Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Балаларыгызны табигать ярдәмендә өйрәтегез

Балаларыгызны табигать ярдәмендә өйрәтегез

«Боларны кем барлыкка китергән?» (ИШАГ. 40:26)

11 ҖЫР Аллаһыны иҗади эшләре данлый

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Һәрбер мәсихче әти-әни нәрсә тели?

 ӘТИ-ӘНИЛӘР, сез кадерле балаларыгызның Йәһвәне белүләрен һәм аны яратуларын телисез. Әмма Аллаһыны күреп булмый бит. Шулай булгач, сез аларга Аллаһыны реаль шәхес итеп күрергә һәм аңа якынлашырга ничек булыша аласыз? (Ягък. 4:8)

2. Әти-әниләр балаларын Йәһвә турында ничек өйрәтә ала?

2 Балаларыгыз Йәһвәгә якынлашсын өчен, алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк (2 Тим. 3:14—17). Шулай да Изге Язмаларда, Йәһвә турында белем алыр өчен, тагын бер мөмкинлеккә игътибар ителә. Гыйбрәтле сүзләр китабында бер әти кеше үз улының игътибарын Йәһвәнең иҗади эшләренә юнәлткәне турында язылган. Шул ата улын иҗади эшләрдә чагылган Йәһвәнең сыйфатларына игътибарлы булырга дәртләндергән (Гыйб. сүз. 3:19—21). Без әти-әниләрнең, үз балаларын Йәһвә турында өйрәтер өчен, табигатьне ничек куллана алганын карап чыгарбыз.

БАЛАЛАРНЫ ТАБИГАТЬНЕ КУЛЛАНЫП НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

3. Әти-әниләр балаларына нәрсәне күрергә булышырга тиеш?

3 Изге Язмаларда Аллаһының «күзгә күренмәс сыйфатлары... дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» дип язылган (Рим. 1:20). Әти-әниләр, сезгә балаларыгыз белән табигатьтә вакыт үткәрү, мөгаен, ошыйдыр. Андый чакларда балаларыгызга Аллаһы «булдырган нәрсәләр» белән аның сыйфатлары арасындагы бәйләнешне күрергә булышыгыз. Сезгә бу яктан Гайсәнең үрнәге ярдәм итә ала.

4. Гайсә, шәкертләрен өйрәткәндә, табигатьне ничек кулланган? (Лүк 12:24, 27—30)

4 Гайсә башкаларны өйрәтер өчен табигатьне кулланган. Бер тапкыр ул шәкертләрен козгыннарга һәм лаләләргә карарга сораган. (Лүк 12:24, 27—30 укы.) Гайсә теләсә нинди хайван я үсемлек турында әйтә алыр иде, әмма ул шәкертләренә яхшы билгеле булган кош белән чәчәккә игътибар иткән. Шәкертләре күктә очып йөрүче козгыннарны һәм кырда чәчәк аткан лаләләрне күреп торгандыр. Гайсәнең шул нәрсәләргә күрсәткәнен күз алдыгызга китерегез. Аннары ул Йәһвә, козгыннар һәм лаләләр турында кайгырткан кебек, үзенең хезмәтчеләрен дә тукландырачак һәм киендерәчәк дип әйткән. Шулай итеп Гайсә үзенең күктәге Атасының юмарт һәм игелекле булуына игътибар иткән.

5. Әти-әниләр үз балаларын Йәһвә турында өйрәтер өчен, нинди иҗади эшләрне куллана ала?

5 Әти-әниләр, сез Гайсәдән ничек үрнәк ала аласыз? Балаларыгызга үзегезгә ошаган берәр хайван я үсемлек турында сөйләгез. Аннары шул иҗади эшнең Йәһвәнең берәр сыйфатын ничек ачыклаганын аңлатыгыз. Шулай ук балагыздан аңа нинди хайван я үсемлек ошый дип сорагыз. Аңа ошаган иҗади эш нигезендә аны Йәһвәнең сыйфатларына өйрәтсәгез, ул тагы да игътибарлырак булыр.

6. Кристоферның әнисеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Әти-әниләргә табигать нигезендә өйрәтер өчен күп белергә кирәкме? Берәр хайван я үсемлек турында тирән тикшерүләр үткәрергә кирәкме? Бу таләп түгел. Гайсә козгыннарның туклану гадәтләрен я лалә чәчәгенең күзәнәк төзелешен аңлатып тормаган. Балагызга табигать турында тирән белемнәр алу ошыйдыр да, әмма кайчак берничә сүз я гади генә сорау җитәрлек. Кристофер исемле абый-кардәш балачагын исенә төшереп болай ди: «Әниебез, игътибарыбызны табигатькә юнәлтеп, берәр гади фикер әйтеп куя иде. Мәсәлән, таулар янында булганда, ул болай дия иде: „Карагыз әле нинди зур һәм матур таулар. Әллә Йәһвә мәһабәт Аллаһы түгелме?“ Ә океан яры буенда булганда ул болай дия иде: „Көчле дулкыннарга күз салыгыз, әллә Аллаһы Кодрәт Иясе түгелме?“» Кристофер болай ди: «Әниебезнең гади, уйландыручы сүзләре хәтеребездә уелып калды».

7. Сез балагызны табигать турында уйланырга ничек өйрәтә аласыз?

7 Балагыз бераз үскәч, аны табигатьне күзәтеп, Йәһвә турында белем алырга өйрәтегез. Аллаһы барлыкка китергән берәр нәрсәгә күрсәтеп, аңардан: «Ул сине Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә?» — дип сорагыз. Аның никадәр тирән уйлануы сезне гаҗәпләндерергә мөмкин (Мат. 21:16).

БАЛАЛАРНЫ ТАБИГАТЬ ЯРДӘМЕНДӘ КАЙЧАН ӨЙРӘТЕП БУЛА?

8. Исраилле әти-әниләрнең «юлда барганда» нинди мөмкинлекләре булган?

8 Исраилле әти-әниләр балаларын Йәһвә кануннарына «юлда барганда» өйрәтергә тиеш булган (Кан. 11:19). Исраил юлларында, гадәттә, төрле хайваннарны, кошларны һәм чәчәкләрне күреп булган. Исраиллеләр сәяхәт иткәндә, аларның үз балаларына Йәһвә булдырган нәрсәләр турында сөйләргә мөмкинлекләре туган. Әти-әниләр, сезнең дә, һичшиксез, андый мөмкинлекләрегез бардыр. Әйдәгез, кайбер ата-аналарның моны ничек эшләгәненә игътибар итик.

9. Пунита белән Катя очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

9 Һиндстанның зур шәһәрендә яшәүче Пунита исемле апа-кардәш болай ди: «Авылда яшәүче туганнарыбызда булганда, без балаларыбызга Йәһвәнең гаҗәеп иҗади эшләре турында сөйлибез. Балаларыбызга, ыгы-зыгылы шәһәрдән ерак булганда, табигатьне күзәтеп уйлану җиңелрәк». Әти-әниләр, балаларыгыз сезнең белән матур табигатьтә үткәргән вакытларын, күрәсең, беркайчан да онытмас. Молдовадан булган Катя исемле апа-кардәш болай ди: «Балачагымның иң якты хатирәләре — бу әти-әнием белән табигатькә чыгу. Алар мине балачактан ук, тукталып, Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтергә һәм Аллаһы турында уйланырга өйрәтте. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтлемен».

Балагызны Йәһвә турында өйрәтер өчен, иҗади эшләрне хәтта шәһәрдә дә табып була (10 нчы абзацны кара.)

10. Табигатькә чыгу кулларыннан килмәсә, әти-әниләр нәрсә эшли ала? ( «Әти-әниләр өчен ярдәм» дигән рамканы кара.)

10 Табигатькә чыгу кулыгыздан килмәсә, нәрсә эшләп була? Шулай ук Һиндстанда яшәүче Амол исемле абый-кардәш болай ди: «Мин яшәгән җирдә ата-аналар күп эшли һәм аларга гаиләләрен табигатькә алып чыгу кыйммәткә төшә. Шулай да бездә кечкенә парклар һәм түбәләрдә террасалар бар. Шунда балалар белән бергә Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтеп һәм Аллаһының сыйфатлары турында сөйләшеп була». Игътибарлы булсагыз, хәтта өегез янында да сез кайбер иҗади эшләрне күреп, аларны балаларыгызга күрсәтә алырсыз (Зәб. 104:24). Бәлки, сез кошларны, бөҗәкләрне, үсемлекләрне һәм башка нәрсәләрне күрерсез. Германиядән булган Карина болай ди: «Әнием чәчәкләрне үлеп ярата, шуңа күрә балачакта аның белән саф һавада йөргәндә, ул миңа матур-матур чәчәкләрне күрсәтә иде». Әти-әниләр, сез балаларыгызны шулай ук оешма чыгарган иҗади эшләр турындагы видеолар һәм басмалар ярдәмендә өйрәтә аласыз. Әйе, шартларыгыз нинди генә булмасын, сез балаларыгызга Йәһвә булдырган нәрсәләрне күзәтергә булыша аласыз. Ә Йәһвәнең нинди сыйфатлары турында сөйләп була?

ЙӘҺВӘНЕҢ «КҮЗГӘ КҮРЕНМӘС СЫЙФАТЛАРЫ... АЧЫК КҮРЕНЕП ТОРА»

11. Әти-әниләр балаларына Йәһвәнең яратуын күрергә ничек булыша ала?

11 Балаларыгызга Йәһвәнең яратуын күрергә булышыр өчен, хайваннарның үз балалары турында кайгыртуына игътибар итегез (Мат. 23:37). Шулай ук сез табигатьтәге төрлелеккә игътибар итә аласыз. Элегрәк искә алынган Карина болай ди: «Әнием белән саф һавада йөргәндә, ул мине тукталып, һәр чәчәкнең үзенчәлеген күзәтергә һәм аларның Йәһвәнең яратуын ничек чагылдырганы турында уйланырга дәртләндерә иде. Еллар узды, мин әле дә чәчәкләрне күзәтәм. Аларның төрлелеге һәм матурлыгы мине сокландыра. Алар Йәһвәнең безне бик яратканын исемә төшереп тора».

Тәннең искиткеч яратылуына игътибар итеп, балагызны Йәһвәнең зирәклегенә өйрәтегез (12 нче абзацны кара.)

12. Әти-әниләр балаларына Йәһвәнең зирәк булуын ничек күрсәтә ала? (Зәбур 139:14) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Балаларыгызга Йәһвәнең зирәк Аллаһы икәнен күрергә булышыгыз. Ул, безгә караганда, күпкә зирәгрәк (Рим. 11:33). Мәсәлән, аларга суның болытларга әверелгәне һәм шул су тулы болытларның күктә җиңел генә йөзгәне турында әйтегез (Әюп 38:36, 37). Шулай ук сез кеше тәненең искиткеч итеп барлыкка китерелгәненә игътибар итә аласыз. (Зәбур 139:14 укы.) Владимир исемле әти кешенең сүзләренә игътибар итик. Ул болай ди: «Бер көнне улыбыз, велосипедтан егылып, тезен сыдырды. Берничә көннән соң аның җәрәхәте төзәлде һәм без хатыным белән аңа Йәһвә тәнебезне үз-үзен төзекләндерү сәләте белән барлыкка китергән дип аңлаттык. Шулай ук без кеше уйлап чыгарган нәрсәләрнең андый үзлеккә ия булмаганын аңлаттык. Мәсәлән, машина авариягә эләксә, үз-үзен ремонтлый алмый дип әйттек. Бу очрак улыбызга Йәһвәнең никадәр зирәк булганын аңларга булышты».

13. Әти-әниләр балаларына Йәһвәнең никадәр көчле булуын күрергә ничек булыша ала? (Ишагыя 40:26)

13 Йәһвә безне күзләребезне күтәреп күккә карарга һәм йолдызларны урынында тотып торучы үзенең көче турында уйланырга дәртләндерә. (Ишагыя 40:26 укы.) Сез дә балаларыгызны күккә карап, уйланырга дәртләндерә аласыз. Тайваньда яшәүче Тинтин исемле апа-кардәш, балачагын исенә төшереп, болай ди: «Бер тапкыр без әнием белән походка бардык һәм шәһәр утлары безгә комачауламаганга, күктә күп йолдызлар күрә алдык. Ул чакта яшьтәшләрем миңа басым ясый иде һәм мин Йәһвәгә тугры кала алырмынмы дип борчыла идем. Әнием мине Йәһвә шул йолдызларны булдырыр өчен кулланган көче турында уйланырга дәртләндерде. Һәм сынауларымны кичереп чыгар өчен, ул, һичшиксез, миңа көч бирәчәк дип исемә төшерде. Шул иҗади эшләрне күзәтеп, мин Йәһвәне яхшырак белдем һәм аңа хезмәт итәргә тагы да тәвәккәлрәк булып киттем».

14. Әти-әниләр балаларына Йәһвәнең бәхетле Аллаһы булуын ничек күрсәтә ала?

14 Йәһвәнең иҗади эшләре аның шатлыклы Аллаһы һәм юмор хисенә ия булганын ачыклый. Галимнәр күпчелек хайваннарның, шул исәптән кошларның, һәм балыкларның уйнарга яратканына игътибар иткән (Әюп 40:20). Балаларыгызның хайваннарны күзәтеп, көлгәне бармы? Бәлки, алар мәче баласының йомгак артыннан йөгереп йөргәнен я көчекләрнең көрәшкәнен күргәндер. Киләсе тапкыр балагыз хайваннарның уйнавын күреп көлгәндә, аңа бәхетле Аллаһыга хезмәт иткәнебезне исенә төшерегез (1 Тим. 1:11).

ЙӘҺВӘНЕҢ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕНӘ ГАИЛӘГЕЗ БЕЛӘН БЕРГӘ ШАТЛАНЫГЫЗ

Балагыз табигатьтә, мөгаен, үзен иркенрәк хис итәр һәм хисләре белән теләбрәк бүлешер (15 нче абзацны кара.)

15. Әти-әниләргә балаларының уй-фикерләрен чумырып алырга нәрсә булыша ала? (Гыйбрәтле сүзләр 20:5) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Кайвакыт әти-әниләргә балалары белән аларның авырлыклары турында сөйләшү җиңел түгел. Хәлегез охшаш икән, сезгә балаларыгызның уй-фикерләрен чумырып алыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк булыр. (Гыйбрәтле сүзләр 20:5 укы.) Кайбер ата-аналарга, балалары белән табигатьтә булганда, моны эшләү җиңелрәк бирелә. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе анда балаларның да, әти-әниләрнең дә игътибарларын урлаучы нәрсәләр әзрәк. Тайваньнан булган Масахико исемле әти кеше тагын бер сәбәпне телгә ала: «Балаларыбыз белән табигатьтә булганда, тауларда я яр буенда йөргәндә, алар, гадәттә, үзләрен иркенрәк хис итә. Шуңа күрә безгә аларның уй-фикерләрен чумырып алу җиңелрәк була». Элегрәк искә алынган Катя болай ди: «Мәктәптән соң әнием мине матур паркка алып чыга иде. Андый иркен шартларда миңа аңа мәктәптәге хәлләрне һәм борчуларымны сөйләү җиңелрәк булды».

16. Гаиләләрнең күңел ачар өчен нинди мөмкинлекләре бар?

16 Йәһвә булдырган нәрсәләр гаиләләргә ял итәргә һәм күңел ачарга күп мөмкинлекләр бирә. Ә бу, үз чиратында, гаиләләрне ныгыта. Изге Язмаларда «көлү вакыты» һәм «бию вакыты бар» дип әйтелә (Вәг. 3:1, 4). Йәһвә җирдә төрле матур урыннарны барлыкка китергән һәм без анда күңелле итеп вакыт үткәрә алабыз. Күп гаиләләргә урманда йөрү, авылга кайту, күл я елга буена төшү ошый. Кайбер балалар паркта йөгереп йөрергә, уйнарга, хайваннарны күзәтергә я су керергә ярата. Безнең табигатькә һәм Йәһвә булдырган нәрсәләргә сокланыр өчен искиткеч мөмкинлекләребез бар.

17. Ни өчен әти-әниләр балаларын Йәһвәнең иҗади эшләренә сокланырга өйрәтергә тиеш?

17 Оҗмахта әти-әниләрнең дә, балаларның да Йәһвәнең иҗади эшләренә шатланырга яңа мөмкинлекләре ачылачак. Без инде хайваннардан, ә алар бездән курыкмас (Ишаг. 11:6—9). Без Йәһвә булдырган нәрсәләр белән мәңге шатлана алырбыз (Зәб. 22:26). Әмма, ата-аналар, ул вакытларны көтәсе юк, инде хәзер балаларыгызны табигатькә сокланырга өйрәтегез. Иҗади эшләр ярдәмендә балаларыгызны Йәһвә белән таныштырсагыз, алар да Давыт патша кебек болай дип әйтер: «И Йәһвә... синекедәй эшләр юк» (Зәб. 86:8).

134 ҖЫР Балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк

a Күп кенә абый һәм апа-кардәшләр мәсихче әти-әниләре белән табигатьтә ял иткәннәрен бик яхшы хәтерли. Әти-әниләре андый очракларны кулланып, аларга Йәһвәнең сыйфатлары турында сөйләгән. Балаларыгыз булса, сез аларны Йәһвә турында өйрәтер өчен табигатьне ничек куллана аласыз? Моны без бу мәкаләдән белербез.