Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ӨЗЕК

Аллаһы «үткәндәге гөнаһларны кичергән»

Аллаһы «үткәндәге гөнаһларны кичергән»

Безнең гөнаһларыбыз Гайсәнең йолым корбаны нигезендә генә кичерелергә мөмкин (Эфес. 1:7). Әмма Изге Язмаларда: «Аллаһы сабырлык күрсәтеп үткәндәге гөнаһларны кичергән»,— дип әйтелгән (Рим. 3:25). Ягъни Йәһвә йолым әле түләнгәнче гөнаһларны кичергән булган. Йәһвәнең шулай эш иткәне аның камил гаделлегенә каршы килмәгәнме?

Йәһвә, иман итүче кешеләрне коткарыр өчен, «токым» бирергә вәгъдә иткән. Шул вакыттан бирле Йәһвә күзлегеннән йолым инде түләнгән булган (Ярат. 3:15; 22:18). Аллаһы үзенең бердәнбер Улының йолымны түләячәгенә тамчы да шикләнмәгән (Гәл. 4:4; Евр. 10:7—10). Җиргә килгәч, Гайсәнең Аллаһы вәкиле буларак, йолым әле түләнгәнче, кешеләрнең гөнаһларын кичерергә вәкаләте булган. Ул иманлы кешеләрнең гөнаһларын түләнәчәк йолым нигезендә кичергән (Мат. 9:2—6).