Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

46 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Кыю бул! Йәһвә — синең Ярдәмчең

Кыю бул! Йәһвә — синең Ярдәмчең

«Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам» (ЕВР. 13:5).

55 ҖЫР Алардан курыкмагыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ялгызлык я өметсезлек хисе басканда, безне нәрсә юата ала? (Зәбур 118:5—7)

СЕЗНЕҢ үзегезне ялгыз, ярдәмчесез итеп хис иткәнегез бармы? Күпләргә, шул исәптән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә дә, андый хисләр таныш (1 Пат. 19:14). Андый чакларда безне Йәһвәнең мондый вәгъдәсе юата ала: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам». Без тулы ышаныч белән болай дип әйтә алабыз: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам» (Евр. 13:5, 6). Бу сүзләрне рәсүл Паул Яһүдтәге кардәшләренә якынча б. э. 61 елында язган булган. Аның сүзләре безгә Зәбур 118:5—7 дә (укы) язылганны исебезгә төшерә.

2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз һәм ни өчен?

2 Паул Йәһвәнең кулын күп тапкыр сизгән, шуңа күрә ул да, мәдхия җырлаучы кебек, Йәһвәнең кайгыртучан Ярдәмче булуында һич шикләнмәгән. Мәсәлән, Еврейләргә хат язар алдыннан ике ел алдарак рәсүл Паул, корабта сәяхәт иткәндә, көчле давылга эләккән (Рәс. 27:4, 15, 20). Бу сәяхәттә һәм моңа кадәр Йәһвә Паулга төрлечә ярдәм иткән. Йәһвә аңа Гайсә Мәсих һәм фәрештәләр аша, хакимлеккә ия кешеләр аша һәм кардәшләре аша ярдәм иткән. Моны күрер өчен, әйдәгез, бу мәкаләдә Паул тормышындагы кайбер очракларны карап китик. Без шуны күрербез: Йәһвәдән ярдәм сорап үтенү мәгънәсез эш түгел, чөнки ул чыннан да безнең Ярдәмчебез.

ГАЙСӘ БЕЛӘН ФӘРЕШТӘЛӘРНЕҢ ЯРДӘМЕ

3. Паул, мөгаен, нәрсә турында уйлангандыр һәм ни өчен?

3 Якынча б. э. 56 елында рәсүл Паул гыйбадәтханәгә килгән, әмма халык аны гыйбадәтханәдән өстерәп алып чыккан һәм үтерергә теләгән. Икенче көнне Паулны Югары киңәшмәгә китергәннәр. Анда аны өзгәләп ташлый язганнар (Рәс. 21:30—32; 22:30; 23:6—10). Мөгаен, Паул болай дип уйлаган: «Моны кичереп чыга алырмынмы?» Билгеле, Паул ярдәмгә мохтаҗ булган.

4. Йәһвә Паулга Гайсә аша ничек ярдәм иткән?

4 Паул нинди ярдәм алган? Кулга алынганнан соң икенче көнне Хуҗабыз Гайсә Мәсих, Паулга күренеп, болай дигән: «Кыю бул! Син минем турында Иерусалимда төпле шаһитлек бирдең, ә хәзер Римда да шаһитлек бирергә тиешсең» (Рәс. 23:11). Бу дәртләндергеч сүзләр бик вакытлы булган. Гайсә Паулны Иерусалимда шаһитлек биргәне өчен эчкерсез мактаган һәм Римда да шаһитлек бирерсең дип ышандырган. Димәк, Паулның Римга кадәр исән-сау барып җитәчәгенә ышаныр өчен нигезе булган. Андый ышандыручы сүзләр ишетеп, Паул үзен ата кочагындагы бала кебек хис иткәндер.

Диңгездәге көчле давыл вакытында фәрештә Паулга корабтагы бар кеше исән калачак дип әйтә (5 нче абзацны кара.)

5. Йәһвә Паулны фәрештә аша ничек ныгыткан? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

5 Әмма моның белән генә Паулның авырлыклары чикләнмәгән. Якынча ике елдан соң Паул Италиягә җибәрелгән булган. Паул утырган кораб көчле давылга эләккән. Корабтагылар исән калуларына бар өметләрен җуйган. Әмма Паул куркуга төшмәгән. Ул корабтагы кешеләргә болай дигән: «Мин Аллаһы кешесе һәм аңа изге хезмәт башкарам. Үткән төнне аның бер фәрештәсе минем янга килеп, болай диде: „Курыкма, Паул. Син кайсар каршына басарга тиеш. Аллаһы синең хакка үзең белән булган һәр кешенең гомерен саклап калачак“». Шулай итеп, Йәһвә фәрештә аша ике ел элек әйткәннәрен кабатлап әйткән. Нәтиҗәдә, Паул Римга килеп җиткән (Рәс. 27:20—25; 28:16).

6. Гайсәнең нинди вәгъдәсе безне ныгыта һәм ни өчен?

6 Без ничек ярдәм алабыз? Паулга ярдәм иткән кебек, Гайсә безгә дә ярдәм итәчәк. Гайсә үз шәкертләренә мондый вәгъдә биргән: «Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:20). Гайсәнең сүзләре безне ныгыта. Һәрбер кешенең тормышында авыр чаклары булгалый. Мәсәлән, якын кешебезне югалтсак, җан әрнүе елларга сузылырга мөмкин. Ә кайберәүләр картлык аркасында авырлыклар кичерә. Өченчеләре депрессиядән интегә. Шулай да без бирешмибез, чөнки Гайсә һәрвакыт безнең белән — хәтта тормышның иң караңгы чорларында да (Мат. 11:28—30).

Без вәгазьләгәндә, фәрештәләр безгә булыша һәм бу эш белән җитәкчелек итә (7 нче абзацны кара.)

7. Ачылыш 14:6 дан күренгәнчә, Йәһвә безгә бүген ничек булыша?

7 Аллаһы Сүзе күрсәткәнчә, Йәһвә безгә фәрештәләр аша да ярдәм итә (Евр. 1:7, 14). Мәсәлән, без «һәр милләткә, кабиләгә [һәм] телгә» «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» җиткергәндә, фәрештәләр безгә булыша һәм бу эш белән җитәкчелек итә. (Мат. 24:13, 14; Ачылыш 14:6 укы.)

ХАКИМЛЕККӘ ИЯ БУЛГАННАРДАН ЯРДӘМ

8. Йәһвә гаскәр башлыгы аша Паулга ничек ярдәм иткән?

8 Паул нинди ярдәм алган? Б. э. 56 елында Гайсә Мәсих Паулга әйткәнчә, ул Римда да шаһитлек бирергә тиеш булган. Ләкин Иерусалимдагы кайбер яһүдләр, Паулны сагалап торып, аны үтерергә ниятләгән. Гаскәр башлыгы Клавдий Лисий, моның турында белеп алып, Паулны коткарган. Ул, озакка сузмыйча, Паулны гаскәрләр сагы астында Кайсариягә җибәргән. Якынча йөз километр ара үтеп, Паул Кайсариягә килеп җиткән, һәм анда идарәче Феликәс «Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга әмер биргән». Анда инде аңа куркыныч янамаган (Рәс. 23:12—35).

9. Идарәче Фисте Паулга ничек ярдәм иткән?

9 Киләсе ике елын Паул Кайсариядәге төрмәдә үткәргән. Идарәче Феликәсне Фисте алмаштырган. Яһүдләр Фистедән Паулны Иерусалимга җибәрүен үтенгән, әмма Фисте баш тарткан. Күрәсең, ул яһүдләрнең Паулны «юлда сагалап үтерергә сүз куешканнарын» белгән (Рәс. 24:27—25:5).

10. Паул үзенең Кайсарга җибәрелүен сорагач, Фисте ничек эш иткән?

10 Соңрак Паул Кайсариядә суд алдына баскан. Фисте, «яһүдләрнең күңелен табарга теләгәнгә», Паулдан болай дип сораган: «Сине гаепләп минем алда хөкем итсеннәр өчен, Иерусалимга барасың киләме?» Паул, Иерусалимга эләксә, исән калмаячагын белгән. Шул ук вакыт, Римга барса, ул тормышын да коткарыр, хезмәтен дә дәвам итә алыр иде дип уйлаган, шуңа күрә ул: «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» — дигән. Киңәшчеләре белән киңәшләшеп, Фисте болай дип җаваплаган: «Кайсар алдында хөкем ителәсең килсә, кайсар янына китәрсең». Фистенең карары Паулның тормышын коткарып калган, чөнки аның карары ярдәмендә Паул Римга бара алган, ә анда инде аны яһүдләр үтерә алмаган (Рәс. 25:6—12).

11. Паул Ишагыянең нинди сүзләре турында уйлангандыр?

11 Италиягә җибәрелүен көткән арада Паул Ишагыянең сүзләре турында уйлангандыр. Бу пәйгамбәр Йәһвәнең дошманнары турында мондый сүзләр язган булган: «Ният корыгыз, ләкин ул җимерелер! Теләгәнегезне сөйләгез, ләкин ул уңышлы булмас, чөнки Аллаһы безнең белән!» (Ишаг. 8:10) Паул Йәһвәнең ярдәм итәчәгендә шикләнмәгән, һәм бу аңа киләчәктәге авырлыклардан курыкмаска ярдәм иткән.

Борынгы замандагы кебек, бүген дә Йәһвә, үз хезмәтчеләрен яклар өчен, хакимлеккә ия булган кешеләрне куллана ала (12 нче абзацны кара.)

12. Юли Паул белән ничек мөгамәлә иткән һәм Паул моннан нинди нәтиҗә ясый алган?

12 Б. э. 58 елында Паулны Юли исемле йөзбашы белән Италиягә җибәргәннәр. Хәзер күп нәрсә Юлидән торган: ул Паулны я кимсетә алган, я аңа хөрмәт күрсәтеп мөгамәлә итә алган. Ул үз хакимлеген ничек кулланыр? Икенче көнне сәяхәтләренең беренче тукталышында «Юли, игелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына, алар аның турында кайгыртсын өчен, барырга рөхсәт иткән». Ә соңрак Юли хәтта Паулның тормышын коткарган. Ничек итеп? Гаскәриләр бар тоткыннарны үтерергә теләгән, әмма Юли, «Паулны коткарып калыр өчен», аларга моны эшләргә рөхсәт итмәгән. Мөгаен, Паул Юли аша Йәһвәнең ярдәмен һәм яклавын күргән (Рәс. 27:1—3, 42—44).

13 нче абзацны кара

13. Йәһвә хакимлеккә ия булган кешеләрне ничек куллана ала?

13 Без ничек ярдәм алабыз? Теләсә, Йәһвә хакимлеккә ия булган кешеләргә, алар аның ихтыярын үтәсен өчен, изге рухы белән тәэсир итә ала. Сөләйман патша болай дигән: «Патшаның йөрәге Йәһвә кулында су агымы сыман, Ул аны кая теләсә, шунда бора» (Гыйб. сүз. 21:1). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Кешеләр, канал казып, су агымын кирәкле якка юнәлтә ала. Йәһвә дә, изге рухын кулланып, идарәчеләрнең фикерләрен кирәкле якка бора ала. Нәтиҗәдә, идарәчеләр кабул иткән карарлар Аллаһының халкына файда китерә. (Езра 7:21, 25, 26 белән чагыштыр.)

14. Рәсүлләр 12:5 буенча, без кем турында дога кыла алабыз?

14 Без нәрсә эшли алабыз? Хакимлеккә ия булган кешеләр мәсихче тормышыбызга һәм хезмәтебезгә кагылышлы сораулар карап чыкканда, без «патшалар белән башлыклар турында» дога кыла алабыз (1 Тим. 2:1, 2; Ник. 1:11). Беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, без дә төрмәдәге кардәшләр турында Йәһвәгә ялварып дога кылабыз. (Рәсүлләр 12:5 укы; Евр. 13:3.) Шулай ук без төрмә сакчылары турында дога кыла алабыз, алар да, Юли кебек, кардәшләребез белән «игелек күрсәтеп» мөгамәлә итсеннәр дип Йәһвәдән сорый алабыз. («Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Рәсүлләр 27:3 кә китерелгән аңлатманы кара.)

ИМАНДАШЛАР КҮРСӘТКӘН ЯРДӘМ

15, 16. Йәһвә Аристарх белән Лүк аша Паулга ничек ярдәм иткән?

15 Паул нинди ярдәм алган? Паул Римга юл тотканда, Йәһвә аңа күп тапкыр кардәшләре аша ярдәм иткән. Кайбер мисалларга күз салыйк.

16 Аристарх белән Лүк, Паулның тугры хезмәттәшләре, аның белән бергә Римга барырга карар иткән *. Алар үз тормышларын куркыныч астына куйган дип әйтеп була, чөнки, Паулдан аермалы буларак, алар, күрәсең, Римга исән-имин барып җитәчәкләре турында хәбәр алмаган. Тик давыл купкач кына, алар исән калачаклары турында белгән. Аристарх белән Лүк Кайсариядә Паул белән бергә корабка утыргач, Паул Йәһвәгә бу кыю кардәшләрне җибәргәне өчен рәхмәтләр белдереп дога кылгандыр (Рәс. 27:1, 2, 20—25).

17. Йәһвә Паулга имандашлары аша ничек ярдәм иткән?

17 Паулның сәяхәте вакытында аның кардәшләре аңа зур ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, Сидон портында Юли «Паулга дуслары янына, алар аның турында кайгыртсын өчен, барырга рөхсәт иткән». Соңрак Путеоли шәһәрендә дә Паул юлдашлары белән кардәшләрне очраткан. Алар аны үзләрендә бер атнага калырга үтенгән. Җирле кардәшләр Паулның һәм аның дусларының ихтыяҗларын кайгыртканда, ул аларны дәртләндергеч очраклар сөйләп рухландырырга тырышкандыр. (Рәсүлләр 15:2, 3 белән чагыштыр.) Путеолида берникадәр вакыт үткәргәч, Паул үз юлдашлары белән юлын дәвам иткән (Рәс. 27:3; 28:13, 14).

Паулга ярдәм иткән кебек, Йәһвә безгә дә кардәшләр аша ярдәм итә (18 нче абзацны кара.)

18. Ни өчен Паул Аллаһыга рәхмәтләр укыган һәм кыюланып киткән?

18 Римга юл тотканда, Паул шул шәһәрдәге җыелышка өч ел элек язган сүзләрен исенә төшергәндер: «Сезнең яныгызга да инде ничәмә еллар буе киләсем килә» (Рим. 15:23). Әмма анда тоткын булып киләчәген ул күз алдына да китермәгәндер. Үзен сәламләргә дип килгән кардәшләрне күргәч, Паул бик нык шатланган! Изге Язмаларда болай диелә: «Аларны күргәч, Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде һәм кыюланып китте» (Рәс. 28:15). Игътибар итегез, кардәшләрнең килгәннәре өчен Паул Аллаһыга рәхмәтләрен белдергән, чөнки ул тагын бер тапкыр Йәһвәнең ярдәмен күргән.

19 нчы абзацны кара

19. 1 Петер 4:10 буенча, Йәһвә, кардәшләргә ярдәм итәр өчен, безне ничек куллана ала?

19 Без нәрсә эшли алабыз? Сез авырган я башка сәбәпләр аркасында газап чиккән кардәшләрне беләсезме? Бәлки, кардәш якын кешесен югалткандыр. Ярдәмгә мохтаҗ кардәшне күрсәк, Йәһвәдән аңа җылы сүз әйтергә я игелек кылырга булышсын дип сорыйк. Бәлки, кардәшебез нәкъ моңа мохтаҗдыр да. (1 Петер 4:10 укы.) * Безнең игътибарыбыз кардәшкә «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам» дигән Йәһвәнең вәгъдәсен исенә төшерә ала. Кардәшебезгә ярдәм итү үзебезгә дә шатлык китерер.

20. Ни өчен без: «Йәһвә — минем ярдәмчем»,— дип әйтә алабыз?

20 Паул һәм аның юлдашларының очрагындагы кебек, без дә давылларга — тормыш давылларына очрыйбыз. Шул ук вакыт, Йәһвә безнең белән булганга, без курыкмыйбыз. Ул безгә Гайсә Мәсих һәм фәрештәләр аша ярдәм итә. Шулай ук, бу аның ихтыярына туры килсә, Йәһвә безгә хакимлеккә ия булган кешеләр аша да ярдәм итә. Үзенең изге рухы белән Йәһвә кардәшләрне безгә ярдәмгә килергә дәртләндерә. Күпчелегебез моны үз тәҗрибәсендә татыган. Шуңа күрә, рәсүл Паул кебек, без дә болай дип әйтә алабыз: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» (Евр. 13:6)

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

^ 5 абз. Йәһвә рәсүл Паулга авырлыклары белән көрәшергә ярдәм иткән. Ул моны нинди өч юл белән эшләгән? Без моны бу мәкаләдән белербез. Йәһвә безнең өчен дә Ярдәмче булып тора. Моңа инаныр өчен, аның элек үз хезмәтчеләренә ничек ярдәм иткәнен карап чыгу файдалы булыр.

^ 16 абз. Аристарх һәм Лүк Паул белән сәяхәт иткән. Әмма алар моның белән генә чикләнмәгән. Паул Римда төрмәдә утырганда, алар аның белән булган (Рәс. 16:10—12; 20:4; Көл. 4:10, 14).