Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Ни өчен Нагомиянең бер туганы, Рутка өйләнсә, «мирасымны югалтуым бар» дип әйткән? (Рут 4:1, 6)

Изге Язмалар язылган чорда, әгәр өйләнгән ир-ат нәсел калдырмыйча үлеп китсә, мөһим сораулар күтәрелгән. Мәсәлән: аның җире белән нәрсә булачак? Аның нәселенең исеме мәңгегә югалачакмы? Бу сорауларга җавапны Муса канунында табып булган.

Нәсел калдырмыйча үлеп киткән кешенең җире белән нәрсә булган? Ул, мирас итеп, абый-энеләренә я башка туганына бирелгән. Әгәр дә кеше, бөлгенлеккә төшкәнгә күрә, үз җирен саткан булса, аны якын туганы кире сатып ала алган. Моның ярдәмендә гаилә үз җирен саклап калган (Лев. 25:23—28; Сан. 27:8—11).

Мәрхүм исраилленең исеме ничек сакланып кала алган? Бу левират никахы ярдәмендә мөмкин булган. Исраилле үлсә, аның бертуганы тол хатынга өйләнергә тиеш булган. Һәм бу хатын тудырган беренче угыл мәрхүмнең исемен һәм мирасын алган. Мондый никах тол калган хатынга да яклау булып торган (Кан. 25:5—7; Мат. 22:23—28).

Нагомиянең мисалын карап чыгыйк. Ул Әлимәлик исемле кешедә кияүдә булган. Аның ире һәм ике улы да үлгәч, аның кайгыртучысы да, яклаучысы да калмаган (Рут 1:1—5). Нагомия, Яһүд җиренә кайткач, килене Рутка җирне йолып алу турында Богаз белән сөйләшергә кушкан. Чөнки ул Әлимәликнең якын туганы булган (Рут 2:1, 19, 20; 3:1—4). Әмма Богаз: «Сезне йолып ала алган миннән дә якынрак бер туганыгыз бар»,— дип әйткән. Шуңа күрә, беренче итеп, исеме китерелмәгән бу ир-атка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган (Рут 3:9, 12, 13).

Шул туган башта ризалашкан (Рут 4:1—4). Аның бу адымы ниндидер чыгымнар таләп итсә дә, аңа бу отышлы булып күренгән. Ул Нагомия инде олы яшьтә булганга күрә, Әлимәликнең җирен мирас итеп алырлык варис тудырмаячагын аңлап алган. Һәм бу очракта шул җир аңа мирас итеп бирелер иде.

Әмма бу исраилле, үзенә Рутка өйләнергә кирәк булачагын белгәч, үз карарын үзгәрткән. Ул Әлимәлик кыры турында: «Мин аны сатып ала алмыйм, югыйсә үз мирасымны югалтуым бар»,— дигән (Рут 4:5, 6). Ни өчен ул үз карарын үзгәрткән?

Әгәр дә ул я башка ир-ат Рутка өйләнеп, угыллары туса, Әлимәликнең җирен бу бала мирас итеп алыр иде. Исеме әйтелмәгән исраилле мирасын ничек югалта алыр иде соң? Изге Язмаларда моның турында әйтелмәсә дә, болай дип фараз итеп була:

  • Беренчедән, кырны сатып алу шул исраиллегә акчаны әрәм итү дип тоела алган, чөнки Рут угыл тудырса, нәтиҗәдә, бу җир инде аңа эләкмәс иде.

  • Икенчедән, ул Нагомияне дә, Рутны да кайгыртырга тиеш булган.

  • Өченчедән, Рут бу исраиллегә тагын балалар тапса, шул кешенең балалары Рутның балалары белән мирасны бүлешергә тиеш булган.

  • Дүртенчедән, әгәр дә әлегә аның балалары булмаган булса, Руттан туган угыл Әлимәликнең җиреннән кала аның җирен дә мирас итеп алырга хокуклы булыр иде. Шул вакытта аның үлеменнән соң җир аның исемен түгел, ә Әлимәликнең исемен йөрткән балага күчәр иде. Бу исеме аталмаган исраилле мирасын югалтырга теләмәгәнгә күрә, Нагомиягә ярдәм итүдән баш тарткан. Шуңа күрә ул йолып алу хокукын Богазга тапшырган. Ә Богаз ничек эш иткән? Ул «мәрхүмнең мирасындагы исемен торгызырга» теләп, бу никахка ризалашкан (Рут 4:10).

Күрәсең, исеме әйтелмәгән исраилле үз исемен һәм мирасын саклап калырга теләгән. Ул, беренче чиратта, үзен кайгырткан. Ахыр чиктә, ничек кенә тырышса да, аның исеме тарихта калмаган. Ул шулай ук Богазга эләккән уникаль мөмкинлекне — Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсенә керү мөмкинлеген — кулыннан ычкындырган. Бу исраилленең эгоистларча мохтаҗларга ярдәм итәргә теләмәгәне нинди аяныч нәтиҗәләргә китергән! (Мат. 1:5; Лүк 3:23, 32)