Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бер-берегезне һәр көн дәртләндереп торыгыз»

«Бер-берегезне һәр көн дәртләндереп торыгыз»

«Халыкка әйтәсе дәртләндергеч сүзегез булса, әйтегез» (РӘС. 13:15).

ҖЫРЛАР: 53, 45

1, 2. Ни өчен башкаларны сүзләребез белән дәртләндерү мөһим?

«ӘТИ-ӘНИЕМ мине бөтенләй диярлек мактамый, алар тәнкыйтьли генә белә. Әйткән сүзләрен ишеткәч, күңелем әрнеп китә,— дип әйтә 18 яшьлек Кристина [1] .— Алар мин җитлекмәгән, булдыксыз һәм симез ди. Моның аркасында мин еш кына елыйм, алар белән сөйләшәсем дә килми. Мин үземне кирәксез итеп тоям». Дәртләндерү сүзләре ишетмичә яшәү ничек авыр соң!

2 Дәртләндергеч сүзләр исә куәт бирә. Рубе́н болай ди: «Мин күп еллар дәвамында кирәксезлек хисе белән көрәшеп яшәдем. Әмма бер көнне бер өлкән белән вәгазьләгәндә, ул минем төшенке булуымны сизде. Хисләремне уртаклашканда, ул мине игътибар белән тыңлады. Шунда ул миңа башкарган яхшы эшләремне исемә төшереп китте. Шулай ук Гайсәнең сүзләрен искәртеп, һәрберебезнең „чыпчыкларга караганда кадерлерәк“ булуына ышандырды. Мин еш кына бу шигырьне искә алам, андагы сүзләр күңелемә май булып ята. Өлкәннең сүзләре миңа бик нык тәэсир итте» (Мат. 10:31).

3. а) Рәсүл Паул башкаларны дәртләндерү турында нәрсә язган? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Изге Язмаларда башкаларны даими рәвештә дәртләндерергә кирәк икәнлеге турында әйтелә. Рәсүл Паул еврей мәсихчеләренә болай дип язган: «Сак булыгыз, кардәшләр, берегезнең дә йөрәге, тере Аллаһыдан ераклашып, явыз һәм имансыз булып китә күрмәсен. ...Бер-берегезне һәр көн дәртләндереп торыгыз, моны берегез дә, гөнаһ коткысына бирелеп, үҗәтләнмәсен өчен эшләгез» (Евр. 3:12, 13). Әйе, бу киңәштән үзара дәртләндерүнең мөһимлеге күренә. Дәртләндерү сүзләре кешенең рухын күтәрә алганын сез үз тәҗрибәгездән беләсездер. Шуңа күрә, әйдәгез, үз-үзебезгә мондый сораулар бирик: «Ни өчен башкаларны дәртләндерү үтә мөһим? Йәһвә, Гайсә һәм Паул безнең өчен бу яктан нинди үрнәк булып тора? Һәм башкаларны ничек итеп дәртләндерергә?»

БЕЗ ДӘРТЛӘНДЕРҮГӘ МОХТАҖ

4. Дәртләндерүгә кем мохтаҗ һәм ни өчен күпләр бүген бер-берсен дәртләндерми?

4 Без барыбыз да дәртләндерүгә мохтаҗ. Бу аеруча үскән чакта мөһим. «Үсемлек суга мохтаҗ булган шикелле балалар... дәртләндерүгә мохтаҗ,— дип аңлата Тимоти Эванз исемле мөгаллим.— Дәртләндерү сүзләрен ишеткәндә, бала үзен кирәкле, файдалы итеп хис итә». Әмма без аеруча авыр вакытларда яшибез. Күпләр үзләрен генә сөючән, кеше яратмаучы һәм дәртләндерүгә саран (2 Тим. 3:1—5). Кайбер ата-аналар үз балаларын мактамый, чөнки аларның ата-аналары үзләрен беркайчан да мактамаган. Күп кенә кешеләр эш урыннарында мактау сүзләренең җитмәвенә зарлана.

5. Дәртләндерү нәрсәне үз эченә ала?

5 Дәртләндерү еш кына кешене ниндидер яхшы эше өчен мактауны үз эченә ала. Башкаларның яхшы я уңай якларына игътибар итеп мактау сүзләре белдергәндә я «рухы төшкән җаннарны» юатканда да, без аларны дәртләндерәбез (1 Тис. 5:14, иск.). Еш кына «дәртләндерү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турыдан-туры «берәрсен үз янәшәсенә дәшү» дигәнне аңлата. Кардәшләребез белән иңгә-иң хезмәт иткәндә, безнең еш кына аларны сүз белән дәртләндерергә мөмкинлегебез була. (Вәгазьче 4:9, 10 укы.) Гыйбрәтле сүзләр 15:23 тә: «Үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!» — дип язылган. Бу сүзләр турында уйланып, үз-үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин кардәшләргә аларны ни өчен яратканымны һәм кадерләгәнемне әйтер өчен, уңай мөмкинлекне кулланаммы?»

6. Ни өчен Иблис төшенкелеккә бирелүебезне тели? Мисал китер.

6 Шайтан Иблис күңел төшенкелеге безне рухи яктан һәм башка яклардан хәлсезләндерә алганын белә. Шуңа күрә ул безнең төшенкелеккә бирелүебезне тели. «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да. Тәкъва Әюпне төшенкелеккә батырыр өчен, Шайтан аңа бер-бер артлы бәла-каза китергән һәм нигезсез гаепләүләр кулланган, әмма аның явыз нияте тормышка ашмаган (Әюп 2:3; 22:3; 27:5). Гаиләдәгеләребезне һәм җыелыштагы кардәшләребезне дәртләндереп торсак, без Иблиснең эшләрен җимерә алырбыз. Нәтиҗәдә өебездә һәм Патшалык Залында бәхет-шатлык һәм иминлек хөкем сөрәчәк.

ҮРНӘК АЛЫРЛЫК МИСАЛЛАР

7, 8. а) Йәһвә башкаларны ничек дәртләндергән? Мисаллар китер. ә) Ата-аналар Йәһвә үрнәге буенча ничек эш итә ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 Йәһвә. Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (Зәб. 34:18). Пәйгамбәр вазифасы ышанып тапшырылгач, Ирмия курку-борчуга төшкән, әмма Йәһвә үзенең тугры хезмәтчесенә ныклы ышаныч биргән (Ирм. 1:6—10). Ә олы яшьтәге пәйгамбәрен ныгытыр өчен Үз фәрештәсен җибәргәч, Даниялның ничек дәртләнеп киткәнен күз алдына гына китерегез! Фәрештә Даниялны «кадерле кеше», «югары бәяле» кеше дип атаган! (Дан. 10:8, 11, 18, 19 иск.) Сез дә шул рәвешчә вәгазьчеләрне, пионерларны һәм олы яшьтәге кардәшләребезне дәртләндерә аласызмы?

8 Җиргә килгәнчегә кадәр Гайсә Йәһвә белән бик күп еллар буе бергә булган. Шулай да Аллаһы үзенең кадерле Улы мактауга һәм дәртләндерүгә мохтаҗ түгел дип исәпләгәнме? Һич тә юк! Гайсә ике очракта үз Атасының күкләрдән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дип әйткәнен ишеткән (Мат. 3:17; 17:5). Шулай итеп Аллаһы Гайсәне мактаган һәм аңа үз хуплавын белдергән. Шул ике очракта бу сүзләрне — хезмәтенең иң башында һәм җирдә яшәвенең соңгы елында ишеткәч, Гайсәнең күңеле, һичшиксез, дәртләнеп киткән булса кирәк. Соңрак үз үлеме алдындагы төнне авыр күңел газаплары кичергәндә, Йәһвә аны ныгытыр өчен бер фәрештәсен җибәргән (Лүк 22:43). Ата-аналар, Йәһвәдән үрнәк алып, балаларыгызны даими дәртләндерегез һәм тырышлыклары өчен мактагыз. Балаларыгыз, мәктәптә һәр көн иман сынауларына дучар булганда, сезнең ярдәмегезгә аеруча мохтаҗ.

9. Гайсәнең рәсүлләре белән мөгамәләсеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

9 Гайсә. Искә алу кичәсен гамәлгә керткән кичне Гайсә үз рәсүлләренең күңелендә горурлыкның һаман да яшәгәнен күргән. Басынкылык күрсәтеп, Гайсә рәсүлләренең аякларын юган, ләкин шуннан соң да алар араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкән; Петер исә үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыгын күрсәткән (Лүк 22:24, 33, 34). Шулай да Гайсә үзенең тугры рәсүлләрен сынаулар кичергәндә үзе белән калганы өчен мактаган. Ул алар үзе кылган эшләрдән бөегрәк эшләр башкарачагын алдан әйткән булган һәм Йәһвәнең үзләрен яратканына ышандырган (Лүк 22:28; Яхъя 14:12; 16:27). Үз-үзебезгә мондый сорау биреп була: «Игътибарны балаларымның һәм башкаларның хата-кимчелекләренә туплар урынына, мин аларны яхшы эшләре өчен мактап, Гайсәдән үрнәк алырга тырышаммы?»

10, 11. Рәсүл Паул башкаларның дәртләндерүгә мохтаҗлыкларын аңлаганын ничек күрсәткән?

10 Рәсүл Паул. Үзенең хатларында Паул үз имандашларын мактап телгә алган. Аларның кайберләре белән ул еллар дәвамында сәяхәт иткән һәм, һичшиксез, аларның кимчелекләрен бик яхшы белгән. Шулай да Паул алар турында яхшыны гына сөйләгән. Мәсәлән, Паул Тимутине «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым» дип атаган һәм аның кебек кардәшләре хакында «ихлас күңелдән кайгыртырдай башка беркемем дә юк» дигән (1 Көр. 4:17; Флп. 2:19, 20). Көринттәге мәсихчеләргә язган хатында Паул Титусны «минем иптәшем һәм сезгә булышучы хезмәттәшем» дип атап, аны мактап телгә алган (2 Көр. 8:23). Тимути һәм Титус Паулның үзләре турында нәрсә уйлаганын белгәч, рухланып киткәндер!

11 Паул белән Барнаб үз гомерләрен куркыныч астына куеп, моңарчы аяусыз һөҗүмнәргә дучар булган җирләргә кире барган. Мәсәлән, фанатик яһүдләр тарафыннан көчле каршылыклар күрсә дә, алар яңа шәкертләрне иманда нык булып калырга дәртләндерер өчен кире Листрага кайткан (Рәс. 14:19—22). Эфестә Паул ярсулы халык төркеменә очраган. Рәсүлләр 20:1, 2 дә болай дип әйтелә: «Чуалыш тынгач, Паул шәкертләрне үзе янына чакыртты, аларның рухын күтәрде һәм, алар белән саубуллашып, Македониягә китте. Шул төбәкләр аша үткәндә, ул андагы шәкертләрне күп кенә сүзләр белән рухландырды». Һичшиксез, Паул өчен башкаларны дәртләндерү үтә мөһим булган.

ДӘРТЛӘНДЕРҮНЕҢ ФАЙДАСЫ

12. Җыелыш очрашулары бер-беребезне дәртләндерүдә нинди роль уйный?

12 Безнең хакта кайгыртудан чыгып, күктәге Атабыз җыелыш очрашуларының даими рәвештә үткәрелүен оештырган. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе — анда килеп, без үзебез дә дәртләнәбез, башкаларны да дәртләндерәбез. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Гайсәнең беренче шәкертләре кебек, без дә өйрәнер өчен һәм бер-беребезне дәртләндерер өчен бергә җыелабыз (1 Көр. 14:31). Мәкалә башында искә алынган Кристина болай ди: «Җыелыш очрашулары миңа нәрсәсе белән бик тә ошый: анда мин башкаларның яратуын сизәм, анда мин дәрт алам. Кайчакларда мин Патшалык Залына боегып киләм. Шунда апа-кардәшләр, яныма килеп, мине кочаклый һәм минем бүген аеруча матур булганым турында әйтә. Алар, без сине яратабыз һәм рухи уңышларыңны күреп шатланабыз, ди. Аларның дәртләндерү сүзләреннән мин үземне күпкә яхшырак хис итә башлыйм!» Әйе, бер-беребезне дәртләндерә алганыбызга без шундый шат! (Рим. 1:11, 12)

13. Ни өчен Аллаһының тәҗрибәле хезмәтчеләре дә дәртләндерүгә мохтаҗ?

13 Хәтта Аллаһының тәҗрибәле хезмәтчеләре дә дәртләндерүгә мохтаҗ. Йошуа мисалын карап чыгыйк. Ул күп еллар дәвамында Аллаһыга тугры хезмәт иткән. Шулай да Йәһвә, Мусага аны дәртләндерергә кушып, болай дигән: «Йошуаны башлык итеп билгелә, аның рухын күтәреп, аны ныгыт, чөнки ул бу халык алдыннан елганы кичәр, һәм ул аларны син күздән кичерәчәк җирне мирас итеп алыр өчен алып барачак» (Кан. 3:27, 28). Йошуаның өстенә зур җаваплылык йөкләнгән: ул исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып кереп, аны яулап алырга тиеш булган. Алда аны күп сугышлар һәм ким дигәндә бер җиңелү көткән (Йош. 7:1—9). Шуңа күрә Йошуаның дәртләндерүгә һәм ныгытуга мохтаҗ булганы бер дә гаҗәп түгел! Әйдәгез, без дә Аллаһы көтүе турында тырышып кайгыртучы өлкәннәрне, шул исәптән район күзәтчеләрен дәртләндерик. (1 Тисалуникәлеләргә 5:12, 13 укы.) Бер район күзәтчесе болай дигән: «Кайчакларда кардәшләр безгә, җыелышларына килеп киткәнебез өчен, үз рәхмәтләрен белдереп хат яза. Үзебезне начар хис иткәндә, без бу хатларны алып яңадан укып чыгабыз. Бу безнең өчен дәртләндерү чыганагы булып тора».

Балабызны чын күңелдән мактаганда, ул канатланып китә (14 нче абзацны кара.)

14. Киңәш биргәндә мактау белән дәртләндерүнең файдасы нинди?

14 Мәсихче өлкәннәр һәм ата-аналар мактау белән дәртләндерү кешене Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланырга дәртләндергәнен белә. Паул көринтлеләрне үзләренә бирелгән киңәшне кулланганнары өчен мактагач, бу аларга, мөгаен, алга таба да дөрес эш итәргә көч өстәгәндер (2 Көр. 7:8—11). Ике баласы булган Андре́ас исемле ата болай ди: «Мактау балаларга рухи һәм эмоциональ яктан җитлегергә булыша. Мактау киңәшне нәтиҗәле итә. Балаларыбыз нәрсәнең дөрес, нәрсәнең дөрес түгел икәнлеген яхшы белсә дә, дөрес булганны эшләү гадәтләренә кереп китсен өчен, аларны һәрвакыт мактап һәм дәртләндереп торырга кирәк».

БАШКАЛАРНЫ НИЧЕК ДӘРТЛӘНДЕРЕРГӘ?

15. Башкаларны ничек дәртләндереп була?

15 Кардәшләрне тырышлыклары һәм яхшы сыйфатлары өчен мактагыз (2 Елъ. 16:9; Әюп 1:8). Шартларыбыз аркасында мөмкинлекләребез чикле булса да, Йәһвә һәм Гайсә Патшалык хакына куйган тырышлыкларыбызны югары бәяли. (Лүк 21:1—4; 2 Көринтлеләргә 8:12 укы.) Мәсәлән, кайбер олы яшьтәге кардәшләребез регуляр рәвештә вәгазьләр өчен һәм, җыелыш очрашуларына килеп, аларда катнашыр өчен зур тырышлыклар куя. Нишләп аларны моның өчен мактап, дәртләндереп җибәрмәскә?

16. Ни өчен без беркайчан да башкаларны дәртләндерүдән тыелып калырга тиеш түгел?

16 Башкаларны дәртләндерү мөмкинлеген ычкындырмагыз. Әгәр дә без берәрсендә мактарлык нәрсә күрсәк, нигә моны эшләүдән тыелып калырга? Паул һәм Барнаб Писидия өлкәсендәге Антиохта булганда, синагога башлыклары аларга мондый сүзләр җиткергән: «Кардәшләр, халыкка әйтәсе дәртләндергеч сүзегез булса, әйтегез». Һәм Паул халыкка искиткеч нотык сөйләгән (Рәс. 13:13—16, 42—44). Әгәр дә без берәр кемне дәртләндерә алсак, әйдәгез, бу мөмкинлекне ычкындырмыйк. Башкаларны мактау һәм дәртләндерү гадәтебезгә кереп китсә, башкалар да, мөгаен, җавап итеп, шулай ук эшләргә булыр (Лүк 6:38).

17. Мактау сүзләребезне нәрсә тирән мәгънәле итә?

17 Эчкерсез һәм сүзләрегездә конкрет булыгыз. Әлбәттә, гомуми рәвештә әйтелгән дәртләндерү һәм мактау сүзләренең файдасы бар, әмма Гайсәнең Фиатира мәсихчеләренә әйткән сүзләреннән күренгәнчә, мактаганда конкрет булу күпкә яхшырак. (Ачылыш 2:18, 19 укы.) Шул рәвешчә эш итеп, ата-аналар, мәсәлән, үз балаларын рухи яктан үсәр өчен даими куйган тырышлыклары өчен мактый ала. Ә, бәлки, авыр шартларда әни кешенең үз баласын ялгыз тәрбияләвендә чагылган билгеле бер сыйфатлары бездә тирән тәэсир калдырадыр. Алайса, ник аңа моның турында әйтмәскә? Конкрет рәвештә әйтелгән мактау һәм дәртләндерү сүзләре зур куәткә ия!

18, 19. Дәртләндерүгә мохтаҗ булганнарны ничек ныгытырга?

18 Йәһвә Мусага Йошуаның рухын күтәреп, аны ныгытырга сораган шикелле, безне бүген берәрсен дәртләндерергә сорамый. Шулай да без имандашларыбызны һәм башка кешеләрне дәртләндергәндә, Аллаһы сөенә (Гыйб. сүз. 19:17; Евр. 12:12). Мәсәлән, чыгыш ясаган докладчыга биргән файдалы киңәшләре я билгеле бер шигырьне аңлатып биргәне өчен рәхмәт әйтеп була. Бер апа-кардәш җыелышларына килеп киткән докладчыга болай дип язган: «Берничә минут кына сөйләшеп алсак та, син күңелемдәге авыр йөкне күреп алдың һәм мине юатып, рухымны күтәрдең. Сиңа шуны әйтәсем килә: сәхнәдән дә, минем белән сөйләшкәндә дә йөрәк җылылыгы белән әйткән сүзләрең минем өчен Йәһвәдән бирелгән бүләк булып китте».

19 Рәсүл Паул болай дип язган: «Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз; сез шулай эшлисез дә» (1 Тис. 5:11). Әгәр дә без Паулның киңәше буенча эш итсәк, һичшиксез, башкаларны рухи яктан ныгытыр өчен күп мөмкинлекләр таба алырбыз. Ә бер-беребезне һәр көн дәртләндереп торсак, Йәһвәнең күңелен сөендерербез.

^ [1] (1 нче абзац) Кайбер исемнәр үзгәртелгән.