Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ни өчен суга чумдырылырга кирәк?

Ни өчен суга чумдырылырга кирәк?

«Һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен» (РӘС. 2:38).

34 ҖЫР Сафлык саклап яшәү

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Суга чумдырылу вакытында еш кына нәрсә була һәм без нәрсә карап чыгарбыз?

 СЕЗНЕҢ, һичшиксез, конгресста суга чумдырылыр алдыннан ике сорауга җавап биргән кардәшләрне күзәткәнегез булгандыр. Сез аларның тавышларында инанганлык чагылганын ишеттегез. Туганнарының һәм дусларының алар өчен горурланганын күрдегез. Шул кардәшләр судан күтәрелгәндә, барысының алкышлап кул чапканын ишеттегез. Яңа гына чумдырылган кардәшләрнең йөзләре шатлыктан балкып торды. Уртача алганда, һәр атна меңләгән кеше багышланган һәм суга чумдырылган Йәһвә Шаһите булып китә.

2 Бәлки, сез дә суга чумдырылу турында уйланасыздыр? Алай икән, сез, Йәһвәне эзләгәнгә, бу явыз, караңгы дөньяда җемелдәп торган йолдызга тиң (Зәб. 14:1, 2). Яшьме сез, олы яшьтәме бу мәкалә сезгә багышланган. Ләкин ул инде суга чумдырылган кардәшләр өчен дә файдалы. Алар бит Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә тәвәккәллекләрен ныгытырга тели. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен күп сәбәпләрнең өчесен бергәләп карап чыгыйк.

СЕЗ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТӘКЪВАЛЫКНЫ ЯРАТАСЫЗ

Шайтан меңләгән ел дәвамында Йәһвәнең исемен каралый (3, 4 нче абзацны кара.)

3. Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләре хакыйкать белән тәкъвалыкны ярата? (Зәбур 119:128, 163)

3 Йәһвә кешеләргә «хакыйкатьне... яратыгыз» дип куша (Зәк. 8:19). Гайсә үз шәкертләрен тәкъвалыкка омтылырга дәртләндергән (Мат. 5:6). Бу исә кешедә Йәһвә алдында тәкъва, игелекле һәм саф булганны эшләргә көчле теләге булырга тиеш дигәнне аңлата. Сез хакыйкать белән тәкъвалыкны яратасызмы? Әйе, яратасыз. Без моңа бер дә шикләнмибез. Сез ялганны һәм һәртөрле явызлыкны нәфрәт итәсез. (Зәбур 119:128, 163 укы.) Ялганчылар бу дөньяның идарәчесеннән үрнәк ала (Яхъя 8:44; 12:31). Шайтанның максатларының берсе — Йәһвә Аллаһының изге исеменә яла ягу. Шайтан Гадән бакчасындагы вакыйгалардан бирле Аллаһы турында ялган тарата. Ул Йәһвәне кешеләрдән яхшы нәрсәләрне яшерергә тырышучы, үзен генә яратучы, намуссыз идарәче итеп күрсәтергә тырыша (Ярат. 3:1, 4, 5). Шайтанның бу ялганы әле дә кешеләрнең акылларын һәм йөрәкләрен агулый. Кешеләр хакыйкать урынына ялганны сайлаганда, Шайтан аларны тәкъвасызлык һәм явызлык сазлыгына батыра (Рим. 1:25—31).

4. Йәһвә үзенең «хакыйкать Аллаһысы» икәнен ничек раслаган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Йәһвә — «хакыйкать Аллаһысы» һәм ул үзен яратучыларны юмартлык белән хакыйкатькә өйрәтә (Зәб. 31:5). Шулай эшләп, ул аларны Шайтанның ялганыннан азат итә. Йәһвә үз хезмәтчеләрен намуслы һәм тәкъва булырга өйрәтә. Нәтиҗәдә алар үзләрен күбрәк хөрмәт итә башлый һәм җан тынычлыгына ия була (Гыйб. сүз. 13:5, 6). Изге Язмаларны өйрәнгәндә үзегез моны татыгансыздыр. Сез Йәһвәнең юллары бөтен кешелек һәм үзегез өчен иң яхшысы икәнлеген белдегез (Зәб. 77:13). Шуңа күрә Йәһвә тәкъва дип санаганны эшләргә телисез (Мат. 6:33). Шулай ук сез хакыйкатьне якларга һәм Аллаһыбыз Йәһвә турында ялганны фаш итәргә телисез. Моны ничек эшләргә?

5. Сез хакыйкать белән тәкъвалык ягына ничек баса аласыз?

5 Тормыш юлыгыз белән сез, асылда, болай дип әйтә аласыз: «Мин Шайтанның ялганын кире кагам. Мин хакыйкать ягында торам. Йәһвәнең үз Хакимем булуын һәм ул тәкъва дип санаганны эшләргә телим». Андый сайлауны ничек ясарга? Йәһвәгә дога кылып, үзегезне аңа багышлагыз һәм багышланганыгызны суга чумдырылып күрсәтегез. Әйе, хакыйкать белән тәкъвалыкны ярату — суга чумдырылыр өчен җитди сәбәп.

СЕЗ ГАЙСӘ МӘСИХНЕ ЯРАТАСЫЗ

6. Зәбур 45:4 тә Гайсәне яратыр өчен нинди сәбәпләр китерелә?

6 Ни өчен сез Гайсә Мәсихне яратасыз? Моның берничә сәбәбе Зәбур 45:4 тә (укы) китерелә. Гайсә басынкылыкны һәм хакыйкать белән тәкъвалыкны ярата. Сез дә хакыйкать белән тәкъвалыкны яратасыз икән, димәк, Гайсә Мәсихне дә яратасыз. Гайсәнең хакыйкатьне һәм тәкъвалыкны кыюлык белән ничек яклаганы турында уйланыгыз (Яхъя 18:37). Ә безне Гайсә басынкы булырга ничек өйрәтә?

7. Гайсәнең басынкылыгында сезгә нәрсә ошый?

7 Гайсә безне басынкылыкка үз үрнәге белән өйрәтә. Мәсәлән, ул үзенә дан эзләми, ә һәрчак Атасын данлый (Марк 10:17, 18; Яхъя 5:19). Андый басынкылык сездә нинди хисләр уята? Бу сезне Аллаһының Улын яратырга һәм аңа иярергә әллә дәртләндермиме? Әлбәттә, дәртләндерә. Ни өчен Гайсә шундый басынкы? Чөнки ул басынкы Атасын ярата һәм аңардан үрнәк ала (Зәб. 18:35; Евр. 1:3). Әллә бу сезне Йәһвәнең сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган Гайсәгә җәлеп итмиме?

8. Ни өчен без Патшабыз Гайсәне яратабыз?

8 Без Гайсәне Патшабыз буларак яратабыз, чөнки ул иң яхшы Җитәкче. Йәһвә үзе аны өйрәтеп, идарәче итеп билгеләгән (Ишаг. 50:4, 5). Гайсәнең риясыз мәхәббәте турында да уйланыгыз (Яхъя 13:1). Патша буларак, Гайсә, һичшиксез, яратуга лаек. Аны яратуыбызны без аның әмерләрен үтәп күрсәтәбез. Гайсә үзен яраткан кешеләрне дуслары дип атый (Яхъя 14:15; 15:14, 15). Йәһвә Улының дусты булу нинди зур хөрмәт!

9. Мәсихчеләрнең суга чумдырылуы Мәсихнекенә кайсы яктан охшаш?

9 Гайсә үз шәкертләренә суга чумдырылырга кушкан (Мат. 28:19, 20). Ул бу яктан үзе үрнәк күрсәткән. Аның суга чумдырылуы һәм шәкертләренең суга чумдырылуы арасында кайбер аермалар бар. ( «Гайсәнең һәм аның шәкертләренең суга чумдырылуы арасында нинди аерма бар?» дигән рамканы кара.) Әмма аларның чумдырылуы арасында охшаш яклар да бар. Чумдырылганда, Гайсә үзен Атасының ихтыярын үтәүгә багышлаган (Евр. 10:7). Шул ук рәвешчә, Мәсихнең шәкертләре, чумдырылганда, Йәһвә Аллаһыга багышланганнарын күрсәтә. Аларның тормышлары инде үз ихтыярын түгел, ә Аллаһының ихтыярын үтәүгә тупланган. Шулай итеп алар Хуҗаларының үрнәгенә иярә.

10. Ни өчен Гайсәгә карата яратуыгыз сезне суга чумдырылырга дәртләндерергә тиеш?

10 Сез Гайсәнең Йәһвәнең бердәнбер Улы һәм Аллаһы билгеләгән Патша икәненә ышандыгыз. Сез Гайсәнең Атасының камил һәм басынкы чагылышы икәнен күрдегез. Сез аның ач булганнарны тукландырганын, боекканнарны юатканын һәм хәтта авырганнарны савыктырганын белдегез (Мат. 14:14—21). Шулай ук сез аның мәсихче җыелышны ничек җитәкләгәнен күреп торасыз (Мат. 23:10). Өстәвенә, сез аның киләчәктә Патшалыкның Патшасы буларак күпкә күбрәк эшләр башкарачагын беләсез. Сез аны яратканыгызны ничек күрсәтә аласыз? Аның үрнәгенә ияреп (Яхъя 14:21). Моны эшләр өчен, сезгә башта Йәһвәгә багышланырга һәм суга чумдырылырга кирәк.

СЕЗ ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТАСЫЗ

11. Суга чумдырылыр өчен төп сәбәп нинди? Ни өчен сез шулай җавап бирәсез?

11 Суга чумдырылыр өчен төп сәбәп нинди? Гайсә Аллаһының иң мөһим әмере мондый дигән: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (Марк 12:30). Сез дә Аллаһыны шулай яратасызмы?

Шатлык китергән һәртөрле яхшы нәрсә Йәһвәдән килә (12, 13 нче абзацны кара.)

12. Ни өчен сез Йәһвәне яратасыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Йәһвәне яратыр өчен бик күп сәбәпләр бар. Мәсәлән, сез аңарда «тормыш чишмәсе» икәнен һәм аның «һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» биргәнен белдегез (Зәб. 36:9; Ягък. 1:17). Сезгә шатлык китергән һәр нәрсә бит безнең юмарт, кайгыртучы Атабыздан килә.

13. Ни өчен йолымны гаҗәеп бүләк дип атап була?

13 Йолым — Йәһвәнең безгә биргән искиткеч бүләге. Ни өчен алай дип әйтеп була? Әйдәгез, Йәһвә һәм аның Улы арасындагы якын мөнәсәбәтләргә игътибар итик. Гайсә «Ата мине ярата» дигән. Ул үзе дә Атасын яратканы турында әйткән (Яхъя 10:17; 14:31). Бу мөнәсәбәтләр миллиардлаган ел дәвамында ныгый барган (Гыйб. сүз. 8:22, 23, 30). Ә хәзер менә нәрсә турында уйланыйк: үзенең газиз Улының газапланганын һәм үлгәнен күрү Аллаһыга нинди авырту китергән булган! Йәһвә кешелекне, шул исәптән сезне, шулхәтле ярата, хәтта сез һәм башкалар мәңге яши алсын өчен, үзенең яраткан Улын корбан итеп биргән (Яхъя 3:16; Гәл. 2:20). Бу — Йәһвәне яратыр өчен төп сәбәп.

14. Кеше өчен иң яхшы максат нинди?

14 Йәһвә турында күбрәк белем алган саен, сезнең аңа карата яратуыгыз үсә барды. Һичшиксез, сез хәзер һәм мәңге аңа якынлашырга телисез һәм бу сезнең хәлегездән килә. Ул сезне үзенең күңелен сөендерергә чакыра (Гыйб. сүз. 23:15, 16). Сез аны сүзләрегез белән генә түгел, ә эшләрегез белән дә сөендерә аласыз. Тормыш рәвешегез аны чын-чынлап яратканыгызны күрсәтәчәк (1 Яхъя 5:3). Кеше өчен Аллаһыны сөендерүдән дә яхшырак максат була аламы соң?

15. Сез Йәһвәне яратканыгызны ничек күрсәтә аласыз?

15 Сез Йәһвәне яратканыгызны ничек күрсәтә аласыз? Башта, дога кылып, бердәнбер хак Аллаһыга багышлану үтә зарур (Зәб. 40:8). Аннары сезгә багышлануыгызны суга чумдырылып күрсәтергә кирәк. Инде әйтеп кителгәнчә, бу мөһим адымыгыз сезгә күп шатлык китерер. Шул вакыттан сез үзегез өчен түгел, ә Йәһвә өчен яши башларсыз (Рим. 14:8; 1 Пет. 4:1, 2). Бу чыннан да мөһим карар. Әмма шулай итеп, сез иң яхшы тормыш юлына аяк басарсыз. Ни өчен шулай дип әйтеп була?

16. Зәбур 41:12 дән күренгәнчә, тормышларын Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләрне нәрсә көтә?

16 Йәһвә — иң юмарт Шәхес ул. Сез аңа нәрсә генә бирсәгез дә, ул сезгә күпкә күбрәкне кайтарып бирәчәк (Марк 10:29, 30). Ул сезгә хәтта бу үз ахырына якынлаша барган иске дөньяда да, иң кызыклы, иң бүләкләнә торган һәм канәгатьлек китерүче тормыш бирәчәк. Һәм бу юлның башы гына. Суга чумдырылуыгыз белән башланган бу юлның ахыры юк. Сез яраткан Атагызга мәңге хезмәт итә алачаксыз. Сезнең үзара яратуыгыз ныгый барачак һәм сез аның кебек үк мәңге яши алачаксыз. (Зәбур 41:12 укы.)

17. Йәһвәгә ул ия булмаган берәр нәрсәне биреп буламы? Аңлатыгыз.

17 Багышланып һәм суга чумдырылып, сез Атагызга аның күзендә чыннан да кадерле булган нәрсәне бирә аласыз. Тормышыгыздагы бар яхшы нәрсәләр, һәр шатлыклы мизгел — боларның барысы да Йәһвәдән. Җавап итеп, сез күк һәм җирнең Хуҗасына ул ия булмаган нәрсәне — ихлас күңелдән тугры хезмәт итүне бирә аласыз (Әюп 1:8; 41:11; Гыйб. сүз. 27:11). Әллә сез тормышыгызны тагын да яхшырак куллана алыр идегезме? Йәһвәне яратуыгыз, һичшиксез, суга чумдырылыр өчен иң мөһим сәбәп.

НИК СУЗАРГА?

18. Сез үзегезгә нинди сораулар бирә аласыз?

18 Сез суга чумдырылырга ниятлисезме? Бу сорауга сездән башка беркем дә җавап бирә алмас. Шушы адымны ясарга сезгә «Ник сузарга?» дигән сорау турында уйлану булышыр (Рәс. 8:36). Бу мәкаләдә суга чумдырылыр өчен өч сәбәп каралды. Аларны истә тотыгыз. Беренчедән, сез хакыйкать белән тәкъвалыкны яратасыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин һәркем хакыйкать сөйләячәк һәм тәкъвалык кылачак көнне күрергә телимме?» Икенчедән, сез Гайсә Мәсихне яратасыз. Үзегездән болай дип сорагыз: «Мин Гайсәнең үземнең Патшам булуын һәм аның үрнәгенә иярергә телимме?» Ә иң мөһиме, өченчедән, сез Йәһвәне яратасыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин Йәһвәгә хезмәт итеп, аның күңелен сөендерергә телимме?» Бу сорауларга «әйе» дип җавап бирсәгез, ни өчен суга чумдырылмаска? Ник сузарга? (Рәс. 16:33)

19. Ни өчен суга чумдырылуны кичектерергә кирәкми? Мисал китерегез (Яхъя 4:34).

19 Суга чумдырылуны кичектерәсез икән, Гайсә китергән чагыштыруга игътибар итегез. (Яхъя 4:34 укы.) Гайсә Атасының ихтыярын үтәүне ризык белән чагыштырган. Ни өчен? Ризык безгә файда китергән кебек, Йәһвә ихтыярын үтәү дә безгә файда китерә. Йәһвә бездән үзебезгә зыян китерә алган нәрсәне эшләргә сорамас иде. Йәһвәнең ихтыярына суга чумдырылуыбыз керәме? Әлбәттә, керә (Рәс. 2:38). Шуңа күрә суга чумдырылырга дигән әмергә буйсыну сезгә файда китерәчәк. Моңа бер дә шикләнмәгез. Сез дөньяда булган иң тәмле ризыктан баш тартыр идегезме соң? Алайса, ни өчен суга чумдырылу китергән шатлыктан үзегезне мәхрүм итәргә?

20. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Ни өчен кайберәүләр суга чумдырылу белән суза? Алар еш кына «мин әле әзер түгел» дип әйтә. Чыннан да, үзеңне Йәһвәгә багышлау һәм суга чумдырылу — бу тормышта була алган иң мөһим карар. Шуңа күрә барысын төптән уйлар өчен һәм бу адымга әзерләнер өчен вакыт кирәк. Ихлас күңелдән суга чумдырылырга телисез икән, сез инде хәзер моңа ничек әзерләнә аласыз? Бу сорауга җавап киләсе мәкаләдә бирелер.

28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?

a Изге Язмаларны өйрәнгән һәр кеше өчен суга чумдырылу бик мөһим адым булып тора. Өйрәнүчене бу адымны ясарга нәрсә дәртләндерә ала? Бер сүз белән әйткәндә — ярату. Ләкин нәрсәгә һәм кемгә карата ярату? Шушы мәкаләдә без бу сорауга җавап табарбыз. Шулай ук без кеше суга чумдырылгач, аның тормышының ничек үзгәрәчәген белербез.