Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Суга чумдырылуга ничек әзерләнергә?

Суга чумдырылуга ничек әзерләнергә?

«Суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» (РӘС. 8:36)

50 ҖЫР Багышлану догасы

БУ МӘКАЛӘДӘ a

Бөтен дөнья буенча яшьләр һәм олы яшьтәгеләр рухи яктан үсеп суга чумдырыла (1, 2 нче абзацны кара.)

1, 2. Суга чумдырылуга әле әзер булмасагыз, ни өчен боегасы юк? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

 СУГА чумдырылырга телисез икән, сез үзегезгә искиткеч максат куйгансыз. Ә сез бу адымга әзерме? Әйе икән һәм өлкәннәр дә моның белән риза икән, бу адымны кичектермәгез. Шулай эшләсәгез, Йәһвә тормышыгызны мул итеп фатихалаячак.

2 Ләкин берәрсе сезгә суга чумдырылыр өчен сиңа рухи яктан үсәргә кирәк әле дип әйтергә мөмкин я сез үзегез моны сизәсездер. Шулай булса, кулларыгыз салынып төшмәсен. Яшьме сез, олы яшьтәме, үзгәрешләр ясап, сез бу мөһим адымга ирешә аласыз.

«МИҢА НӘРСӘ КОМАЧАУЛЫЙ?»

3. Хәбәш түрәсе Филиптән нәрсә дип сораган һәм нинди сорау туа? (Рәсүлләр 8:36, 38)

3 Рәсүлләр 8:36, 38 укы. Хәбәш түрәсе яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филиптән: «Суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — дип сораган. Бу хәбәш кешесе суга чумдырылырга теләгән. Әмма ул бу мөһим адымга чыннан да әзер булганмы?

Хәбәш түрәсе Йәһвә турындагы белемнәрен тирәнәйтергә теләгән (4 нче абзацны кара.)

4. Хәбәш түрәсенең күбрәк белергә теләгәне нәрсәдән күренгән?

4 Бу хәбәш кешесе «Иерусалимга... гыйбадәт кылыр өчен килгән булган» (Рәс. 8:27). Димәк, ул, күрәсең, яһүд динен кабул иткән булган. Ул Йәһвә турында, һичшиксез, Еврей Язмаларыннан белгән. Шулай да аның күбрәк беләсе килгән, чөнки Филип аны юлда очратканда, ул Ишагыя пәйгамбәр төргәген укып барган (Рәс. 8:28). Ә бу каты рухи ризык булган. Әйе, хәбәш түрәсе төп тәгълиматлар белән генә чикләнмәгән.

5. Хәбәш түрәсе белемнәрен ничек кулланган?

5 Бу кеше кәндәкинең — Хәбәшстан патшабикәсенең — югары дәрәҗәле түрәсе булган һәм ул шул патшабикәнең «бар байлыкларына баш итеп куелган» булган (Рәс. 8:27). Шуңа күрә аның эшләре тыгыз булгандыр. Шулай да Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен, ул вакыт тапкан. Хәбәш түрәсе хакыйкатьне белү белән генә чикләнмәгән, ул белгәннәре буенча эш тә иткән. Ул Хәбәшстаннан Иерусалим гыйбадәтханәсенә зур сәяхәт ясаган. Анда барып гыйбадәт кылыр өчен, ул вакытын да, көчен дә, акчасын да жәлләмәгән.

6, 7. Хәбәш түрәсенең Йәһвәгә карата яратуы ничек үскән?

6 Хәбәш кешесе Филиптән мөһим яңа хакыйкатьләр белгән, шул исәптән, Гайсәнең Мәсих булганын (Рәс. 8:34, 35). Бу түрәгә Гайсәнең үзе өчен нәрсә эшләгәнен белү бик нык тәэсир иткән булса кирәк. Бу аны нәрсә эшләргә дәртләндергән? Ул яһүд динендә кала алыр иде, әмма Филип белән сөйләшкәннән соң, аның Йәһвәгә һәм Гайсәгә яратуы үскән. Һәм бу аны тормышын үзгәртергә: суга чумдырылырга һәм Гайсә Мәсихнең шәкерте булып китәргә дәртләндергән. Филип, аның бу мөһим адымга әзер булганын күреп, аны суга чумдырган.

7 Хәбәш түрәсенең үрнәгенә иярсәгез, сез дә суга чумдырылырга әзер булырсыз һәм «суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый» дип, тулы ышаныч белән әйтә алырсыз. Бу хәбәш кешесе белем алуын дәвам иткән, белемнәре буенча эш иткән һәм Аллаһыга карата яратуын үстергән.

БЕЛЕМ АЛУДАН ТУКТАМАГЫЗ

8. Яхъя 17:3 тә нәрсә эшләргә кирәк дип әйтелә?

8 Яхъя 17:3 укы. Суга чумдырылырга сезне Гайсәнең бу сүзләре дәртләндердеме? Күбебез турында шуны ук әйтеп була. Әмма бу сүзләр безне алга таба да белем алырга дәртләндерәме? Әйе. Без беркайчан да «хак Аллаһы турында... белем алудан» туктамабыз (Вәг. 3:11). Без мәңге белем алырбыз. Күбрәк белгән саен, без Йәһвәгә якынлаша барырбыз (Зәб. 73:28).

9. Хакыйкатьнең башлангыч тәгълиматлары белән танышканнан соң безгә нәрсә эшләргә кирәк?

9 Йәһвә турында белем ала башлагач, без төп тәгълиматлар белән таныштык. Еврейләргә юнәлгән хатын язганда, Паул андый «башлангыч тәгълиматларны» сабыйларга бирелә торган сөт белән чагыштырган (Евр. 5:12; 6:1). Әмма ул бар мәсихчеләрне төп тәгълиматлар белән чикләнмәскә, ә Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне өйрәнергә дәртләндергән. Ә сезнең андый хакыйкатьләр белән танышырга теләгегез үстеме? Сез алга таба да Йәһвә һәм аның ниятләре турында белемнәрегезне арттырырга телисезме?

10. Ни өчен кайберәүләргә белем алу авыр бирелә?

10 Шулай да кайберәүләргә өйрәнү авыр бирелә. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез мәктәптә яхшы укырга һәм тикшерүләр үткәрергә өйрәндегезме? Уку сезгә шатлык китерә идеме һәм сез аның файдасын күрә идегезме? Яисә сез «китаплар уку минем өчен түгел» дигән нәтиҗәгә килдегезме? Шулай булса, сез ялгыз түгел. Әмма Йәһвә сезгә ярдәм итә ала. Ул камил һәм иң яхшы Укытучы.

11. Йәһвә «Бөек Нәсыйхәтче» булуын ничек раслый?

11 Йәһвә — безнең «Бөек Нәсыйхәтчебез» (Ишаг. 30:20, 21). Ул түземле, игелекле һәм хәлебезгә төшенүче Укытучы. Ул укучыларында яхшыны эзли (Зәб. 130:3). Һәм без булдыра алмаганны бездән беркайчан да таләп итми. Искиткеч баш миебезне Йәһвә барлыкка китергән — моны онытмагыз (Зәб. 139:14). Безнең белем алырга табигый теләгебез бар. Барлыкка Китерүчебез мәңге белем алуыбызны һәм моның безгә шатлык китерүен тели. Шуңа күрә инде хәзер Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә тартылыгыз (1 Пет. 2:2). Ирешә алырлык максатлар куегыз һәм Изге Язмаларны уку, өйрәнү графигыннан тайпылмагыз (Йош. 1:8). Йәһвәнең фатихасы белән аның турында уку һәм белем алу сезгә шатлык китерәчәк.

12. Ни өчен безгә Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында өйрәнергә кирәк?

12 Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында регуляр рәвештә уйланырга тырышыгыз. Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, Гайсәнең эзләре буенча бару, аеруча, бүгенге авыр вакытларда мөһим (1 Пет. 2:21). Гайсә үзенең шәкертләре авырлыкларга очраячак дип ачык итеп әйткән (Лүк 14:27, 28). Шулай да ул, үзе тугры булып кала алган кебек, шәкертләренең дә тугры булачагына бер дә шикләнмәгән (Яхъя 16:33). Гайсәнең тормышы турында белем алыгыз һәм көндәлек тормышыгызда аңардан үрнәк алырга тырышыгыз.

13. Безгә алга таба да Йәһвәдән нәрсә сорарга кирәк һәм ни өчен?

13 Белемнәр алу гына җитәрлек түгел. Алар безгә Йәһвәне яхшырак белергә, аңа карата ярату һәм иман үстерергә булышырга тиеш (1 Көр. 8:1—3). Белем алганда, алга таба да Йәһвәдән иманыгызны арттырсын дип сорагыз (Лүк 17:5). Ул андый догаларны җавапсыз калдырмый. Аллаһы турындагы төгәл белемнәргә нигезләнгән эчкерсез иман безгә киләсе адымнарны ясарга булышыр (Ягък. 2:26).

АЛГА ТАБА ДА БЕЛГӘННӘРЕГЕЗНЕ КУЛЛАНЫГЫЗ

Туфан алдыннан Нух һәм аның гаиләсе белгәннәре буенча эш иткән (14 нче абзацны кара.)

14. Рәсүл Петер белгәннәребез буенча эш итүнең мөһимлеген ничек ассызыклаган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Рәсүл Петер мәсихчеләргә алга таба да белгәннәрен кулланырга кирәклеген ассызыклаган. Ул Нух заманнарын искә алган. Йәһвә Нухка явыз кешеләрне Туфан ярдәмендә бетерәчәген әйткән. Әмма котылыр өчен Нухка һәм аның гаиләсенә Туфанның булуын белү генә җитәрлек булмаган. Игътибар итегез, Петер Туфанга кадәрге вакыт турында әйткәндә, «көймәнең төзелүен» искә алган (1 Пет. 3:20). Әйе, Нух һәм аның гаиләсе, Аллаһыны тыңлап, зур көймә төзегән (Евр. 11:7). Аннары Петер Нухның көймә төзүен суга чумдырылу белән чагыштырган. Ул болай дигән: «Сезне хәзер моңа охшаш суга чумдырылу... коткара» (1 Пет. 3:21). Шуңа күрә суга чумдырылуга әзерләнер өчен куйган тырышлыкларыгызны Нухның һәм аның гаиләсенең еллар буе көймә төзүләре белән чагыштырып була. Суга чумдырылырга әзер булыр өчен, сезгә нәрсә эшләргә кирәк?

15. Эчкерсез тәүбә иткәнебезне ничек күрсәтеп була?

15 Суга чумдырылыр өчен, безгә гөнаһларыбыздан эчкерсез тәүбә итәргә кирәк (Рәс. 2:37, 38). Эчкерсез тәүбә итү үзгәрешләр ясауга китерә. Сез Йәһвә хупламаган гадәтләрдән, мәсәлән әхлаксыз тормыштан, тәмәке тартудан, сүгенү гадәтеннән һәм башкаларны хурлаучы сөйләмнән, арындыгызмы? (1 Көр. 6:9, 10; 2 Көр. 7:1; Эфес. 4:29) Арынмасагыз, үзгәрер өчен алга таба да тырышлыклар куегыз. Үзегез белән Изге Язмаларны өйрәнгән кешедән я җыелыш өлкәннәреннән ярдәм һәм җитәкчелек сорагыз. Яшь булсагыз һәм әти-әниегез белән яшәсәгез, алардан үзегезгә суга чумдырылырга комачаулаган гадәтләрдән арынырга булышсыннар дип ярдәм сорагыз.

16. Рухи эшләр үз эченә нәрсәне ала?

16 Безгә шулай ук рухи эшләр белән кайнарга кирәк. Бу мәсихче очрашуларга йөрүне һәм аларда катнашуны үз эченә ала (Евр. 10:24, 25). Җыелыш белән инде вәгазьлисез икән, моны регуляр рәвештә эшләгез. Бу тормыш коткаручы эштә күбрәк катнашкан саен, ул сезгә күбрәк шатлык китерәчәк (2 Тим. 4:5). Яшь булсагыз һәм әти-әниегез белән яшәсәгез, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Әти-әниемә очрашуларга йөрү һәм хезмәттә катнашу турында исемә төшереп торырга туры киләме? Я мин боларны үз теләгем белән башкараммы?» Андый эшләрне әйдәкләмичә башкарып, сез иманыгызны күрсәтәсез һәм Йәһвә Аллаһыны яратканыгызны һәм аңа рәхмәтле булганыгызны раслыйсыз. «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче» бу эшләр — сезнең Йәһвәгә биргән бүләгегез (2 Пет. 3:11; Евр. 13:15). Чын күңелдән бирелгән бар бүләкләребез Йәһвәнең күңеленә хуш килә. (2 Көринтлеләргә 9:7 белән чагыштыр.) Чыннан да, безгә Йәһвәгә иң яхшысын бирү ошый, шуңа күрә без андый эшләрне башкарабыз да.

ЙӘҺВӘГӘ КАРАТА ЯРАТУЫГЫЗ ҮСӘ БАРСЫН

17, 18. Суга чумдырылу максатына ирешергә сезгә нинди сыйфат булышыр һәм ни өчен? (Гыйбрәтле сүзләр 3:3—6)

17 Суга чумдырылу максатына омтылганда, сез авырлыкларга очрарсыз. Кайберәүләр яңа динегез аркасында сездән көләр. Алар хәтта сезгә каршы килергә я сезне эзәрлекләргә мөмкин (2 Тим. 3:12). Яңа шәхес булып киенгән арада, сезнең кабат начар гадәтләрегез ятьмәсенә эләгүегез бар. Я сез максатыгызга һаман да ирешә алмаганга, түземлегегезне югалта башларга я боегырга ихтимал. Сезгә нәрсә булышыр? Бер бик мөһим сыйфат — Йәһвәне ярату.

18 Йәһвәгә карата мәхәббәтегез — сыйфатларыгызның иң күркәме. (Гыйбрәтле сүзләр 3:3—6 укы.) Андый мәхәббәт сезгә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булыша ала. Изге Язмаларда еш кына Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә тугры мәхәббәт күрсәткәне турында әйтелә. Бу мәхәббәт Йәһвәне үз хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмаска һәм аларны яратудан туктамаска дәртләндерә (Зәб. 100:5). Сез Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгәнсез (Ярат. 1:26). Сез андый мәхәббәтне ничек күрсәтә аласыз?

Сез Йәһвәгә рәхмәтләрегезне көн дә белдерә аласыз (19 нчы абзацны кара.) b

19. Йәһвәнең үзегезгә башкарган эшләре өчен, рәхмәтле булуыгызны ничек күрсәтергә? (Гәләтиялеләргә 2:20)

19 Рәхмәт хисеннән башлагыз (1 Тис. 5:18). Һәр көн үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Йәһвә миңа бүген яратуын ничек күрсәтте?» Аннары Йәһвәнең үзегезгә башкарган эшләрен телгә алып, аңа рәхмәтләрегезне белдерегез. Йәһвәнең эшләренә аның шәхсән үзегезгә күрсәтелгән ярату билгесенә кебек карагыз. Рәсүл Паул да моны таныган. (Гәләтиялеләргә 2:20 укы.) Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Ә мин Аллаһыга ярату күрсәтергә телимме?» Йәһвәне ярату сезгә вәсвәсәләргә каршы торырга һәм авырлыкларны җиңеп чыгарга булышыр. Өстәвенә, яратуыгыз, рухи эшләр белән мәшгуль булып, Атагызга мәхәббәтегезне һәр көн күрсәтергә дәртләндерер.

20. Йәһвәгә багышлану үз эченә нәрсәне ала һәм бу адым никадәр мөһим?

20 Вакыт узу белән Йәһвәгә карата мәхәббәтегез сезне махсус дога әйтергә дәртләндерер. Сез үзегезне Аллаһыга багышларсыз. Истә тотыгыз: үзегезне Йәһвәгә багышлагач, сез искиткеч өметкә ия булырсыз. Сез мәңге аныкы була алырсыз. Сез Йәһвәгә багышланып, тормышның ачысын да, төчесен дә татыганда, аңа хезмәт итәргә вәгъдә итәсез. Андый вәгъдә тормышта бер генә бирелә. Әйе, багышлану — җитди адым. Әмма менә нәрсә турында уйланыгыз: сез тормышыгызда әле төрле карарлар кабул итәрсез. Аларның кайберләре бик яхшы булыр, әмма Йәһвәгә багышланудан яхшырак карар инде кабул итмәячәксез (Зәб. 50:14). Шайтан сезнең тугрылыгыгызны бозарга теләп, Атагызга карата яратуыгызны сүрелдерергә тырышыр. Шайтанга үз максатына ирешергә юл куймагыз (Әюп 27:5). Йәһвәгә карата көчле яратуыгыз сезгә багышлануыгыз буенча яшәргә һәм күктәге Атагызга көннән-көн якынлашырга булышыр.

21. Ни өчен суга чумдырылу юлның ахыры түгел, ә башы гына дип әйтеп була?

21 Йәһвәгә багышланганнан соң, җыелыштагы өлкәннәр белән киләсе мөһим адым турында сөйләшеп алыгыз. Суга чумдырылу Йәһвәгә хезмәт итү юлының ахыры түгел, ә аның башлангычы икәнен һәрчак исегездә тотыгыз. Шулай итеп, Йәһвәгә карата яратуыгызны ныгытыгыз. Моның өчен максатлар куегыз һәм яратуыгыз, ахыр чиктә, сезне суга чумдырылырга дәртләндерер. Шикләнмәгез, бу искиткеч көн булыр. Әмма бу — юлның башы гына. Сезнең Йәһвәгә һәм аның Улына карата яратуыгыз мәңге үсә барсын!

135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»

a Суга чумдырылырга әзер булыр өчен, безнең мотивларыбыз дөрес булырга тиеш. Шулай ук безгә Йәһвә хуплаган эшләрне башкарырга кирәк. Бу мәкаләдә без хәбәш түрәсе мисалын карап чыгарбыз һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә, суга чумдырылыр алдыннан, нинди адымнар ясарга кирәклеген белербез.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь апа-кардәш догада Йәһвәгә бүләкләре өчен рәхмәтен белдерә.