Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Элекке шәхесегезне» салып ташлау кулыгыздан килә

«Элекке шәхесегезне» салып ташлау кулыгыздан килә

«Элекке шәхесегезне үз эшләре белән бергә салып ташлагыз» (КӨЛ. 3:9).

29 ҖЫР Исемеңә лаек булып яшибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы, сез нинди тормыш алып бардыгыз?

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ өйрәнә башлаганчы, сез нинди тормыш алып бардыгыз? Күпләрнең моны хәтта исенә дә төшерәсе килми. Бу дөнья безне нәрсә начар, ә нәрсә яхшы икәненә өйрәтеп торды. Бу безнең киенү рәвешебезгә һәм сыйфатларыбызга тәэсир итте. Без «бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз идек» (Эфес. 2:12). Әмма Изге Язмалар тормышыбызны тамырдан үзгәртте!

2. Изге Язмаларны өйрәнеп, сез нәрсә аңладыгыз?

2 Изге Язмаларны өйрәнеп, сез күктәге Атагыз белән таныштыгыз. Йәһвәгә якынлашыр һәм аның оешмасына кушылыр өчен, сез фикер йөртү, киенү һәм тормыш рәвешен үзгәртергә кирәклеген аңладыгыз. Сезгә Йәһвәнең югары нормаларын кабул итәргә кирәк булды (Эфес. 5:3—5).

3. Көләсәйлеләргә 3:9, 10 буенча, Йәһвә бездән нәрсә таләп итә һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Барлыкка Китерүче һәм күктәге Атабыз буларак, Йәһвә үз гаиләсендә кагыйдәләр урнаштырырга хокуклы. Ул суга чумдырылырга теләгән кешеләргә «элекке шәхесегезне үз эшләре белән бергә салып ташлагыз» дигән таләп куя *. (Көләсәйлеләргә 3:9, 10 укы.) Бу мәкалә суга чумдырылырга теләгән кешеләргә мондый сорауларга җавап табарга булышыр: 1) Элекке шәхескә нинди сыйфатлар һәм эшләр хас? 2) Ни өчен Йәһвә аны салып ташларга дәртләндерә? 3) Моны ничек эшләп була? Сез инде суга чумдырылган булсагыз, бу мәкалә сезгә элекке шәхескә хас эшләргә кире кайтмаска булышыр.

«ЭЛЕККЕ ШӘХЕСКӘ» НӘРСӘ ХАС?

4. Элекке шәхесне салмаган кеше нинди ул?

4 Элекке шәхесне салып ташламаган кеше тән теләкләре буенча яши. Андый кеше үзен, башкаларга караганда, күбрәк ярата, тиз кызып китүчән, рәхмәтсез һәм горур. Ул порнография, шулай ук канкойгыч һәм әхлаксыз фильмнар карарга ярата. Аның яхшы сыйфатлары бардыр да, һәм ул начар сүзләренә һәм эшләренә үкенәдер дә, әмма аның үзгәрергә ихтыяр көче җитми (Гәл. 5:19—21; 2 Тим. 3:2—5).

«Элекке шәхесне» салып ташлагач, без тән теләкләренең һәм начар гадәтләрнең колы булмыйбыз (5 нче абзацны кара.) *

5. Элекке шәхесне салып ташлау турында әйткәндә, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? (Рәсүлләр 3:19)

5 Камилсез булганга, без акылыбызда булган бар начар уйларны һәм теләкләрне йолкып ташлый алмыйбыз. Без барыбер үкенерлек нәрсәләр әйтеп я эшләп ташлыйбыз (Ирм. 17:9; Ягък. 3:2). Шулай да элекке шәхескә хас эшләр һәм теләкләр безгә бүтән хуҗа түгел. Без яңа шәхес булып киенергә тырышабыз. (Ишаг. 55:7; Рәсүлләр 3:19 укы.)

6. Ни өчен Йәһвә безгә начар уйлардан һәм гадәтләрдән арынырга куша?

6 Ни өчен Йәһвә безгә начар уйлардан һәм гадәтләрдән арынырга куша? Чөнки ул безне ярата (Ишаг. 48:17, 18). Элекке шәхесен салып ташламаган кешеләр үзләренә дә, башкаларга да зыян китерә. Йәһвә исә безнең бәхетле тормыш алып баруыбызны тели.

7. Римлыларга 12:1, 2 буенча, без нинди сайлау алдында торабыз?

7 Үзгәрешләр ясый башлагач, кайбер дусларыбыз һәм туганнарыбыз бездән көләргә мөмкин (1 Пет. 4:3, 4). Алар безгә болай әйтә ала: «Үз башың белән уйлап яшә! Беркем дә сине яшәргә өйрәтмәсен!» Әмма Йәһвә нормаларын кире каккан кешеләр чынлыкта азат түгел. Аларны бит Шайтан дөньясы формалаштыра. (Римлыларга 12:1, 2 укы.) Асылда, ике вариант кына бар: я дөнья белән гөнаһлы теләкләр безне уч төбендә биетә, я Йәһвә безне формалаштыра. Шайтан дөньясы аркасында, без аска тәгәрибез, ә Йәһвә ярдәме белән без үргә менәбез (Ишаг. 64:8).

«ЭЛЕККЕ ШӘХЕСТӘН» АРЫНЫР ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?

8. Йәһвә безгә үзгәрергә ничек ярдәм итә?

8 Начар фикер йөртүдән һәм гадәтләрдән арыныр өчен, күп вакыт һәм тырышлык кирәк. Йәһвә моны бик яхшы аңлый (Зәб. 103:13, 14). Шуңа күрә ул үз Сүзе, рухы һәм оешмасы аша безгә кирәкле зирәклек, көч һәм ярдәм бирә. Һичшиксез, ул сезгә инде ярдәм итте. Алга таба да үзгәрешләр ясар һәм суга чумдырылыр өчен, нинди адымнар ясарга кирәк? Кайбер киңәшләргә игътибар итик.

9. Аллаһы Сүзе сезгә ничек ярдәм итә ала?

9 Изге Язмалар ярдәмендә үзегезне тикшерегез. Сезнең белән өйрәнү үткәрүче яисә башка җитлеккән кардәшләр сезгә бу яктан ярдәм итә ала. Мәсәлән, Изге Язмаларны кулланып, алар сезгә көчле һәм йомшак якларыгызны күрергә булыша ала. Шулай ук алар сезне басмаларыбыз буенча шәхси өйрәнү үткәрергә өйрәтер, ә бу сезгә начар гадәтләр белән көрәшүдә бик ярдәм итәр. Иң мөһиме, Йәһвә Аллаһы сезгә ярдәм итәргә әзер. Ул йөрәгегезне күрә (Гыйб. сүз. 14:10; 15:11). Аллаһы Сүзе көзгегә охшаш. Ул сезгә фикер йөртү рәвешегездә, сөйләмегездә һәм эшләрегездә дөнья рухы чагылмыймы икәнен күрергә булыша ала (Ягък. 1:22—25). Шуңа күрә һәр көн Йәһвәгә дога кылыгыз һәм аның Сүзен өйрәнегез.

10. Эли очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Йәһвәнең нормалары иң яхшы булуында шикләнмәгез. Йәһвә бездән нәрсәдер эшләвебезне көтә икән, димәк, бу безгә файда китерә. Аның нормалары буенча яшәгәнгә, без бәхетле, безнең тормыш мәгънәсе һәм үзебезгә карата хөрмәт хисе бар (Зәб. 19:7—11). Йәһвәнең нормаларын кире каккан кешеләр исә гөнаһлы эшләренең ачы җимешләрен татый. Эли исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үскән, ләкин яшүсмер чагында начар компаниягә эләккән. Нәтиҗәдә, ул әхлаксыз эшләр кыла, наркотиклар куллана һәм урлый башлаган. Эли мәрхәмәтсез, тиз кызып китүчән кешегә әйләнгән. Ул болай ди: «Мин әти-әниемнең сүзләренә колак салмыйча, гел киресен эшләдем». Шулай да Эли хакыйкатьне онытмаган. Вакыт узу белән ул Изге Язмаларны яңадан өйрәнә башлаган һәм 2000 нче елда суга чумдырылган. Әлбәттә, начар гадәтләреннән арыныр өчен, аңа күп тырышлыклар куярга кирәк булган. Әмма Йәһвә нормалары буенча яшәү аңа файда китерә. Эли болай ди: «Хәзер мин җан тынычлыгына ия һәм вөҗданым саф» *. Бу очрактан күренгәнчә, Йәһвә нормаларын кире каккан кешеләр үзләренә зыян гына китерә. Ләкин хәтта андый кешеләргә дә Йәһвә үзгәрергә ярдәм итәргә тели.

11. Йәһвә нәрсәне нәфрәт итә?

11 Йәһвә нәфрәт иткәнне нәфрәт итегез (Зәб. 97:10). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы өчен «тәкәббер күзләр, ялган тел, гаепсезнең канын коючы куллар» — җирәнгеч нәрсә (Гыйб. сүз. 6:16, 17). «Йәһвә рәхимсез һәм алдакчы кешеләрдән» дә җирәнә (Зәб. 5:6). Йәһвә бу эшләрне шулкадәр нәфрәт итә ки, хәтта Нух көннәрендә «җәбер-золым белән тулган» дөньяны юк иткән (Ярат. 6:13). Шулай ук Аллаһыбыз аерылышуны нәфрәт итә. Малахи пәйгамбәр аша ул үз тормыш иптәшләрен ташлаган кешеләрне хөкем иткән. Ул аларның гыйбадәт кылуларын кабул итмәгән һәм мәкерле булулары өчен җавапка тартырга вәгъдә иткән (Мал. 2:13—16; Евр. 13:4).

Бозылган ризык бездә җирәнү хисе уяткан кебек, Йәһвә хупламаган эшләр дә шундый ук хисләр уята (11, 12 нче абзацларны кара.)

12. «Явызлыкка җирәнеп карау» үз эченә нәрсәне ала?

12 Без дә «явызлыкка җирәнеп карарга» тиеш (Рим. 12:9). Җирәнгеч нәрсәне күргәндә, мәсәлән берәрсе сезгә бозылган ризык ашарга тәкъдим итсә, сезнең, мөгаен, косасыгыз килер. Нәкъ шулай ук без явыз эшләргә карарга тиеш. Хәтта явыз эшләр турында уйлану да безнең өчен җирәнгеч.

13. Ни өчен безгә фикер йөртү рәвешебезне сакларга кирәк?

13 Фикер йөртү рәвешегезне саклагыз. Уйлар эшләргә китерә. Менә ни өчен Гайсә җитди гөнаһларга китерә алган уйлар белән көрәшергә киңәш иткән (Мат. 5:21, 22, 28, 29). Без күктәге Атабызны сөендерергә телибез. Шуңа күрә начар уйларны шунда ук кире кагарга кирәк!

14. Сөйләмебезгә килгәндә, үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

14 Телегезгә хуҗа булыгыз. Гайсә болай дигән: «Кешенең авызыннан чыккан нәрсәләр аның күңеленнән чыга» (Мат. 15:18). Авыздан чыккан сүзләр безнең асылда нинди булуыбызны күрсәтә. Шуңа күрә, үзегезне тикшерер өчен, мондый сораулар бирегез: «Дөресен әйтү авырлыклар тудырса, мин ялганламыйммы? Мин, никахта була торып, хатын-кызларга тиешсез игътибар күрсәтмимме? Авызымнан оятсыз сүзләр чыкмыймы? Берәрсе мине рәнҗетсә, мин кызып китмимме?» Оятсыз, ялган һәм рәнҗетүче сүзләрне төймәләр белән чагыштырып була. Киемдә төймәләр аз булса, аны салып ташлау җиңелрәк. Нәкъ шулай ук сөйләмебездә дә андый сүзләр азрак булса, безгә элекке шәхесне салып ташлау җиңелрәк булыр.

15. Нинди мәгънәдә без элекке шәхесебезне «баганага кадакларга» тиеш?

15 Үзгәрешләр ясарга тәвәккәл булыгыз. Рәсүл Паул, үзгәрергә кирәклеген күрсәтер өчен, көчле образ кулланган. Ул без элекке шәхесебезне «баганага кадакларга» тиеш дип язган (Рим. 6:6). Гайсә, Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен, үләргә әзер булган. Без дә үз гөнаһлы теләкләребезне шундый ук тәвәккәллек белән үтерергә тиеш. Шулай эшләп кенә, без саф вөҗданга һәм мәңгелек тормышка ия булырбыз (Яхъя 17:3; 1 Пет. 3:21). Йәһвә безгә ярарга теләп үз нормаларын үзгәртмәячәк. Безгә үзебезгә үзгәрергә һәм аның нормаларына туры килергә кирәк (Ишаг. 1:16—18; 55:9).

16. Ни өчен безгә гөнаһлы тән теләкләре белән көрәшүебезне дәвам итәргә кирәк?

16 Гөнаһлы тән теләкләре белән көрәшүдән туктамагыз. Хәтта суга чумдырылганнан соң да, безгә гөнаһлы тән теләкләре белән көрәшүебезне дәвам итәргә кирәк. Маурисиу исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Яшь чагында ул гомосексуалист булган. Аннары ул Йәһвә Шаһитләре белән танышкан һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Тормышында үзгәрешләр ясагач, 2002 елда ул суга чумдырылу үткән. Маурисиу Йәһвәгә инде күп еллар хезмәт итә, әмма ул болай ди: «Мин әле дә кайвакыт әхлаксыз теләкләр белән көрәшәм». Әмма Маурисиу боекмый, ул болай дип дәвам итә: «Бу теләкләр белән көрәшүем Йәһвәне сөендерә. Моны белү миңа көч өсти» *.

17. Набиха мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

17 Йәһвәдән догада ярдәм сорагыз һәм үз көчегезгә түгел, ә аның рухына таяныгыз (Гәл. 5:22; Флп. 4:6). Элекке шәхесне салып ташлар һәм бүтән кимәс өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Набиха исемле апа-кардәшнең мисалы моны раслый. Аңа алты яшь булганда, аның әтисе гаиләләрен ташлап киткән. Бу апа-кардәш болай дип сөйли: «Бу миңа зур авырту китерде һәм йөрәгемә тирән яралар салды». Набиха фетнәчел һәм агрессив кеше булып үскән. Ул наркотиклар сата башлаган, һәм, нәтиҗәдә, аны төрмәгә утыртканнар. Төрмәгә һәр атна Йәһвә Шаһитләре килгән. Набиха алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Ул үз тормышында зур үзгәрешләр ясаган. «Кайбер гадәтләремне ташлау җиңел булды,— дип сөйли ул.— Әмма тәмәке тарту турында алай дип әйтеп булмый». Набиха бу начар гадәте белән бер елдан артык көрәшкән. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Дога минем өчен иң зур ярдәм булды». Ул мондый нәтиҗә ясый: «Мин Йәһвәгә ярарга теләп үзгәрә алганмын икән, димәк, моны һәркайсы кеше эшли ала» *.

СУГА ЧУМДЫРЫЛУ КУЛЫГЫЗДАН КИЛӘ!

18. 1 Көринтлеләргә 6:9—11 дән күренгәнчә, күп кенә Аллаһы хезмәтчеләре нәрсә эшли алган?

18 Беренче гасырда Гайсә белән күктә идарә итәргә чакырылган кайбер ир-атлар белән хатын-кызларның элек начар гадәтләре булган. Мәсәлән, алар арасында хыянәтчеләр, гомосексуалистлар һәм караклар булган. Әмма изге рух ярдәмендә алар үзгәргән. (1 Көринтлеләргә 6:9—11 укы.) Бүген дә Изге Язмалар миллионлаган кешегә үз тормышларын үзгәртергә ярдәм итә *. Алар хәтта тирән тамырланган гадәтләрен ташлый. Аларның мисалларыннан күренгәнчә, сез дә суга чумдырылыр өчен таләпләргә туры килә аласыз.

19. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Суга чумдырылырга лаеклы булыр өчен, элекке шәхесне салып ташлау гына җитми. Безгә «яңа шәхес» булып киенергә дә кирәк. Киләсе мәкаләдә моны ничек эшләп булганы һәм башкалар безгә ничек ярдәм итә алганы турында сүз барачак.

41 ҖЫР «И Раббым, догамны ишет»

^ 5 абз. Кеше суга чумдырылырга теләсә, аңа «элекке шәхесен» салып ташларга кирәк. Бу мәкаләдә мондый сораулар каралачак: элекке шәхескә нинди сыйфатлар хас? ни өчен элекке шәхесне салып ташлау мөһим? моны ничек эшләп була? Ә киләсе мәкаләдә мондый сорау каралыр: ни өчен, суга чумдырылганнан соң да, мәсихчегә «яңа шәхес» булып киенү мөһим?

^ 3 абз. АҢЛАТМА: «элекке шәхесне салып ташлау» — Йәһвә хупламаган карашлардан һәм эшләрдән арыну ул. Моны әле суга чумдырылганчы эшләргә кирәк (Эфес. 4:22).

^ 16 абз. «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 июль чыгарылышында «Изге Язмалар тормышны үзгәртә. Алар миңа карата бик мәрхәмәтле иделәр» дигән мәкаләне карагыз.

^ 17 абз. «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 октябрь чыгарылышында «Библия меняет жизнь. Я стала злой и агрессивной» дигән мәкаләне карагыз.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: начар карашлар белән эшләрдән арыну иске киемне салып ташлауга охшаш.