Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Ни өчен мәсихчеләргә мессенджерларны акыллы кулланырга кирәк?

Бүген күп кенә кардәшләр, туганнары һәм дуслары белән элемтәдә торыр өчен, заманча технологияләр куллана. Җитлеккән мәсихчеләр мондый киңәшне истә тота: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйб. сүз. 27:12).

Йәһвә безне якларга тели. Моны аңлаганга, без «бүленешләр китереп чыгаручылар» белән, җыелыштан чыгарылганнар һәм хакыйкатьне бозучылар белән аралашмыйбыз (Рим. 16:17; 1 Көр. 5:11; 2 Яхъя 10, 11). Хәтта җыелышта да кайберәүләрнең тәртипләре үрнәк алырлык түгел (2 Тим. 2:20, 21). Дуслар сайлаганда, без моны исәпкә алырга тиеш.

Мессенджерлар аша гына аралашканда, кешенең яхшы дус булырмы, юкмы икәнлеген билгеләү авыр. Мессенджерларда зур төркемнәргә кушылу турында әйткәндә, сак булу аеруча мөһим. Кайбер кардәшләр, андый төркемнәргә кушылып, ачы нәтиҗәләр татыган. Андый төркемнәрдә йөзләгән я хәтта меңләгән кеше булганда, саклык чараларын күрү авыр. Андый төркемнәрдә һәрбер катнашучыны һәм аның рухи хәләтен белү мөмкин түгел. Зәбур 26:4 тә болай диелә: «Мин ялганчы кешеләр белән аралашып утырмыйм, чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим». Бу принцип буенча, мессенджерлар аша таныш кешеләр белән генә аралашу акыллы. Төркем хәтта кечкенә булса да, без ул төркемдә күпме вакыт үткәргәнебезгә һәм нинди темалар каралганына игътибарлы булырга тиеш.

Без бу төркемнән килгән һәрбер хәбәргә җавап бирергә тиеш дип уйламыйк. Өстәвенә, бу төркемдә нинди темалар күтәрелгәненә игътибарлы булыйк. Рәсүл Паул Тимутине ләчтит сатучылар һәм кеше эшенә тыкшынучылардан ерак торырга дәртләндергән (1 Тим. 5:13). Үкенечкә каршы, кайберәүләр мессенджерларда үзләрен шулай тота да.

Җитлеккән мәсихче башкаларны тәнкыйтьләмәс, андый сөйләшүләрне дә тыңламас һәм конфиденциаль мәгълүматны таратмас (Зәб. 15:3; Гыйб. сүз. 20:19). Ул шаккатыргыч һәм тикшерелмәгән мәгълүматны укымый да, башкаларга да җибәрми (Эфес. 4:25). Безнең сайтыбызда һәм телевидениебездә рухи ризык һәм ышанычлы хәбәрләр җитәрлек.

Кайбер Йәһвә Шаһитләре мессенджерлар аша нәрсәдер сата, сатып ала, реклама ясый я эш тәкъдим итә. Безгә бу сәүдә эшләрен Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән буташтырырга кирәкми. Җитлеккән мәсихче мессенджерларны кардәшләрдән табыш алыр өчен кулланмас һәм шулай итеп байлык яратмыйча тормыш итүен күрсәтер (Евр. 13:5).

Мохтаҗларга я афәттән зыян күргәннәргә булышу өчен мессенджерлар аша акча җыю турында нәрсә әйтеп була? Билгеле, без кардәшләрне яратабыз, шуңа күрә ярдәм кулын сузарга телибез (Ягък. 2:15, 16). Әмма мессенджердагы олы төркемнәр аша акча җыю филиалның һәм өлкәннәрнең ярдәм итү эшенә комачаулый ала (1 Тим. 5:3, 4, 9, 10, 16). Моннан тыш, без кардәшләргә ярдәм итәр өчен безне билгеләгәннәр дигән фикер тудырырга теләмәс идек.

Без һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләргә телибез (1 Көр. 10:31). Мессенджерларны һәм шундый технологияләрне кулланганда, куркыныч якларны истә тотыйк һәм сак булыйк.