Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Яшь абый-кардәшләр, сез башкаларның ышанычын яулый аласыз

Яшь абый-кардәшләр, сез башкаларның ышанычын яулый аласыз

«Синең таң тудырган чык бөртекләредәй гаять күп яшьләрең бар» (ЗӘБ. 110:3).

39 ҖЫР Аллаһы каршында яхшы исем

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Яшь абый-кардәшләребез турында нәрсә әйтеп була?

ЯШЬ абый-кардәшләр, сез җыелышка күп файда китерә аласыз. Сезнең күбегез яшьлек көче белән тулы (Гыйб. сүз. 20:29). Сез җыелышыгыз өчен чын фатиха! Сез хезмәттәш ярдәмче булырга телисездер, әмма башкалар сезне тәҗрибәсез һәм яшь дип саный дип борчыласыздыр. Яшь булсагыз да, сез җыелыштагыларның хөрмәтен һәм ышанычын яулый аласыз.

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Без бу мәкаләдә Давыт мисалын карап чыгарбыз. Без шулай ук ике Яһүд патшасы, Аса һәм Йәһшәфәт, мисаллары турында уйланырбыз. Йәһвәнең бу өч хезмәтчесе нинди авырлыкларга очраган? Алар ничек эш иткән? Һәм яшь кардәшләр алардан нәрсәгә өйрәнә ала? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

ДАВЫТ МИСАЛЫННАН ӨЙРӘНЕГЕЗ

3. Яшь кардәшләр башкаларга ничек булыша ала?

3 Яшь чагында Давыт кайбер файдалы күнекмәләргә өйрәнгән. Берсүзсез, Давыт бик рухи кеше булган. Давыт шулай ук арфа уйнарга өйрәнгән һәм билгеләнгән патша — Шаул алдында уйнаган (1 Иш. 16:16, 23). Яшь кардәшләребез, ә сезнең җыелышка файда китерә алган сәләтләрегез я осталыкларыгыз бармы? Әлбәттә, бар. Мәсәлән, сез кардәшләрне, аеруча олы яшьтәгеләрне, электрон җайланмаларны кулланырга өйрәтә аласыз. Сезгә бит бу җайланмаларны куллану күпкә җиңелрәк бирелә. Бу шул кардәшләргә шәхси өйрәнүдә һәм җыелыш очрашуларында бик булышыр иде.

Давыт үзен көтүне кайгыртырга җаваплы дип санаган һәм атасының сарыкларын кыюлык белән яклаган (4 нче абзацны кара.)

4. Яшь абый-кардәшләр Давытның нинди сыйфатларын чагылдыра ала? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

4 Давытның көндәлек тормышыннан аның ышанычлы һәм җаваплы кеше булуы күренгән. Мәсәлән, яшүсмер чагында Давыт атасы тапшырган эшне тырышып башкарган. Бу куркыныч эш булган. Давыт көтү өчен җаваплылыгын аңлаган, шуңа күрә аны ерткычлардан кыюлык белән яклаган. Ул Шаулга болай дип әйткән: «Хуҗам, мин әтиемнең сарыкларын көткән чакларда арыслан я аю, килеп, көтүдән сарыкны алып китә иде. Шулчак мин, аның артыннан барып, аңа һөҗүм итә идем дә сарыкны авызыннан тартып ала идем» (1 Иш. 17:34, 35). Давыттан үрнәк алып, яшь абый-кардәшләребезгә бар бирелгән вазифаларына җитди карау мөһим.

5. Зәбур 25:14 буенча, яшь абый-кардәшләр өчен нәрсә иң мөһиме булырга тиеш?

5 Яшь Давыт Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстергән булган. Аның кыюлыгына һәм арфа уйный белүенә караганда, бу мөнәсәбәтләр күпкә мөһимрәк булган. Давыт Йәһвәне Аллаһы итеп кенә түгел, ә якын Дусты итеп тә күргән. (Зәбур 25:14 укы.) Яшь абый-кардәшләр, күктәге Атагыз белән мөнәсәбәтләр үстерү — иң мөһим нәрсә икәнлеген истә тотыгыз. Шулай эшләсәгез, җыелышта сезгә хөрмәтле вазифалар биреләчәгенә шикләнмәскә була.

6. Кайбер кешеләр Давытка ничек караган?

6 Кайбер кешеләр Давытка малай-шалайга караган кебек өстән караган. Мәсәлән, Давыт Голиатка каршы чыгарга теләген белдергәч, Шаул, аны туктатырга теләп: «Син бит малай гына»,— дип әйткән (1 Иш. 17:31—33). Ә моңарчы Давытның бертуган абыйсы аны гамьсез булуда гаепләгән булган (1 Иш. 17:26—30). Әмма Йәһвә Давытны артык яшь һәм тәҗрибәсез дип санамаган. Йәһвә бу яшь егетне бик яхшы белгән, һәм Давыт, үз Дусты Йәһвәгә таянып, Голиатны җиңгән (1 Иш. 17:45, 48—51).

7. Давытның мисалы сезне нәрсәгә өйрәтә?

7 Сез Давыттан нәрсәгә өйрәнә аласыз? Беренчедән, сабыр булыгыз. Сезне балачактан белгән кешеләргә, сезнең инде җитлеккән булуыгызны күрер өчен, вакыт кирәк булырга мөмкин. Йәһвә өчен сезнең яшегез һәм тышкы кыяфәтегез иң мөһим нәрсә түгел. Йәһвә өчен сезнең эчке асылыгыз һәм потенциалыгыз — менә нәрсә мөһим (1 Иш. 16:7). Икенчедән, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыгыз. Давыт Йәһвәнең барлыкка китергән нәрсәләре турында тирән уйланган. Бу аңа Йәһвә турында күп нәрсәне белергә ярдәм иткән (Зәб. 8:3, 4; 139:14; Рим. 1:20). Өченчедән, Йәһвәдән көч сорагыз. Әгәр сыйныфташларыгыз сезне Йәһвә Шаһите булуыгыз аркасында мыскылласа, нәрсә эшләргә? Йәһвә сезгә бу авырлыкны җиңәргә булышсын дип дога кылыгыз. Изге Язмалар, басмаларыбыз, интернет-мәкаләләр һәм видеороликлардагы киңәшләрне кулланыгыз. Йәһвәнең сезгә булышканын күргән саен, сез аңа күбрәк ышанырсыз. Йәһвәгә таянсагыз, моны башкалар да күрер һәм сез аларның ышанычларына ия булырсыз.

Яшь абый-кардәшләрнең башкаларга булышыр өчен мөмкинлекләре күп (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8, 9. Давытка тәхеткә утыруын сабырлык белән көтәргә нәрсә булышкан һәм яшь кардәшләр аңардан нәрсәгә өйрәнә ала?

8 Давыт очраган тагын бер авырлыкка игътибар итик. Майланганнан соң аңа тәхеткә утыруын күп еллар көтәргә туры килгән (1 Иш. 16:13; 2 Иш. 2:3, 4). Давытка бар бу елларда сабырлык күрсәтергә нәрсә булышкан? Ул төшенкелеккә үзен җиңәргә ирек бирмәгән, ә кулыннан килгәнне эшләгән. Давыт, эзәрлекләүләр аркасында, филистилеләр җиренә качарга мәҗбүр булса да, ул, Исраилнең дошманнары белән көрәшеп, Яһүд җиренең чикләрен яклаган (1 Иш. 27:1—12).

9 Яшьләр, сез Давыттан нәрсәгә өйрәнә аласыз? Йәһвәгә һәм кардәшләргә хезмәт итәр өчен, һәр мөмкинлектән файдаланыгыз. Рикардо * исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул яшь чактан ук гомуми пионер булырга теләгән. Әмма өлкәннәр ул әле әзер түгел дип санаган. Әмма Рикардо борынын салындырмаган һәм кардәшләргә үпкәләмәгән. Моның урынына ул күбрәк вәгазьләргә тырышкан. Ул болай дип сөйли: «Хәзер мин шуны аңлыйм: миңа кайбер якларны яхшыртырга кирәк булган. Мин кызыксыну күрсәткән кешеләргә кабат килеп китәргә тырыштым һәм андый сөйләшүләргә яхшы итеп әзерләндем. Мин хәтта бер өйрәнү башлый алдым. Әзерләнү белән кыюлык та килде». Хәзер Рикардо оста гомуми пионер һәм хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә.

10. Давыт мөһим карар кабул итәр алдыннан, нәрсә эшләгән?

10 Давыт тормышыннан тагын бер очракка игътибар итик. Бу хәл Давыт үз кешеләре белән Шаулдан филистилеләр җирендә яшеренгән вакытта булган. Бермәлне Давыт үз сугышчылары белән сугышка киткән. Алар лагерьда булмаганда, дошманнар һөҗүм иткән һәм аларның гаиләләрен әсирлеккә алып киткән. Давыт минем хәрби тәҗрибәм зур һәм мин, әсирләрне коткарыр өчен, яхшы план кора алам дип фикер йөртә алган. Әмма ул алай уйламаган, ә Йәһвәдән ярдәм сораган. Давыт Әбьятәр рухани аша Йәһвәдән болай дип сораган: «Миңа шул юлбасарлар өере артыннан куа чыгаргамы?» Йәһвә аңа: «Куа чык, син аларны куып җитәчәксең һәм барысын коткарачаксың»,— дип җаваплаган (1 Иш. 30:7—10). Яшьләр, сез бу очрактан нәрсәгә өйрәнәсез?

Яшь абый-кардәшләргә өлкәннәрдән киңәшләр сорарга кирәк (11 нче абзацны кара.)

11. Карар кабул итәр алдыннан, нәрсә эшләү мөһим?

11 Берәр нинди мөһим карар кабул итәр алдыннан башкалар белән киңәшләшегез, ата-анагызның фикерен белегез, өлкәннәрдән дә киңәш сорарга оялмагыз. Йәһвә бу җитлеккән абый-кардәшләргә зур ышаныч белән карый, һәм без дә аларга ышанырга тиеш. Йәһвә өлкәннәрне җыелышка «бүләк» итеп биргән (Эфес. 4:8). Сез аларның иманнарыннан үрнәк алсагыз һәм зирәк киңәшләрен тотсагыз, акыллы карар кабул итә алырсыз. Ә хәзер, әйдәгез, Аса патшаның мисалын карап китик.

АСА ПАТШАДАН ӨЙРӘНЕГЕЗ

12. Идарә итүенең башында Аса нинди сыйфатлар күрсәткән?

12 Аса яшь чагында басынкы һәм кыю булган. Атасы Абиядән соң тәхеткә утыргач, ул потка табынуга каршы көрәш башлаган. «Ул шулай ук яһүдләрне, ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итеп, аның Канунын һәм әмерләрен үтәргә өндәгән» (2 Елъ. 14:1—7). Ә яһүд җиренә бер миллионлы гаскәре белән Зара исемле патша каршы чыккач, Аса Йәһвәдән зирәклек һәм ярдәм сораган. Аса болай дип дога кылган: «И Йәһвә, син ярдәм иткән кешеләр күпсанлымы, көчсезме — синең өчен бернинди аерма юк. И Аллаһыбыз Йәһвә, безгә ярдәм ит, без бит сиңа таянабыз!» Бу сүзләрдә Асаның күктәге Аллаһысына таянганы күренә. Ул Йәһвәнең үз халкын коткара алачагына ышанган, һәм Йәһвә хәбәшләрне тар-мар иткән (2 Елъ. 14:8—12).

13. Аса белән нәрсә булган һәм ни өчен?

13 Ризалашырсыздыр, Асага бер миллионлык гаскәр каршы чыккач, аңа җиңел булмагандыр. Ул Йәһвәгә таянган һәм җиңү яулаган. Әмма икенче очракта, кечерәк гаскәр янаганда, ул Йәһвәгә таянмаган. Аңа Исраилнең явыз патшасы Баша янаган. Бу юлы Аса Йәһвәдән түгел, ә Сурия патшасыннан ярдәм эзләгән. Бу карар ачы нәтиҗәләргә китергән. Шул вакыттан бирле Асага каршы сугышлар туктамаган. Үз пәйгамбәре Хәнани аша Йәһвә моның сәбәбен аңлаткан: «Аллаһың Йәһвәгә түгел, ә Сурия патшасына таянганың өчен Сурия патшасының гаскәре синең кулыңнан котылды» (2 Елъ. 16:7, 9; 1 Пат. 15:32). Моннан нинди сабак алып була?

14. Йәһвәгә таянганыңны ничек күрсәтеп була һәм, 1 Тимутигә 4:12 буенча, син нинди исем казана аласың?

14 Басынкы булып кал һәм алга таба да Йәһвәгә таян. Суга чумдырылып, син Йәһвәгә иман иткәнеңне һәм аңа ышанганыңны күрсәттең, һәм ул сине үз гаиләсенә кабул итте. Әмма Йәһвәгә алга таба да таяну зарур. Әлбәттә, бөтен тормышыбызга тәэсир итә алган карарлар кабул иткәндә, без Йәһвәгә таянабыз. Ә башка очракларда без ничек эш итәбез? Күңел ачулар, эш сайлауга я максатлар куюга килгәндә, син Йәһвәгә таянасыңмы? Үз белдегеңә таянма, ә бу очракка туры килгән Изге Язмалардагы принципларны табарга тырыш, аларны ничек кулланып булганы турында уйлан һәм алар буенча эш ит (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Шулай эш итсәң, син Йәһвәне сөендерерсең һәм, җыелышта яхшы исемгә ия булып, хөрмәт казанырсың. (1 Тимутигә 4:12 укы.)

ЙӘҺШӘФӘТТӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

15. 2 Елъязма 18:1—3; 19:2 буенча, Йәһшәфәт патша нинди хаталар кылган?

15 Әлбәттә, без барыбыз да камилсез һәм хаталар кылабыз. Бу безгә Йәһвәгә тырышып хезмәт итәргә комачауларга тиеш түгел. Йәһшәфәт патша мисалы турында уйланыйк. Аның күп яхшы сыйфатлары булган. Әле егет чагында «ул атасы хезмәт иткән Аллаһыны эзләгән, аның әмерләре буенча яшәгән». Ул шулай ук, халыкны Йәһвә канунына өйрәтер өчен, Яһүд шәһәрләренә түрәләр җибәргән (2 Елъ. 17:4, 7). Әмма кайвакыт Йәһшәфәт акылсыз карарлар да кабул иткән. Андый карарларның берсе өчен Йәһвәнең пәйгамбәре аны хөкем иткән. (2 Елъязма 18:1—3; 19:2 укы.) Йәһшәфәт тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

Эш сөючән һәм ышанычлы яшьләр җыелышта яхшы исем казана (16 нчы абзацны кара.)

16. Раджив мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Бирелгән киңәшләрне кабул итегез һәм кулланыгыз. Бәлки, сиңа Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга кую авырдыр. Күп кенә яшьтәшләреңә дә бу хәл таныш. Моның аркасында боекма. Әйдә, Раджив исемле яшь абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Яшүсмер чакларын искә төшереп, ул болай ди: «Мин нәрсә теләгәнемне үзем дә аңламый идем. Күп кенә яшьтәшләрем кебек, мин дә җыелыш очрашулары я хезмәт белән түгел, ә күңел ачулар һәм спорт белән яна идем». Бер өлкән, моңа игътибар итеп, Радживка ярату белән киңәш биргән. Раджив болай ди: «Ул миңа 1 Тимутигә 4:8 дә язылган принцип өстеннән уйланырга булышты». Раджив өлкәннең киңәшләрен басынкылык белән кабул иткән һәм тормыш приоритетларын үзгәрткән. Ул болай дип аңлата: «Мин тормышымда Йәһвәгә хезмәт итү иң мөһим нәрсә булыр дип карар иттем». Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Бу сөйләшүдән соң берничә ел үткәч, мине хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләделәр»,— дип әйтә Раджив исемле абый-кардәшебез.

КҮКТӘГЕ АТАГЫЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНСЫН

17. Кардәшләр Йәһвәгә хезмәт иткән егетләргә ничек карый?

17 Яшь абый-кардәшләребез, бар кардәшләр сезне бик кадерли, чөнки сез алар белән Йәһвәгә «иңгә-иң» хезмәт итәсез (Саф. 3:9). Сезнең үз йөкләмәләрегезне илһамланып һәм ашкынып үтәвегез беркемне дә битараф калдырмый. Сез безнең өчен бик кадерле (1 Яхъя 2:14).

18. Гыйбрәтле сүзләр 27:11 буенча, Йәһвә, үзенең яшь хезмәтчеләренә карап, нинди хисләр кичерә?

18 Йәһвә соңгы көннәрдә күп кенә яшьләрнең фидакарьлек белән хезмәт итәчәкләрен пәйгамбәрлек иткән (Зәб. 110:1—3). Яшь абый-кардәшләр, беркайчан да онытмагыз: Йәһвә сезне ярата һәм сезгә ышана! Сез дә аны яратасыз. Аңа иң яхшысын бирергә теләгәнегез аңа билгеле. Башкаларга карата сабыр булыгыз, үзегезгә карата да артык таләпчән булмагыз. Хаталар кылсагыз, киңәшләрне кабул итегез, аларны Йәһвә биргәнен онытмагыз (Евр. 12:6). Йөкләмәләрегезне күңел салып үтәгез. Ә иң мөһиме, бар эшләрегез белән күктәге Атагызны сөендерергә тырышыгыз. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы.)

135 Җыр «Улым, зирәк бул»

^ 5 абз. Рухи яктан үсә барган абый-кардәшләрнең Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәселәре килә. Хезмәттәш ярдәмчеләр булып хезмәт итәр өчен, аларга җыелышта абруй казанырга һәм аны югалтмаска кирәк. Моның өчен нәрсә эшләргә?

^ 9 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.