Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

Суга чумдырылганнан соң да, Гайсә артыннан барыгыз

Суга чумдырылганнан соң да, Гайсә артыннан барыгыз

«Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, һәр көн үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын» (ЛҮК 9:23).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без багышлануыбызның мәгънәсе турында уйланырбыз, ә күптән түгел генә суга чумдырылган кардәшләргә бу мәкалә Йәһвәгә тугры калырга ярдәм итәр.

1, 2. Суга чумдырылгач, кеше нинди фатихаларга ия була?

 СУГА ЧУМДЫРЫЛУ һәм Йәһвәнең гаиләсенә керү — нинди бәхет ул! Аллаһы белән андый якын мөнәсәбәтләргә ия булу — зур хөрмәт. Без Давытның Йәһвәгә әйткән мондый сүзләре белән риза: «Ишегалларыңда яшәү өчен үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле» (Зәб. 65:4).

2 Йәһвә үзенең ишегалларына теләсә кемне кертми. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, ул үзенә якынлашырга теләгән кешеләргә генә якынлаша (Ягък. 4:8). Йәһвәгә багышланып һәм суга чумдырылып, сез аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия буласыз. Сез Йәһвәнең мондый сүзләренең хаклыгына инанырсыз: «Сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен... өстегезгә фатихалар яудырмаммы?» (Мал. 3:10; Ирм. 17:7, 8)

3. Багышланган һәм суга чумдырылган мәсихчеләр нинди җаваплылыкка ия? (Вәгазьче 5:4, 5)

3 Әлбәттә, суга чумдырылу — юлның башы гына. Бу адымны ясаганнан соң, сез, багышлану антыгыз буенча яшәр өчен, бар тырышлыкларыгызны куярсыз, хәтта вәсвәсәләргә я иман сынауларына очраганда да. (Вәгазьче 5:4, 5 укы.) Гайсәнең шәкертләре буларак, сез мөмкин кадәр төгәлрәк аның эзләреннән барырсыз һәм аның әмерләрен тотарсыз (Мат. 28:19, 20; 1 Пет. 2:21). Шушы мәкалә сезгә бу яктан ярдәм итәр.

СЫНАУЛАРГА ҺӘМ ВӘСВӘСӘЛӘРГӘ КАРАМАСТАН, ГАЙСӘГӘ «ӨЗЛЕКСЕЗ ИЯРЕП БАРЫГЫЗ»

4. Нинди мәгънәдә Гайсәнең шәкертләре «җәфалану баганаларын» алып бара? (Лүк 9:23)

4 Суга чумдырылганнан соң, кешене авырлыклар читләтеп үтми. Гайсәнең сүзләре буенча, аның шәкертләре «җәфалану баганаларын» «һәр көн» йөртергә тиеш булачак. (Лүк 9:23 укы.) Бу Гайсәнең шәкертләре һәрвакыт газапланачак дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк! Мәсих фатихалар белән бергә авырлыкларның да булачагын әйтергә теләгән. Бу авырлыкларның кайберләре зур газаплар китерергә мөмкин (2 Тим. 3:12).

5. Корбанга барган кешеләргә Гайсә нәрсә вәгъдә иткән?

5 Бәлки, сез дә гаиләгезнең каршылыгына очрагансыздыр я Патшалык хакына ниндидер материаль нәрсәләрдән баш тарткансыздыр (Мат. 6:33). Алай икән, Йәһвә сезнең тугры эшләрегезне күреп тора. Моңа бер дә шикләнмәгез (Евр. 6:10). Һичшиксез, сез Гайсәнең мондый сүзләренең хаклыгына инангансыздыр: «Йортын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әнисен, я әтисен, я балаларын, я басуларын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем хәзерге вакытта 100 тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар һәм басулар алачак, шул ук вакыт эзәрлекләүләргә дә дучар булачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак» (Марк 10:29, 30). Сез ия булган фатихалар теләсә нинди корбаннарга караганда кыйммәтлерәк (Зәб. 37:4).

6. Ни өчен суга чумдырылганнан соң да «тән теләкләре» белән көрәшүне дәвам итәргә кирәк?

6 Суга чумдырылганнан соң да, мәсихчегә «тән теләкләре» белән көрәшергә кирәк (1 Яхъя 2:16). Ул бит һаман да Адәмнең гөнаһлы токымы булып кала. Кайчак мәсихченең Паулныкына охшаш хисләре булырга мөмкин. Ул болай дигән: «Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине тәнемдәге гөнаһ канунының әсире итә» (Рим. 7:22, 23). Әйе, гөнаһлы теләкләрнең булуы боектыра. Шулай да багышланганда бирелгән вәгъдә безгә вәсвәсәләргә каршы торуда тәвәккәллегебезне ныгыта. Чынлыкта, багышлану антыбыз тормышыбызны җиңеләйтә. Нинди мәгънәдә?

7. Багышлану Йәһвәгә тугры калырга ничек булыша?

7 Йәһвәгә багышланып, сез үзегездән баш тартасыз. Бу Йәһвәне күңелсезләндергән теләкләргә һәм максатларга юк дип әйтүне аңлата (Мат. 16:24). Шуңа күрә сынауга очраганда, сезгә нәрсә эшләргә дип инде уйланып торырга кирәк булмас. Сез бит нәрсә эшләячәгегезне инде хәл иттегез, ягъни Йәһвәгә тугры калырга булдыгыз. Сез Йәһвәне сөендерергә тәвәккәл. Бу яктан сез Әюпкә охшаш. Хәтта авыр сынауларга дучар булганда да, ул: «Үз сафлыгымнан баш тартмам!» — дип әйткән (Әюп 27:5).

8. Багышлану догагыз турында уйлану вәсвәсәләргә каршы торырга ничек булыша ала?

8 Багышлану догагыз турында уйлану сезгә вәсвәсәләргә каршы торыр өчен көч бирер. Мәсәлән, сез берәрсенең тормыш иптәше белән гыйшык уены уйнарсызмы? Һичшиксез, юк! Сез бит андый нәрсәләргә инде юк дидегез. Дөрес булмаган хисләргә йөрәгегездә тамыр җәяргә ирек бирмәсәгез, сезгә күңел газабыннан интегергә туры килмәс. Шулай итеп, сез «явызлар юлыннан» «читкә китәрсез» (Гыйб. сүз. 4:14, 15).

9. Багышлану догасы сезгә шулай ук рухи эшләрне беренче урынга куярга ничек булыша ала?

9 Сезгә җыелыш очрашуларына даими йөрергә комачаулый торган эш тәкъдим итсәләр, нәрсә эшләрсез? Җавабы ап-ачык. Бу эш әле тәкъдим ителгәнче, сез андыйрак тәкъдимнәргә юк дип әйтергә карар иттегез. Шулай итеп, сез, начар карар яхшы нәтиҗәләргә китерер дип, үз-үзегезне алдамассыз. Сезгә Гайсәнең мисалы ярдәм итә ала. Ул үз Атасын сөендерергә тәвәккәл булган. Аңардан үрнәк алып, сез Йәһвәне күңелсезләндергән нәрсәләрне икеләнмичә кире кагарсыз (Мат. 4:10; Яхъя 8:29).

10. Йәһвә сезгә, чумдырылганнан соң, Гайсәгә «өзлексез ияреп барырга» ничек булышыр?

10 Чынлыкта, сынаулар һәм вәсвәсәләр сезгә Йәһвәгә «өзлексез ияреп барырга» тәвәккәл булуыгызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә сезгә ярдәм итеп торачак. Изге Язмаларда бит болай диелә: «Аллаһы тугры, һәм ул сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк, әмма вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көр. 10:13).

СЕЗ ГАЙСӘГӘ НИЧЕК ӨЗЛЕКСЕЗ ИЯРЕП БАРА АЛАСЫЗ?

11. Гайсәгә өзлексез ияреп барыр өчен иң яхшы юлларның берсе нинди? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Гайсә ашкынучан булган һәм Йәһвәгә даими дога кылган (Лүк 6:12). Чынлыкта, суга чумдырылгач, Гайсәгә ияреп барыр өчен иң яхшы юлларның берсе — Йәһвәгә якынлашырга булышучы гадәтләр булдыру. Изге Язмаларда болай диелә: «Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик» (Флп. 3:16). Кайчак сез башкаларның изге хезмәттә ирешкән уңышлары турында ишетерсез. Кемдер Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыр я ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченер. Сезнең өчен дә андый максатлар ирешерлек икән, аларга омтылыгыз. Йәһвәнең хезмәтчеләре бит аның өчен күбрәкне эшләргә ашкынып тора (Рәс. 16:9). Әмма мөмкинлекләрегез әлегә чикле булса, нәрсә эшләргә? Үзегезне башкалардан ким дип санамагыз. Мәсихче юлында бирешмәү үтә мөһим (Мат. 10:22). Хәлегездән килгәнне эшләгәндә, Йәһвәне сөендергәнегезне беркайчан да онытмагыз. Бу бит Гайсәгә ияреп барыр өчен иң яхшы юл (Зәб. 26:1).

Суга чумдырылганнан соң, Йәһвәгә якынлашырга булышучы максатлар куегыз (11 нче абзацны кара.)


12, 13. Ашкынуыгыз сүрелә башласа, нәрсә эшләргә? (1 Көринтлеләргә 9:16, 17) ( «Йөгереш юлында калыгыз» дигән рамканы да кара.)

12 Күңел салып дога кылмый башлаганыгызны я хезмәт итү белән Изге Язмаларны укудан элеккегечә шатлык тапмаганыгызны абайлап алсагыз, нәрсә эшләргә? Йәһвә сезне изге рухыннан аерган дигән нәтиҗәгә килергә ашыкмагыз. Камилсез кешенең хис-тойгылары үзгәреп торырга мөмкин. Элеккеге ашкынуыгыз сүрелә башласа, рәсүл Паулның мисалы турында уйланыгыз. Гайсәдән үрнәк алырга тырышса да, ул вакыт-вакыт ашкынуы сүреләчәген аңлаган. (1 Көринтлеләргә 9:16, 17 укы.) Ул: «Хәтта үз теләгемә каршы эшләсәм дә, барыбер бу минем үземә ышанып тапшырылган идарә итү эшем булып кала»,— дип әйткән. Башка сүзләр белән әйткәндә, Паул, теләге булу — булмавына карамастан, үз хезмәтен башкарырга тәвәккәл булган.

13 Сез дә камилсез хис-тойгыларыгызга үзегез урынына карарлар кабул итәргә ирек бирмәгез. Хисләрегезгә карамастан, дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булыгыз. Шулай эшләсәгез, вакыт узу белән хисләрегез дә яхшыга үзгәрер. Ә әлегә шәхси өйрәнү, дога кылу, очрашуларга йөрү һәм вәгазь эше сезгә Гайсәгә өзлексез ияреп барырга булышыр. Йәһвәгә чыдамлылык белән хезмәт итүегез кардәшләрегезне дәртләндерер (1 Тис. 5:11).

«ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕП... СЫНАП ТОРЫГЫЗ»

14. Сезгә нинди якларны тикшереп торырга кирәк һәм ни өчен? (2 Көринтлеләргә 13:5)

14 Суга чумдырылганнан соң, үз-үзегезне тикшереп тору файдалы. (2 Көринтлеләргә 13:5 укы.) Вакыт-вакыт рухи гадәтләрегезне карап чыгыгыз, аларны шатлыклырак һәм файдалырак итәргә тырышыгыз. Мәсәлән, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин башкаларга Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны аңлатып бирә аламмы? Хезмәтемне ничек шатлыклырак итәргә? Догаларым конкретмы һәм Йәһвәгә тулысынча таянганымны күрсәтәме? Мин җыелыш очрашуларын калдырмыйммы? Очрашуларда игътибарлырак булырга һәм яхшырак комментарийлар бирергә миңа нәрсә ярдәм итә ала?»

15, 16. Сез Роберт очрагыннан нәрсәгә өйрәндегез?

15 Шулай ук йомшак якларыгызны намуслы итеп тикшереп чыгу файдалы булыр. Ро́берт исемле кардәш белән бер очрак булган. Ул болай дип сөйли: «Миңа якынча 20 яшьләр булганда, бер көнне эштән соң хезмәттәш бер кыз мине үз өенә чакырды. Ул без, икәүдән-икәү генә калып, вакытны күңелле үткәрербез дип әйтте. Башта мин аның белән бармас өчен берничә сылтау китереп карадым, әмма ахыр чиктә, аңа юк диеп, моның сәбәбен аңлаттым». Роберт вәсвәсәгә бирелмәгән. Ул мактауга лаек. Ләкин соңрак ул, артка борылып, шул очракта башкачарак эш итеп булганын аңлаган. Роберт болай ди: «Миңа Йосыф кебек эш итәсе калган. Ул Потифар хатынының тәкъдимнәрен шунда ук тәвәккәллек белән кире каккан (Ярат. 39:7—9). Теге кызның тәкъдимен кире кагу никадәр авыр булганы мине гаҗәпләндерде. Шул очрак миңа Йәһвә белән дуслыгымны ныгытырга кирәклеген ачыклады».

16 Сез дә, Роберт кебек, үз-үзегезне тикшереп чыга аласыз. Вәсвәсәләргә уңышлы каршы тора алсагыз да, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Миңа юк дип әйтер өчен күпме вакыт кирәк булды?» Яхшырасы якны күрсәгез боекмагыз, ә моны ачыклый алганыгызга шатланыгыз. Йәһвәдән үзегезгә үзгәрергә ярдәм итсен дип сорагыз һәм Аллаһының әхлакый нормалары буенча яшәргә тәвәккәллегегезне ныгытыгыз (Зәб. 139:23, 24).

17. Йәһвәгә тугры калуыбыз аның исеменә ничек тәэсир итә?

17 Роберт мисалының дәвамы да бар. Ул болай дип сөйли: «Мин хезмәттәш кызның тәкъдимен кире каккач, ул миңа: „Син сынауны үттең“,— дип әйтте. Мин аңардан: „Нәрсә әйтергә телисең?“ — дип сорадым. Ул аңлатканча, элек Йәһвә Шаһите булган дусты аңа: „Яшь Йәһвә Шаһитләренең барысы да яшерен рәвештә әхлаксыз тормыш алып бара“,— дигән. Шуңа күрә бу кыз дустына мине сынап караячак дип әйткән. Мин Йәһвәнең исемен данлый алганыма бик шат идем!»

18. Суга чумдырылганнан соң да, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл? ( «Яшьләр өчен ярдәм» дигән рамканы да кара.)

18 Йәһвәгә багышланып һәм суга чумдырылып, сез ни генә булмасын, аның исемен изгеләндерергә теләгәнегезне күрсәтәсез. Йәһвә сезнең сынауларыгызны һәм вәсвәсәләрегезне күреп тора. Бер дә шикләнмәгез, сез тугры кала алсын өчен, ул сезгә изге рухын бирәчәк һәм тырышлыкларыгызны фатихалап торачак (Лүк 11:11—13). Йәһвәнең ярдәме белән сез, суга чумдырылгач та, Гайсәгә өзлексез ияреп бара алырсыз.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Нинди мәгънәдә мәсихчеләр «һәр көн үз җәфалану баганаларын алып бара»?

  • Суга чумдырылганнан соң без Гайсә артыннан ничек «өзлексез иярә алабыз»?

  • Багышлану догасы турында уйлану безгә тугры калырга ничек булыша ала?

89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан