Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Караңгылыктан чакырылган

Караңгылыктан чакырылган

«Сез — караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына чакыручының [Йәһвәнең] ... милке итеп алынган кешеләр» (1 ПЕТ. 2:9).

ҖЫРЛАР: 1, 14

1. Иерусалимның җимерелү вакытындагы хәлләрне сурәтләп бирегез.

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 607 елда Бабыл патшасы Нәбукаднизар II үзенең гаять зур гаскәре белән Иерусалим шәһәренә бәреп кергән. Андагы кан коеш турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «[Нәбукаднизар] килеп, аларның изге йорттагы егетләрен кылычтан кичерде; аның җаны егетен дә, кызын да, картын да, хәлсезен дә жәлләмәде... Ул Аллаһы йортын яндырып, аны кара күмергә әйләндерде, Иерусалим стенасын җимерде, бөтен ныгытмаларын яндырып бетерде һәм барлык кыйммәтле нәрсәләрне юкка чыгарды» (2 Елъ. 36:17, 19).

2. Йәһвә яһүдләрне нәрсә турында кисәткән, һәм аларны нәрсә көткән?

2 Иерусалимга янаган хәл халыкны гаҗәпләндерергә тиеш булмаган. Еллар буе Аллаһының пәйгамбәрләре яһүдләрне, алар Аллаһы кануннарын бозудан туктамаса, бабыллылар кулына төшәчәкләре турында кисәтә килгән. Күп кенә яһүдләр кылычтан кичерелергә, исән калганнары исә калган гомерләрен Бабыл әсирлегендә яшәп үткәрергә тиеш булган (Ирм. 15:2). Андагы тормыш нинди булган? Мәсихчеләр кайчан да булса Бабыл әсирлегенә охшаш хәлдә булганмы? Булган булса, ул кайчан булган?

ӘСИРЛЕКТӘГЕ ТОРМЫШ

3. Бабыл әсирлеге Мисыр коллыгыннан ничек аерылып торган?

3 Барысы да нәкъ пәйгамбәрләр әйткәнчә булган. Ирмия аша Йәһвә әсирлеккә төшәчәк яһүдләргә яңа шартлар белән килешеп, алардан мөмкин кадәр тулырак файдаланырга киңәш иткән. Ул болай дигән: «[Бабылда] йортлар төзегез һәм анда яшәгез. Җимеш бакчалары утыртыгыз һәм аларның җимешләрен ашагыз. Мин сезне сөргенгә җибәргән шәһәрдә тынычлыкка омтылыгыз һәм шул шәһәр хакында Йәһвәгә дога кылыгыз, чөнки анда тынычлык булса, сез дә тыныч яшәрсез» (Ирм. 29:5, 7). Аллаһының күрсәтмәләрен үтәүчеләр Бабылда чагыштырмача яхшы яшәгән. Илбасарлары аларга үз эшләре белән шөгыльләнүдә билгеле бер дәрәҗәдә ирек биргән. Әсирлектә яшәүчеләр хәтта ил эчендә бер җирдән икенче җиргә иркенләп йөри алган. Борынгы заманнарда Бабыл сәүдә һәм коммерция үзәге булган. Казып табылган документлардан күренгәнчә, күп кенә яһүдләр алыш-биреш осталыгына өйрәнгән, башкалары исә оста һөнәрчеләр булып киткән. Кайбер яһүдләр гөрләп яшәгән. Исраиллеләрнең Бабыл әсирлегендәге тормышы гасырлар элек Мисыр коллыгындагы тормыштан бөтенләй аерылып торган. (Чыгыш 2:23—25 укы.)

4. Фетнәчел исраиллеләрдән тыш әсирлеккә кемнәр алынган, һәм аларның Аллаһыга гыйбадәт кылуда нинди чикләре булган?

4 Әсирлектәге яһүдләр матди яктан яхшы яшәгән булса, рухи яктан хәлләре ничегрәк булган? Йәһвәнең гыйбадәтханәсе һәм мәзбәхе җимерелгән булган һәм руханилык хезмәте бүтән инде оештырылган рәвештә башкарылмаган. Әсирләр арасында җәза алырлык һичнәрсә эшләмәгән Аллаһының тугры хезмәтчеләре дә булган, әмма аларга да башкалар белән бергә интегергә туры килгән. Шулай булса да, алар Аллаһы Канунын үтәр өчен көченнән килгәннең барысын да эшләгән. Мәсәлән, Бабылда чакта Даниялның өч иптәше — Сидрах, Мисах һәм Әбдинах — Канун тыйган ризыктан баш тарткан. Шулай ук, белгәнебезчә, Даниял даими рәвештә Аллаһыга дога кылган (Дан. 1:8; 6:10). Шулай да мәҗүсиләр идарәсе астында Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән яһүдләр Канундагы бөтен таләпләрне үти алмаган.

5. Йәһвә үз халкына нинди вәгъдә биргән, һәм ни өчен бу вәгъдә игътибарга лаек?

5 Исраиллеләр кайчан да булса кабат Аллаһыга тиешенчә итеп гыйбадәт кыла алырмы? Ул вакытта андый хәлне күз алдына да китереп булмагандыр. Чөнки бабыллылар беркайчан да үзләренең әсирләрен азат итмәгән. Әмма Йәһвә Аллаһы үз халкын азат итәргә вәгъдә иткән булган. Һәм нәкъ шулай булган да. Әйе, Аллаһының әйткән һичбер сүзе дә үтәлми калмый (Ишаг. 55:11).

МӘСИХЧЕЛӘР БАБЫЛ ӘСИРЛЕГЕНДӘ БУЛГАНМЫ?

6, 7. Ни өчен Бөек Бабыл әсирлегенә кагылышлы аңлатуга үзгәрешләр кертелде?

6 Мәсихчеләр турында әйткәндә, алар Бабыл әсирлегенә охшаш хәлдә булганмы? Дистәләгән еллар буе «Күзәтү манарасы»нда Аллаһының бүгенге хезмәтчеләренең 1918 елда Бөек Бабыл әсирлегенә эләккәне, ә 1919 елда аннан азат ителгәне турында әйтелә килде. Әмма бу һәм киләсе мәкаләдә без ни өчен бу аңлатуга үзгәрешләр кертелгәнен белербез.

7 Белгәнебезчә, Бөек Бабыл — ялган диннең бөтендөнья империясе. Аллаһы халкы Бөек Бабыл әсирлегенә 1918 елда эләккән булса, ул нәкъ шул вакытта ялган диннең колы булып китәргә тиеш булган. Әмма, фактлардан күренгәнчә, Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы дистәләгән еллар буе Аллаһының майланган хезмәтчеләре Бөек Бабыл хакимлегеннән иреккә чыга барган. Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында майланган мәсихчеләр эзәрлекләүләргә дучар булса да, моңа Бөек Бабыл түгел, ә башлыча хөкүмәтләр сәбәпче булган. Шуңа күрә Йәһвә халкының Бөек Бабыл әсирлегенә 1918 елда эләккәненә ышану бик авыр.

АЛЛАҺЫ ХАЛКЫ БӨЕК БАБЫЛ ӘСИРЛЕГЕНӘ КАЙЧАН ЭЛӘККӘН?

8. Саф мәсихчеләр дине ничек бозыла барганын аңлатыгыз. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә меңләгән яһүдләр һәм прозелитлар изге рух белән майланган булган. Яңа мәсихчеләр буларак, алар «сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының милке итеп алынган кешеләр» булып киткән. (1 Петер 2:9, 10 укы.) Исән чакта рәсүлләр Аллаһы халкының җыелышларын зур игътибар белән күзәткән. Әмма аеруча аларның үлеменнән соң «шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр» килеп чыккан (Рәс. 20:30; 2 Тис. 2:6—8). Аларның күбесе җыелышта җаваплы вазифалар үтәп, күзәтчеләр буларак хезмәт иткән, ә соңрак епископлар булып киткән. Шулай итеп Гайсә: «Сез исә бөтенегез дә — кардәшләр»,— дип әйткән булса да, руханилар классы барлыкка килә башлаган (Мат. 23:8). Аристотель белән Платонның фәлсәфәләренә таң калган җыелыштагы күренекле ир-атлар Аллаһы Сүзендәге саф тәгълиматларны әкренләп ялган дини уйдырмаларга алмаштыра барган.

9. Рим дәүләте мөртәтлек юлына баскан мәсихчеләр диненә ничек булышлык иткән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

9 Б. э. 313 елында мәҗүсиләр динен тоткан Рим императоры Константин мөртәтлек юлына баскан мәсихчеләр динен рәсми рәвештә таныган. Шул вакыттан алып чиркәү һәм хөкүмәт бергә эш итә башлаган. Мәсәлән, Никеядә үткән чиркәү соборыннан соң Константин бүтән карашта торган А́рий исемле руханины Гайсә Мәсихне Аллаһы итеп танудан баш тартканы өчен сөргенгә җибәргән. Соңрак император Феодосий I идарәсе вакытында (б. э. 379—395) католик дине — мәҗүсилек тәэсирендә бозылган мәсихчеләр дине — Рим империясенең рәсми дине булып киткән. Тарихчылар әйтүенчә, мәҗүси Рим империясе IV гасырда христианлаштырылган. Чынлыкта исә ул вакытта инде мөртәтлек юлына баскан мәсихчеләр дине, мәҗүсиләрнең тәгълиматларын үзләштереп, Бөек Бабылның өлеше булып киткән. Шулай да яхшы орлык белән чагыштырылган майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеме Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен бар көчләрен куйган, әмма берәү дә аларның әйткән сүзләрен тыңламаган. (Маттай 13:24, 25, 37—39 укы.) Чыннан да, алар Бөек Бабыл әсирлегендә булган!

10. Ни өчен яңа эра башында кешеләр чиркәү өйрәтмәләрен шик астына ала башлаган?

10 Шуңа карамастан, яңа эра башында күп кешеләр Изге Язмаларны грек я латин телендә укый алган. Нәтиҗәдә аларның Аллаһы Сүзендәге тәгълиматларны чиркәү догматлары белән чагыштырырга мөмкинлекләре булган. Изге Язмалардан укып белгәннәре нигезендә кайберәүләр чиркәү өйрәтмәләренең ялган булганын аңлап, аларны кире каккан. Әмма андый карашларны башкаларга ачык итеп белдерү куркыныч булган, кешегә хәтта үлем куркынычы яный алган.

11. Чиркәү Изге Язмаларның киң таралуына ничек комачаулаган?

11 Тора-бара Изге Язмалар язылган телләр кулланыштан чыккан һәм чиркәү Аллаһы Сүзен киң таралган телләргә тәрҗемә итү тырышлыкларына каршы килгән. Нәтиҗәдә, руханилар һәм кайбер гыйлемле кешеләр генә Изге Язмаларны укый алган. Хәтта руханилар арасында яхшы укый-яза белмәгәннәр булган. Чиркәү өйрәтүләре белән риза булмаган һәркемне каты җәзалаганнар. Аллаһының тугры майланган хезмәтчеләре яшерен рәвештә төркем-төркем җыелырга мәҗбүр булган, ә кайчак бу бөтенләй дә мөмкин булмаган. Бабыл әсирлегендә булган яһүдләр кебек, майланган «патша-руханилар» үз хезмәтләрен оештырылган рәвештә башкара алмаган. Бөек Бабыл кешеләрне үз кулында бик нык кысып тоткан!

ЯКТЫЛЫК СИБЕЛӘ БАШЛЫЙ

12, 13. Нинди ике фактор аркасында Бөек Бабыл кешеләр өстеннән үз хакимлеген әкренләп югалта башлаган? Аңлатыгыз.

12 Чын мәсихчеләр кайчан да булса Аллаһыга иркенләп, ачыктан-ачык һәм аңа яраклы рәвештә гыйбадәт кылырмы? Әйе! Бу ике мөһим фактор ярдәмендә мөмкин булган. Беренчедән, XV гасыр урталарында алмаш литералар кулланылган китап басу машинасы уйлап чыгарылган. Көнбатыш илләрендә китаплар бастырыла башлаганчыга кадәр Изге Язмаларны җентекләп кулдан күчереп язганнар. Андый күчермәләр күп булмаган; өстәвенә, алар бик кыйбат торган. Кайберәүләрнең әйтүенчә, Изге Язмаларның бер күчермәсен ясар өчен оста күчерүчегә ун ай вакыт кирәк булган! Моннан тыш, язу материалы булып хезмәт иткән пергамент бик кыйбат торган. Басу машинасы белән кәгазь ярдәмендә исә оста китап басучы көненә 1 300 бит бастырып чыгара алган!

Китап басу өлкәсендәге яңалыклар һәм кыю тәрҗемәчеләр ярдәмендә Бөек Бабыл кешеләр өстеннән үз хакимлеген югалта барган (12, 13 нче абзацларны кара.)

13 Икенчедән, XVI гасыр башында кайбер кыю кешеләр Аллаһы Сүзен гади халык теленә тәрҗемә итәргә булган. Күп кенә тәрҗемәчеләр хәтта үз гомерләрен куркыныч астына куярга әзер булган. Чиркәү әһелләрен бу курку-аптырашка төшергән. Ни өчен? Алар Изге Язмаларның Аллаһыдан курыккан ир-атлар һәм хатын-кызлар кулында коточкыч корал була алганын аңлаган! Һәм, чыннан да, Изге Язмалар киң таралган китап булып киткәч, кешеләр аны укый башлаган. Кешеләрнең мондый сораулары туган: «Аллаһы Сүзенең кайсы урынында җеназа уку өчен акча түләргә кирәк икәнлеге турында язылган? Кайда папалар һәм кардиналлар турында әйтелгән?» Чиркәү күзлегеннән бу коточкыч хәл булган! Үзләренең хаклыгын шик астына алу күренеше чиркәү әһелләренең ачуын китергән. Алар тоткарланмыйча җавап кайтарырга булган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар, чиркәү тәгълиматларын кире какканнары өчен, ересь таратучы буларак гаепләнгән. Чиркәүнең кайбер тәгълиматлары Гайсә Мәсихнең тууына хәтле яшәгән Аристотель белән Платонның мәҗүси фәлсәфәләренә нигезләнгән булган. Чиркәү үзенә каршы килгәннәргә үлем карары чыгарган, ә хөкүмәт аны гамәлгә ашырып барган. Шулай итеп чиркәү әһелләре кешеләрне Изге Язмаларны укудан биздерергә һәм абруйларын какшаткан сораулар яудырудан туктатырга тырышкан. Күпчелек очракларда алар үз максатына ирешкән. Шулай да Бөек Бабылның янауларыннан курыкмаган кыю кешеләр дә булган. Аллаһы Сүзенең тәмен белгәнгә, алар андагы хакыйкатьләр белән күбрәк туенырга теләгән! Ялган диннең коллыгыннан азат ителү вакыты якынлашып килгән.

14. а) Нинди шартлар нәтиҗәсендә XIX гасырның ахырында Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ачыла барган? ә) Расселл кардәшнең хакыйкатьне ничек эзләгәнен сөйләп бирегез.

14 Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә сусаганнарның күпчелеге чиркәү йогынтысы бигүк көчле булмаган илләргә качкан. Алар иркенләп Изге Язмаларны укырга, өйрәнергә һәм белгәннәрен һич курыкмыйча уртаклашырга теләгән. XIX гасырның ахырында шундый илләрнең берсендә, Кушма Штатларда, Чарлз Тейз Расселл һәм аның иптәшләре Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнә башлаган. Баштарак Расселл кардәш киң таралган диннәрнең кайсысы дөреслекне өйрәткәнен ачыкларга теләгән. Ул төрле диннәрнең, шул исәптән христиан булмаган диннәрнең тәгълиматларын Изге Язмалар буенча җентекләп тикшергән. Тиздән ул шул диннәрнең берсе дә Аллаһы Сүзендәгечә эш итмәгәнен аңлаган. Бер тапкыр ул берничә җирле рухани белән очрашкан. Шулай итеп Расселл кардәш үз иптәшләре белән Изге Язмалардан тикшереп белгән хакыйкатьләрне алар кабул итәр һәм үз мәхәлләсен шул хакыйкатьләргә өйрәтер дип өметләнгән. Әмма руханилар гамьсез булган. Тиздән Изге Язмаларны Тикшерүчеләр ялган дингә береккән кешеләр белән бергә Аллаһыга гыйбадәт кылып булмый икәнлегенә төшенгән. (2 Көринтлеләргә 6:14 укы.)

15. а) Мәсихчеләр Бөек Бабылның коллыгына кайчан эләккән? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

15 Шулай итеп, бу мәкаләдән белгәнебезчә, соңгы рәсүлнең үлеменнән соң күп тә үтмәстән чын мәсихчеләр Бөек Бабыл әсирлегенә эләккән. Әмма моның белән бәйле кайбер сораулар туа: 1914 елга кадәрге еллар дәвамында майланган мәсихчеләрнең Бөек Бабылдан чыннан да азат ителә барганына тагын нинди дәлилләр бар? Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвәнең хезмәтчеләре вәгазьләү эшендә сүлпәнәйгәч, ул алар белән чыннан да канәгать булмаганмы? Шул дәвердә үзләренең мәсихче нейтралитетларын сакламый Йәһвәнең хуплавын югалткан кардәшләр булганмы? Һәм соңгысы, әгәр дә мәсихчеләр ялган диннең коллыгына б. э. II гасырында эләккән икән, алар кайчан азат ителә башлаган? Бу яхшы сораулар һәм аларга җавапны без киләсе мәкаләдә табарбыз.