Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Карашың алга төбәлгән булсын»

«Карашың алга төбәлгән булсын»

«Күзләрең туп-туры карасын, карашың алга төбәлгән булсын» (ГЫЙБ. СҮЗ. 4:25).

77 ҖЫР Караңгы дөньяда яктылык

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Без Гыйбрәтле сүзләр 4:25 тә язылган киңәшне ничек куллана алабыз? Мисаллар китерегез.

МОНДЫЙ өч хәлне күз алдына китерик. Олы яшьтәге апа-кардәшебез тормышындагы яхшы еллары турында уйлана. Хәзер тормышы авыррак булса да, ул Йәһвәгә мөмкин булганча хезмәт итәргә тырыша (1 Көр. 15:58). Ул, һәр көн яңа дөнья турында хыялланып, үзен һәм якыннарын шунда күрә. Башка апа-кардәш бер имандашының үзен рәнҗеткәнен хәтерли, әмма ачу сакламаска була (Көл. 3:13). Абый-кардәш элек хата кылганын хәтерли, әмма шул уйларга чуммый һәм Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам итә (Зәб. 51:10).

2 Бу өч мәсихчене нәрсә берләштерә? Алар үткәндәгеләрне онытмый, шул ук вакыт моның белән генә яшәми дә. Аларның карашлары «алга төбәлгән». (Гыйбрәтле сүзләр 4:25 укы.)

3. Ни өчен карашыбызны «алга төбәү» мөһим?

3 Ни өчен карашыбызны «алга төбәү» шулкадәр мөһим? Артына караган кеше туры бара алмаган кебек, без дә үткәндәгеләр турында гел уйланып торсак, бу безгә Йәһвә юлыннан алга барырга комачаулар (Лүк 9:62).

4. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

4 Кайбер кешеләр, 1) үткәндәгеләрне сагыну, 2) үпкә саклау һәм 3) чиктән тыш зур гаеп хисе аркасында, үткәндәгеләр белән яши *. Бу мәкаләдә без бу өч якка игътибар итәрбез һәм нинди принциплар безгә, «үткәндәгеләрне онытып», «алдагыларына талпынып» яшәргә булышканын белербез (Флп. 3:13).

ҮТКӘНДӘГЕЛӘРНЕ САГЫНУ

Карашыбызны киләчәккә төбәргә безгә нәрсә комачаулый ала? (5, 9, 13 нче абзацларны кара.) *

5. Вәгазьче 7:10 безне нинди тозактан кисәтә?

5 Вәгазьче 7:10 укы. Игътибар итегез: бу шигырьдә «Ни өчен үткән көннәр яхшы булды икән?» дигән сорау дөрес түгел дип әйтелми. Яхшы хатирәләр — Йәһвәдән бүләк. Бу шигырьдә: «„Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?“ — димә»,— дип әйтелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, элеккеге тормышны хәзерге тормыш белән чагыштыру һәм элек яхшырак иде дип уйлау мәгънәсез. Башка Изге Язмалар тәрҗемәсендә бу шигырь болай дип яңгырый: «„Үткән көннәр хәзергедән нигә шулай яхшырак булды икән?“ — димә; мондый сорау синең зирәклегеңне күрсәтми».

Мисырдан чыккач, исраиллеләр нинди хата кылган? (6 нчы абзацны кара.)

6. Ни өчен элеккеге тормышны яхшырак дип санау акылсыз булыр иде? Мисал китерегез.

6 Ни өчен элеккеге тормышны яхшырак дип санау акылсыз? Чөнки, сагышка бирелеп, без яхшыны гына искә төшерергә, ә авырлыкларны, киресенчә, оныта барырга мөмкин. Борынгы исраиллеләрнең мисалы моны яхшы сурәтли. Мисырдан чыккач, андагы тормышның никадәр авыр булганы бик тиз исләреннән чыккан. Алар тәмле ризыкны искә төшерә башлаган һәм болай дип әйткән: «Без Мисырда бушлай ашаган балыкны, шулай ук кыяр, карбыз, суганнарны һәм сарымсакны шулкадәр сагынабыз!» (Сан. 11:5) Әмма бу ризык чыннан да бушлай булганмы? Һич тә юк. Ул аларга кыйммәткә төшкән. Алар бит Мисырда коллар булган (Чыг. 1:13, 14; 3:6—9). Әмма алар, бу авырлыкларны онытып, үткәндәгеләрен сагынган. Йәһвәнең башкарган эшләре өчен рәхмәтле булыр урынына, исраиллеләр Мисырдагы «гүзәл чаклары» турында уйланган. Йәһвәгә бу һич тә ошамаган (Сан. 11:10).

7. Бер апа-кардәшкә сагышка бирелмәскә нәрсә булышкан?

7 Үткәндәгеләр белән яшәмәскә безгә нәрсә булышыр? 1945 елда Бруклиндагы Бәйтелдә хезмәт итә башлаган бер апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Берничә елдан соң ул башка бәйтелчегә кияүгә чыккан, һәм алар күп еллар бергә хезмәт иткән. Әмма 1970 елларда ире авырып киткән. Үлеме якынлашканын аңлап, ул аңа мондый васыять биргән: «Безнең никахыбыз бәхетле булды. Күп кешенең андый бәхетне татыганы юк... Әлбәттә, хатирәләрең калыр, әмма син үткәндәгеләр белән яшәмә. Вакыт дәвалый. Тормышка ачуланма һәм үзеңне жәлләмә. Бергә үткәргән бәхетле чаклар һәм Йәһвәнең фатихалары өчен рәхмәтле бул. [...] Хатирәләр — Аллаһыдан килгән бүләк». Бу сүзләр белән ризалашмый булмый.

8. Үткәндәгеләр белән яшәмәү апа-кардәшебезгә нинди фатихалар китергән?

8 Бу апа-кардәш үз иренең киңәше буенча эш иткән. Ул 92 яшенә кадәр Йәһвәгә тугры булып хезмәт иткән. Үлеменә кадәр берничә ел калганда, ул болай дигән: «Тулы вакытлы хезмәттә үткәргән 63 елымны исемә төшереп, тормышым бик бәхетле булды дип әйтә алам». Бу апа-кардәш болай дип аңлаткан: «Безнең кардәшлегебез бар, һәм без алар белән җирдәге оҗмахта Бөек Нәсыйхәтчебезгә, бердәнбер хак Аллаһы Йәһвәгә мәңге хезмәт итә алырбыз. Менә ни өчен тормышыбыз мәгънәле һәм канәгатьлек китерә» *. Әйе, бу апа-кардәш үз карашын алга төбәгән.

ҮПКӘ САКЛАУ

9. Левилеләр 19:18 дә искә алынганча, кемне кичерү аеруча авыр булырга мөмкин?

9 Левилеләр 19:18 укы. Безне рәнҗеткән кеше кардәшебез, якын дустыбыз я туганыбыз булса, аны кичерү аеруча авыр була ала. Мәсәлән, бер апа-кардәшне башка кардәш акча урлауда нахакка гаепләгән. Соңрак ул гафу үтенсә дә, урлауда гаепләнгән апа-кардәш аны барыбер кичерә алмаган. Бәлки, сез нәкъ шундый ситуациягә эләкмәгәнсездер дә, әмма сезгә бу кардәшнең хисләре танышмы? Күбебезнең — ә бәлки, хәтта барыбызның да — үпкәләгәне һәм кардәшне кичерә алмыйм дип уйлаганы бардыр.

10. Үпкә хисеннән арынырга безгә нәрсә булышыр?

10 Үпкә хисеннән арынырга безгә нәрсә булышыр? Йәһвә бар нәрсәне күздән кичергәнен истә тоту. Ул кичергән авырлыкларыбызны, мәсәлән башкаларның безнең белән гаделсез мөгамәлә итүләрен, күрә (Евр. 4:13). Безнең газапларыбыз аңа да авырту китерә (Ишаг. 63:9). Моннан тыш, ул бар зыянны алып куярга вәгъдә итә (Ачыл. 21:3, 4).

11. Үпкә тотмау безгә нинди файда китерә?

11 Үпкә тотмау үзебезгә дә файда китергәнен онытмыйк. Акча урлауда нахакка гаепләнгән апа-кардәшебез моны аңлаган. Вакыт узгач, ул кардәшен кичергән. Бу апа-кардәш, без башкаларны кичерсәк кенә, Йәһвә безне кичерәчәген таныган (Мат. 6:14). Ул теге апа-кардәшнең тәртибен акламаган һәм хатасын киметмәгән, шулай да ул аны бәхилләгән. Нәтиҗәдә, апа-кардәшебез шатлык кичергән һәм игътибарын Йәһвәгә хезмәт итүгә туплый алган.

ЧИКТӘН ТЫШ ЗУР ГАЕП ХИСЕ

12. 1 Яхъя 3:19, 20 дә без нинди мөһим фикерне күрәбез?

12 1 Яхъя 3:19, 20 укы. Вакыт-вакыт барыбыз да гаеп хисе кичерә. Мәсәлән, кайберәүләр хакыйкатькә килгәнчегә кадәр кылган гөнаһлары аркасында гаеп хисе кичерә. Ә кемдер суга чумдырылганнан соң кылган гөнаһлары аркасында оят хисе кичерә. Гаеп хисе барыбызга да таныш (Рим. 3:23). Әлбәттә, без дөрес булганны эшләргә телибез, ләкин «барыбыз да еш кына абына» (Ягък. 3:2; Рим. 7:21—23). Безгә вөҗдан газапларын кичерергә ошамаса да, моның файдалы ягы да бар. Нинди? Гаеп хисе безне үз тормышыбызны үзгәртергә яки хаталарны кабатламаска дәртләндерә ала (Евр. 12:12, 13).

13. Чиктән тыш зур гаеп хисе нинди зыян китерә?

13 Икенче яктан, безне чиктән тыш зур гаеп хисе җәфаларга мөмкин. Андый хисләр кичергән кешене, ул үз гөнаһында тәүбә итсә дә һәм Йәһвә аны кичерсә дә, гаеп хисе барыбер җибәрми һәм аңа зарар гына китерә (Зәб. 31:10; 38:3, 4). Бер апа-кардәш элеккеге гөнаһлары аркасында андый хисләр кичергән дә. Ул болай дип сөйли: «Мин Йәһвә мине яңа дөньяга кертмәстер дип саный идем, шуңа күрә тырышып хезмәт итүдән мәгънә юк дип уйлый идем». Күп кенә мәсихчеләр бу кардәшнең хисләрен уртаклаша. Чиктән тыш зур гаеп хисенә бирелмик. Йәһвә безгә кул селтәми; үз-үзебезгә кул селтәп, үзебезне лаексыз дип санавыбыз Шайтанны гына сөендерә! (2 Көринтлеләргә 2:5—7, 11 белән чагыштыр.)

14. Ни өчен без Йәһвәнең кичерергә әзер булуына ышана алабыз?

14 Бәлки, сез болай дип уйлыйсыздыр: «Йәһвә мине чыннан да кичердеме? Моны ничек белеп була?» Бу сорауны бирүегез хәлегезнең өметсез булмаганын күрсәтә. Күп ел элек «Күзәтү манарасы»нда болай дип язылган булган: «Бәлки, сез берәр начар гадәтне җиңгәнсез, әмма вакыт-вакыт аның тозагына кабат эләгәсездер. [...] Сез бу гадәтнең йөрәгегезгә никадәр тирән үтеп кергәнен, бәлки, абайламагансыздыр да. Ләкин кулларыгыз салынып төшмәсен. Сез кичерә алмаслык гөнаһ кылгансыз дип уйламагыз. Алай итеп фикер йөртүегезне сездән Шайтан көтә. Сезнең хәл-кичерешләрегез инде шуны күрсәтә: хәлегез өметсез түгел, Йәһвә сезне кичерә ала. Аллаһыга басынкылык белән, эчкерсез дога кылыгыз. Аңардан саф вөҗдан һәм хатаны кабатламаска ярдәм итсен дип сораудан туктамагыз. Бәлагә эләккән бала үз атасына мөрәҗәгать иткән кебек, сез дә, күп тапкыр бер үк хатаны кылсагыз да, күктәге Атагызга мөрәҗәгать итәргә кыенсынмагыз. Шәфкатьле Йәһвә Аллаһыбыз сезгә ярдәм итәчәк, чөнки ул юмарт игелекле» *.

15, 16. Йәһвәнең безне калдырмаганын аңлау кайбер кардәшләргә ничек тәэсир иткән?

15 Күп кенә кардәшләрне Йәһвәнең аларны калдырмаганын белү юата. Мәсәлән, бер абый-кардәшне «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикада бастырылган бер очрак аеруча дәртләндергән. Шул мәкаләдә искә алынган апа-кардәш үткәндә күп авырлыклар кичергән, шуңа күрә Аллаһының яратуына ышану аңа авыр булган. Суга чумдырылганнан соң да, бу хисләр еллар буе аны борчыган. Ләкин йолым корбаны турында уйлану аңа үз карашын үзгәртергә ярдәм иткән *.

16 Теге абый-кардәш бу мәкаләнең үзенә ничек тәэсир иткәне турында болай дип язган: «Яшь чагымда мин порнография карау гадәте белән көрәштем. Күптән түгел мин бу тозакка яңадан эләктем. Мин өлкәннәрдән ярдәм сорадым һәм бу гадәтне җиңә алдым. Өлкәннәр мине Аллаһының яратуында һәм шәфкатьле булуында ышандырды. Шулай да вакыт-вакыт мин үземне булдыксыз итеп хис иттем һәм үземне Йәһвәнең яратуына лаек түгел дип санадым. Бу апа-кардәшнең очрагы миңа бик булышты. Аллаһы мине кичерә алмый дип әйткәндә, мин, асылда, Гайсәнең йолым корбаны гөнаһларымны каплый алмый дип әйтә идем. Хәзер мин андый фикер йөртүнең дөрес булмаганын аңлыйм. Мин ул мәкаләне журналдан кисеп алдым һәм, тискәре хисләр биләп алган саен, аны алып укыйм».

17. Рәсүл Паулга элеккеге гөнаһлары аркасында чиктән тыш борчылмаска нәрсә ярдәм иткән?

17 Бар бу очраклар безгә рәсүл Паулның мисалын исебезгә төшерә. Мәсихче булып киткәнчегә кадәр ул җитди гөнаһлар кылган булган. Паул моны истә тоткан, ләкин ул үткәндәгеләр белән яшәмәгән (1 Тим. 1:12—15). Ул йолымны үзенә бирелгән шәхси бүләк итеп күргән (Гәл. 2:20). Паул, гаеп хисенә чуммыйча, изге хезмәтендә иң яхшысын эшләргә тырышкан.

АЛГА КАРАП ЯШӘГЕЗ

Киләчәккә карап яшәргә тәвәккәл булыйк (18, 19 нчы абзацларны кара.) *

18. Без бу мәкаләдә нинди файдалы фикерләр карап чыктык?

18 Бу мәкаләдән без нәрсәгә өйрәндек? 1) Яхшы хатирәләр — Аллаһының бүләге. Әмма, элеккеге тормыш бик әйбәт булса да, оҗмахта барыбер яхшырак булачак. 2) Берәрсе безне рәнҗетсә, аны кичерергә һәм Йәһвә юлыннан алга таба атларга кирәк. 3) Чиктән тыш зур гаеп хисе безгә Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә комачауларга мөмкин. Шуңа күрә без, Паул кебек, Йәһвәнең безне кичергәненә ышанырга тиеш.

19. Яңа дөньяда тискәре хатирәләр безне интектермәячәген без кайдан беләбез?

19 Безнең мәңге яшәү өмете бар. Яңа дөньяда тискәре хатирәләр тәмам җуелыр. Ул вакыт турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Элекке нәрсәләр инде искә төшмәс» (Ишаг. 65:17). Уйлап кына карагыз, кайберәүләребез, Йәһвәгә гомер буе хезмәт итеп, олы яшькә җитте, ләкин яңа дөньяда алар яңадан яшь булачак (Әюп 33:25). Шуңа күрә, әйдәгез, үткәндәгеләр белән яшәмәскә тәвәккәл булыйк һәм карашыбызны киләчәккә төбик.

142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк

^ 5 абз. Үткәндәгеләрне истә тоту — яхшы нәрсә. Әмма хатирәләр безгә Йәһвәгә бүген хезмәт итәргә һәм киләчәкне истә тотарга комачауларга тиеш түгел. Нәрсә аркасында без үткәндәгеләр белән генә яши башларга мөмкин? Бу мәкаләдә без өч якка игътибар итәрбез һәм Изге Язмалардагы принципларны карап чыгарбыз. Шулай ук без заманча мисалларга күз салырбыз.

^ 4 абз. АҢЛАТМА: үткәндәгеләр белән яшәгән кеше элеккеге тормышын яхшырак дип саный, аны сагына һәм аның турында гына сөйли.

^ 14 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1995 ел, 1 декабрь, 11 б. кара.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: үткәндәгеләрне сагыну, үпкә саклау һәм чиктән тыш зур гаеп хисе авыр йөк сыман. Алар безгә тормышка алып баручы юлдан барырга комачаулый.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бу йөкләрдән арынсак, без җиңеллек, шатлык һәм көч сизәрбез. Нәтиҗәдә, без киләчәккә карап яшәрбез.