Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Онесим белән Жеральдина

Туган илләренә кайткан кардәшләрне зур фатихалар көтә

Туган илләренә кайткан кардәшләрне зур фатихалар көтә

КҮП КЕНӘ кардәшләр, үз тормышларын яхшыртыр өчен, бай илләргә күченгән булган. Әмма хәзер аларның күпләре туган илләренә кайта. Йәһвәгә һәм кешеләргә карата ярату аларны ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченергә дәртләндерә (Мат. 22:37—39). Аларга нинди үзгәрешләр ясарга туры килгән һәм алар нинди фатихалар урган? Моны белер өчен, әйдәгез, Көнбатыш Африкадагы Камерун иленә күченгән кардәшләрнең мисалларын карап китик.

«„БАЛЫКЛЫ“ УРЫНДА ХЕЗМӘТ ИТҮ»

1998 елда Онесим исемле кардәш, туган иле Камерунны калдырып, баерак илгә күченгән. Ул шул илдә 14 ел яшәгән. Бер тапкыр мәсихче очрашуда ул вәгазь эшенә бәйле мондый мисал ишеткән. Нотыкчы болай дигән: «Әйтик, ике дус төрле урында балык тота, ди. Аларның берсе күбрәк балык тотса, икенчесе шул балыклы урынга күчмәсме?»

Бу мисал Онесимны Камерунга кайту турында уйланырга дәртләндергән. Анда бит бик күп кеше рухи яктан ярдәмгә мохтаҗ булган. Әмма аның кайбер шикләре булган. Мәсәлән, ул, чит илдә күп еллар яшәгәнгә күрә, Камерундагы тормышка яңадан ияләшә алырмынмы дип борчылган. Үзен сынап карар өчен, Онесим Камерунга башта алты айга күченгән, ә 2012 елда тулысынча күченгән.

Онесим, елмаеп, болай дип сөйли: «Миңа кабат кызуга һәм тормыш шартларына ияләшергә туры килде. Патшалык Залында каты эскәмияләрдә утырырга туры килде. Әмма мин игътибарымны күбрәк программага тупларга тырыштым, һәм уңайлы урындыклар турында хатирәләр ахыр чиктә җуелды».

2013 елда Онесим кардәш Жеральдина исемле апа-кардәшкә өйләнгән. Бу апа-кардәш, Франциядә тугыз ел яшәп, Камерунга кире кайткан булган. Рухи эшләрне беренче урынга куйганга, алар нинди фатихалар урган? Онесим болай ди: «Без Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыдык, ә бүгенге көндә Бәйтелдә хезмәт итәбез. Соңгы ел эчендә җыелышыбызда 20 өйрәнүче суга чумдырылды. Хәзер мин чыннан да „балыклы“ урында хезмәт итәм» (Марк 1:17, 18). Жеральдина болай дип өсти: «Мин шулкадәр күп фатихалар алачагымны күз алдыма да китерә алмаган идем».

РУХИ БАЛАЛАР ҮСТЕРҮДӘН КИЛГӘН ШАТЛЫК

Жюдит белән Сам-Кастель

Кушма Штатларга күченгән Жюдит хезмәтен киңәйтү турында хыялланган. Ул болай дип сөйли: «Туган якларыма кайткан саен, мин берничә өйрәнү таба идем. Кире АКШка китәргә кирәк булганда, мин елый идем, чөнки өйрәнүчеләремне калдырырга жәл иде». Шулай да Жюдит Камерунга бөтенләйгә кайтырга батырчылык итмәгән. АКШта аның яхшы эше булган, һәм ул Камерунда яшәүче әтисенең дәвалануы өчен түли алган. Ләкин ахыр чиктә ул, Йәһвәгә таянып, күченергә булган. Жюдит үзе таныганча, ул АКШтагы комфортлы тормышын сагынган. Ул, яңа шартларга ияләшер өчен, Йәһвәдән ярдәм сораган, һәм Йәһвә аны район күзәтчесе белән аның хатыны аша ныгыткан.

Үткәндәгеләрен исенә төшереп, Жюдит болай ди: «Өч ел эчендә мин дүрт кешегә суга чумдырылырга булыштым». Соңрак ул махсус пионер булып хезмәт иткән. Ә бүген ул ире Сам-Кастель белән район хезмәтендә катнаша. Ә Жюдитның әтисе нинди хәлдә? Жюдит һәм аның гаиләсе башка илдә яхшы хастаханә таба алган. Анда аңа операцияне бушлай ясаганнар. Бәхеткә каршы, операция әйбәт үткән.

ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕН СИЗҮ

Каролина белән Виктор

Виктор исемле кардәш Канадага күченгән булган. «Күзәтү манарасы»нда югары белем турындагы мәкаләне укыгач, ул университетта укуым — дөрес карармы икән дип шикләнә башлаган. Нәтиҗәдә, ул, университетны калдырып, кыска вакытлы курслар үткән. «Бу миңа тизрәк эш табарга һәм күптәнге максатыма ирешергә — пионер хезмәтен башларга булышты»,— дип әйтә Виктор. Соңрак ул Каролина исемле апа-кардәшкә өйләнгән, һәм бергә алар Камерунга сәяхәт итәргә булган. Камерундагы Бәйтелдә экскурсиядә булганда, кардәшләр аларны Камерунда хезмәт итәргә дәртләндергән. Виктор болай ди: «Безнең баш тартыр өчен бер сәбәп тә юк иде. Без гади тормыш алып барганга, бу чакыруны кабул итә алдык». Каролинаның сәламәтлеге белән кайбер проблемалары булса да, алар барыбер күченергә булган.

Шулай итеп, Виктор белән Каролина пионер хезмәтләрен Камерунда дәвам иткән. Берникадәр вакыт алар җыелган акчаларына яшәгән. Аннан соң алар, эшләп алыр өчен, берничә айга Канадага барып кайткан. Камерунга кире кайтып, алар хезмәтләрен дәвам иткән. Күченү бу парга нинди фатихалар китергән? Алар Патшалык вәгазьчеләре мәктәбен үткән, махсус пионерлар булып хезмәт иткән, ә хәзер теократик төзелешләрдә ирекле хезмәтчеләр булып хезмәт итә. Виктор болай ди: «Без, комфортлы тормышыбызны калдырырга әзер булганга, Йәһвәнең кулын күрә алдык».

«КЕШЕГӘ ЙӘҺВӘГӘ БАГЫШЛАНЫРГА БУЛЫШУДАН ЗУРРАК БӘХЕТ ЮК»

Стефани белән Ален

Ален исемле кардәш Германиядә яшәгән һәм университетта укыган. 2002 елда ул «Яшьләр, сез тормышыгызны нәрсәгә багышларсыз?» (рус) дигән буклетны укыган. Бу буклет аны яңа максатлар куярга дәртләндергән. 2006 елда, Хезмәтне яхшырту мәктәбендә укып чыккач, аны туган иле Камерунга билгеләгәннәр.

Камерунда Ален ярты көнлек эш тапкан. Соңрак ул акчалырак эшкә урнашкан, әмма бу эш аңа хезмәт итәргә комачаулар дип борчылган. Соңрак аңа махсус пионер булып хезмәт итәргә чакыру килгән. Ул озак уйламыйча аны кабул иткән. Начальнигы Аленны җибәрергә теләмәгән һәм хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иткән, ләкин Ален үз карарын үзгәртмәгән. Берникадәр вакыттан соң Ален Стефани исемле апа-кардәшкә өйләнгән. Ул, күп еллар Франциядә яшәп, кире Камерунга кайткан булган. Стефани анда нинди авырлыкларга очраган?

Ул болай ди: «Минем сәламәтлек белән бәйле кайбер кечкенә авырлыклар һәм аллергия башланды. Әмма мин регуляр рәвештә дәваланам һәм хәзер үземне күпкә яхшырак хис итәм». Бу ирле-хатынлы пар чыдамлылыгы өчен фатихаланган булган. Ален болай ди: «Без ерак урнашкан Кате дип аталган авылга вәгазьләргә баргач, анда берничә өйрәнү таптык. Соңрак без алар белән телефон буенча өйрәндек. Нәтиҗәдә, ике өйрәнүчебез суга чумдырылды һәм бу авылда кечкенә төркем оештырылды». Стефани болай дип өсти: «Кешегә Йәһвәгә багышланырга булышудан зуррак бәхет юк. Монда хезмәт итеп, без моңа күп тапкыр инандык». Бүген Ален белән Стефани район хезмәтендә катнаша.

«КАРАРЫБЫЗНЫҢ ДӨРЕС БУЛУЫНА ИНАНДЫК»

Леонс белән Жизель

Италиядә табиблыкка укыганда, Жизель хакыйкать белән танышкан. Аның белән өйрәнү үткәргән пионер гаиләнең гади тормыш рәвеше аңа бик нык тәэсир иткән. Ул үзе дә хезмәттә күбрәкне эшләргә теләгән һәм укуының соңгы елларында пионер хезмәтен башлаган.

Жизель Камерунга кайтырга һәм хезмәтен анда дәвам итәргә теләгән. Ләкин ул бераз курыккан. Ул болай ди: «Мин Италиядә яшәү хокукымны югалтырмын һәм гаиләм һәм дусларым белән бүтән очраша алмамын дип борчыла идем». Моңа карамастан, Жизель 2016 елның май аенда Камерунга кайткан. Берникадәр вакыттан ул Леонс исемле абый-кардәшкә кияүгә чыккан, һәм алар, Камерун филиалы киңәш иткәнчә, Айос шәһәренә күченгән, чөнки анда вәгазьчеләргә ихтыяҗ бик зур булган.

Айоста тормыш ничегрәк булган? Жизель болай ди: «Еш кына атналар буе ут булмый иде, һәм моның аркасында телефоннарыбыз утыра иде, шуңа күрә күпчелек вакыт без аларны куллана алмый идек. Мин утта ризык әзерләргә өйрәндем. Без төнлә яктырткычлар белән, халык азрак булган вакытта, кул арбасы белән суга йөри идек». Бу парга нәрсә булышкан? Жизель болай ди: «Йәһвәнең рухы, иремнең кайгыртуы һәм гаиләм белән дусларымның рухи һәм вакыт-вакыт матди яктан ярдәм итүләре безгә бик булышты».

Жизель туган иленә кайтканына үкенмиме? «Һич тә юк! — дип әйтә ул.— Башта авырлыклар һәм күңелсез уйлар булса да, без барысын да җиңә алдык. Без ирем белән үз карарыбызның дөрес булуына инандык. Без, Йәһвәгә таянып, аңа тагы да якынлаштык». Леонс белән Жизель Патшалык вәгазьчеләре мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер вакытлы махсус пионерлар булып хезмәт итә.

Күп балык тотар өчен, балыкчы бар авырлыкларга түзәргә әзер булган кебек, туган иленә кайткан кардәшләр дә, Патшалык хәбәрен кабул итә алган эчкерсез кешеләрне табар өчен, күп нәрсәләрен калдырырга әзер булган. Йәһвә бу кардәшләрнең тырышлыкларын да, аның исеменә күрсәткән мәхәббәтләрен дә онытмый (Ник. 5:19; Евр. 6:10). Сез дә чит илдә яшәсәгез һәм туган илегездә хакыйкатькә сусаган күп кеше яшәсә, туган илегезгә кире кайта аласызмы? Шулай эшләсәгез, сезне күп фатихалар көтә (Гыйб. сүз. 10:22).