Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвә Сүзен кадерлисезме?

Сез Йәһвә Сүзен кадерлисезме?

«Сез бездән Аллаһы сүзен ишеткәч, аны... Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез (ул чыннан да Аллаһы сүзе бит)» (1 ТИС. 2:13).

ҖЫРЛАР: 44, 40

1—3. Әүдия белән Синтиһия арасында нәрсә килеп чыккан? Андый проблемаларны ничек булдырмаска? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЙӘҺВӘНЕҢ хезмәтчеләре аның изге Сүзен — Изге Язмаларны бик кадерли. Камилсез кешеләр буларак, безнең барыбызга да вакыт-вакыт Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирелеп тора. Без моңа ничек карыйбыз? Беренче гасырда яшәгән Әүдия белән Синтиһия исемле мәсихче хатыннарның мисалларын карап чыгыйк. Шушы майланган ике апа-кардәшнең мөнәсәбәтләрендә җитди проблемалар туган. Нәрсә аркасында? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми. Әмма моның ничек була алганын күз алдыбызга китерик.

2 Әүдия сый хәзерләп, берничә абый һәм апа-кардәшне кунакка чакырган. Синтиһияне исә чакырмаганнар. Соңрак Синтиһия башкалардан аларның күңелле итеп вакыт үткәргәннәре турында ишеткән. Шунда ул: «Әүдия мине кунакка чакырмый калды! Ничек шулай?! Без бит аның белән иң якын дуслар!» — дип зарланган. Моны үзенә хыянәт итү дип санап, Синтиһия Әүдиягә шик белән һәм хәтта кырын карый башлаган. Җавап итеп Синтиһия дә кунак җыеп, шул ук кардәшләрне чакырган, ә менә Әүдияне чакырмаган. Әүдия белән Синтиһия арасында туган киеренкелек җыелыштагы тынычлыкны боза алган. Изге Язмаларда моның нәрсә белән булып беткәне турында әйтелми, әмма бу апа-кардәшләр, күрәсең, рәсүл Паулның яратудан чыгып бирелгән киңәшенә колак салган (Флп. 4:2, 3).

3 Бүген дә җыелышларыбызда Йәһвә хезмәтчеләре арасында кайчак шундыйрак хәлләр килеп чыга. Әмма Аллаһы Сүзе Изге Язмаларда язылган киңәшләрне куллану андый проблемаларны хәл итәргә я хәтта аларның тууын булдырмаска ярдәм итә ала. Йәһвәнең Сүзен кадерләсәк, без аның күрсәтмәләре буенча яшәячәкбез (Зәб. 27:11).

АЛЛАҺЫ СҮЗЕ ҺӘМ ХИС-ТОЙГЫЛАРЫБЫЗ

4, 5. Аллаһы Сүзендә хис-тойгыларыбызны тезгендә тотуга кагылышлы нинди киңәшләр бар?

4 Рәнҗетерлек сүзләр ишеткәндә я гаделсез мөгамәлә кичергәндә, хис-тойгыларыбызны тезгенләү бер дә җиңел түгелдер. Килеп чыгышыбыз, тән төсебез я башка төрле тышкы үзенчәлекләребез аркасында начар мөгамәләгә дучар булу күңелебездә авыр тойгылар уятырга мөмкин. Әмма моның сәбәпчесе имандашыбыз булса, бу тагы да күбрәк әрнү китерә! Камилсез кешенең тотышындагы шушы шыксызлыгы чагылганда, Аллаһы Сүзендәге нинди киңәшләр безгә ярдәм итәр?

5 Кешеләрне барлыкка китерүеннән бирле Йәһвә аларның үзара мөнәсәбәтләрен күзәтә. Ул безнең хис-тойгыларыбызны һәм эш-гамәлләребезне күреп тора. Тискәре уй-тойгыларның нәтиҗәсе соңрак үкенерлек сүзләр я эшләр булырга мөмкин. Хис-тойгыларны тезгенлектә тотуга кагылышлы Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану ничек акыллы! (Гыйбрәтле сүзләр 16:32; Вәгазьче 7:9 укы.) Әлбәттә, безнең һәрберебезгә дә хисләргә тиз бирелмәс өчен һәм башкаларны ихлас күңелдән кичерер өчен тырышлыклар куярга кирәк. Йәһвә һәм Гайсә кичерү мәсьәләсенә бик җитди карый (Мат. 6:14, 15). Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Башкаларны ихлас күңелдән кичерү һәм хис-тойгыларымны тезгенлектә тоту миңа җиңел биреләме? Бу яктан миңа тырышлыклар куярга кирәкме?»

6. Хис-тойгыларыбызга хуҗа булмасак, нәрсә булуы ихтимал?

6 Үз хисләренә хуҗа була алмаган кеше, гадәттә, ачулы булып китә. Нәтиҗәдә башкаларның андый кешедән читләшә башлавы бар. Ачулы булып киткән кешенең тәртибе җыелышка начар йогынты ясарга мөмкин. Ул үз ачуын я хәтта нәфрәтен яшерергә тырышса да, күңелендә оялаган тискәре уй-ниятләре ахыр чиктә «җыелышта фаш ителәчәк» (Гыйб. сүз. 26:24—26). Өлкәннәр андый кешегә ачу, нәфрәт һәм үпкә саклау Аллаһы халкы арасында булырга тиеш түгеллеген аңларга ярдәм итәргә тырышыр. Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвәнең андый хисләргә карата карашы ап-ачык (Лев. 19:17, 18; Рим. 3:11—18). Сез анда әйтелгәннәр белән ризамы?

БЕЗНЕ ЙӘҺВӘ ҖИТӘКЛӘП БАРГАНЫН ОНЫТМЫЙК

7, 8. а) Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлеше белән ничек җитәкчелек итә? ә) Аллаһы Сүзендә нинди күрсәтмәләр бар, һәм ни өчен без аларны үтәргә тиеш?

7 Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлешендә хезмәт иткән хезмәтчеләренә җитәкчелек бирә һәм аларны рухи яктан туендыра. Ул моны «җыелышның башы» Мәсих җитәкчелегендәге «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша башкара (Мат. 24:45—47; Эфес. 5:23). Беренче гасырдагы җитәкче совет кебек, бу хезмәтче Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзне, ягъни хәбәрне кабул итеп, аны бик кадерли. (1 Тисалуникәлеләргә 2:13 укы.) Изге Язмаларда безгә файда китергән күп кенә күрсәтмәләр бар. Әйдәгез, аларның кайберләренә күз салыйк.

8 Мәсәлән, Изге Язмалар безгә җыелыш очрашуларын калдырмаска куша (Евр. 10:24, 25). Хак тәгълиматларны тотуда бердәмлек сакларга өнди (1 Көр. 1:10). Аллаһы Сүзе шулай ук безне Патшалык эшләрен тормышыбызда беренче урынга куеп яшәргә дәртләндерә (Мат. 6:33). Моннан тыш, Изге Язмалардан күренгәнчә, өйдән өйгә йөреп вәгазьләү, җәмәгать урыннарында һәм очраклы вәгазьләү безнең бурычыбыз (Мат. 28:19, 20; Рәс. 5:42; 17:17; 20:20). Аллаһы Сүзе мәсихче өлкәннәргә җыелышларда рухи чисталыкны саклау буенча җитәкчелек бирә (1 Көр. 5:1—5, 13; 1 Тим. 5:19—21). Һәм тагын Йәһвәнең оешмасында булган һәр кеше физик һәм рухи чисталыкны сакларга бурычлы (2 Көр. 7:1).

9. Аллаһы Сүзен аңларга ярдәм иткән бердәнбер канал нинди?

9 Кайберәүләр уйлаганча, алар үзләре Изге Язмаларны аңлатырга сәләтле. Әмма рухи ризыкны өләшү эшенә Гайсә ышанычлы хезмәтчене билгеләгән. 1919 елдан алып данлыклы Гайсә Мәсих шул хезмәтчене кулланып, үз шәкертләренә Аллаһының Сүзен аңларга һәм андагы күрсәтмәләр буенча эш итәргә булыша. Изге Язмалардагы күрсәтмәләр буенча эш итеп, без җыелышта чисталык, тынычлык һәм бердәмлекне саклыйбыз. Һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Мин Гайсә бүген кулланган хезмәтченең җитәкчелеге буенча эш итәмме?»

ЙӘҺВӘНЕҢ АРБАСЫ ҺӘРВАКЫТ ХӘРӘКӘТТӘ!

10. Йәзәкил китабында Йәһвә оешмасының күктәге өлеше ничек тасвирланган?

10 Изге Язмалар аша без Йәһвә оешмасының күктәге өлеше белән танышабыз. Мәсәлән, Йәзәкил пәйгамбәргә бирелгән күренештә Аллаһы оешмасының күктәге өлеше арба белән тасвирланган булган (Йәз. 1:4—28). Бу арба белән Йәһвә идарә итә, һәм Ул аны үз рухы ярдәмендә алып бара. Аллаһы оешмасының күктәге өлеше исә, үз чиратында, аның җирдәге өлешен җитәкли. Бу арба һәрвакыт хәрәкәттә! Соңгы ун ел эчендә оешмабызда булган күп кенә үзгәрешләрне генә исебезгә төшерик. Бар шушы үзгәрешләр Йәһвә җитәкчелеге буенча башкарылганын онытмыйк. Әйе, Йәһвәнең арбасы зур тизлек белән алга чаба: тиздән Гайсә Мәсих белән изге фәрештәләр бу явыз дөньяны юк итәчәк. Шулай итеп, Аллаһының хакимлеге акланган булачак, ә исеме изге ителәчәк!

Төзелешләрдә армый-талмый эшләгән ирекле хезмәтчеләргә без бик рәхмәтле! (11 нче абзацны кара.)

11, 12. Йәһвәнең оешмасы нинди эшләр башкара?

11 Аллаһының оешмасы шушы соңгы көннәрдә ниләр башкарганын карап чыгыйк. Төзелешләр. Йөзләгән эшчеләр бар көчләрен куеп Йәһвә Шаһитләренең Уорвиктагы (Нью-Йорк штаты, АКШ) яңа төп идарәнең төзелешендә катнаша. Бөтендөнья төзү-проектлаштыру бүлеге җитәкчелеге астында меңләгән тырыш ирекле хезмәтче бөтендөнья буенча яңа Патшалык Залларын төзи һәм филиалларны киңәйтә. Андый төзелешләрдә армый-талмый катнашкан ирекле хезмәтчеләргә без шундый рәхмәтле! Онытмагыз, Йәһвә бөтен дөнья буенча Патшалык вәгазьчеләрен басынкылык һәм тугрылык күрсәтеп, шундый эшләрдә кулдан килгәнчә матди яктан булышлык иткәннәре өчен фатихаламый калмый (Лүк 21:1—4).

12 Уку-өйрәтү. Йәһвә безне күптөрле теократик мәктәпләр аша өйрәтә (Ишаг. 2:2, 3). Уку-өйрәтүләр мондый мәктәпләребездә үтә: Пионерлар мәктәбе, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе, Гилад мәктәбе, Яңа бәйтелчеләр өчен мәктәп, Район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары өчен мәктәп, Җыелыш өлкәннәре өчен мәктәп, Изге хезмәт мәктәбе һәм Филиал комитеты әгъзалары һәм аларның хатыннары өчен мәктәп. Әйе, Йәһвә үз халкын ярата! Изге Язмалардагы белемнәргә ия булырга безгә шулай ук сайтыбыз да ярдәм итә. Андагы әдәбият йөзләгән телгә тәрҗемә ителгән. Сайтта балалар һәм гаиләләр өчен махсус бүлекчәләр бар. Шулай ук кайбер телләрдә аерым бүлекчәдә яңалыкларны укып була. Сез хезмәттә һәм гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында сайтыбызны кулланасызмы?

ЙӘҺВӘГӘ ҺӘМ АНЫҢ ОЕШМАСЫНА ТУГРЫ БУЛЫГЫЗ

13. Безнең Йәһвә алдында нинди җаваплылыгыбыз бар?

13 Йәһвә оешмасының әгъзасы булу — зур хөрмәт! Аллаһының таләпләрен һәм нормаларын белгәнгә, без дөрес булганны эшләргә һәм аның хакимлеге яклы булырга тиешле. Бу дөнья азгынлык баткагына тагы да тирәнрәк бата барса да, без, Йәһвә кебек, яманлыкны нәфрәт итәргә тиеш (Зәб. 97:10). Без «яхшыны яман дип, яманны яхшы дип әйтүчеләргә» кушылмыйбыз (Ишаг. 5:20). Аллаһының күңелен табарга теләгәнгә, без физик, әхлакый һәм рухи яктан саф булып калырга тырышабыз (1 Көр. 6:9—11). Без Йәһвәне яратабыз һәм тулысынча аңа таянабыз; аның Сүзендә ачыктан-ачык язылган нормалары буенча яшәп, аңа үз тугрылыгыбызны күрсәтәбез. Кайда гына булсак та — өйдә, җыелышта, эштә я мәктәптәме — без бар тырышлыкларыбызны куеп, шушы нормалар буенча эш итәргә тырышабыз (Гыйб. сүз. 15:3). Аллаһыга тугрылыгыбызны күрсәтеп булган башка якларга да игътибар итик.

14. Мәсихче ата-аналар Аллаһыга тугры булуларын ничек күрсәтә ала?

14 Бала тәрбияләү. Мәсихче ата-аналар балаларын Йәһвәнең Сүзе буенча тәрбияләп, Аңа тугры булганнарын күрсәтә. Бала тәрбияләү мәсьәләсендә җирле гореф-гадәтләр йогынтысына бирелмәс өчен, аларга сак булырга кирәк. Бу дөньяның рухы мәсихче гаиләдә чагылырга тиеш түгел (Эфес. 2:2). Суга чумдырылган мәсихче ата: «Илебездә балаларны хатыннар тәрбияли»,— дип уйламаячак. Изге Язмаларда акка кара белән: «Аталар, балаларыгызны... Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп [күрсәтмәләр биреп; җитәкчелек биреп] акылга өйрәтегез»,— дип язылган (Эфес. 6:4; иск.). Мәсихче ата-аналар балаларының, Ишмуилга охшаш булып, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия булуларын тели (1 Иш. 3:19).

15. Мөһим карарлар кабул иткәндә, Йәһвәгә тугры булуыбызны ничек күрсәтергә?

15 Карарлар кабул итү. Тормышта мөһим карарлар кабул иткәндә Аллаһыга тугры булуыбызны күрсәткән юлларның берсе — аның Сүзеннән һәм оешмасыннан ярдәм эзләү. Моның мөһимлеген күп кенә ата-аналар белән булган бер четерекле хәлдән күреп була. Башка илдән күченеп килгән кайбер иммигрантлар өчен яңа туган балаларын үз илләрендәге туганнарына җибәрү гадәти хәл булып тора. Моны алар чит илдә акча эшләр өчен эшли. Әлбәттә, бу шәхси карар, әмма без Аллаһы каршында кабул иткән карарларыбыз өчен җаваплы булганыбызны исебездә тотарга тиеш. (Римлыларга 14:12 укы.) Гаилә һәм эш белән бәйле мөһим карарлар кабул иткәнче Изге Язмалардан файдалы киңәшләрне эзләп табу акыллы булмас идеме? Әлбәттә, акыллы булыр иде! Без күктәге Атабызның ярдәменә мохтаҗбыз, чөнки үз адымнарыбызга юнәлеш бирә алмыйбыз (Ирмия 10:23).

16. Бер хатынга баласы тугач, нинди сайлау ясарга кирәк булган, һәм дөрес карар кабул итәргә аңа нәрсә ярдәм иткән?

16 Бер ирле-хатынлының, чит илгә килеп урнашкач, уллары туган, һәм алар аны үзләренең туган илләренә, ата-аналарына җибәрергә булган. Шул вакыттарак хатыны бер Йәһвә Шаһите белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул рухи уңышлар ясаган һәм баласын Йәһвә хезмәтчесе итеп тәрбияләү җаваплылыгы үз өстендә булганын аңлаган (Зәб. 127:3; Гыйб. сүз. 22:6). Изге Язмаларда әйтелгәнчә эш итеп, ул Йәһвәгә күңелен бушаткан (Зәб. 62:7, 8). Ул шулай ук үз борчуларын үзе белән өйрәнү үткәргән апа-кардәшкә сөйләгән һәм җыелыштагы башка кардәшләр белән сөйләшкән. Туганнар һәм дуслар баланы әби-бабасына җибәрергә кыстап, басым ясаса да, ул алай эшләү дөрес түгел дигән нәтиҗәгә килгән. Аның ире, кардәшләрнең хатынына һәм баласына ничек итеп ярдәм иткәннәрен күреп, шулкадәр таң калган ки, хәтта Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм гаиләсе белән бергә җыелыш очрашуларына йөри башлаган. Бу хатын Йәһвәнең эчкерсез догасына җавап биргәнен күргәч, нинди шатлык кичергәнен күз алдына гына китерегез!

17. Безгә Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә кагылышлы нинди киңәшләр бирелә?

17 Бирелгән җитәкчелек буенча эш итү. Аллаһының оешмасы аша бирелгән җитәкчелек буенча эш итеп, без Йәһвәгә тугры булуыбызны күрсәтәбез. Безгә төрле киңәшләр бирелә. Мисал итеп Изге Язмаларны өйрәнүчеләребезгә кагылышлы киңәшләрне алыйк. Өйрәнү өчен төп корал буенча үткәрелгән һәр өйрәнүдән соң безгә кешене оешмабыз белән таныштырыр өчен берничә минут бүлеп куярга киңәш ителгән иде. Бу яктан «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеоролик һәм «Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән брошюра ярдәм итә. Шулай ук рухи уңышлар ясаган өйрәнүче белән төп басманы тәмамлагач, аның белән «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китап буенча өйрәнүне (ул инде хәтта суга чумдырылган вәгазьче булса да) дәвам итәргә киңәш ителгән иде. Оешмабыз андый киңәшләрне яңа шәкертләр «иманда тотрыклы» булсын өчен бирә (Көл. 2:7). Сез Йәһвә оешмасы тарафыннан бирелгән киңәшләрне кулланасызмы?

18, 19. Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен нинди сәбәпләр бар?

18 Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен сәбәпләр бик күп! Без аңа тормышыбыз белән бурычлы, чөнки аның ярдәмендә без «хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (Рәс. 17:27, 28). Ул безгә бәясез бүләк — үзенең Сүзе Изге Язмаларны биргән! Без, Тисалуникәдәге мәсихчеләр кебек, Аллаһыдан бирелгән хәбәргә бик рәхмәтлебез (1 Тис. 2:13).

19 Аллаһы Сүзе ярдәмендә без Йәһвәгә якынлаштык, ә ул безгә якынлашты (Ягък. 4:8). Күктәге Атабыз безне үз оешмасының әгъзалары итеп, безгә зур хөрмәт күрсәтте. Мул фатихалары өчен без аңа шундый рәхмәтле! Безнең күңелебез мәдхия җырлаучы кичергән хисләр белән тулы, ул болай дип җырлаган: «Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле, аның тугры мәхәббәте мәңгелек» (Зәб. 136:1). 136 нчы мәдхиядә 26 тапкыр «аның тугры мәхәббәте мәңгелек» дигән сүзләр очрый. Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугрылык күрсәтеп, без шушы дәртләндергеч сүзләрнең хаклыгын үзебездә татыячакбыз, чөнки без мәңге яшәячәкбез!