Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

14 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»

«Барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»

«Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (ЯХЪЯ 13:35).

106 ҖЫР Мәхәббәт сыйфатын үстерәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ a

Аллаһы халкы арасында хөкем сөргән мәхәббәт күп кенә Йәһвә Шаһите булмаган кешеләргә ничек тәэсир иткән? (1 нче абзацны кара.)

1. Беренче тапкыр җыелыш очрашуына килгән күп кенә кешеләрне нәрсә гаҗәпләндерә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

 КҮЗ алдына китерегез, бер ирле-хатынлы пар беренче тапкыр Патшалык Залына килә. Мәсихчеләр аларга күрсәткән җылы мөнәсәбәт һәм кардәшләр арасындагы мәхәббәт аларны таң калдыра. Өйләренә кайтканда, хатыны иренә: «Йәһвә Шаһитләре башкалардан аерылып тора. Алар миңа ошый»,— дип әйтеп куя.

2. Ни өчен кайберәүләр Йәһвәгә хезмәт итми башлаган?

2 Мәсихче җыелышта булган мәхәббәт чыннан да искиткеч. Шулай да Йәһвә Шаһитләре камил түгел (1 Яхъя 1:8). Җыелыштагыларны күбрәк белгән саен, аларның кимчелекләрен ачыграк күрә башлыйсың (Рим. 3:23). Кызганычка каршы, кайберәүләр өчен башкаларның кимчелекләре абыну ташы булып киткән һәм алар җыелышны калдырган.

3. Гайсәнең чын шәкертләрен ничек билгеләп була? (Яхъя 13:34, 35)

3 Мәкаләнең төп шигыренә кабат күз салыйк. (Яхъя 13:34, 35 укы.) Мәсихнең чын шәкертләрен нинди сыйфат аерып тора? Камиллекме? Юк, мәхәббәт! Гайсәнең сүзләренә игътибар итик. Ул: «Сез үзегезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерсез»,— дип түгел, ә: «Барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән. Гайсәнең сүзләре буенча, җыелыштагылар гына түгел, ә җыелышта булмаган күп кенә башка кешеләр дә аның шәкертләрен алар арасында булган эчкерсез мәхәббәт буенча таныячак.

4. Кайберәүләр чын мәсихчеләр турында нәрсә белергә тели?

4 Йәһвә Шаһите булмаган кайбер кешеләр мондый сораулар бирергә мөмкин: «Мәхәббәт Гайсәнең чын шәкертләрен билгеләргә ничек булыша? Гайсә үзенең рәсүлләренә мәхәббәтне ничек күрсәткән? Бүген Гайсәнең үрнәгенә ничек иярергә?» Йәһвә Шаhитләренә дә андый сораулар турында уйлану файдалы булыр. Бу безгә мәхәббәтне күбрәк күрсәтергә булышыр, бигрәк тә кардәшләребезнең кимчелекләрен күргәндә (Эфес. 5:2).

НИ ӨЧЕН ГАЙСӘНЕҢ ШӘКЕРТЛӘРЕН МӘХӘББӘТ БУЕНЧА ТАНЫП БУЛА?

5. Гайсәнең Яхъя 15:12, 13 тә китерелгән сүзләрен аңлатыгыз.

5 Гайсә үзенең шәкертләрен мәхәббәт аерып торачак дип әйткән. (Яхъя 15:12, 13 укы.) Гайсә үз шәкертләренә мондый әмер биргән: «Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз». Гайсәнең бу сүзләрен ничек аңларга? Ул үз шәкертләрен бер-берсен риясыз яратырга дәртләндергән. Андый мәхәббәт күрсәткән мәсихче кардәше өчен хәтта үз тормышын кызганмый b.

6. Аллаһы Сүзендә мәхәббәтнең мөһимлегенә ничек басым ясала?

6 Аллаһы Сүзендә мәхәббәтнең мөһимлегенә зур игътибар бирелә. Күп кенә кеше Изге Язмалардагы мондый шигырьләрне хәтта яттан белә: «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8); «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Мат. 22:39); «Ярату күп гөнаһларны каплый» (1 Пет. 4:8); «Мәхәббәт мәңгелек» (1 Көр. 13:8). Изге Язмалардагы бу һәм башка шигырьләрдә шушы күркәм сыйфатны үстерү һәм күрсәтү никадәр мөһим икәнлеге ассызыклана.

7. Ни өчен Шайтан кешеләрне бер-берсен яратырга һәм бердәм булырга өйрәтә алмый?

7 Күп кенә кешене мондый сорау борчый: «Хак динне ничек билгеләргә? Бар диннәр дә үзләрен хак дин дип саный бит, әмма Аллаһы турында төрлечә өйрәтә». Шайтан, кешеләрне бутар өчен, күптөрле дини оешмалар барлыкка китергән. Әмма ул беркайчан да бер-берсен яраткан бөтендөнья кардәшлекне барлыкка китерә алмаячак. Бу Йәһвәнең кулыннан гына килә. Чөнки Ул — мәхәббәтнең чыганагы. Аның рухы һәм фатихасы булган кешеләр генә бер-берсенә риясыз мәхәббәт күрсәтә ала (1 Яхъя 4:7). Менә ни өчен Гайсә үзенең шәкертләрен эчкерсез мәхәббәт буенча танып булачак дип әйткән дә.

8, 9. Йәһвә Шаһитләре арасындагы ярату күп кенә кешегә ничек тәэсир итә?

8 Гайсә алдан әйткәнчә, бүген күп кенә кешеләр аның шәкертләрен ярату буенча танып белә. Ен исемле абый-кардәшнең очрагын карап китик. Күп еллар элек Йәһвә Шаһитләре аны якында урнашкан стадионда үтәчәк конгресска чакырган. Ен анда берничә ай элек бер матчта булган. Шул стадионда үткән беренче конгрессын ул болай дип исенә төшерә: «Нинди зур аерма! Йәһвә Шаһитләре әдәпле һәм пөхтә киенгән иде. Аларның балалары бик тәртипле иде». Ул болай дип өсти: «Ә иң мөһиме — бу кешеләр канәгатьлек һәм тынычлык сизә иде кебек. Нәкъ шул миңа җитми иде дә. Ул көнне нинди нотыклар яңгыраганын мин хәтерләмим. Ләкин Йәһвә Шаһитләренең тәртипләре миңа зур йогынты ясады» c. Моның барысы кардәшләр бер-берсен эчкерсез яратканга мөмкин. Андый ярату безне кардәшләребезгә игелекле мөнәсәбәт күрсәтергә һәм аларны хөрмәт итәргә дәртләндерә.

9 Джон исемле абый-кардәш, беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуына килгәч, охшаш хисләр кичергән: «Аларның үзләрен дусларча тотулары... миңа бик нык тәэсир итте — алар минем өчен әүлия кебек иделәр. Ә бер-берсен эчкерсез яратулары мине чын динне тапканыма ышандырды» d. Андый очраклар Йәһвә Шаһитләренең чын мәсихчеләр булуын раслый.

10. Кардәшләргә карата яратуыбызны без аеруча кайчан күрсәтә алабыз? (Искәрмәне дә кара.)

10 Инде әйтелгәнчә, имандашларыбыз арасында камил кешеләр юк. Кайвакыт алар безне сүзләре я эшләре белән рәнҗетә (Ягък. 3:2) e. Аеруча андый очракларда без кардәшләребезне чыннан да яратканыбызны күрсәтә алабыз. Гайсә безгә бу яктан нинди үрнәк калдырган? (Яхъя 13:15)

ГАЙСӘ ҮЗ РӘСҮЛЛӘРЕНӘ НИЧЕК ЯРАТУ КҮРСӘТКӘН?

Шәкертләре күп хаталар кылса да, Гайсә аларга мәхәббәт күрсәткән (11—13 нче абзацны кара.)

11. Ягъкуб белән Яхъяның нинди тискәре яклары ачыкланган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Гайсә үз шәкертләреннән камиллек көтмәгән. Ул аларга ярату белән тискәре якларын җиңәргә булышкан. Бер очракта ике рәсүле, Ягъкуб белән Яхъя, әниләрен Гайсәдән үзләре өчен Патшалыкта күренекле урын сорарга күндергән (Мат. 20:20, 21). Бу очрак Ягъкуб белән Яхъяның горур һәм башкалардан өстен булырга омтылганнарын ачыклаган (Гыйб. сүз. 16:18).

12. Ягъкуб белән Яхъяның гына тискәре яклары күренгәнме? Аңлатыгыз.

12 Әмма шушы очракта башка рәсүлләрнең дә тәртипләре әллә ни мактанырлык булмаган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең шул ике туганга ачулары кабара башлады» (Мат. 20:24). Башка рәсүлләр һәм Ягъкуб белән Яхъя бер-берсенә ни генә әйтеп бетермәгәндер. Алар болай дия алган: «Ник әле сез үзегезгә Патшалыкта күренекле урыннар сорыйсыз? Үзегезне әллә кемгә куймагыз! Әллә сез генә Гайсә белән иңгә-иң хезмәт итәсезме? Без сездән бер дә ким түгел». Ничек кенә булмасын, бу хәл аркасында рәсүлләр арасындагы мәхәббәт вакытлыча сүрелгән.

13. Гайсә үз шәкертләренең кимчелекләренә ничек караган? (Маттай 20:25—28)

13 Гайсә бу очракта үзен ничек тоткан? Ул үзенең рәсүлләрен ачуланмаган. Ул аларга: «Мин сезнең урыныгызга басынкы һәм бер-берсен һәрвакыт яраткан рәсүлләрне табармын»,— дип әйтмәгән. Киресенчә, ул бу эчкерсез ир-атлар белән сабырлык күрсәтеп фикер алышкан. (Маттай 20:25—28 укы.) Шәкертләренең кат-кат кем бөегрәк дип бәхәсләшүләренә карамастан, Гайсә аларны барыбер яраткан (Марк 9:34; Лүк 22:24).

14. Рәсүлләр нинди җәмгыятьтә үскән?

14 Һичшиксез, Гайсә рәсүлләренең нинди шартларда үскәннәрен исәпкә алган (Яхъя 2:24, 25). Ул вакытларда дин җитәкчеләре дәрәҗәгә һәм җәмгыятьтәге урынга зур игътибар биргән. (Мат. 23:6; «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Мат. 23:6 га китерелгән «Синагогадагы алгы урыннар» дигән видео белән чагыштыр.) Шулай ук яһүди дин җитәкчеләре үзләрен бик тәкъва дип санаган f (Лүк 18:9—12). Әйе, рәсүлләр алган тәрбия күзлегеннән үз-үзләренә дә, башкаларга да караган. Гайсә моны бик яхшы аңлаган (Гыйб. сүз. 19:11). Ул шәкертләреннән артыгын таләп итмәгән һәм, алар хата кылса да, аларга карата зур сабырлык күрсәткән. Гайсә аларның яхшылык кылырга теләгәннәрен белгән. Ул аларга горурлык һәм башкалардан өстен булу теләге урынына ярату үстерергә булышкан.

БЕЗ ГАЙСӘДӘН НИЧЕК ҮРНӘК АЛА АЛАБЫЗ?

15. Ягъкуб һәм Яхъя белән булган очрактан нинди сабак алып була?

15 Ягъкуб һәм Яхъя белән булган очрактан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Әйе, Патшалыкта үзләренә күренекле урыннар сорап, алар үзләрен дөрес тотмаган. Әмма башка рәсүлләр дә дөрес эш иткән дип әйтеп булмый. Алар бит бердәмлекне куркыныч астына куйган. Шулай да Гайсә бар 12 рәсүле белән дә игелекле булган һәм аларны яраткан. Моннан сабак нинди? Башка кешенең нәрсә эшләве генә түгел, ә безнең үзебезне ничек тотуыбыз да мөһим. Бу яктан безгә нәрсә булышыр? Берәр кардәшебез безне рәнҗетсә, үзебезгә мондый сораулар бирик: «Ни өчен мин шулкадәр нык рәнҗедем? Бу миңа үзгәртәсе якның барлыгын күрсәтмиме? Мине рәнҗеткән кардәш хәзер берәр нинди авырлык кичермиме? Рәнҗер өчен сәбәп булса да, мин яратудан чыгып, кардәшемне кичерә аламмы?» Башкаларга ярату күрсәткәндә, без үзебезнең Мәсихнең чын шәкерте булуыбызны раслыйбыз.

16. Гайсәдән тагын нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Гайсәнең үрнәге шулай ук кардәшләребезне аңлар өчен тырышлыклар куярга өйрәтә (Гыйб. сүз. 20:5). Әйе, Гайсә кеше күңелендә нәрсә булганын күрә алган, безнең исә андый сәләтебез юк. Әмма без кардәшләребезнең кимчелекләренә карата сабыр була алабыз (Эфес. 4:1, 2; 1 Пет. 3:8). Кардәшләребез белән яхшырак танышсак, моны эшләү җиңелрәк булыр. Әйдәгез, бер очракка игътибар итик.

17. Район күзәтчесенә бер кардәш белән яхшырак танышу нинди файда китергән?

17 Көнчыгыш Африкада бер район күзәтчесе белән булган очракка игътибар итик. Ул килеп киткән җыелышларның берсендә авыр холыклы бер абый-кардәш булган. Район күзәтчесе ничек эш иткән? Ул болай дип сөйли: «Шул абый-кардәштән читләшер урынына мин аның белән яхшырак танышырга булдым». Моның ярдәмендә район күзәтчесе шул кардәшнең үскән шартлары аңа бик нык тәэсир иткәнен белгән. Ул болай дип дәвам итә: «Кардәшемә үзен үзгәртер өчен күпме тырышлыклар куярга кирәк булганын һәм ул инде нинди үзгәрешләр ясаганын белгәч, мин кардәшем белән соклана башладым. Без дуслашып киттек». Әйе, чыннан да, кардәшләребез белән якынрак танышсак, безгә аларга карата ярату күрсәтү җиңелрәк булыр.

18. Берәрсе безне рәнҗетсә, нинди сораулар турында уйланып була? (Гыйбрәтле сүзләр 26:20)

18 Әгәр дә без үзебезне рәнҗеткән кардәш белән сөйләшеп алырга кирәк дигән нәтиҗәгә килсәк, башта мондый сораулар турында уйланыйк: «Мин бар фактларны да беләмме? (Гыйб. сүз. 18:13) Кардәшем мине чыннан да рәнҗетергә теләгәнме? (Вәг. 7:20) Минем дә охшаш хата кылганым булмадымы? (Вәг. 7:21, 22) Бу сорауны кузгатсам, хәлне яхшыртыр урынына аны тагы да авырайтмаммы?» (Гыйбрәтле сүзләр 26:20 укы.) Бәлки, без бу сораулар турында уйлангач, «кардәшем белән сөйләшеп тормыйча, ярату күрсәтеп аны кичерсәм яхшырак булыр» дигән нәтиҗәгә килербез.

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Төркем буларак, Йәһвә Шаһитләре үзләренең Гайсәнең чын шәкертләре булуын раслый. Шуны да әйтергә кирәк: кардәшләрнең кимчелекләренә карамастан, аларга риясыз мәхәббәт күрсәтеп, безнең һәрберебез Гайсәнең чын шәкерте булуын исбатлый. Шулай эшләп, без эчкерсез кешеләргә хак динне табарга һәм мәхәббәт Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итә башларга ярдәм итә алабыз. Әйдәгез, алга таба да чын мәсихчеләрне аерып торган мәхәббәтне күрсәтергә тәвәккәл булыйк.

17 ҖЫР «Телим!»

a Күпләр, арабызда хөкем сөргән мәхәббәтне күреп, хакыйкать белән кызыксына башлый. Әмма камилсезлек аркасында кайвакыт бер-беребезгә мәхәббәт күрсәтү җиңел түгел. Әмма шулай да ни өчен мәхәббәт күрсәтү мөһим? Гайсәнең үрнәгенә ияреп, без кардәшләрнең камилсезлеген ярату белән ничек каплый алабыз? Шушы сораулар бу мәкаләдә каралачак.

e Бу мәкаләдә җитди гөнаһлар турында сүз бармый. Аларны, мәсәлән, 1 Көринтлеләргә 6:9, 10 да табып була. Андый очракларны өлкәннәр карап чыгарга тиеш.

f Күп еллар үткәч, бер раввин болай дигән: «Дөньяда Ибраһим кебек утыз тәкъва кеше булса, аларның икесе — минем улым һәм мин. Ун кеше булса, аларның икесе — минем улым һәм мин; биш кеше булса, аларның икесе — минем улым һәм мин; ике кеше булса, бу — минем улым һәм мин; бер кеше булса, бу — мин».