Укучыларның сораулары
Ни өчен 2 Ишмуил 21:7—9 да Давыт патша «Мәфибәшиткә мәрхәмәт күрсәтте», ә аннан соң ул Мәфибәшитне үлем җәзасына тапшырды дип әйтелә?
Андый сорау бу очракны өстән-өстән укыганда туарга мөмкин. Чынлыкта исә монда ике төрле Мәфибәшит турында сүз бара. Шулай да бу очракны карап чыгу файдалы булыр, чөнки анда күп яхшы сабаклар бар.
Шаул патшаның җиде улы һәм ике кызы булган. Беренче угылының исеме Йонафан булган. Соңрак Риспа исемле җариясеннән Шаулның Мәфибәшит исемле улы туган. Шунысы кызык: Йонафанның да Мәфибәшит исемле улы булган. Шулай итеп Шаул патшаның улы да, оныгы да Мәфибәшит дигән исем йөрткән.
Үз идарәсенең бер чорында Шаул патша исраиллеләр арасында яшәүче гибонлыларны юк итәргә тырышкан. Күрәсең, күп гибонлылар үтерелгән булган. Моны чын җинаять дип атап була! Ни өчен? Чөнки Йошуа көннәрендә Исраил башлыклары гибонлылар белән тынычлык килешүе төзегән булган (Йош. 9:3—27).
Бу килешү Шаул көннәрендә дә гамәлдә булган, ләкин Шаул аны бозган. Шуңа күрә «ул һәм аның йорты кан коюда гаепле» булган (2 Иш. 21:1). Вакыт узу белән тәхеткә Давыт патша утырган. Шаул эшләре аркасында Йәһвәнең ачуы чыкканы турында ишеткәч, ул гибонлыларны чакырткан һәм бу хәлне ничек чишеп булганы турында сораган. Алар йолым итеп акча сорамаган, ә үзләрен «Исраил җиреннән кырып бетермәкче булган кешенең» җиде улын, үтерер өчен, аларның кулларына тапшырырга сораган (Сан. 35:30, 31). Давыт бу үтенечне үтәгән (2 Иш. 21:2—6).
Ул вакытка Шаул һәм Йонафан сугышта вафат булган. Йонафанның улы Мәфибәшит балачактан ук гарип булган һәм гибонлыларны үтерүдә катнашмаган. Йонафан һәм Давыт арасында дуслык килешүе булган. Шуңа күрә Давыт патша Йонафан токымнарына, шул исәптән Мәфибәшиткә, тугры мәхәббәт күрсәтергә бурычлы булган (1 Иш. 18:1; 20:42). Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Давыт һәм Шаулның улы Йонафан Йәһвә алдында бер-берсенә ант биргәнгә, Давыт патша Шаулның улы Йонафан улы Мәфибәшиткә мәрхәмәт күрсәтте» (2 Иш. 21:7).
Ахыр чиктә Давыт гибонлыларның үтенечен үтәгән һәм Шаулның ике улын, шул исәптән Мәфибәшит исемлесен, һәм биш оныгын аларның кулына тапшырган (2 Иш. 21:8, 9). Шулай итеп Давыт Шаулның гөнаһы өчен йолым түләгән.
Бу очрак безгә бик мөһим принципны исебезгә төшерә. Шаулның ике улы һәм биш оныгы гаепсез булган булса, Йәһвә аларның үтерелүен хупламас иде. Аның Канунында бит болай дип әйтелгән: «Балалар аталарының гөнаһы өчен үтерелмәсен. Кеше үз гөнаһы өчен генә үтерелергә тиеш» (Кан. 24:16). Күрәсең, Шаулның шул уллары белән оныклары да бу кан коюда катнашкан һәм бу гөнаһлары өчен җәзага тартылган булган.
Бу очрактан күренгәнчә, кеше явыз эшләр кылып: «Мин боерыклар үтим генә»,— дип акланырга хокуклы түгел. Изге Язмаларда дөрес әйтелә: «Аягың басасы сукмакны такыр ит, шунда йөргән юлларың туры булыр» (Гыйб. сүз. 4:24—27; Эфес. 5:15).