Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

75 ҖЫР Мин әзер! Җибәр мине!

Сез Йәһвәгә багышланырга әзерме?

Сез Йәһвәгә багышланырга әзерме?

«Миңа кылган бар яхшылыгы өчен Йәһвәгә ни кайтарыйм?» (ЗӘБ. 116:12).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне ничек үстереп булганын, шулай ук аңа багышланырга һәм суга чумдырылырга теләгегезне ничек ныгытып булганын белегез.

1, 2. Суга чумдырылыр алдыннан кеше нәрсә эшләргә тиеш?

 СОҢГЫ биш ел эчендә бер миллионнан артык кеше Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылган. Күпләр, беренче гасырда яшәгән Тимути кебек, хакыйкатьне «сабый чактан ук» белгән (2 Тим. 3:14, 15). Башкалары Йәһвә белән үсеп җиткәч кенә танышкан, ә кайберләре хәтта олы яшьтә. Мәсәлән, күптән түгел Изге Язмаларны өйрәнгән бер апа 97 яшендә суга чумдырылу үткән.

2 Сез, Изге Язмаларны өйрәнсәгез я әти-әниегез сезне хакыйкатьтә тәрбияләсә, суга чумдырылу турында уйланасызмы? Бу бик яхшы максат! Әмма суга чумдырылыр алдыннан башта Йәһвәгә багышланырга кирәк. Бу мәкаләдә багышлану нәрсә аңлатканы каралачак. Шулай ук без кеше, багышланып, суга чумдырылырга әзер булса, ни өчен бу адымнар белән сузарга кирәкмәгәнен белербез.

БАГЫШЛАНУ НӘРСӘ УЛ?

3. Изге Язмалардан Йәһвәгә багышланган кешеләрнең мисалларын китерегез.

3 Изге Язмаларда «багышлану» «изге максат өчен аерып куелган» дигәнне аңлаткан. Исраиллеләр Йәһвәгә багышланган халык булган. Аларның кайберләре хәтта махсус хезмәттә катнашкан. Мәсәлән, Һарун. Ул киеп йөргән чалмада алтын тасма — «Аллаһыга багышлануның изге билгесе» булган. Бу алтын тасма аның Исраил халкының баш рухание булганын күрсәткән (Лев. 8:9). Нәзирләр дә Йәһвәгә махсус хезмәттә катнашыр өчен багышланган булган. «Нәзир» дигән сүз нәзер дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән һәм «аерып куелган» я «багышланган» дигән мәгънә йөртә. Нәзирләр, Муса кануны буенча, кайбер нәрсәләрдән баш тартырга тиеш булган (Сан. 6:2—8).

4. а) Йәһвәгә багышланган кешенең тормышында иң мөһиме нәрсә булып китә? ә) «Үз-үзеңнән баш тарту» дигән сүзләр нинди мәгънәгә ия? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Тормышыгызны Йәһвәгә багышлаганда, сез Гайсә Мәсихнең шәкерте булып китәсез һәм Аллаһының ихтыярын тормышыгызда беренче урынга куясыз. Багышланган кешедән нәрсә көтелә? Гайсә болай дигән: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын» (Мат. 16:24). «Үз-үзеннән баш тартсын» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе шулай ук «ул үз-үзенә юк дип әйтергә тиеш» дигән мәгънәгә ия. Йәһвәгә багышланган хезмәтче Аллаһының ихтыярына каршы килгән нәрсәләргә юк дип әйтергә тиеш (2 Көр. 5:14, 15). Бу үз эченә «гөнаһлы тәннең эшләрен», шул исәптән әхлаксызлыкны, ала (Гәл. 5:19—21; 1 Көр. 6:18). Андый чикләр тормышны авырайтамы? Әгәр сез Йәһвәне яратсагыз һәм аның кануннары файдага гына барганына инанган булсагыз, бер дә авырайтмый (Зәб. 119:97; Ишаг. 48:17, 18). Николас исемле абый-кардәш болай дигән: «Йәһвәнең нормалары төрмә чикләренә я арысланнардан яклаучы чикләргә охшаш булырга мөмкин. Барысы да карашыгыздан тора».

Сез Йәһвәнең нормаларын теләгәнне эшләргә комачаулаучы төрмә чикләре итеп я арысланнардан яклаучы чикләр итеп күрәсезме? (4 абзацны кара.)


5. а) Багышлану ничек үтә? ә) Багышлану белән суга чумдырылу арасында нинди аерма бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

5 Йәһвәгә багышлану ничек үтә? Сез догада аңа гына гыйбадәт кылырга һәм аның ихтыярын тормышыгызда беренче урынга куярга вәгъдә итәсез. Асылда, сез Йәһвәгә алга таба да аны «бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз, бөтен акылыгыз һәм бөтен кодрәтегез белән яратырга» вәгъдә итәсез (Марк 12:30). Багышланганыгызны Йәһвәдән башка беркем күрми дә, ишетми дә. Әмма суга чумдырылу үткәндә, сез бар кеше алдында Йәһвәгә багышланганыгызны күрсәтәсез. Багышлану анты — җитди вәгъдә. Сезнең максатыгыз бу вәгъдәне үтәү. Йәһвә дә сездән моны көтә (Вәг. 5:4, 5).

Йәһвәгә шәхси догада багышланып, сез аңа гына гыйбадәт кылырга һәм аның ихтыярын тормышыгызда беренче урынга куярга вәгъдә итәсез (5 абзацны кара.)


НИ ӨЧЕН ТОРМЫШНЫ ЙӘҺВӘГӘ БАГЫШЛАРГА?

6. Кешене Йәһвәгә багышланырга нәрсә дәртләндерә?

6 Кешене Йәһвәгә багышланырга, беренче чиратта, мәхәббәт дәртләндерә. Әмма андый мәхәббәт хис-тойгыларга гына нигезләнми. Сезнең яратуыгыз Йәһвә һәм аның ихтыяры турында «төгәл белем» алганга үсте (Көл. 1:9). Изге Язмаларны өйрәнеп, сез 1) Йәһвәнең реаль булганына, 2) Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына һәм 3) Аллаһы үз ихтыярын үтәр өчен оешмасын кулланганына инандыгыз.

7. Йәһвәгә багышланыр алдыннан сез нәрсә эшләргә тиеш?

7 Йәһвәгә багышланырга булган кеше Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны белергә һәм Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә тиеш. Ул шулай ук, үз мөмкинлекләреннән чыгып, вәгазьләргә тырыша (Мат. 28:19, 20). Аның Йәһвәгә карата яратуы үсә һәм ул аңа гына гыйбадәт кылырга тели. Сезнең турында да шуны ук әйтеп буламы? Андый яратуыгыз булса, сез өйрәнү үткәрүче кардәшкә я әти-әниегезгә ярарга теләп, я дусларыгыз бу адымны ясаганга гына, суга чумдырылу үтмәссез.

8. Рәхмәтле булу багышланырга ничек дәртләндерә ала? (Зәбур 116:12—14)

8 Кеше Йәһвә биргән бүләкләр турында уйланса, бу аны багышланырга дәртләндерә ала. (Зәбур 116:12—14 укы.) Изге Язмаларда Йәһвә турында юкка гына «һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» аңардан бит дип әйтелми (Ягък. 1:17). Ул биргән бүләкләрнең иң зурысы — Улының йолым корбаны. Уйлап кына карагыз, йолым ярдәмендә сез Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә һәм мәңгелек тормышка ия була аласыз (1 Яхъя 4:9, 10, 19). Багышланып, сез Йәһвәнең шушы иң бөек ярату билгесе һәм башка бүләкләре өчен рәхмәтле булганыгызны күрсәтә аласыз (Кан. 16:17; 2 Көр. 5:15). Моның турында «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 46 нчы дәресендә, 4 нче өстәмә исемдә һәм андагы «Аллаһыга биргән бүләкләребез» дигән видеода күбрәк әйтелә.

СЕЗ БАГЫШЛАНЫРГА ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРЫЛЫРГА ӘЗЕРМЕ?

9. Багышлану турында әйткәндә, ни өчен кешегә басым ясау дөрес булмас иде?

9 Бәлки, сез үзегезгә багышланырга һәм суга чумдырылырга иртә әле дип уйлыйсыздыр. Бәлки, сезгә Изге Язмалардагы таләпләргә туры килер өчен үзгәрешләр ясарга я иманыгызны ныгытыр өчен күбрәк вакыт кирәктер (Көл. 2:6, 7). Бар өйрәнүчеләр дә рухи яктан бер тизлектә үсми. Һәм бар яшьләр дә багышлануга һәм суга чумдырылуга бер үк яшьтә әзер булмый. Яхшыртасы якларыгызны билгеләргә тырышыгыз һәм үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз (Гәл. 6:4, 5).

10. Сез әлегә багышланырга һәм суга чумдырылырга әзер булмасагыз, нәрсә эшләп була? ( «Хакыйкатьтә үскәннәргә» дигән рамканы да кара.)

10 Сез әлегә багышланырга һәм суга чумдырылырга әзер булмаганыгызны аңласагыз, максатыгызны күздән ычкындырмагыз. Йәһвәдән ул сезгә кирәкле үзгәрешләр ясарга булышсын дип дога кылыгыз (Флп. 2:13; 3:16). Бер дә шикләнмәгез, ул сезнең догагызны ишетер һәм җавап бирер (1 Яхъя 5:14).

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР СУЗА?

11. Йәһвә безгә тугры калырга ничек булыша?

11 Кайберәүләр багышланырга һәм суга чумдырылырга әллә ни ашыкмый. Алар болайрак фикер йөртә: «Әгәр җитди гөнаһ кылсам һәм мине җыелыштан чыгарсалар нәрсә эшләрмен?» Сезнең дә андый куркуларыгыз булса, Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә шикләнмәгез. Ул сезгә: «Һәрнәрсәдә [үзен] сөендерер өчен, [үзенә] лаеклы булып яшәргә» булышыр (Көл. 1:10). Йәһвә шулай ук сезгә дөресен эшләргә көч бирер. Моны күп кенә тугры хезмәтчеләрнең мисаллары раслый (1 Көр. 10:13). Мәсихче җыелыштан чагыштырмача әз кешене чыгаралар. Бу Йәһвәнең үз халкына тугры калырга булышканын раслый.

12. Җитди гөнаһ кылудан ничек качарга?

12 Бар камилсез кешеләр дә начар эшләр кылырга һәвәс (Ягък. 1:14). Әмма туган вәсвәсәгә бирелерсезме, юкмы бу инде сезнең сайлавыгыз. Ничек яшәячәгегезне сез үзегез хәл итәсез. Кайберәүләр башка фикердә булса да, сез теләкләрегезне тезгендә тота аласыз. Начар теләкләр туып торса да, сез алар буенча эш итәргә мәҗбүр түгел. Гөнаһлы эшләрдән качарга сезгә менә нәрсә булышыр: һәр көн дога кылу, Изге Язмаларны өйрәнү графигын төзү һәм аны тоту, мәсихче очрашуларга йөрү, вәгазьләү. Шулай эш итсәгез, багышлану анты буенча яшәү көчегездән килер. Беркайчан да онытмагыз, Йәһвә сезне ярдәмсез калдырмас (Гәл. 5:16).

13. Йосыф безгә нинди үрнәк калдырган?

13 Вәсвәсәгә эләккәнче ничек эш итәчәгегезне алдан карар итсәгез, сезгә багышлануыгыз буенча яшәргә җиңелрәк булыр. Изге Язмаларда шулай эш иткән күп кенә камилсез кешеләрнең мисаллары язылган. Аларның берсе Йосыф. Хуҗасы Потифарның хатыны аны вәсвәсәләгәндә, ул ничек эш итәчәген ап-ачык белгән. Изге Язмаларда Йосыф аның «тәкъдимен кире каккан» дип әйтелә. Ул болай дигән: «Ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?» (Ярат. 39:8—10) Әйе, Йосыф ничек эш итәчәген әле вәсвәсә туганчы хәл иткән булган. Шуңа күрә аңа бәйләнүләрне кире кагу җиңелрәк булган.

14. Вәсвәсәләргә каршы торырга ничек өйрәнергә?

14 Без Йосыфтан ничек үрнәк ала алабыз? Без ничек эш итәчәгебезне инде хәзер, вәсвәсәгә дучар булганчы, хәл итә алабыз. Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәләргә шунда ук юк дип әйтергә өйрәнегез. Андый нәрсәләр турында хәтта уйларны да кире кагыгыз (Зәб. 97:10; 119:165). Шулай эшләсәгез, сез вәсвәсәләргә каршы тора алырсыз, чөнки ничек эш итәчәгегезне инде алдан белеп торырсыз.

15. Кеше Йәһвәне «ихластан эзләгәнен» ничек күрсәтә ала? (Еврейләргә 11:6)

15 Мөгаен, сез хакыйкатьне тапканыгызга инангансыздыр һәм бөтен йөрәктән Йәһвәгә хезмәт итәргә телисездер. Әмма шулай да багышланып, суга чумдырылырга әле әзер түгел дип санасагыз, нәрсә эшләргә? Давыт патшадан үрнәк алып, Йәһвәдән болай дип сорагыз: «И Аллаһы, мине сынап, күңелемне бел; тикшереп, борчулы уйларымны бел; кара, миндә берәр нинди начар омтылыш юкмы икән, мине мәңгелек тормыш юлыннан алып бар» (Зәб. 139:23, 24). Андый дога сезнең Йәһвәдән ярдәм эзләгәнегезне һәм багышлану белән суга чумдырылуга омтылганыгызны күрсәтәчәк. Йәһвә исә «үзен ихластан эзләүчеләрне» фатихасыз калдырмый. (Еврейләргә 11:6 укы.)

АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘГӘ ЯКЫНЛАШЫГЫЗ

16, 17. Йәһвә хакыйкатьтә тәрбияләнгәннәрне үзенә ничек җәлеп итә? (Яхъя 6:44)

16 Гайсә үз шәкертләрен Йәһвә җәлеп итә дип әйткән. (Яхъя 6:44 укы.) Бу тирән фикер хакында һәм аның үзегезгә ничек кагылганы турында уйланыгыз. Йәһвә үзенә җәлеп иткән һәрбер кешенең ниндидер яхшы ягын күрә. Ул аларны үзенең «махсус милке» яки «кыйммәтле, кадерле» милке дип саный (Кан. 7:6; иск.). Йәһвә сезне дә бик кадерли.

17 Хакыйкатьтә тәрбияләнгән булсаң, син үзеңне әти-әниеңә тагылып йөргән койрык дип санарга мөмкин. Әмма Изге Язмаларда: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә (Ягък. 4:8; 1 Елъ. 28:9). Син Йәһвәгә якынлашыр өчен тырышлыклар куйсаң, ул да сиңа якынлашыр. Йәһвә кешеләрне төркем итеп кенә күрми. Ул һәркемне, хәтта хакыйкатьтә үскәннәрне дә, үзенә шәхси рәвештә җәлеп итә. Йәһвәгә якынлашыр өчен тырышлыклар куйсаң, ул да Ягъкуб 4:8 дә әйтелгәнчә, сиңа якынлашыр. (2 Тисалуникәлеләргә 2:13 белән чагыштыр.)

18. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак? (Зәбур 40:8)

18 Йәһвәгә багышланып һәм суга чумдырылып, сез Гайсәнең карашын чагылдырасыз. Ул Әтисе кушканны теләп үтәгән. (Зәбур 40:8 укы; Евр. 10:7.) Киләсе мәкаләдә без суга чумдырылганнан соң, Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә безгә нәрсә булышканын карап китәрбез.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвәгә багышлану нәрсәне аңлата?

  • Рәхмәтле булу багышланырга ничек булыша ала?

  • Җитди гөнаһтан качарга сезгә нәрсә булышыр?

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр