12 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
77 ҖЫР Караңгы дөньяда яктылык
Караңгылыктан сакланыгыз, яктылыкта калыгыз
«Сез бит кайчандыр караңгылык идегез, ә хәзер... яктылык» (ЭФЕС. 5:8).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Эфеслеләргә 5 нче бүлектә язылган караңгылык белән яктылык турындагы метафоралардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
1, 2. а) Эфеслеләргә хат нинди шартларда язылган булган? ә) Без нинди сорауларга җавап табарбыз?
РӘСҮЛ Паул, Римда сак астында утырганда, имандашларын дәртләндерергә теләгән. Алар янына бара алмаганга, ул аларга хатлар язган. Аларның берсен, Эфеслеләргә хатны, ул б. э. якынча 60 я 61 елларында язган булган (Эфес. 1:1; 4:1).
2 Бу вакытка кадәр якынча 10 ел элек Паул Эфестә, берникадәр вакыт яшәп, яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм шәкертләр әзерләгән булган (Рәс. 19:1, 8—10; 20:20, 21). Кардәшләрен бик нык яратканга, ул аларга Йәһвәгә тугры калырга булышырга теләгән. Әмма ни өчен ул майланган мәсихчеләргә караңгылык һәм яктылык турында язган? Һәм безнең барыбыз аның эфеслеләргә язган сүзләреннән нәрсәгә өйрәнә ала? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.
КАРАҢГЫЛЫКТАН ЯКТЫЛЫККА ЧЫГУ
3. Паул эфеслеләргә язган хатында нинди метафоралар кулланган?
3 Паул Эфестәге мәсихчеләргә: «Сез бит кайчандыр караңгылык идегез, ә хәзер... яктылык»,— дип язган (Эфес. 5:8). Ул караңгылык белән яктылык метафораларын кулланып, аларның төптән үзгәргәнен ассызыклаган. Әйдәгез, ни өчен Паулның эфеслеләргә «сез бит кайчандыр караңгылык идегез» дип язганын белик.
4. Нинди мәгънәдә эфеслеләр дини караңгылыкта булган?
4 Ялган дин. Хакыйкатьне белгәнче, Эфестәге мәсихчеләр ялган дин һәм хорафатлар коллыгында булган. Эфес шәһәрендә Артемиданың гыйбадәтханәсе торган һәм ул борынгы дөньядагы җиде могҗизаның берсе дип саналган. Анда кешеләр потларга табыныр өчен йөргән. Артемида гыйбадәтханәсенең потларын ясау һәм сату күп табыш китергән (Рәс. 19:23—27). Өстәвенә, шәһәрдә сихерчелек чәчәк аткан (Рәс. 19:19).
5. Ни өчен эфеслеләр әхлаксызлыкка баткан булган дип әйтеп була?
5 Әхлаксызлык. Эфес халкы әхлаксызлыкка баткан һәм аларның оятлары калмаган булган. Әдәпсез сөйләм шәһәрнең театрларында һәм хәтта дини бәйрәмнәрендә гадәти нәрсә булып киткән (Эфес. 5:3). Күпләр «оятларын югалткан» булган. Бу сүзтезмә сүзгә-сүз «авыртуны сизми башлау» дигәнне аңлата (Эфес. 4:17—19). Хакыйкатьне белгәнче, эфеслеләрне вөҗданнары борчымаган һәм алар үзләрен Йәһвә алдында җаваплы дип санамаган. Менә ни өчен Паул «аларның аңнары караңгылыкта кала, алар Аллаһыдан килә торган тормыштан читләшкән» дип язган.
6. Ни өчен Паул эфеслеләр турында алар «яктылык» дип әйтә алган?
6 Шулай да кайбер эфеслеләр караңгылыкта калмаган. Паул алар хәзер «Хуҗабызныкы булганга — яктылык» дип язган (Эфес. 5:8). Алар хакыйкать яктылыгын кабул иткән (Зәб. 119:105). Бу эфеслеләр ялган дин белән бәйле эшләрне һәм әхлаксыз тәртипне калдырган. Алар Аллаһыдан «үрнәк ала» башлаган һәм, бар көчләрен куеп, Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәм аны сөендерергә тырышкан (Эфес. 5:1).
7. Безнең хәлебез Эфестәге мәсихчеләрнекенә кайсы яктан охшаш?
7 Без дә хакыйкатьне белгәнче, әхлакый һәм дини караңгылыкта идек. Кайберләребез ялган дин бәйрәмнәрен үткәргән, кемдер әхлаксыз тормыш алып барган. Әмма Йәһвәнең яхшылык белән яманлыкка карашын белгәч, без үзгәрешләр ясадык һәм, нәтиҗәдә, күп фатихалар урдык (Ишаг. 48:17). Шулай да караңгылыкка кире кайту куркынычы бар. Шул сәбәпле безгә караңгылыктан читләшергә һәм «яктылык балалары булып яшәргә» кирәк. Моны ничек эшләргә?
КАРАҢГЫЛЫКТАН САКЛАНЫГЫЗ
8. Эфеслеләргә 5:3—5 буенча, Эфестәге мәсихчеләргә нәрсәдән сакланырга кирәк булган?
8 Эфеслеләргә 5:3—5 укы. Әхлаксызлыктан сакланыр өчен, Эфестәге мәсихчеләргә алга таба да Йәһвә хупламаган эшләрне кире кагарга кирәк булган. Бу җенси әхлаксызлыкны гына түгел, ә шулай ук әдәпсез сөйләмне дә үз эченә алган. Паул эфеслеләрне «Мәсихнең һәм Аллаһының Патшалыгында мирас» алырга теләсәләр, андый нәрсәләрдән сакланырга тиеш дип кисәткән.
9. Ни өчен безгә әхлаксызлыкка илтүче һәрнәрсәдән сакланырга кирәк?
9 Безгә дә, «караңгылыкның файдасыз эшләрендә» катнашмас өчен, тырышлыклар куярга кирәк (Эфес. 5:11). Шунысы ап-ачык: кеше нәҗес, әхлаксыз нәрсәләрне караса, тыңласа һәм алар турында сөйләшсә, ул начар эшләргә җиңелрәк бирелергә мөмкин (Ярат. 3:6; Ягък. 1:14, 15). Бер илдә берничә дистә кардәш социаль челтәрдә уртак чатта аралашкан. Сөйләшүләр башта рухи темаларга булган, ләкин аннары мәсихчеләргә килешмәгән темалар күтәрелә башлаган. Һәм сөйләшүләр, башлыча, җенси мөнәсәбәтләр тирәли әйләнгән. Соңрак шул кардәшләрнең кайберләре әхлаксызлык кылган. Алар үзләрен моңа шул аралашу этәргәнен таныган.
10. Шайтан безне ничек алдарга тырыша? (Эфеслеләргә 5:6)
10 Шайтан дөньясы безнең Йәһвә әхлаксыз һәм нәҗес дип санаган нәрсәләрнең бернинди дә начарлыгы юк дип санавыбызны тели (2 Пет. 2:19). Бу безне бер дә гаҗәпләндерми. Чөнки кешеләр яхшылык белән яманлыкны аера алмасын өчен, аларның акылларын томалау Иблиснең борынгы ысулы булып тора (Ишаг. 5:20; 2 Көр. 4:4). Шуңа күрә фильмнарның, телетапшыруларның һәм веб-сайтларның Йәһвәнең гадел нормаларына каршы килгән карашларны таратуына гаҗәпләнәсе юк. Шайтан ялганны кулланып, нәҗес эшләр һәм әхлаксыз тормыш рәвеше яраклы дип кенә түгел, ә шулай ук рәхәтлек китерә һәм зыянсыз дип уйлавыбызны тели. (Эфеслеләргә 5:6 укы.)
11. Анжеланың мисалы Эфеслеләргә 5:7 дәге киңәшне тотарга кирәклеген ничек күрсәтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Шайтан безнең Йәһвәне яратмаган кешеләр белән аралашуыбызны тели. Шулчак бит безгә Йәһвәнең нормалары буенча яшәү авыррак булыр иде. Менә ни өчен Паул эфеслеләрне Йәһвә күзендә начарлык кылган кешеләр белән «һичнинди уртак эшегез булмасын» дип өндәгән (Эфес. 5:7). Эфеслеләрдән аермалы буларак, без кешеләр белән йөзгә-йөз генә аралашып калмыйбыз шул. Безнең көннәрдә социаль челтәрләр киң таралган. Азиядә яшәүче Анже́ла a исемле апа-кардәш аларның куркыныч булганын аңлаган. Ул болай ди: «Социаль челтәрләр әкрен-әкрен минем фикер йөртүемне үзгәртте. Башта мин Изге Язмалардагы принципларны хөрмәт итмәгән кешеләр белән дуслаштым. Ахыр чиктә мин Йәһвә хупламаган тормыш рәвешенең бернинди начарлыгы юк дип уйлый башладым». Бәхеткә каршы, кайгыртучан өлкәннәр Анжелага кирәкле үзгәрешләр ясарга булышкан. Ул болай ди: «Хәзер мин акылымны социаль челтәрләрдәге нәрсәләр белән түгел, ә рухи нәрсәләр белән тутырам».
12. Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә безгә нәрсә булышыр?
12 Бу дөнья әхлаксыз тәртипне яхшы нәрсә дип күрсәтә. Әмма без андый тәртипнең начар булганын беләбез (Эфес. 4:19, 20). Шулай да үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин бергә эшләгән кешеләр, сыйныфташлар я Йәһвәнең тәкъва нормаларын хөрмәт итмәгән башка кешеләр белән кирәгеннән артык аралашмыйммы? Йәһвәнең нормалары буенча яшәгәнгә мине фанатик дип атый башласалар да, мин Йәһвәгә тугры булып калырмынмы?» 2 Тимутигә 2:20—22 буенча, безгә җыелышта да дусларны игътибар белән сайларга кирәк. Чөнки кайберәүләр безнең рухи үсешебезгә комачауларга мөмкин.
«ЯКТЫЛЫК БАЛАЛАРЫ БУЛЫП ЯШӘГЕЗ»
13. «Яктылык балалары булып яшәү» нәрсәне аңлата? (Эфеслеләргә 5:7—9)
13 Паул Эфестәге мәсихчеләрне караңгыдан сакланудан тыш, «яктылык балалары булып яшәргә» дә дәртләндергән. (Эфеслеләргә 5:7—9 укы.) Бу нәрсәне аңлата? Гади сүзләр белән әйткәндә, үзебезне һәрчак мәсихчеләрчә тотуны. Моның өчен безгә Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны тырышып укырга һәм өйрәнергә кирәк. Ә иң мөһиме, «дөнья өчен яктылык» булган Гайсә Мәсихнең үрнәген һәм өйрәтүләрен тикшерү мөһим (Яхъя 8:12; Гыйб. сүз. 6:23).
14. Изге рух безгә ничек ярдәм итә ала?
14 «Яктылык балалары булып яшәр» өчен, безгә изге рухның да ярдәме кирәк. Ни өчен? Чөнки әхлаксыз дөньяда чиста булып калу бик авыр (1 Тис. 4:3—5, 7, 8). Изге рух безгә дөньяда киң таралган фикер йөртү рәвешенә каршы торырга булыша ала. Андый фикер йөртүгә фәлсәфә һәм Йәһвә күзлегеннән дөрес булмаган карашлар керә. Изге рух ярдәмендә без шулай ук «һәртөрле яхшылык, тәкъвалык» җимешен үстерә алабыз (Эфес. 5:9).
15. Без изге рухны ничек ала алабыз? (Эфеслеләргә 5:19, 20)
15 Изге рухны, мәсәлән, дога кылып алып була. Гайсә Йәһвә «үзеннән сораучыларга изге рухны... бирәчәк» дип әйткән (Лүк 11:13). Мәсихче очрашуларда Йәһвәне данлаганда да без изге рухны алабыз. (Эфеслеләргә 5:19, 20 укы.) Изге рухның уңай тәэсире ярдәмендә без Аллаһыга яраклы тормыш алып бара алабыз.
16. Безгә акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә булышыр? (Эфеслеләргә 5:10, 17)
16 Мөһим карарлар кабул иткәндә, безгә «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенергә» һәм аның буенча эш итәргә кирәк. (Эфеслеләргә 5:10, 17 укы.) Ситуациябезгә кагылышлы Изге Язмалардагы принципларны эзләп табып, без, асылда, Йәһвәнең бу сорауга карашын аңларга тырышабыз. Бу принципларны кулланып, без яхшы карарлар кабул итә алырбыз.
17. Вакытны акыллы куллану үз эченә нәрсәне ала? (Эфеслеләргә 5:15, 16) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Паул Эфестәге мәсихчеләрне шулай ук вакытны акыллы кулланырга дәртләндергән. (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы.) Дошманыбыз Шайтан безнең дөнья куып яшәвебезне тели (1 Яхъя 5:19). Шулай эшләсәк, безнең Аллаһыга хезмәт итәр өчен, вакытыбыз калмас иде. Берәр мәсихче игътибарын Йәһвәгә хезмәт итүгә түгел, ә материаль нәрсәләргә, дөньяви белем алуга я карьера ясауга туплый башларга мөмкин. Алай булса, бу мәсихчегә дөньяда хөкем сөргән фикер йөртү рәвеше тәэсир иткән булып чыга. Әлбәттә, андый эшләр үзеннән-үзе начар түгел, әмма алар тормышыбызда беренче урында булырга тиеш түгел. «Яктылык балалары булып яшәр» өчен, безгә игътибарыбызны мөһим нәрсәләргә туплап, «вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга» кирәк.
18. Вакытын яхшырак кулланыр өчен, Доналд нәрсә эшләгән?
18 Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, мөмкинлекләр эзләгез. Көньяк Африкада яшәүче До́налд шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Мин тормышым турында уйландым һәм Йәһвәдән, ялварып, хезмәтемне киңәйтү турында сорадым. Мин күбрәк вәгазьләргә мөмкинлек биргән эш турында дога кылдым. Йәһвәнең ярдәме белән мин андый эшне таба алдым. Нәтиҗәдә, без хатыным белән тулы вакытлы хезмәт юлына аяк бастык».
19. Безгә алга таба да «яктылык балалары булып яшәргә» нәрсә булышыр?
19 Паулның эфеслеләргә хаты аларга Йәһвәгә тугры калырга булышкан. Андагы киңәшләр безгә дә ярдәм итә ала. Бу мәкаләдән белгәнебезчә, алар безгә күңел ачуларны һәм дусларны акыллы сайларга булыша ала. Паулның хаты безне, регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнеп, хакыйкать яктылыгында йөрергә дәртләндерә. Ул изге рухның мөһимлеген ассызыклый, чөнки изге рух безгә яхшы сыйфатлар үстерергә булыша. Паулның киңәшләрен тотып, без Йәһвәнең фикер йөртүен чагылдырган яхшы карарлар кабул итә алабыз. Шулай эшләп, без, бу дөньяның караңгылыгыннан сакланып, яктылыкта кала алырбыз!
СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?
-
Эфеслеләргә 5:8 дә искә алынган «караңгылык» һәм «яктылык» нәрсәне аңлата?
-
«Караңгылыктан» ничек сакланырга?
-
Безгә «яктылык балалары булып яшәргә» нәрсә булыша ала?
95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара
a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Паулның эфеслеләргә язган хатының беренче күчермәләренең берсе.