Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының Сүзе нигезендә оештырылган халык

Аллаһының Сүзе нигезендә оештырылган халык

«Йәһвә үз зирәклеге белән җиргә нигез салган. Үткен акылы ярдәмендә күкләрне нык урнаштырган» (ГЫЙБ. СҮЗ. 3:19).

ҖЫРЛАР: 6, 24

1, 2. а) Кайберәүләр Аллаһының оешмасы бар дигән фикергә ничек карый? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

АЛЛАҺЫНЫҢ оешмасы бармы? Кайберәүләр: «Безгә юнәлеш биргән оешмага без мохтаҗ түгел. Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләрнең булуы да җитә»,— дип әйтергә мөмкин. Әмма мондый караш дөресме? Фактлар ни сөйли?

2 Бу мәкаләдә без Йәһвәнең тәртип Аллаһысы һәм тиңсез Оештыручы булганын раслаган кайбер дәлилләрне карап чыгарбыз. Без шулай ук Йәһвәнең оешмасы тарафыннан бирелгән җитәкчелеккә ничек карарга тиеш икәнебезне күрербез (1 Көр. 14:33, 40). Б. э. I гасырында Аллаһы Сүзендәге күрсәтмәләр Йәһвә оешмасының җирдәге өлешенә яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен киң колач җәеп башкарырга ярдәм иткән. Безнең көннәрдә дә шулай кала бирә. Изге Язмаларга таянып эш иткәнгә һәм оешмабыз биргән күрсәтмәләрне үтәгәнгә, безнең бөтен җыелышларыбызда бердәмлек хөкем сөрә.

ЙӘҺВӘ — ТИҢСЕЗ ОЕШТЫРУЧЫ

3. Йәһвәнең тиңсез Оештыручы булганына сине нәрсә ышандыра?

3 Аллаһының барлык иҗади эшләре аның тиңсез Оештыручы булуын раслый. «Йәһвә үз зирәклеге белән җиргә нигез салган,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Үткен акылы ярдәмендә күкләрне нык урнаштырган» (Гыйб. сүз. 3:19). Безгә «[Аллаһы] юлларының кырыйлары гына» билгеле, һәм «Аның турында пышылдау гына ишетелә» (Әюп 26:14). Планеталар, йолдызлар һәм галактикалар турында без әллә ни күп белмибездер, шулай да белгәннәребез безне шушы күк җисемнәренең гаҗәеп итеп оештырылганын танырга дәртләндерә (Зәб. 8:3, 4). Галактикалар миллионлаган йолдызлардан тора һәм аларның барысы да Галәм киңлекләрендә тәртипле рәвештә хәрәкәт итә. Кояш системабыздагы планеталар Кояш тирәли үз орбиталары буенча әйләнеп йөри, әйтерсең лә, алар юл йөрү кагыйдәләренә буйсына! Галәмдә ачык күзәтелгән таң калырлык тәртип җир белән күкне «оста итеп булдырган» Йәһвә безнең мактавыбызга, тугрылыгыбызга һәм гыйбадәт кылуыбызга лаек икәнен аңларга булыша (Зәб. 136:1, 5—9).

4. Ни өчен фән күп кенә сорауларга җавап бирә алмый?

4 Фән ярдәмендә безгә Галәм һәм Йортыбыз турында күп нәрсә ачылды. Фәнни ачылышлар тормышыбызны яхшыртты. Әмма фән җавап бирә алмаган күп кенә сораулар кала бирә. Мәсәлән, астрономнар Галәмнең ничек итеп барлыкка килгәнен яки Җир планетасы ни өчен төрле-төрле тереклеккә һәм яшәү формаларына бай булганын төгәл әйтеп бирә алмый. Шулай ук күпләр ни өчен кеше күңелендә мәңге яшәү теләге барлыгын да берничек тә аңлата алмый (Вәг. 3:11). Ни өчен соң күп кенә мөһим сораулар җавапсыз кала? Моның сәбәбе, өлешчә, күп кенә галимнәрнең һәм башка кешеләрнең Аллаһының барлыгына ышанмаулары һәм эволюция теориясе яклы булулары. Ләкин үзенең Сүзендә Йәһвә төрле җирләрдә яшәгән кешеләрне озак аптыраткан сорауларга җавап бирә.

5. Табигать законнарына бәйле булуыбыз нәрсәдән күренә?

5 Без Йәһвә урнаштырган үзгәрмәс һәм какшамас табигать законнарына бәйлебез. Электриклар, водопроводчылар, инженерлар, пилотлар һәм хирурглар — барысының да эшләре шул законнарга бәйләнешле. Әйтик, хирург кеше анатомиясе күбесенчә бертөрле дигән фактны таный. Шуңа күрә аңа пациентларның йөрәкләре кайда икәнлеген эзлисе юк. Безнең барыбыз да табигать законнарын исәпкә алып эш итә. Гравитация законын санга сукмасак, хәтта тормышыбызны югалтуыбыз бар!

АЛЛАҺЫ ТАРАФЫННАН ОЕШТЫРЫЛГАН ХАЛЫК

6. Ни өчен Йәһвә үз халкының оештырылган булуын тели?

6 Чыннан да, Галәм гаҗәеп итеп оештырылган. Шуңа күрә Йәһвә үз халкының үзенә яхшы оештырылган рәвештә хезмәт итүен тели. Шул сәбәптән Аллаһы безнең өчен җитәкчелек булып торган Изге Язмаларны иңдергән. Аллаһы оешмасы аша бирелгән җитәкчелек һәм Аның нормалары булмаган булса, кайгы-хәсрәттән башыбыз чыкмас иде.

7. Изге Язмаларның бик яхшы оешкан китап булуы нәрсәдән күренә?

7 Изге Язмалар бер-берсе белән бәйле булмаган еврей һәм мәсихче әдәби әсәрләренең җыелмасы гына түгел. Ул — бик яхшы оешкан китап һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган җәүһәр. Изге Язмаларның аерым китаплары бер-берсе белән бәйле. Яратылыштан алып Ачылышка кадәр Изге Язмалар буенча кызыл җеп булып үткән төп тема — Йәһвә хакимлеген аклау һәм аның җиргә карата ниятенең вәгъдә ителгән «токым», ягъни Мәсих идарәсендәге Патшалык аша үтәлүе. (Яратылыш 3:15; Маттай 6:10; Ачылыш 11:15 укы.)

8. Ни өчен исраиллеләр яхшы оештырылган халык булган дип әйтеп була?

8 Борынгы Исраил халкы үрнәк булырлык итеп оештырылган халык булган. Мәсәлән, кайбер хатын-кызлар «очрашу чатырының керү урыны янында хезмәт итү өчен билгеләнгән» булган (Чыг. 38:8). Исраил лагере һәм изге чатыр оештырылган рәвештә күчереп йөртелгән. Соңрак Давыт патша левилеләр белән руханиларны төркемнәргә оештырган (1 Елъ. 23:1—6; 24:1—3). Йәһвәгә күндәм булганда, Исраил җәмгыятендә тәртип, тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөргән (Кан. 11:26, 27; 28:1—14).

9. Беренче гасырдагы җыелышларның яхшы оештырылган булуы нәрсәдән күренә?

9 Беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышы да яхшы оештырылган булган. Кирәкле җитәкчелек җитәкче советтан бирелгән. Баштарак ул рәсүлләрдән торган (Рәс. 6:1—6). Соңрак җитәкче советка башка абый-кардәшләр дә кушылган (Рәс. 15:6). Киңәшләр һәм күрсәтмәләр шулай ук Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатлар аша бирелгән. Шул хатларны җитәкче совет әгъзалары я алар белән тыгыз элемтәдә торган ир-атлар язган (1 Тим. 3:1—13; Тит. 1:5—9). Җитәкче совет тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрне үтәү җыелышларга нинди файда китергән?

10. Беренче гасырдагы җыелышлар җитәкче советның карарлары буенча эш иткәндә, моның нәтиҗәсе нинди булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Рәсүлләр 16:4, 5 укы. Җитәкче совет исеменнән җыелышларга килеп киткән абый-кардәшләр «Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр кабул иткән карарларны» имандашларына җиткергән. Нәтиҗәдә, җыелышлар, шул карарлар буенча эш итеп, иманда ныгыган һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барган. Безнең көннәрдәге Аллаһының оешмасы турында әйткәндә, Изге Язмаларда язылган шушы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнеп була?

СЕЗ БИРЕЛГӘН ҖИТӘКЧЕЛЕК БУЕНЧА ЭШ ИТӘСЕЗМЕ?

11. Җаваплы кардәшләр Аллаһы оешмасы тарафыннан бирелгән җитәкчелеккә ничек карарга тиеш?

11 Филиал комитеты я ил комитеты әгъзалары, район күзәтчеләре һәм җыелыш өлкәннәре Аллаһы оешмасы тарафыннан бирелгән җитәкчелекне алганда, нәрсә эшләргә тиеш? Үзенең Сүзендә Йәһвә һәммәбезгә дә тыңлаучан һәм буйсынучан булырга куша (Кан. 30:16; Евр. 13:7, 17). Тәнкыйтьчел караш я фетнәчел рух Аллаһы оешмасында һич тә булырга тиеш түгел, чөнки бу җыелышларыбызда хөкем сөргән яратуны, тынычлыкны һәм бердәмлекне җимерә ала. Әлбәттә, бер мәсихче дә, Диатрифис кебек, хөрмәтсезлек күрсәтергә һәм фетнәчел рух чагылдырырга теләмәс иде. (3 Яхъя 9, 10 укы.) Үз-үзебезгә мондый сораулар бирү яхшы булыр иде: «Мин тирә-ягымда булганнарның рухилыгына уңай яктан тәэсир итәргә тырышаммы? Җаваплы абый-кардәшләрнең күрсәтмәләрен мин шунда ук үтимме һәм үз гамәлләрем белән аларга булышлык итәмме?»

12. Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр ничек итеп билгеләнә?

12 Җитәкче советның күптән түгел генә кабул иткән карарларның берсенә игътибар итик. 2014 елның 15 ноябрь санындагы «Күзәтү манарасы»нда «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләдә өлкәннәрнең һәм хезмәттәш ярдәмчеләренең билгеләнүенә кагылышлы үзгәрешләр турында язылган иде. Мәкаләдә әйтелгәнчә, беренче гасырда җитәкче совет күчеп йөрүче күзәтчеләргә абый-кардәшләрне билгеләргә вәкаләт биргән булган. Шушы үрнәк буенча, 2014 елның 1 сентябреннән башлап өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне район күзәтчеләре билгели. Район күзәтчесе тәкъдим ителгән абый-кардәш белән якынрак танышырга һәм аның белән, мөмкин булса, вәгазьгә барырга тырыша. Ул шулай ук аның гаиләсе белән дә таныша (1 Тим. 3:4, 5). Өлкәннәр советы район күзәтчесе белән бергә хезмәттәш ярдәмчеләргә һәм өлкәннәргә кагылышлы Изге Язмалардагы таләпләрне җентекләп карап чыга (1 Тим. 3:1—10, 12, 13; 1 Пет. 5:1—3).

13. Без өлкәннәрнең карарларына буйсынуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

13 Безгә өлкәннәрнең Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелегенә күндәм булырга кирәк. Йәһвә оешмасындагы бу тугры көтүчеләр Аллаһы Сүзендәге «файдалы күрсәтмәләргә» таянып эш итә (1 Тим. 6:3). Паулның җыелышта тәртип бозучыларга карата биргән киңәшен исебезгә төшерик. Ул язганча, кайберәүләр һич тә эшләмәгән, кеше эшенә тыкшынып кына йөргән. Өлкәннәр аларны төзәтергә тырышкан, әмма алар үзгәрергә теләмәгән. Җыелыш алар белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш булган? Рәсүл Паул андый кеше белән аралашмаска һәм аны кисәтү астында тотарга кушкан. Әмма шул ук вакытта үзләрен андый кеше белән дошманнарча тотмаска киңәш иткән (2 Тис. 3:11—15). Бүген җыелышта берәрсе башкаларга йога алган начар тәртибен үзгәртергә теләмәсә, мәсәлән, Йәһвә Шаһите булмаган кеше белән йөрешсә, өлкәннәр җыелышта кисәтү нотыгы яңгырарга тиеш дигән карарга килергә мөмкин (1 Көр. 7:39). Җыелышыгызда шундый нотык яңгыраса, сез ничек эш итәрсез? Нотыкта кем турында сүз барганын аңласагыз, сез шул кеше белән якын аралашмаска тырышырсызмы? Шулай итеп күрсәтелгән кайгыртуыгыз һәм какшамас булуыгыз, бәлки, кешене үз тәртибен үзгәртергә дәртләндерер [1].

ЧИСТАЛЫК, ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ БЕРДӘМЛЕКНЕ САКЛАГЫЗ

14. Без җыелыштагы рухи чисталыкны ничек саклый алабыз?

14 Изге Язмалардагы күрсәтмәләр буенча эш итеп, без җыелыштагы рухи чисталыкны саклауга үз өлешебезне кертәбез. Борынгы Көринт җыелышында булган бер хәлгә тукталып үтик. Паул бар көчен куеп шул шәһәрдә вәгазьләгән һәм «изге булырга чакырылган» имандашларын ихлас яраткан (1 Көр. 1:1, 2). Әмма Паулга андагы кардәшләрнең фәхешлеккә бармак аша караганнары билгеле булгач, аларга бу хәлне төзәтергә кирәклеге турында язу никадәр авыр булганын күз алдына гына китерегез! Паул өлкәннәргә шул бозык кешене Шайтанга тапшырырга, башкача әйткәндә, җыелыштан чыгарырга кушкан. Чисталык хакына өлкәннәргә җыелышны «ачыткыдан» арындырырга кирәк булган (1 Көр. 5:1, 5—7, 12). Өлкәннәрнең тәүбә итмәгән кешене җыелыштан чыгару турындагы карарына буйсынганда, без җыелышта чисталыкны сакларга булышырбыз һәм, бәлки, аны, тәүбәгә килеп, Йәһвәнең кичерүен эзләргә этәрербез.

15. Без җыелышта тынычлыкны ничек саклый алабыз?

15 Көринттә игътибарсыз калдырырга ярамаган тагын бер мәсьәлә булган. Кайбер кардәшләр үз имандашларын судка биргән. Паул аларга мондый айныткыч сорау биргән: «Ни өчен сезгә рәнҗетелгән булып калмаска?» (1 Көр. 6:1—8) Бүген дә андый хәлләр булгалый. Кайчак кардәшләр арасындагы үзара тынычлык зур матди югалтуларга китергән бизнес эшләренең уңышсызлыкка очравы я, бәлки, бер-берсен алдашуда гаепләве аркасында җимерелә. Андый очракларда кайберәүләр үз кардәшләрен судка биргән, әмма Изге Язмалар Аллаһының исеменә тап төшергәнче я җыелыштагы тынычлыкны бозганчы, матди югалтуларга дучар булу күпкә хәерлерәк икәнен күрергә булыша [2]. Җитди мәсьәләләрне һәм бәхәсләрне чишәр өчен, без Гайсәнең киңәшләре буенча эш итәргә тиеш. (Маттай 5:23, 24; 18:15—17 укы.) Шулай эшләп, без рухи гаиләбездә кыйммәтле бердәмлекне сакларбыз.

16. Ни өчен Аллаһы халкы арасында бердәмлек хөкем сөрә?

16 Йәһвәнең Сүзеннән күренгәнчә, безгә аның халкы арасында хөкем сөргән бердәмлекнең сәбәбе яхшы билгеле. Мәдхия җырлаучы: «Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве шундый яхшы һәм шундый күңелле!» — дип җырлаган (Зәб. 133:1). Йәһвәгә тыңлаучан булганда, исраиллеләр оештырылган һәм бердәм халык булып торган. Үз халкының киләчәге турында Аллаһы болай дигән: «Мин аларны сарыкларны утарда җыйгандай... бердәм итәрмен» (Мик. 2:12). Ә Сафуния пәйгамбәр аша Йәһвә болай дип әйткән булган: «Мин халыкларның телен, аларның барысы Йәһвә исемен чакырсын өчен һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен [яки «бердәмлектә гыйбадәт кылсын», иск.] өчен, саф телгә алмаштырырмын» (Саф. 3:9). Бердәмлектә гыйбадәт кылу мөмкинлеге өчен без Йәһвәгә шундый рәхмәтлебез!

Өлкәннәр ялгыш адым ясаган кешегә рухи яктан ярдәм итәргә тырыша (17 нче абзацны кара.)

17. Берәрсе җитди гөнаһ кылганда, җыелыштагы бердәмлек белән чисталык хакына өлкәннәр нәрсә эшләргә тиеш?

17 Җыелыштагы бердәмлек белән чисталыкны саклар өчен, өлкәннәр, җитди гөнаһ кылу очраклары булган чакта, аларны бик тиз арада карап чыгып, ярату белән хәл итәргә тиеш. Паулга Аллаһының, кешедән аермалы буларак, хисләргә бирелеп эш итмәгәне һәм ярамаган эшкә күз йоммаганы яхшы билгеле булган (Гыйб. сүз. 15:3). Шуңа күрә Паул көринтлеләргә җитди, әмма шул ук вакытта җылы эчтәлекле беренче хатын язарга тартынып тормаган. Аның берничә айдан соң язган икенче хатыннан күренгәнчә, өлкәннәр рәсүлнең киңәшләренә колак салып, тиешле чаралар күргән. Әгәр дә мәсихче үзе дә абайламыйча ялгыш адым ясаса, җаваплы абый-кардәшләр үзләрен «юаш тотып», аны төзәтергә тырышырга тиеш (Гәл. 6:1).

18. а) Аллаһы Сүзендәге киңәшләр беренче гасырдагы җыелышларга ничек булышкан? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Әле карап чыкканнардан ачык күренгәнчә, Изге Язмалардагы Аллаһы тарафыннан рухландырылган киңәшләр борынгы Көринттә һәм башка җирләрдә яшәгән мәсихчеләргә үз җыелышларында чисталык, тынычлык һәм бердәмлекне сакларга булышкан (1 Көр. 1:10; Эфес. 4:11—13; 1 Пет. 3:8). Нәтиҗәдә, ул вакыттагы кардәшләребез хезмәттә күп нәрсәгә ирешә алган. Шуңа күрә Паул яхшы хәбәр «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән» дип әйтә алган (Көл. 1:23). Бүген вәгазь эшчәнлеген алып барган оешманың әгъзалары бар тырышлыкларын куеп, бөтен җир буенча кешеләргә Аллаһының гаҗәеп ниятләре турында сөйли. Киләсе мәкаләдә без Изге Язмаларны кадерләгәнебезне һәм Аллаһы Тәгалә Йәһвәгә дан-хөрмәт китерергә тәвәккәл булганыбызны күрсәткән кайбер дәлилләргә игътибар итәрбез (Зәб. 71:15, 16).

^ [1] (13 нче абзац) «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 134—136 нчы битләрен кара.

^ [2] (15 нче абзац) Мәсихченең нинди очракларда имандашына каршы юридик чаралар кулланырга карар итә алганы турында күбрәк белер өчен «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 223 нче битен, шул исәптән искәрмәне дә кара.