыз тугры, һәм ул сезне ныгытачак һәм Явыздан саклаячак» (2 Тис. 3:3). Йәһвә безне ничек яклый? Әйдәгез, ике якка игътибар итик.
АЛЛАҺЫ БИРГӘН ХӘРБИ КИЕМ ҺӘМ КОРАЛЛАР
4. Эфеслеләргә 6:13—17 буенча, Йәһвә безне яклар өчен, безгә нәрсә биргән?
4 Йәһвә безгә Шайтанның һөҗүмнәреннән яклый алган рухи хәрби кием һәм кораллар бирә. (Эфеслеләргә 6:13—17 укы.) Бу кием чыдам һәм безне чыннан да яклый ала. Әмма бу киемне тулаем кисәк кенә һәм аны салмасак кына, ул безне яклар. Бу хәрби кием нәрсәне аңлата? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.
5. Хакыйкать билбавы нәрсә ул һәм ни өчен аны киеп йөрү мөһим?
5 Хакыйкать билбавы Изге Язмаларда язылган хакыйкатьне аңлата. Ни өчен без бу билбауны киеп йөрергә тиеш? Чөнки Шайтан «ялганның атасы» (Яхъя 8:44). Ул меңләгән еллар буе кешеләрне алдый һәм «бөтен дөньяны юлдан яздыруда» инде остарып беткән (Ачыл. 12:9). Изге Язмалардагы хакыйкать исә безне ялганнан яклый. Без бу билбауны киеп йөрүебезне ничек күрсәтә алабыз? Йәһвә турында белем алып, аңа «рух һәм хакыйкать буенча» гыйбадәт кылып һәм бар эшләрдә дә намуслы булып (Яхъя 4:24; Эфес. 4:25; Евр. 13:18).
6. Тәкъвалык күкрәкчәсе нәрсә ул һәм ни өчен без аны киеп йөрергә тиеш?
6 Тәкъвалык күкрәкчәсе Йәһвәнең югары нормаларын аңлата. Ни өчен без хәрби киемнең бу өлешен киеп йөрергә тиеш? Күкрәкчә гаскәринең йөрәген яклаган кебек, тәкъвалык күкрәкчәсе дә символик йөрәгебезне, ягъни эчке асылыбызны, дөньяның бозык тәэсиреннән яклый (Гыйб. сүз. 4:23). Йәһвә без бөтен йөрәктән аны яратырбыз һәм аңа хезмәт итәрбез дип көтә (Мат. 22:36, 37). Шуңа күрә Шайтан йөрәгебезне бүләргә тырыша. Ул бу дөнья тәкъдим иткән, әмма Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәләрне яратырга дәртләндерә (Ягък. 4:4; 1 Яхъя 2:15, 16). Ә бу килеп чыкмаса, ул басым ясый башлый һәм безне Йәһвәнең нормаларын бозарга күндерергә тырыша.
7. Тәкъвалык күкрәкчәсен кигәнебез нәрсәдән күренер?
7 Йәһвәнең яхшылык һәм яманлык нормаларын кабул иткәндә һәм алар буенча яшәгәндә, без тәкъвалык күкрәкчәсен киеп йөрибез дип әйтеп була (Зәб. 97:10). Кемдер Йәһвәнең нормалары үзен чикли дип уйлый, әмма без алай дип санамыйбыз. Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәүдән туктасак, без, күкрәкчә бик авыр диеп, аны сугыш вакытында салып ташлаган гаскәригә охшаш булырбыз. Бу бер дә акыллы булмас иде! Йәһвәне яраткан кешеләр өчен аның «әмерләре авыр түгел», алар бу әмерләрнең тормышларын коткарганын таный (1 Яхъя 5:3).
8. Рухи аяк киемен киеп йөрү нәрсә аңлата?
8 Паул безне шулай ук тынычлык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә әзер булуны аяк киеме итеп кияргә дәртләндергән. Башка сүзләр белән әйткәндә, без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Башкаларга хакыйкатьне сөйләгәндә, үзебезнең дә иманыбыз ныгый бара. Бөтен җирдә Йәһвә халкы яхшы хәбәрне җиткерер өчен мөмкинлекләр таба. Алар эштә, мәктәптә, кешеләрнең эш урыннарында, өйдән өйгә йөреп, кибетләрдә, туганнарга килеп киткәндә, танышлар белән аралашканда һәм хәтта өйдән чыга алмаганда вәгазьли. Куркуга бирелеп вәгазьләүдән туктасак, без сугышта аяк киемен салып ташлаган гаскәри кебек булыр идек. Яланаяк калган гаскәринең аяклары тиз яралана, һәм ул һөҗүмнәргә каршы тора алмый һәм үз командирының боерыкларын үтәргә сәләтле түгел.
9. Ни өчен безгә иманның зур калканын һәрвакыт үзебез белән йөртергә кирәк?
1 Пет. 3:15). Рухи эшләргә комачаулый алган акчалы эштән баш тартканда да, без иман калканын калдырмаганыбызны күрсәтәбез (Евр. 13:5, 6). Каршылыкларга карамастан, хезмәтебезне дәвам иткәндә дә, калканыбыз безне яклый дип әйтеп була (1 Тис. 2:2).
9 Иманның зур калканы Йәһвәгә иманыбызны аңлата. Без Йәһвәнең үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәгенә ышанабыз. Андый иман ярдәмендә без «Явызның бар утлы укларын сүндерә» алабыз. Ни өчен безгә бу калканны һәрвакыт үзебез белән йөртергә кирәк? Чөнки бу безне мөртәтләрнең ялган өйрәтүләреннән һәм тәнкыйтьчел кешеләрнең мыскыллауларыннан яклар. Иманыбыз нык булмаса, берәрсе безне Йәһвә юлыннан тайпылдырырга тырышса, без каршы тора алмабыз. Икенче яктан, мәктәптә я эштә Йәһвәнең нормаларын яклаганда һәм алар буенча эш иткәндә, без калканыбызны үзебез белән йөрткәнебезне күрсәтәбез (10. Тимер башлык нәрсә ул һәм ни өчен ул мөһим?
10 Тимер башлык — Йәһвә биргән өмет ул. Без Аллаһыдан әҗер алырга өметләнәбез һәм, хәтта үлсәк тә, безне терелтәчәгенә 1 Тис. 5:8; 1 Тим. 4:10; Тит. 1:1, 2). Тимер башлык гаскәринең башын яклаган кебек, коткарылуга өмет тә безнең фикер йөртү рәвешебезне яклый. Ничек итеп? Өмет игътибарыбызны Аллаһының вәгъдәләренә тупларга һәм авырлыкларга дөрес караш сакларга ярдәм итә. Башлыкны киеп йөрүебез нәрсәдән күренер? Аллаһының фикер йөртү рәвешен үзләштерүебездән. Мәсәлән, без өметебезне байлыкка түгел, ә Аллаһыга баглыйбыз (Зәб. 26:2; 104:34; 1 Тим. 6:17).
ышанабыз (11. Рух кылычы нәрсә ул һәм ни өчен безгә аны кулланырга кирәк?
11 Рух кылычы — Аллаһы Сүзе ул. Бу кылыч дөреслекне ялганнан аера һәм кешеләрне ялган тәгълиматлар белән начар гадәтләр коллыгыннан азат итә (2 Көр. 10:4, 5; 2 Тим. 3:16, 17; Евр. 4:12). Шәхси өйрәнү үткәргәндә һәм Аллаһы оешмасы аша бирелгән өйрәтүне кабул иткәндә, без бу кылычны кулланырга өйрәнәбез (2 Тим. 2:15). Безгә хәрби кием бирүдән тыш, Йәһвә безне тагын бер юл аша яклый. Нәрсә турында сүз бара?
БЕЗ ЯЛГЫЗ КӨРӘШМИБЕЗ
12. Без нәрсәгә мохтаҗ һәм ни өчен?
12 Тәҗрибәле сугышчы зур армиягә каршы берүзе генә сугыша алмаганын белә. Аңа башка сугышчыларның ярдәме кирәк. Без дә Шайтанга һәм аның хезмәтчеләренә каршы ялгыз тора алмыйбыз. Безгә кардәшләрнең ярдәме кирәк. Йәһвә безгә кардәшлек биргән, һәм бар имандашлар безгә ярдәм итәргә әзер (1 Пет. 2:17).
13. Еврейләргә 10:24, 25 буенча, җыелыш очрашуларына йөрү нинди файда китерә?
13 Кирәкле ярдәм алыр өчен бер мөмкинлек — җыелыш очрашуларына йөрү. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Без рух төшенкелегенә бирелгәндә — ә бу һәрберебез белән булгалый,— очрашулар күңелебезне күтәрә ала. Кардәшләрнең комментарийлары безне җанландырып җибәрә. Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар һәм демонстрацияләр Йәһвәгә хезмәт итү теләген ныгыта. Кардәшләр белән җыелыш алдыннан я җыелыштан соң аралашу да безне рухландыра (1 Тис. 5:14). Моннан тыш, безнең башкаларга ярдәм итү мөмкинлеге бар, һәм бу безгә шатлык китерә (Рәс. 20:35; Рим. 1:11, 12). Җыелыш очрашулары безгә тагын бер өлкәдә булыша. Алар безне вәгазьләргә өйрәтә, шулай итеп без рухи сугыш алып бару осталыгыбызны яхшыртабыз дип әйтеп була. Мәсәлән, җыелыш очрашуларында без өйрәтү коралларыбызны уңышлы итеп кулланырга өйрәнәбез. Шуңа күрә җыелыш очрашуларына яхшылап әзерләнегез. Очрашу вакытында игътибар белән тыңлагыз. Аннан соң ишеткән фикерләрне кулланырга тырышыгыз. Шулай эш итеп, сез «Мәсих Гайсәнең яхшы гаскәрие» булачаксыз (2 Тим. 2:3).
14. Безгә кем тагын ярдәм итә?
14 Мириадлаган көчле фәрештәләр дә безнең яклы. Бер генә фәрештәнең никадәр зур көчкә ия булганы турында уйланыгыз (Ишаг. 37:36). Ә миллионлаган фәрештәдән торган гаскәр турында әйтәсе дә юк! Бернинди кеше дә, бернинди явыз рухи зат та Йәһвәнең гаскәрләреннән көчлерәк була алмый. Һәм әлбәттә, Йәһвә — галәмдәге иң куәтле Шәхес, шуңа күрә, аның белән булсак, дошманнарның саны ничәмә генә булмасын, безгә беркем каршы тора алмас (Хак. 6:16). Хезмәттәшегез, сыйныфташыгыз я туганыгыз берәр тискәре нәрсә әйтсә я явызлык эшләсә һәм сезне курку биләп алса, бу фикерләрне истә тотыгыз. Үзегезнең ялгыз булмавыгызны онытмагыз. Йәһвә сезнең белән, һәм сез аның җитәкчелеге буенча эш итәсез.
ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ЯКЛАУСЫЗ КАЛДЫРМАЯЧАК
15. Ишагыя 54:15, 17 буенча, ни өчен Аллаһы халкын яхшы хәбәрне сөйләүдән туктатып булмый?
15 Шайтан дөньясының безне нәфрәт итәр өчен сәбәпләре җитәрлек: без сәясәттә катнашмыйбыз, кулга корал алмыйбыз, Аллаһы исемен игълан итәбез, һәм Аллаһы Патшалыгы гына җирдә тыныч шартлар булдырачак дип вәгазьлибез, һәм Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшибез. Без дөнья идарәчесенең оятсыз ялганчы һәм кеше үтерүче булуын фаш итәбез (Яхъя 8:44). Без шулай ук бу дөньяның тиздән юк ителәчәген игълан итәбез. Шайтан һәм аның хезмәтчеләре безнең авызыбызны йомдыра алмаячак. Без алга таба да Йәһвәне данларбыз һәм моның өчен бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмабыз! Шайтан, бик көчле булса да, Патшалык хәбәренең бөтен җир буенча таралуын туктата алмый. Бу Йәһвәнең яклавы ярдәмендә генә мөмкин. (Ишагыя 54:15, 17 укы.)
16. Бөек афәт вакытында Йәһвә үз халкын ничек коткарачак?
16 Безне киләчәктә нинди вакыйгалар көтә? Бөек афәт вакытында Йәһвә үз халкын ике тапкыр гаҗәеп рәвештә саклап коткарачак. Беренчедән, Йәһвә үз халкын дөнья патшалары Бөек Бабылны — ялган дин империясен юк иткәндә яклаячак (Ачыл. 17:16—18; 18:2, 4). Икенчедән, Йәһвә безне Армагеддонда Шайтан дөньясының калган өлешләрен юк иткәндә коткарачак (Ачыл. 7:9, 10; 16:14, 16).
17. Ни өчен Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк?
17 Без Йәһвәгә якын булып калганда, Шайтан безгә төзәтә алмаслык зыян китерә алмый. Чынлыкта, Шайтанны мәңгегә юк ителү көтә (Рим. 16:20). Шуңа күрә Аллаһыдан бирелгән хәрби киемне киегез һәм аны салып ташламагыз! Рухи сугышны берүзегез генә алып бармагыз, кардәшләргә таяныч булыгыз. Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итегез. Шулай эшләсәгез, яратучы күктәге Атабыз сезне ныгытачак һәм яклаячак (Ишаг. 41:10).
149 ҖЫР Җиңү җыры
^ 5 абз. Изге Язмаларда Йәһвә безне ныгытачак дип әйтелә. Ул безне рухи зыяннан гына түгел, ә мәңгегә зыян китерә алган бар нәрсәләрдән дә яклар. Бу мәкаләдә без мондый сорауларга җавап табарбыз: ни өчен без яклауга мохтаҗ? Йәһвә безне ничек яклый? Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?