Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Җыелыштагылар өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә ничек булыша?

Җыелыштагылар өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә ничек булыша?

«Һәр әгъзаның үз эшен тиешенчә башкаруы тәннең үсүенә... үз өлешен кертә» (ЭФЕС. 4:16).

85 ҖЫР Бер-берегезне кабул итегез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә һәм суга чумдырылырга кемнәр булыша ала?

«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгәндә, миңа бар белгәннәрем ошый иде,— дип сөйли Фиджида яшәүче Эми исемле хатын-кыз.— Мин, моның хакыйкать икәнен аңласам да, кардәшләр белән аралаша башлагач кына үзгәрә башладым һәм, нәтиҗәдә, суга чумдырылдым». Эминың сүзләре җыелыштагылар өйрәнүченең үсүенә зур өлеш керткәнен раслый.

2 Һәр вәгазьче җыелышның үсүенә үз өлешен кертә (Эфес. 4:16). Вануатуда яшәүче Лейлани исемле пионер апа-кардәшебез болай ди: «Бер әйтемдә әйтелгәнчә, баланы бөтен авыл тәрбияли; минемчә, өйрәнүчеләр турында да шулай ук әйтеп була. Кеше хакыйкатькә килсен өчен, бөтен җыелыш тырышлыклар куярга тиеш». Баланы тәрбияләүдә аның туганнары, гаилә дуслары һәм укытучылары катнаша. Алар аны өйрәтә һәм тормышта дөрес максатлар куярга булыша. Җыелыштагы вәгазьчеләр дә өйрәнүчегә киңәшләр бирә, аны дәртләндерә һәм аның өчен яхшы үрнәк була ала. Җыелыштагылар ярдәмендә өйрәнүче рухи яктан үсә һәм суга чумдырыла (Гыйб. сүз. 15:22).

3. Анна, Дорин һәм Лейлани сүзләреннән сез нәрсәгә өйрәнәсез?

3 Ни өчен өйрәнү үткәрүче кардәшкә үз өйрәнүенә башкаларны чакыру мөһим? Молдовада яшәүче Анна исемле махсус пионер апа-кардәш болай ди: «Өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә булышыр өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк, һәм бер кешегә генә моны ерып чыгу авыр». Шул ук илдә махсус пионер булып хезмәт итүче Дорин исемле абый-кардәш болай ди: «Еш кына кардәшләр өйрәнүдә кешенең йөрәгенә үтеп кергән берәр фикер әйтә, ә минем башыма андый фикер килмәгән дә була». Ә Лейлани башкаларны өйрәнүгә чакырыр өчен тагын бер сәбәп китерә: «Кардәшләрнең яратуын һәм җылы мөнәсәбәтен күреп, өйрәнүче безнең чыннан да Аллаһы халкы икәнебезне аңлый» (Яхъя 13:35).

4. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

4 Безнең мондый сораулар туарга мөмкин: минем өйрәнүем булмаса, мин башка кардәшнең өйрәнүчесенә үсәргә ничек булыша алам? Кардәшләр безне өйрәнүгә чакырганда я өйрәнүче җыелышларга йөри башлаганда, без ничек ярдәм итә алабыз? Ә өлкәннәр өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә һәм суга чумдырылуга әзерләнергә ничек булыша ала? Әйдәгез, шушы мәкаләдә бу сорауларга җавап табыйк.

КАРДӘШЛӘР ҮЗ ӨЙРӘНҮЛӘРЕНӘ ЧАКЫРГАНДА

Кардәшләр сезне үз өйрәнүләренә чакырсалар, яхшылап әзерләнегез (5—7 нче абзацларны кара.)

5. Сезне өйрәнүгә чакырсалар, сезнең ролегез нинди?

5 Өйрәнүчегә Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңларга булышу өчен беренче чиратта өйрәнү үткәрүче кардәш җаваплы. Ул сезне өйрәнүгә чакырса, сез аңа ярдәм итәргә һәм шул ук вакыт инициативаны үзегезгә артык алмаска тиеш (Вәг. 4:9, 10). Сез өйрәнүне үткәрергә ничек ярдәм итә аласыз?

6. Өйрәнүгә чакырсалар, сез Гыйбрәтле сүзләр 20:18 дәге принципны ничек куллана аласыз?

6 Өйрәнүгә әзерләнегез. Өйрәнү үткәргән кардәшне үз өйрәнүчесе турында сөйләп бирергә сорагыз. (Гыйбрәтле сүзләр 20:18 укы.) Мәсәлән, мондый сораулар биреп була: «Без кем белән өйрәнәчәкбез? Нинди тема каралачак? Син бу өйрәнүдә нәрсәгә басым ясарга телисең? Нәрсәне әйтү урынлы, ә нәрсәне әйтмәү яхшырак булыр? Мин өйрәнүчене рухи яктан үсәргә ничек дәртләндерә алам?» Һичшиксез, өйрәнү үткәрүче кардәш өйрәнүченең серләрен ачып тормас. Шулай да ул әйткән нәрсәләр сезгә өйрәнүгә әзерләнергә булышыр. Джо исемле миссионер апа-кардәш, башкаларны үзенең өйрәнүенә чакырганда, алар белән бергәләп шушы сорауларны карап чыга. Ул мондый сүзләр әйтә: «Бу фикер алышу хезмәттәшләремә өйрәнүчем белән танышырга булыша һәм аларга сүзләрне сайлап әйтергә ярдәм итә».

7. Сезне өйрәнүгә чакырсалар, ни өчен әзерләнеп килергә кирәк?

7 Сезне өйрәнүгә чакырсалар, каралачак бүлекне алдан әзерләсәгез бик яхшы булыр (Езра 7:10). Алдарак искә алынган Дорин болай ди: «Хезмәттәшемнең әзерләнеп килгәнен күргәндә, мин бик шатланам. Шулай эшләгәндә, ул миңа таяныч булып тора». Өстәвенә, әзерләнеп килүегезне күреп, өйрәнүче, мөгаен, үзе дә әзерләнә башлар. Сезнең яхшылап әзерләнеп килергә мөмкинлегегез булмаса, бүлекнең я дәреснең төп фикерләрен булса да карап чыгыгыз.

8. Өйрәнүдәге догалар эчтәлекле булсын өчен, нәрсә эшләргә?

8 Дога — Изге Язмалар өйрәнүенең мөһим өлеше, шуңа күрә, сезне дога кылырга сорасалар, нәрсә әйтәчәгегезне алдан уйлап куегыз. Шулай эшләсәгез, сезнең догагыз эчтәлекле булыр (Зәб. 141:2). Япониядә яшәүче Ханаэ исемле апа-кардәш үзе өйрәнгән чагында өйрәнүгә килгәләгән апа-кардәшнең догаларын һаман да хәтерли. Ханаэ болай дип сөйли: «Йәһвә бу апа-кардәш өчен чын дус булганы сизелә иде, мин дә андый дуслыкка ия булырга теләдем. Ә ул минем исемемне телгә алганда, мин үземне яратканнарын сизә идем».

9. Ягъкуб 1:19 буенча эш итеп, сез ничек яхшы ярдәмче була аласыз?

9 Өйрәнү үткәргән кардәшнең ярдәмчесе булыгыз. Нигериядә хезмәт итүче бер махсус пионер апа-кардәш болай ди: «Яхшы хезмәттәш фикерләрне күзәтеп бара, ул өйрәнүдә катнаша, әмма чиктән тыш күп сөйләми. Ул күбрәк өйрәнү үткәрүче кардәш сөйләргә тиешлеген аңлый». Әмма кайчан һәм нәрсә әйтергә икәнлеген ничек билгеләргә соң? (Гыйб. сүз. 25:11) Өйрәнүне үткәрүчене дә, өйрәнүчене дә игътибар белән тыңлагыз. (Ягъкуб 1:19 укы.) Алай эшләсәгез, нәкъ кирәк чакта сез ярдәм итә алырсыз. Әлбәттә, монда акыллылык белән эш итәргә кирәк. Мәсәлән, сез чиктән тыш күп сөйләмәссез, өйрәнү алып баручының сүзен бүлдермәссез һәм башка темага күчмәссез. Шулай да, каралган фикерне өйрәнүчегә яхшырак аңларга булышыр өчен, кыска сорау биреп, мисал китереп я берәр нинди фикерне аңлатып була. Вакыт-вакыт сез миннән өйрәнүдә әллә ни файда юк дип уйларга мөмкин, ләкин өйрәнүчене мактавыгыз һәм аңа шәхси игътибар күрсәтүегез аңа бик булышыр.

10. Үзегез турында сөйләп, сез өйрәнүчегә ничек ярдәм итә аласыз?

10 Үзегез турында сөйләгез. Бу урынлы булса, хакыйкать белән ничек танышканыгыз, нинди авырлыкларга очраганыгыз я Йәһвәнең кулын ничек күргәнегез турында сөйләгез (Зәб. 78:4, 7). Кем белә, бәлки, нәкъ бу сүзләр аның йөрәгенә үтеп керер. Бәлки, сезнең очрагыгыз аңа авырлыклар белән көрәшергә я суга чумдырылырга максат куярга булышыр (1 Пет. 5:9). Бразилиядә яшәүче Габриел исемле пионер кардәш Изге Язмаларны өйрәнгән чакта аңа нәрсә ярдәм иткәне турында сөйли. «Өйрәнүгә килгән абый-кардәшләр үзләре турында сөйләгәнгә, мин Йәһвәнең авырлыкларыбызны күргәнен аңладым. Кардәшләр бу авырлыкларны җиңә алган икән, димәк, мин дә җиңә алам дигән нәтиҗәгә килдем мин».

ӨЙРӘНҮЧЕ ҖЫЕЛЫШКА КИЛГӘНДӘ

Өйрәнүче җыелышларга килсен өчен, һәрберебез үз өлешен кертә ала (11 нче абзацны кара.)

11, 12. Ни өчен безгә очрашуларга килгән өйрәнүчеләрне җылы каршы алырга кирәк?

11 Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерер өчен һәм суга чумдырылыр өчен, өйрәнүчегә регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөрергә кирәк (Евр. 10:24, 25). Мөгаен, өйрәнү үткәрүче кардәш үз өйрәнүчесен җыелышка чакырыр. Өйрәнүче очрашуга беренче тапкыр килгәч, ул алга таба да очрашуга килсен өчен, һәрберебез үз өлешен кертә ала. Җыелыштагылар нәрсә эшли ала?

12 Өйрәнүчене ачык йөз белән каршы алыгыз (Рим. 15:7). Өйрәнүче җылы мөнәсәбәт сизсә, ул, мөгаен, алга таба да җыелыш очрашуларына йөрергә теләр. Аны уңайсыз хәлгә куймыйча, исәнләшегез һәм аны башкалар белән таныштырыгыз. Аңа вакыт бүлеп куярга тырышыгыз, чөнки аның белән өйрәнгән кардәшнең Патшалык Залында берәр эше булырга мөмкин я ул соңга кала ала. Өйрәнүчене игътибар белән тыңлагыз, аңа сораулар бирегез. Бу аңа ничек тәэсир итәргә мөмкин? Берничә ел элек суга чумдырылган һәм хәзер хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итүче Дмитрий мисалына игътибар итик. Ул беренче очрашуын мондый сүзләр белән искә төшерә: «Бер абый-кардәш минем Патшалык Залы янында уңайсызланып басып торганыма игътибар итте. Без аның белән бергә Залга кердек, һәм күпләр, минем белән исәнләшер өчен, яныбызга килде. Бу мине хәйран калдырды, һәм мин: „Эх, очрашулар һәр көн үтсә иде“,— дип уйлап куйдым. Бу бернәрсә белән дә чагыштырмаслык хисләр иде».

13. Сезнең тәртибегез өйрәнүчеләргә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

13 Яхшы үрнәк күрсәтегез. Сезнең тәртибегез өйрәнүчегә аның хакыйкать тапканына инанырга булыша ала (Мат. 5:16). Молдовада яшәүче Виталий исемле пионер болай ди: «Мин кардәшләрнең үзләрен ничек тотканнарын, ничек фикер йөртүләрен күрдем. Бу мине Йәһвә Шаһитләре чыннан да хак дин икәнлегенә ышандырды».

14. Үрнәгегез өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә ничек булыша ала?

14 Өйрәнүче суга чумдырылу үтсен өчен, аңа белгәннәрен тормышында кулланырга кирәк. Әмма бу җиңелләрдән түгел. Изге Язмалардагы принципларны кулланып яшәү сезгә нинди файда китергәнен күреп, мөгаен, ул да сезнең үрнәгегезгә иярергә теләр (1 Көр. 11:1). Өстәрәк искә алынган Ханаэ болай ди: «Кардәшләр Изге Язмаларда язылганнар буенча яши иде. Аларга карап, мин башкаларга ярдәм итәргә, кичерергә һәм ярату күрсәтергә өйрәндем. Алар кешеләр турында гел яхшыны гына сөйли иде. Минем дә алар кебек буласым килде».

15. Җыелышка йөри башлаган өйрәнүчеләр турында әйткәндә, Гыйбрәтле сүзләр 27:17 дә язылган принципны ничек кулланып була?

15 Өйрәнүче белән дуслашыгыз. Һәрбер очрашуда өйрәнүчегә игътибар күрсәтегез (Флп. 2:4). Аның белән якынрак танышыгыз, аны тормышында ясаган үзгәрешләре өчен мактагыз. Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәнен белешегез. Аны гаиләсе, эше турында сораштырыгыз, әмма шул ук вакыт аны уңайсыз хәлгә куя алган сораулар бирмәгез. Шулай итеп сез өйрәнүче белән бер берегезгә якынлашырсыз. Шулай эшләп, сез аңа суга чумдырылуга ирешергә булышырсыз. (Гыйб. сүз. 27:17 укы.) Гомуми пионер булып хезмәт итүче Ханаэ очрашуларга йөри башлаган вакыты турында болай дип сөйли: «Җыелышта дуслар тапкач, мин һәр очрашуны зур түземсезлек белән көтә башладым һәм Патшалык Залына хәтта арыган чакта да килә идем. Миңа дусларым белән вакыт үткәрү ошый иде. Моның ярдәмендә миңа элеккеге дусларым белән араларны өзәргә җиңелрәк булды. Мин Йәһвәгә һәм кардәшләргә якынлашырга тели идем, шуңа күрә мин суга чумдырылырга карар иттем».

16. Өйрәнүчегә үзен җыелышның өлеше итеп хис итәргә ничек булышып була?

16 Рухи яктан үскән һәм тормышында үзгәрешләр ясый башлаган өйрәнүчегә үзен җыелышның әгъзасы итеп хис итәргә булышыгыз. Мәсәлән, аны кунакка чакырып була (Евр. 13:2). Молдовадан булган Денис болай дип сөйли: «Без хатыным белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, кардәшләр безне бергә вакыт үткәрергә чакырды. Алар Йәһвәнең үзләрен ничек ныгытканын сөйләде. Бу безне бик дәртләндерде. Андый аралашу бездә Йәһвәгә хезмәт итү теләген уятты һәм гаҗәеп киләчәккә иманыбызны ныгытты». Ә вәгазьче булып киткән өйрәнүчеләргә ничек булышып була? Аны үзегез белән вәгазьгә чакырыгыз. Бразилиядән булган Диегу болай ди: «Күп кенә кардәшләр мине хезмәткә чакыра иде. Бу алар белән якынрак танышыр өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Алар белән вәгазьләгәндә, мин күп нәрсәгә өйрәндем һәм Йәһвә белән Гайсәгә тагын да ныграк якынлаштым».

ӨЛКӘННӘР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

Өлкәннәр, сезнең эчкерсез кызыксынуыгыз өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә булыша ала (17 нче абзацны кара.)

17. Өлкәннәр өйрәнүчеләргә ничек булыша ала?

17 Өйрәнүчегә вакыт бүлеп куегыз. Өлкәннәр, сезнең өйрәнүчеләр белән эчкерсез кызыксынуыгыз аларга, рухи яктан үсеп, суга чумдырылырга булышыр. Алар очрашуларга килгәндә, сез аларга игътибар күрсәтә алыр идегезме? Аларның исемнәрен истә калдырырга тырышыгыз, бигрәк тә алар җыелышта комментарийлар бирә башласа, бу аеруча мөһим. Бу аларга тәэсир итми калмас. Өйрәнүләре булган кардәшләр белән аларның өйрәнүләренә барырга сөйләшегез. Моның өчен, бәлки, планнарыгызны үзгәртергә кирәк булыр. Бу өйрәнүчене, һичшиксез, битараф калдырмас. Нигериядән булган Джеки исемле пионер апа-кардәш болай ди: «Кайбер өйрәнүчеләр, өйрәнүгә килгән абый-кардәшнең өлкән булуын белгәч, шакката. Бер өйрәнүчем, шаяртып, болай диде: „Миңа пастор килә ди! Көт аны! Ул байлар буенча гына йөри — анысы да түләсәләр генә“». Шул өйрәнүче хәзер җыелыш очрашуларына йөри.

18. Өлкәннәр Рәсүлләр 20:28 дә язылган киңәш буенча ничек эш итә ала?

18 Өйрәнүләре булган кардәшләрне дәртләндерегез һәм өйрәтегез. Өлкәннәр, сезнең өстегездә зур җаваплылык бар: сез кардәшләргә вәгазь эшендә остарырга булыша аласыз. (Рәсүлләр 20:28 укы.) Сез өйрәнүдә булганда, кардәш өйрәнүне үткәрергә оялса, үзегез өйрәнүне үткәрергә тәкъдим итегез. Джеки исемле кардәш болай дип сөйли: «Өлкәннәр өйрәнүчеләрнең хәлләре турында вакыт-вакыт белешеп торалар. Өйрәнүдә ниндидер авырлыклар туганда, алар гамәли киңәшләр бирәләр. Әйе, өлкәннәр өйрәнү үткәргән кардәшләрне дәртләндерә ала» (1 Тис. 5:11). Джеки болай дип дәвам итә: «Өлкәннәр мине дәртләндергәндә һәм тырышлыкларым заяга булмаганы турында әйткәндә, бу миңа көч өсти. Аларның бу сүзләре эссе көнне бирелгән салкын суга тиң. Аларның мактау сүзләре миңа ышаныч өсти һәм мин өйрәнүләр үткәрүдән тагы да күбрәк шатлык табам» (Гыйб. сүз. 25:25).

19. Һәрберебез нинди шатлык кичерә ала?

19 Үзебезнең өйрәнүләр булмаса да, без башкаларның өйрәнүчеләренә рухи яктан үсәргә булыша алабыз. Өйрәнүләргә алдан әзерләнеп, күп сөйләмичә, кардәшебезгә ярдәм күрсәтик. Өйрәнүчеләр Патшалык Залына килгәндә, алар белән яхшырак танышырга һәм аларга төрле өлкәләрдә яхшы үрнәк күрсәтергә максат куйыйк. Өлкәннәр дә өйрәнүчеләргә вакыт бүлеп куя ала. Алар шулай ук өйрәнү үткәрүче кардәшләрне мактарга һәм өйрәтергә тиеш. Чыннан да, без, башкалар Йәһвәгә якынлашсын өчен һәм аңа хезмәт итсен өчен, үз өлешебезне кертә алабыз.

79 ҖЫР Шәкертләрнең иманнарын ныгыт

^ 5 абз. Кайберләребезнең өйрәнүләре юк. Моңа карамастан, без барыбыз да өйрәнүчеләргә суга чумдырылуга әзерләнергә булыша алабыз. Бу мәкаләдән без моны ничек эшли алганыбызны күрербез.