Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү

Йәһвә сине хуплыймы?

Йәһвә сине хуплыймы?

«Мин сине хуплыйм» (ЛҮК 3:22).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без Йәһвә үзебезне яратмый дигән шикләрдән ничек арынып булганын белербез.

1. Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре нинди хисләр белән көрәшә?

 ЙӘҺВӘНЕҢ үз халкын хуплавын белү бик сөендерә! Изге Язмаларда: «Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба»,— дип әйтелә (Зәб. 149:4). Әмма вакыт-вакыт кайбер кардәшләрне «Йәһвә шәхсән мине хуплыймы» дигән фикер бик боектыра. Борынгы вакытларда яшәгән Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре дә охшаш хисләр кичергән (1 Иш. 1:6—10; Әюп 29:2, 4; Зәб. 51:11).

2. Йәһвә нинди кешене хуплый?

2 Изге Язмалардан күренгәнчә, камилсез кешеләр Йәһвәнең хуплавына ия була ала. Моның өчен безгә Гайсәгә иман итәргә һәм суга чумдырылу үтәргә кирәк (Яхъя 3:16). Бу адымнарны ясап, без гөнаһларыбыздан тәүбә иткәнебезне һәм Аллаһының ихтыярын үтәргә вәгъдә иткәнебезне күрсәтәбез (Рәс. 2:38; 3:19). Йәһвә үзе белән дуслык үстерер өчен ясаган бу адымнарыбызны бик кадерли. Багышлануыбыз буенча яшәр өчен кулыбыздан килгәнне эшләсәк, Йәһвә безне хуплаячак һәм үзенең якын дуслары дип санаячак (Зәб. 25:14).

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Ни өчен соң Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре вакыт-вакыт Йәһвә үзләрен хупламый дип уйлый? Аллаһы үз хуплавын ничек күрсәтә? Йәһвәнең безне хуплавына нинди ышанычлы дәлилләр бар?

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ЙӘҺВӘ ҮЗЛӘРЕН ХУПЛАМЫЙ ДИП САНЫЙ?

4, 5. Үз-үзебезне түбән бәяләсәк тә, нәрсәгә шикләнмәскә була?

4 Күпләребез балачактан үзләрен түбән бәяли (Зәб. 88:15). Адриа́н исемле абый-кардәш болай ди: «Мин үз-үземне һәрвакыт булдыксыз дип санадым. Хәтерлим, балачакта мин Йәһвәдән әти-әнием оҗмахта яшәсен дип сорый идем. Әмма үземне анда булырга лаеклы түгел дип саный идем». Мәсихче гаиләдә үсмәгән Тони болай ди: «Әти-әнием миңа беркайчан да „без сине яратабыз“ я „без синең белән горурланабыз“ дип әйтмәде. Мин ни генә эшләсәм дә, аларга ярый алмадым».

5 Кайвакыт үзебезне булдыксыз дип санаганда, Йәһвәнең безне үзенә җәлеп иткәнен исебезгә төшерик (Яхъя 6:44). Ул безнең яхшы сыйфатларыбызны күрә, асылыбызны бик яхшы белә (1 Иш. 16:7; 2 Елъ. 6:30). Ул безне кадерле дип саный икән, моңа шикләнер өчен сәбәпләр юк (1 Яхъя 3:19, 20).

6. Үткәндәге гөнаһлары турында уйланганда, Паул нәрсә хис иткән?

6 Кайберләребез хакыйкатькә кадәр кылган гөнаһлары аркасында әле дә гаеп хисе кичерә (1 Пет. 4:3). Башка тугры мәсихчеләр һаман да гөнаһлы теләкләре белән көрәшә. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Охшаш хисләр кичерсәгез, сез ялгыз түгел. Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре дә андый хисләр кичергән. Мәсәлән, рәсүл Паул, кимчелекләре турында уйланганда, үзен мескен кеше дип санаган (Рим. 7:24). Әлбәттә, Паул гөнаһларыннан тәүбә иткән булган һәм суга чумдырылу үткән. Әмма шулай да үзен «рәсүлләрнең иң кечесе» һәм «гөнаһлыларның иң гөнаһлысы» дип атаган (1 Көр. 15:9; 1 Тим. 1:15).

7. Үткәндәге гөнаһларыбыз турында әйткәндә, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

7 Күктәге Атабыз гөнаһларыннан тәүбә иткән кешеләрне кичерергә вәгъдә итә (Зәб. 86:5). Шуңа күрә эчкерсез тәүбә итсәк, Йәһвәнең үз сүзен тотачагына шикләнер өчен сәбәп юк (Көл. 2:13).

8, 9. Йәһвәгә җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт итмибез дигән фикердән арынырга безгә нәрсә булышыр?

8 Без Йәһвәгә бар тырышлыкларыбызны куеп хезмәт итәргә телибез. Әмма кайберләребез Йәһвәнең хуплавына беркайчан да лаеклы булмас дип уйлый. Ама́нда исемле апа-кардәш болай ди: «Минем карашымнан Йәһвәгә иң яхшысын бирү бу тагы да күбрәк бирүне аңлата. Мин ирешә алмаслык максатлар куйганга, еш кына уңышсызлыкка очрыйм һәм моның аркасында көенәм. Йәһвә дә минем белән канәгать түгел дип уйлыйм».

9 Йәһвәгә җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт итмибез дигән фикердән арынырга безгә нәрсә булышыр? Йәһвәнең катгый һәм таләпчән булмаганын истә тоту. Ул без булдыра алмаганны беркайчан да таләп итми. Көчебездән килгәнне эшләгәндә, ул шатлана. Изге Язмаларда Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт иткән кешеләр искә алына. Паул турында уйланыйк. Ул Йәһвәгә еллар буе ашкынып хезмәт иткән, меңләгән чакрым үткән, күп кенә җыелышлар оештырган. Әмма кайчак хәл-шартлары үзгәргәч, Паул элеккечә күп хезмәт итә алмаган. Ләкин ул Йәһвәнең хуплавын югалтканмы? Юк. Ул булдыра алганны эшләгән һәм Йәһвә аны фатихалаган (Рәс. 28:30, 31). Безнең дә кайвакыт хәл-шартларыбыз үзгәрергә мөмкин. Андый чакларда Йәһвә өчен безнең күпме хезмәт итүебез түгел, ә ни өчен хезмәт итүебез мөһим икәнен онытмыйк. Әйдәгез, хәзер Йәһвәнең безгә үз хуплавын ничек күрсәткәнен карап китик.

ЙӘҺВӘ ҮЗ ХУПЛАВЫН НИЧЕК КҮРСӘТӘ?

10. Без Йәһвәнең хуплау сүзләрен ничек «ишетә» алабыз? (Яхъя 16:27)

10 Изге Язмалар аша. Йәһвә үз хезмәтчеләренә хуплавын күрсәтергә ярата. Изге Язмаларда Йәһвәнең үз Улына яратуын һәм хуплавын белдергән ике очрак китерелә (Мат. 3:17; 17:5). Ә сез Йәһвәнең үзегезне хуплаганын ишетергә теләр идегезме? Йәһвә бүген безнең белән турыдан-туры түгел, ә Изге Язмалар аша сөйләшә. Без Йәһвәнең тавышын Гайсәнең Инҗилдә әйткән сүзләрен укыганда «ишетәбез». (Яхъя 16:27 укы.) Гайсә — үз Атасының камил чагылышы. Шуңа күрә Гайсәнең үзенең камилсез, әмма тугры шәкертләренә әйткән хуплау сүзләрен укыганда, без аларны Йәһвәнең үзебезгә әйткән сүзләре итеп кабул итә алабыз (Яхъя 15:9, 15).

Йәһвә безгә үз хуплавын төрлечә күрсәтә (10 нчы абзацны кара.)


11. Ни өчен сынаулар кичерүебез Йәһвәнең хуплавын югалтканыбызны күрсәтми? (Ягъкуб 1:12)

11 Эшләр аша. Йәһвә безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Әйтик, материаль яктан. Кайвакыт Йәһвә сынаулар кичерүебезгә юл куярга мөмкин. Мәсәлән, Әюп очрагында кебек (Әюп 1:8—11). Сынаулар кичерүебез Йәһвәнең хуплавын югалтканыбызны күрсәтми. Андый чакларда без Йәһвәне никадәр нык яратканыбызны һәм аңа таянганыбызны күрсәтә алабыз. (Ягъкуб 1:12 укы.) Сынаулар вакытында без Йәһвәнең көчле яратуын һәм чыдам калырга булышканын күрербез.

12. Дмитрий очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Азиядә яшәүче Дмитрий исемле абый-кардәшнең мисалын карап китик. Ул эшен югалткан һәм күп айлар дәвамында яңасын таба алмаган. Шулай да ул, хезмәтен киңәйтеп, Йәһвәгә таянганын күрсәткән. Берничә ай үткәннән соң да ул яңа эш таба алмаган. Җитмәсә, ул каты авырып киткән һәм урын өстенә калган. Ул үзе турында начар ир һәм әти дип уйлый башлаган һәм Йәһвәнең хуплавын югалткан дип уйлаган. Бер кичне кызы кәгазь битенә Ишагыя 30:15 тәге «Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз» дигән сүзләрне бастырган. Бу кәгазь битен әтисенә биреп, кызы болай дигән: «Әтием, үзеңне начар хис иткәндә, бу шигырьдәге сүзләрне исеңә төшер». Дмитрий Йәһвәнең үз гаиләсе турында кайгыртканын аңлаган. Аларның бит ашар ризыклары, кияр киемнәре һәм яшәр урыннары булган. Ул болай ди: «Миңа нибары тыныч калырга һәм алга таба да Йәһвәгә таянырга кирәк иде». Сез дә охшаш авырлыклар кичерсәгез, бер дә шикләнмәгез, Йәһвә сезгә чыдам калырга булышыр.

Йәһвә безгә үз хуплавын төрлечә күрсәтә (12 нче абзацны кара.) a


13. Йәһвә безне үз хуплавына ышандырыр өчен кемне куллана ала һәм ничек итеп?

13 Имандашлар аша. Йәһвә кардәшләр аша үз хуплавын күрсәтә ала. Мәсәлән, алар нәкъ кирәкле вакытта безне дәртләндерергә мөмкин. Азиядә яшәүче апа-кардәш моны үз тәҗрибәсендә татыган. Ул эшен югалткан һәм каты авырып киткән. Өстәвенә, ире, җитди гөнаһ кылып, өлкән вазифасын югалткан. «Ни өчен боларның барысы башыма төште? Әллә мин берәр начарлык кылып, Йәһвәнең хуплавын югалттыммы?» — дип уйлаган апа-кардәшебез. Ул Йәһвәдән үзен хуплаганын күрсәтсен дип сораган. Йәһвә моны ничек эшләгән? Апа-кардәшебез дәвам итә: «Җыелыш өлкәннәре мине Йәһвәнең яратуына ышандырды». Соңрак апа-кардәшебез тагын бер тапкыр Йәһвәдән ярдәм сораган. Ул болай ди: «Шул ук көнне мин җыелыштагы кардәшләрдән хат алдым. Андагы юатучы сүзләрне укыгач, мин Йәһвәнең үземне ишеткәнен аңладым». Әйе, Йәһвә еш кына кардәшләрнең җылы сүзләре аша безне хуплаганын күрсәтә (Зәб. 10:17).

Йәһвә безгә үз хуплавын төрлечә күрсәтә (13 нче абзацны кара.) b


14. Йәһвә безне хуплаганын тагын ничек күрсәтә?

14 Йәһвә, без киңәшкә мохтаҗ булганда, имандашларыбызны аны бирергә дәртләндереп тә, безне хуплаганын күрсәтә. Мәсәлән, беренче гасырда Йәһвә рәсүл Паулны имандашларына 14 хат язарга рухландырган. Бу хатларда туры, әмма шул ук вакыт ярату тулы киңәшләр дә булган. Ни өчен Йәһвә Паулны бу киңәшләрне бирергә дәртләндергән? Йәһвә — яхшы Ата, ул «шатлык китергән» балаларын тәрбияли (Гыйб. сүз. 3:11, 12). Безгә дә Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирсәләр, Йәһвәнең хуплавын югалттык дип уйламыйк. Киресенчә, моны Йәһвәнең хуплавы итеп күрик (Евр. 12:6). Йәһвә безне хуплаганын тагын нинди юллар аша күрсәтә?

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ХУПЛАГАНЫН ТАГЫН НИЧЕК КҮРСӘТӘ?

15. Йәһвәнең изге рух бирүе безне нәрсәгә ышандыра?

15 Йәһвә үзе хуплаган кешеләргә изге рухын бирә (Мат. 12:18). Без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Мин рух җимешенә кергән нинди сыйфатларны күрсәтәм?» Хакыйкатьне белгәннән соң, без башкаларга карата түземлерәк булып киттекме? Асылда, рух җимешенә кергән сыйфатларны яхшырак күрсәтергә өйрәнсәк, без Йәһвәнең үзебезне хуплаганын ачыграк күрербез. ( «Рух җимешенә кергән сыйфатлар» дигән рамканы кара.)

Йәһвәнең безне хуплаганына нинди дәлилләр бар? (15—17 нче абзацны кара.)


16. Йәһвә вәгазь эшен кемгә тапшыра һәм бу бездә нинди хисләр уята? (1 Тисалуникәлеләргә 2:4)

16 Йәһвә үзе хуплаган кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләргә куша. (1 Тисалуникәлеләргә 2:4 укы.) Джо́селин исемле апа-кардәш вәгазь эшенең файдасын үзе татыган. Бер көнне ул кәефсез уянган. «Мин үземне хәлсез һәм бернигә яраксыз итеп хис иттем. Әмма мин пионер идем һәм шул көн вәгазь көне иде. Шуңа күрә мин дога кылдым да хезмәткә киттем»,— дип сөйли ул. Шул көнне иртән ул Мэри исемле бер ягымлы хатынны очраткан һәм аның белән өйрәнү башлаган. Берничә айдан соң Мэри, Джоселин ишеген шакыган вакытта, Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылганы турында сөйләгән. Моның турында уйланып, Джоселин болай ди: «Йәһвә миңа: „Мин сине хуплыйм“,— дигәндәй булды». Әлбәттә, хезмәттә андый очраклар һәрвакыт булып тормас. Әмма вәгазь эшендә катнашыр өчен көчебездән килгәнне эшләсәк, без Йәһвәне сөендергән булырбыз.

Йәһвәнең безне хуплаганына нинди дәлилләр бар? (16 нчы абзацны кара.) c


17. Сез Виктория кардәшнең йолым турында уйлануларыннан нәрсәгә өйрәнә ала аласыз? (Зәбур 5:12)

17 Йәһвә үзе хуплаган кешеләргә карата йолым корбанын куллана (1 Тим. 2:5, 6). Сез йолымга иман итсәгез һәм суга чумдырылган булсагыз да, йөрәгегез сезне «син Йәһвәнең хуплавына лаек түгел» дип ышандырырга мөмкин. Шуны онытмагыз: хисләребезгә һәрчак ышанып булмый. Әмма Йәһвәгә һәрвакыт ышанып була. Йолым корбанына иман иткән кешеләрне ул тәкъва дип саный һәм фатихаларга вәгъдә итә. (Зәбур 5:12 укы; Рим. 3:26.) Йолым турында уйлану Виктория исемле апа-кардәшебезгә булышкан. Беркөнне ул, йолым турында тирәнтен уйлангач, шундый нәтиҗәгә килгән: «Йәһвә шулкадәр озак вакыт миңа түземле булган... Ә мин, асылда, аңа: „Яратуың җитәрлек дәрәҗәдә зур түгел. Улыңның корбаны гөнаһларымны беркайчан да каплый алмас“,— дип әйтә идем». Йолым бүләге турында уйланып, ул Йәһвәнең яратуын сизгән. Без дә, йолым турында уйлансак, Йәһвәнең яратуын һәм хуплавын тоярбыз.

Йәһвәнең безне хуплаганына нинди дәлилләр бар? (17 нчы абзацны кара.)


18. Йәһвәне яратсак, нәрсәгә шикләнмәскә була?

18 Бу мәкаләдәге киңәшләрне куллансагыз да, сез кайвакыт төшенкелеккә бирелергә һәм Йәһвә үзегезне хупламый дип уйларга мөмкин. Андый чакларда Йәһвәнең «үзен яратучыларны» хуплаганын исегезгә төшерегез (Ягък. 1:12). Шуңа күрә алга таба да Йәһвәгә якынлашыгыз һәм аның үзегезгә хуплавын ничек күрсәткәнен күрергә тырышыгыз. Беркайчан да онытмагыз, Йәһвә «бит һәрберебезгә якын» (Рәс. 17:27).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен кайберәүләр Йәһвә үзләрен хупламый дип уйлый?

  • Йәһвә безне хуплаганын ничек күрсәтә?

  • Ни өчен без Йәһвә үзебезне хуплаганына ышана алабыз?

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Сәхнәләштерелгән

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Сәхнәләштерелгән

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Сәхнәләштерелгән