Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

129 ҖЫР Без нык булып торырбыз

Өмет өзелүгә карамастан, Йәһвәгә хезмәт итегез

Өмет өзелүгә карамастан, Йәһвәгә хезмәт итегез

«Син... минем исемем хакына күп нәрсәләр кичердең» (АЧЫЛ. 2:3).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Өмет өзелүгә карамастан, без Йәһвәгә хезмәт итә алабыз.

1. Йәһвә оешмасында булганга, без нинди фатихаларга ия?

 БУ АВЫР соңгы көннәрдә Йәһвә оешмасында булу — чын фатиха. Тормыш итү көннән-көн авырая бара, әмма Йәһвә безгә бердәм рухи гаилә биргән (Зәб. 133:1). Ул безгә гаиләдәгеләребез белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булыша (Эфес. 5:33—6:1). Шулай ук күңел тынычлыгы сакларга өйрәтә.

2. Без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

2 Шулай да Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итәр өчен, безгә күп тырышлыклар куярга кирәк. Ни өчен? Чөнки башкалар безне кайчак рәнҗетергә мөмкин. Шулай ук без үз хаталарыбыз, аеруча бер үк тырмага кат-кат басканыбыз, аркасында боега алабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, 1) кардәшләребез безне рәнҗеткәндә, 2) тормыш иптәшеннән өмет өзелгәндә һәм 3) үз-үзебездән канәгать булмаганда, нәрсә эшләп булганын карап китик. Шулай ук без Изге Язмаларда искә алынган кешеләрдән нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез.

ИМАНДАШЛАР РӘНҖЕТКӘНДӘ, ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫЛЫК САКЛАГЫЗ

3. Аллаһының хезмәтчеләрен нинди авырлыклар читләтеп үтми?

3 Авырлык. Кайвакыт безгә кардәшләрнең ниндидер яклары ошап бетмәскә мөмкин яисә кайберәүләр безне сүзләре я эшләре белән рәнҗетә ала. Өстәвенә, өлкәннәр дә хаталар кыла. Боларның барысы аркасында кайберәүләр: «Бу чыннан да Аллаһы оешмасымы?» — дип шикләнеп куярга мөмкин. Нәтиҗәдә, алар үзләрен рәнҗеткән кардәшләре белән «иңгә-иң» хезмәт итми башлый һәм хәтта җыелышларга йөрүдән туктый (Саф. 3:9). Бу чыннан да акыллымы? Шушы сорауга җавап табар өчен, Изге Язмаларда искә алынган бер тугры кешенең мисалын карап китик.

4. Паул нинди авырлыклар кичергән?

4 Изге Язмалардагы мисал. Рәсүл Паул кардәшләрнең камилсез булганын бик яхшы белгән. Мәсәлән, башта кайбер кардәшләр аңа шикләнеп караган (Рәс. 9:26). Соңрак кайберәүләр, аның турында астыртын, яман сүзләр сөйләп, аның абруен төшерергә тырышкан (2 Көр. 10:10). Шулай ук Паул бер өлкәннең башкаларны абындыра алган хата кылуына шаһит булган (Гәл. 2:11, 12). Паулның якын хезмәттәше Марк исә аның өметен акламаган (Рәс. 15:37, 38). Бу вакыйгалар аркасында Паул үзен рәнҗеткән кардәшләрне тормышыннан сызып ташлый алган. Әмма ул аларга уңай караган һәм Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән. Паулга нәрсә булышкан?

5. Паулга кардәшләреннән читләшмәскә нәрсә булышкан? (Көләсәйлеләргә 3:13, 14) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

5 Паул кардәшләрен бик яраткан. Бу аңа кардәшләрнең кимчелекләрен түгел, ә яхшы сыйфатларын күрергә ярдәм иткән. Мәхәббәт аңа шулай ук үзе Көләсәйлеләргә 3:13, 14 тә язганча эш итәргә булышкан. (Укы.) Моны раслаучы бер мисал карап китик. Марк Паулны беренче вәгазь сәяхәтендә калдырып киткән булса да, Паул аңа ачу саклап йөрмәгән. Соңрак Паул Көләсәйлеләргә язган җылы хатында Маркны «зур юаныч чыганагы» дип атаган (Көл. 4:10, 11). Римда төрмәдә утырганда, Паул нәкъ Маркның килүен үтенгән (2 Тим. 4:11). Шунысы ап-ачык: Паул кардәшләренә кул селтәмәгән. Без Паулдан нинди сабак ала алабыз?

Паулның Барнаб һәм Марк белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Соңрак Паул, үткәннәрне онытып, Марк белән шатланып хезмәттәшлек иткән (5 нче абзацны кара.)


6, 7. Безгә кардәшләрне, кимчелекләренә карамастан, яратырга нәрсә булышыр? (1 Яхъя 4:7)

6 Сабак. Йәһвә без кардәшләребезне яратырбыз дип көтә. (1 Яхъя 4:7 укы.) Берәр кардәшебез безгә карата үзен мәсихчеләрчә тотмаса, «ул Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә тели, әмма кайвакыт уйламыйча эш итә» дип аны акларга тырышыйк (Гыйб. сүз. 12:18). Йәһвә дә бит үз хезмәтчеләрен аларның кимчелекләренә карамастан ярата. Ул аларны кире какмый һәм аларга ачу тотмый (Зәб. 103:9). Безгә шәфкатьле Атабыздан үрнәк алу үтә мөһим! (Эфес. 4:32—5:1)

7 Бу дөнья ахыры якынлашкан саен, кардәшләргә карата яратуыбызны ныгыту үтә мөһим. Күрәсең, киләчәктә эзәрлекләүләрнең саны артыр гына. Иманыбыз аркасында хәтта төрмәгә эләгүебез бар. Алай булса, без кардәшләрнең яратуына тагы да ныграк мохтаҗ булырбыз (Гыйб. сүз. 17:17). Испаниядә яшәүче Хосе́п a исемле бер өлкәннең мисалын карап китик. Нейтралитет саклаганнары өчен, аны һәм башка абый-кардәшләрне төрмәгә утыртканнар. Ул болай ди: «Төрмәдә барыбыз бергә яшәгәнгә, кайчак без бер-беребезнең ачуын чыгара идек. Әмма без бер-беребезне кичерергә тырыштык. Бу безгә бердәм булырга һәм үзебезне якланган итеп хис итәргә булышты. Чөнки безнең белән Йәһвәне яратмаган кешеләр дә утыра иде. Бер көнне мин кулымны имгәттем, шуңа күрә миңа кайбер көндәлек эшләрне башкару авыр иде. Бер абый-кардәш киемнәремне юды һәм башка яклардан миңа булышты. Бәлагә эләккәч, мин чын яратуны татыдым». Әйдәгез, үзара аңлашылмаучанлыкларны бүген хәл итик, иртәгәгә калдырмыйк.

ТОРМЫШ ИПТӘШЕГЕЗ ӨМЕТЕГЕЗНЕ АКЛАМАСА, ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ КАЛЫГЫЗ

8. Никахтагыларның нинди авырлыклары туа?

8 Авырлык. Бар никахларда да авырлыклар булгалый. Изге Язмаларда никахтагыларның «тормышларында үз авырлыклары» булачак дип ап-ачык әйтелә (1 Көр. 7:28). Ни сәбәпле? Чөнки никах ике камилсез кешене берләштерә, аларның үз холыклары, яраткан һәм яратмаган нәрсәләре бар. Шулай ук чыгышлары һәм культуралары да аерылып торырга мөмкин. Ә вакыт узу белән никахка кадәр күренмәгән яклар да ачыклана ала. Бу авырлыкларның һәрберсе никахта киеренкелек тудыра ала. Бу киеренкелекне хәл итәр урынына, ир белән хатын бер-берсен гаепли башларга мөмкин. Нәтиҗәдә, алар аерым яшәү я аерылышу — бердәнбер чыгу юлы дип уйлый башлый ала. Әмма бу аларны чынлап та бәхетле итәрме? b Әйдәгез, Изге Язмаларда искә алынган бер хатынның мисалын карап китик.

9. Абигыянең нинди авырлыклары булган?

9 Изге Язмалардагы мисал. Абигыянең Набал исемле ире булган. Изге Язмаларда ул «тупас һәм холыксыз кеше» булган дип әйтелә (1 Иш. 25:3). Андый ир белән яшәү бер дә җиңел булмагандыр. Абигыянең никахын өзәр өчен берәр мөмкинлеге булганмы? Әйе. Исраилнең булачак патшасы Давыт, үзен кимсеткәне өчен, Набалны үтерергә ниятләгәч, андый мөмкинлек туган (1 Иш. 25:9—13). Абигыя, качып китеп, Давытка Набалны үтерергә юл куя алган. Әмма ул Давытны Набалны исән калдырырга инандырган (1 Иш. 25:23—27). Ни өчен ул шулай эшләгән?

10. Абигыяне үз никахын саклап калырга, күрәсең, нәрсә дәртләндергән?

10 Абигыя Йәһвәне яраткан һәм аның никахка кагылышлы нормаларын хөрмәт иткән. Ул, һичшиксез, Йәһвәнең, беренче никахка нигез салгач, Адәм белән Хаувага әйткән сүзләрен хәтерләгәндер (Ярат. 2:24). Абигыя Йәһвәнең никахны изге дип санаганын белгән. Аллаһыны сөендерергә теләгәнгә, ул өйдәгеләрен, шул исәптән ирен, коткарган. Абигыя, тиз эш итеп, Давытны үч алудан тотып калган. Ул хәтта үзе кылмаган эшләр өчен гафу үтенергә әзер булган. Әйе, Йәһвә бу кыю, фидакарь хатынны бик яраткан. Ирләр белән хатыннар Абигыядән нәрсәгә өйрәнә ала?

11. а) Йәһвә ир белән хатыннан нәрсә көтә? (Эфеслеләргә 5:33) ә) Үз никахын саклап калырга тырышкан Карменнан нәрсәгә өйрәнеп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Сабак. Ир белән хатынга бергә яшәү авыр булса да, Йәһвә аларның никахларын саклап калуларын тели. Алар авырлыкларын хәл итәргә тырышканда һәм бер-берсенә риясыз мәхәббәт белән хөрмәт күрсәткәндә, Йәһвә бик сөенә. (Эфеслеләргә 5:33 укы.) Ка́рмен исемле апа-кардәшнең мисалын карап китик. Кияүгә чыкканына якынча алты ел үткәч, ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм суга чумдырылган. Кармен болай ди: «Бу иремә бер дә ошамады. Җыелышларга һәм вәгазьгә йөреп, ирем белән әзрәк вакыт үткәргәнгә, аның ачуы чыга иде. Ул мине кимсетте һәм ташлап китү белән янады». Моңа карамастан, Кармен, никахын саклап калыр өчен, кулыннан килгәнне эшләгән. 50 ел дәвамында ул никахында ярату һәм хөрмәт күрсәтергә тырышкан. Ул болай дип дәвам итә: «Бу еллар дәвамында мин иремнең нәрсә хис иткәнен яхшырак аңлый башладым һәм аның белән иплерәк сөйләшергә өйрәндем. Йәһвәнең никахны изге дип санаганын белгәнгә, мин никахымны саклар өчен, бар көчемне куйдым. Йәһвәне яратканга, мин беркайчан да аерылышырга теләмәдем» c. Никахыгызда авырлыклар туса, бер дә шикләнмәгез, Йәһвә сезне кайгыртыр һәм сезгә ярдәм итәр.

Абигыя, өйдәгеләрен коткарыр өчен, барысын да эшләгән. Без аңардан ничек сабак ала алабыз? (11 нче абзацны кара.)


ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛСАГЫЗ ДА, ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ КАЛЫГЫЗ

12. Җитди гөнаһ кылган кеше нинди хисләр кичерә ала?

12 Авырлык. Җитди гөнаһ кылган кешенең йөрәген чиктән тыш зур гаеп хисе телгәләргә мөмкин. Изге Язмаларда андый кешенең күңеле «үкенгән-өзгәләнгән» дип әйтелә (Зәб. 51:17). Робе́рто исемле абый-кардәш күп еллар дәвамында хезмәттәш ярдәмче булырга омтылган. Әмма, кызганычка каршы, ул җитди гөнаһ кылган һәм үзен Йәһвәгә хыянәт иткәндәй хис иткән. Ул болай ди: «Гаеп хисе күңелемә авыр йөк булып ятты. Хәтта ашказаным авырта башлады. Мин Йәһвәгә, үкереп, елый-елый дога кылдым. Йәһвәне күңелсезләндергәнгә, ул мине беркайчан да тыңларга теләмәс дип уйлый идем мин». Җитди гөнаһ кылсак, без, кулыбызны салындырып, Йәһвә безне калдырды һәм аңа хезмәт итүдән мәгънә юк дип уйлый башларга мөмкин (Зәб. 38:4). Сез дә охшаш хисләр кичерсәгез, сезгә, җитди гөнаһ кылуына карамастан, Йәһвәгә тугры булып калган Изге Язмалардагы бер кеше турында уйлану булышыр.

13. Петер нинди җитди гөнаһ кылган һәм моңа нәрсә китергән?

13 Изге Язмалардагы мисал. Гайсәнең үлеме алдындагы кичне рәсүл Петер җитди гөнаһка китерүче берничә хата ясаган. Беренчедән, Петер, үз-үзенә артык таянып, Гайсәдән бар шәкертләре ваз кичсә дә, үзе беркайчан да ваз кичмәячәк дип әйткән (Марк 14:27—29). Аннары Гитсимән бакчасында Петер, уяу булырга кирәк булганда, берничә тапкыр йоклап киткән (Марк 14:32, 37—41). Соңрак, кешеләр Гайсәне кулга алырга килгәч, Петер аны ташлап киткән (Марк 14:50). Ахыр чиктә, Петер Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкән һәм хәтта үз сүзләрен ант белән раслаган (Марк 14:66—71). Шуннан соң Петер үзен ничек хис иткән? Никадәр зур гөнаһ кылганын аңлап, Петер ачы итеп, елап җибәргән (Марк 14:72). Берничә сәгатьтән соң Гайсә җәзалап үтерелгәндә, Петернең нәрсә хис иткәнен күз алдына да китерү авыр. Ул үзен кабахәт кеше һәм бернигә дә яраксыз дип санагандыр!

14. Петергә Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам итәргә нәрсә булышкан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Моңа карамастан Петер Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән. Аңа нәрсә булышкан? Үз-үзенә йомылыр урынына, Петер кардәшләре янына барган һәм алар, һичшиксез, аны юаткан (Лүк 24:33). Өстәвенә, терелтелгән Гайсә, Петергә күренеп, күрәсең, аны дәртләндергән (Лүк 24:34; 1 Көр. 15:5). Соңрак Петерне шелтәләр урынына, Гайсә аңа тагы да җаваплырак вазифалар тапшырган (Яхъя 21:15—17). Петер, җитди гөнаһ кылганын белсә дә, үз-үзенә кул селтәмәгән. Ни өчен? Чөнки ул Хуҗасының үзенә ышанганын аңлаган. Имандашлары да Петерне ныгытып торган. Без Петернең үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Яхъя 21:15—17 дән күренгәнчә, Гайсә Петерне кире какмаган. Моны белү Петергә хезмәтен дәвам итәргә булышкан (14 нче абзацны кара.)


15. Йәһвә безне нәрсәгә ышандыра? (Зәбур 86:5; Римлыларга 8:38, 39) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Сабак. Йәһвә безне ярата һәм кичерергә әзер. Ул безнең моңа ышануыбызны тели. (Зәбур 86:5; Римлыларга 8:38, 39 укы.) Гөнаһ кылсак, без гаеп хисе сизәбез. Бу табигый да, дөрес тә. Әмма Йәһвә безне яратмый һәм беркайчан да кичермәячәк дип уйлыйсы юк. Моның урынына безгә ярдәм эзләргә кирәк. Өстәрәк искә алынган Роберто болай ди: «Үз-үземә таянганга, вәсвәсәгә очрагач, мин гөнаһ кылдым». Роберто өлкәннәрдән ярдәм эзләгән. Ул болай дип дәвам итә: «Абый-кардәшләр белән сөйләшкәндә, мин алар аша Йәһвәнең яратуын тойдым, өлкәннәрнең дә кайгыртуын сиздем. Алар Йәһвәнең мине калдырмаячагына ышандырды». Без дә гөнаһларыбыздан тәүбә итсәк, ярдәм эзләсәк һәм хаталарыбызны кабатламаска тырышсак, Йәһвәнең үзебезне яратканына һәм кичергәненә ышана алырбыз (1 Яхъя 1:8, 9). Андый ышаныч безгә, егылсак та, торып басарга булышыр.

Өлкәннәрнең үзегезгә ярдәм итәргә тырышканнарын күргәндә, сез нәрсә хис итәсез? (15 нче абзацны кара.)


16. Ни өчен сез алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәл?

16 Йәһвә безнең бу соңгы көннәрдә үзенә хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны бик кадерли. Аның ярдәме белән без, өмет өзелүгә карамастан, аңа хезмәт итә алабыз. Без кардәшләребезгә карата яратуны ныгыта һәм, алар безне рәнҗетсә дә, аларны кичерә алабыз. Никахтагы авырлыкларны хәл итәргә тырышып, без Йәһвәгә карата ярату һәм никахка хөрмәт күрсәтәбез. Әгәр гөнаһ кылсак, Йәһвәдән ярдәм эзлик. Шул чакта без аның яратуын һәм кичерүен тоеп, хезмәтебезне дәвам итә алырбыз. «Игелек эшләп, бирешмәсәк» без, һичшиксез, фатихалар урырбыз (Гәл. 6:9).

ТҮБӘНДӘГЕ ОЧРАКЛАРДА БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ НИЧЕК ТУГРЫ КАЛА АЛАБЫЗ?

  • Кардәшебез безне рәнҗетсә

  • Тормыш иптәшебез өметебезне акламаса

  • Җитди гөнаһ кылсак

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

a Кайбер исемнән үзгәртелгән.

b Аллаһы Сүзендә аерым яшәү хупланмый һәм аерым яшәгән ир һәм хатынның яңа никахка керергә хокуклары юк дип әйтелә. Әмма кайбер җитди очракларда мәсихчегә аерым яшәргә туры килер. «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның «Аерым яшәү» дигән 4 нче аңлатмасын карагыз.

c Тагын бер мисал турында белер өчен, jw.org сайтында «Ясалма тынычлык сезне алдамасын! (Даррел һәм Дебора Фрисингер)» дигән видеоны карагыз.