Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

45 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бер-берегезгә карата тугры мәхәббәт күрсәтегез

Бер-берегезгә карата тугры мәхәббәт күрсәтегез

«Бер-берегезгә тугры мәхәббәт һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез» (ЗӘК. 7:9).

107 ҖЫР Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Бер-беребезгә карата тугры мәхәббәт күрсәтер өчен, нинди сәбәпләребез бар?

БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ карата тугры мәхәббәт күрсәтер өчен, безнең сәбәпләребез бик күп. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр китабында болай диелә: «Тугры мәхәббәт һәм тугрылык сине калдырмасын. [...] Шулчак син Аллаһының һәм кешеләрнең илтифатын казанырсың»; «игелекле [яки тугры мәхәббәт күрсәткән] кеше үзенә файда таба»; «тәкъвалыкка һәм тугры мәхәббәткә омтылучы тормыш, тәкъвалык һәм данга ирешер» (Гыйб. сүз. 3:3, 4; 11:17, иск., 21:21).

2 Бу өзекләрдә бер-беребезгә тугры мәхәббәт күрсәтер өчен өч сәбәп китерелә. Беренчедән, тугры мәхәббәт күрсәтеп, без Аллаһыны сөендерәбез. Икенчедән, бу сыйфатны күрсәтү үзебезгә күп файда китерә. Мәсәлән, без яхшы дус булырга өйрәнәбез. Өченчедән, тугры мәхәббәт күрсәтү безгә киләчәктә дә күп фатихалар китерәчәк. Мәсәлән, без мәңгелек тормышка ия булачакбыз. Әйе, Аллаһының «бер-берегезгә тугры мәхәббәт һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез» дигән сүзләре буенча эш итәр өчен, сәбәпләребез юк түгел (Зәк. 7:9).

3. Без нинди сорауларга җавап алырбыз?

3 Бу мәкаләдә без дүрт сорауга җавап алырбыз: без кемгә карата тугры мәхәббәт күрсәтергә тиеш? Рут китабы тугры мәхәббәт күрсәтү турында безне нәрсәгә өйрәтә? без бүген ничек тугры мәхәббәт күрсәтә алабыз? бу сыйфатны күрсәткән кешеләр нинди фатихаларга ия?

БЕЗ КЕМГӘ КАРАТА ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТЕРГӘ ТИЕШ?

4. Без Йәһвәдән тугры мәхәббәт күрсәтүдә ничек үрнәк ала алабыз? (Марк 10:29, 30)

4 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә тугры мәхәббәтне, ягъни сүрелми торган җылы хисләрен, үзен яраткан хезмәтчеләренә карата күрсәтә (Дан. 9:4). Без, «Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алырга» телибез (Эфес. 5:1). Шуңа күрә без кардәшләребезгә карата җылы хисләр үстерергә тырышабыз да. (Марк 10:29, 30 укы.)

5, 6. Кайвакыт тугрылык дигәндә нәрсә күздә тотыла?

5 Билгеле, тугры мәхәббәтнең нәрсә икәнен яхшырак аңласак, без бу сыйфатны күрсәтә дә алырбыз. Тугры мәхәббәт тугрылыктан нәрсә белән аерылып тора? Бер мисалга игътибар итик.

 6 Бер компаниядә күп ел эшләүче кешене ниндидер мәгънәдә тугры эшче дип атап була. Бәлки, бу еллар дәвамында аның начальство белән күрешкәне дә булмагандыр һәм эштәге кайбер кагыйдәләр аңа ошап бетмидер. Әмма, эш хакы вакытында түләнгәнгә, ул бу эштә кала. Мөгаен, пенсиягә чыкканчы яки яхшырак эш табылганчы, ул шунда эшләвен дәвам итәр.

7, 8. a) Кешене тугры мәхәббәт күрсәтергә нәрсә дәртләндерә? ә) Ни өчен без Рут китабыннан кайбер өзекләргә игътибар итәрбез?

7  Өстәге мисалда китерелгән тугры эшче һәм тугры мәхәббәт күрсәткән кеше арасында аерма нинди? Аларның мотивлары төрле. Ни өчен Аллаһы хезмәтчеләре тугры мәхәббәт күрсәткән? Алар моны тиеш булганга гына эшләгәнме? Юк. Аларны моңа йөрәкләре дәртләндергән. Давыт мисалына игътибар итик. Йөрәк аны дусты Йонафанга карата тугры мәхәббәт күрсәтергә дәртләндергән. Ә бит Йонафанның атасы Давытны үтерергә теләгән. Йонафанның үлеменнән соң күп еллар узгач та, Давыт аның улы Мәфибәшиткә тугры мәхәббәт күрсәтүен дәвам иткән (1 Иш. 20:9, 14, 15; 2 Иш. 4:4; 8:15; 9:1, 6, 7).

8 Ә хәзер, әйдәгез, Рут китабыннан кайбер өзекләргә игътибар итик. Бу китап безне тугры мәхәббәт күрсәтү турында күп нәрсәгә өйрәтә ала. Анда искә алынган кешеләр нинди үрнәк калдырган? Без бу китаптагы киңәшләрне бүген җыелышта ничек куллана алабыз? *

РУТ КИТАБЫ ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТЕРГӘ ӨЙРӘТӘ

9. Ни өчен Нагомия Йәһвә аңа каршы бәлаләр җибәрә дип уйлаган?

9 Рут китабында Нагомия, килене Рут һәм Аллаһыдан куркып яшәүче Богаз исемле кеше турында сүз бара. Богаз Нагомиянең ире ягыннан бертуганы булган. Исраилдә ачлык башланганга, Нагомия һәм аның ире ике улы белән Моабка күченгән. Вакыт узу белән Нагомиянең ире үлеп киткән. Ике улы җирле хатын-кызларга өйләнгән, ләкин соңрак алар да үлеп киткән (Рут 1:3—5; 2:1). Бар бу хәсрәтләр Нагомияне кайгыга батырган. Ул хәтта бу бәлаләрне аңа Йәһвә җибәргән дип уйлый башлаган. Үз хисләрен ул мондый сүзләр белән белдергән: «Йәһвәнең кулы миңа каршы күтәрелгән»; «Чиксез Кодрәт Иясе миңа ачы тормыш биргән». Ул шулай ук болай дигән: «Миңа Йәһвә каршы торган һәм миңа Чиксез Кодрәт Иясе бәла китергән» (Рут 1:13, 20, 21).

10. Йәһвә Нагомиянең ачы сүзләренә ничек караган?

10 Йәһвә Нагомиянең ачы сүзләренә ничек караган? Ул үзенең кайгыга баткан хезмәтчесенә үпкәләмәгән. Киресенчә, ул аның хисләрен бик яхшы аңлаган. Йәһвә «җәберләү зирәк кешене акылсызлыкка этәрә алганын» бик яхшы белә (Вәг. 7:7). Нагомиягә, Йәһвәнең үзен һаман да яратканын күрер өчен, ярдәм кирәк булган. Йәһвә аңа ничек булышкан? (1 Иш. 2:8) Ул Рутны Нагомиягә карата тугры мәхәббәт күрсәтергә дәртләндергән. Наз һәм зур теләк белән Рут үзенең каенанасын эмоциональ һәм рухи яктан ныгыткан. Без Рут мисалыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

11. Ни өчен кардәшләр, шәфкатьлелек күрсәтеп, боеккан кардәшләрне юатырга тырыша?

11 Тугры мәхәббәт безне стресс кичергәннәрне юатырга дәртләндерергә тиеш. Рут Нагомия өчен терәк булган кебек, бүген дә күп кенә кардәшләр, шәфкатьлелек күрсәтеп, юатуга мохтаҗ яки боеккан кардәшләрне теләп юата. Алар үз имандашларын бик ярата һәм аларга ярдәм итәргә ашыга (Гыйб. сүз. 12:25; 24:10). Бу рәсүл Паулның сүзләренә бик яхшы туры килә. Ул болай дип язган: «Боеккан җаннарны юатыгыз, хәлсезләргә ярдәм кулы сузыгыз һәм бар кешеләргә карата түземле булыгыз» (1 Тис. 5:14).

Игътибар белән тыңлап, без боеккан кардәшне ныгыта алабыз (12 нче абзацны кара.)

12. Боеккан кардәшне юатыр өчен, нәрсә эшләү мөһим?

12 Боеккан кардәшне тыңлау һәм аны яратуыбызда ышандыру еш кына иң яхшы ярдәм. Йәһвәнең кадерле сарыкларына игътибар бирсәгез, ул моны күрми калмас һәм сезне юмарт фатихалар (Зәб. 41:1). Гыйбрәтле сүзләр 19:17 дә болай дип әйтелгән бит: «Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була, Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр».

Рут каенанасы Нагомия белән Исраилгә бара, ә Өрпә Моабка кайта. Рут Нагомиягә: «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»,— дип әйтә (13 нче абзацны кара.)

13. Рут һәм Өрпә ничек эш иткән һәм Рутның карарында ничек тугры мәхәббәт чагыла? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

13 Нагомия тол булып калганнан соң булган вакыйгалар тугры мәхәббәтнең нәрсә икәнен тагын да яхшырак аңларга булыша. Нагомия, Йәһвәнең үз халкына игътибар итеп, икмәк биргәнен ишеткәч, Исраилгә кайтырга булган (Рут 1:6). Ике килене дә аңа ияреп киткән. Юлда барганда, Нагомия киленнәрен өч тапкыр Моабка кайтырга өндәгән. Нәтиҗәсе нинди булган? Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Аннары Өрпә үз каенанасын үпте дә китеп барды, ә Рут калды» (Рут 1:7—14). Кайтып китеп, Өрпә Нагомиянең әйткәне буенча эш иткән. Аны бер нәрсәдә дә гаепләп булмый. Ләкин Рут башкача эш иткән. Рут Нагомия белән калырга мәҗбүр булмаган. Шулай да ул, тугры мәхәббәт күрсәтеп, аның белән калган (Рут 1:16, 17). Аны моңа йөрәге дәртләндергән. Без Рут мисалыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

14. a) Бүген тугры мәхәббәт кардәшләрне нәрсә эшләргә дәртләндерә? ә) Еврейләргә 13:16 буенча, Аллаһы нинди корбаннарны хуплый?

14 Тугры мәхәббәт безне көтелгәннән күбрәкне эшләргә дәртләндерә. Бүген, борынгы вакытта кебек, күп кенә кардәшләр хәтта таныш булмаган имандашларына тугры мәхәббәт күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, табигать афәтләре турында ишеткәч, алар шунда ук ничек булыша алганнары турында белешә. Җыелышта берәр кардәшнең авырлыклары булса, алар гамәли ярдәм күрсәтергә ашыга. Беренче гасырдагы македониялеләр кебек, алар көтелгәннән күбрәкне эшли. Ярдәмгә мохтаҗ кардәшләргә булышыр өчен, алар вакытларын, көчләрен һәм акчаларын сарыф итәргә әзер. Бу шәфкатьле кардәшләр «хәлләреннән килгәнчә, хәтта күбрәк тә эшли» (2 Көр. 8:3). Йәһвә кардәшләрнең андый рух күрсәткәннәрен күреп бик сөенә. (Еврейләргә 13:16 укы.)

БЕЗ БҮГЕН НИЧЕК ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТӘ АЛАБЫЗ?

15, 16. Рутның бирешмәгәне нәрсәдән күренгән?

15 Рут белән Нагомия очрагы тугры мәхәббәт сыйфатының никадәр матур булганын күрсәтә. Әйдәгез, тагын кайбер гамәли якларга игътибар итик.

16 Үз дигәнегездә нык торыгыз. Рут Нагомиягә мин синең белән барам дигәч, Нагомия башта аңа каршы торган, ләкин Рут бирешмәгән. Аннан соң нәрсә булган? «Нагомия, Рутның үз дигәнендә нык торуын күреп, аны бүтән үгетләп тормаган» (Рут 1:15—18).

17. Бирешмәскә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Кайвакыт, боеккан кардәшкә булышыр өчен, сабырлык кирәк. Кайвакыт апа-кардәш ярдәмебезне кире кагарга мөмкин *. Шулай да тугры мәхәббәт безне, кулларыбызны салындырмыйча, аңа алга таба да ярдәм итәргә дәртләндерер (Гәл. 6:2). Без тырышлыклар куюыбызны дәвам итәрбез һәм мәхәббәтебезне югалтмабыз.

18. Рутны нәрсә үпкәләтә алган?

18 Кешенең сүзләрен йөрәккә якын алмагыз. Нагомия белән Рут Бәйтлеһемгә килгәч, Нагомия элеккеге күршеләрен очраткан. Ул аларга болай дигән: «Киткәндә, минем бөтен нәрсәм бар иде, әмма Йәһвә мине буш кул белән кайтарды» (Рут 1:21). Бу сүзләрне ишеткән Рутның нәрсә хис иткәнен күз алдына гына китерегез. Ул, Нагомиягә ярдәм итәр өчен, аның белән барган, аның белән елаган, аны юатырга тырышкан, ә Нагомия рәхмәтле булыр урынына «Йәһвә мине буш кул белән кайтарды» дип әйтә. Бу сүзләр Рутка зур авырту китергәндер. Шулай да ул Нагомияне калдырмаган.

19. Боеккан кардәшне юатырга һәм аны калдырмаска безгә нәрсә булышыр?

19 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Бәлки, без ярдәм итәргә теләгән апа-кардәш, хисләргә бирелеп, безне сүзләре белән рәнҗетәдер. Әмма сүзләрен якын алмыйк. Аны калдырмыйк һәм Йәһвәдән безгә аны юатырга булышсын дип үтеник (Гыйб. сүз. 17:17).

Өлкәннәр Богаздан ничек үрнәк ала ала? (20, 21 нче абзацларны кара.)

20. Рутка нәрсә көч өстәгән?

20 Кардәшләрне рухландырырга тырышыгыз. Рут Нагомиягә тугры мәхәббәт күрсәткән. Ләкин ул үзе дә рухландыруга мохтаҗ булган. Аны дәртләндерер өчен, Йәһвә Богазны кулланган. Богаз Рутка: «Йәһвә сиңа кылган эшләрең өчен әҗерен бирсен. Син Исраил Аллаһысы Йәһвә канатлары астына сыеныч эзләп килгәнсең, ул сиңа тулысы белән кайтарсын»,— дип әйткән. Бу сүзләр кирәкле вакытта әйтелгән булган. Рут болай дип җаваплаган: «Сез бит, мине юатып, үз хезмәтчегезне тынычландырып сөйләштегез» (Рут 2:12, 13). Богазның сүзләре Рутның йөрәгенә май булып яткан һәм аңа көч өстәгән.

21. Ишагыя 32:1, 2 дән күренгәнчә, өлкәннәр нәрсә эшләргә тырыша?

21 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Башкаларга тугры мәхәббәт күрсәткән кардәшләр дә кайвакыт дәртләндерүгә мохтаҗ. Богаз Рутның игелегенә игътибар иткән кебек, игътибарлы өлкәннәр дә кардәшләрне ярдәмчел булганнары өчен мактый ала. Үз вакытында әйтелгән җылы сүзләр кардәшләргә көч өсти. (Ишагыя 32:1, 2 укы.)

ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТҮЧЕЛӘР НИНДИ ФАТИХАЛАРГА ИЯ?

22, 23. Нагомиянең карашы ничек үзгәргән һәм ни өчен? (Зәбур 136:23, 26)

22 Вакыт узгач, Богаз Рут белән Нагомиягә юмарт бүләк биргән (Рут 2:14—18). Нагомия моңа ничек караган? Ул Рутка болай дигән: «Тереләрне дә, үлеләрне дә тугры мәхәббәтеннән мәхрүм итмәгән Йәһвә аңа үз фатихасын бирсен» (Рут 2:20а). Нагомиянең карашы шулкадәр үзгәргән! Элек ул «Йәһвә миңа каршы тора» дип әйткән иде, ә хәзер Йәһвә «тугры мәхәббәтеннән мәхрүм итми» дип әйтә. Аңа нәрсә тәэсир иткән соң?

23 Нагомия үз тормышында Аллаһы кулын яңадан күрә башлаган. Рут аша Йәһвә Нагомияне юлда кайгырткан (Рут 1:16). Богаз аша да Йәһвә аны ныгыткан. Богаз йолып алучыларның берсе булган, шуңа күрә бу ике хатын-кыз турында кайгырта алган * (Рут 2:19, 20ә). Мөгаен, Нагомия болай дип уйлагандыр: «Чынында Йәһвә мине калдырмаган икән, ул һәрвакыт минем белән булган». (Зәбур 136:23, 26 укы.) Нагомия Рут белән Богазга үзен ташламаганнары өчен бик рәхмәтле булгандыр. Бу аларның өчесенә дә зур шатлык китергән.

24. Ни өчен без кардәшләребезгә карата тугры мәхәббәт күрсәтергә телибез?

24 Безне тугры мәхәббәтне күрсәтергә иң беренче чиратта нәрсә дәртләндерә? «Тугры мәхәббәткә бай» Аллаһының үрнәге һәм аны сөендерергә теләк (Чыг. 34:6; Зәб. 33:22). Без Рут китабыннан тугры мәхәббәт турында нәрсәгә өйрәндек? Боеккан кардәш безнең ярдәмебезне башта кабул итмәсә дә, тугры мәхәббәт безгә аңа кул селтәмәскә булышыр. Юатуга мохтаҗ булганнарга булышыр өчен, без хәтта кыенлыклар кичерергә әзер. Ә өлкәннәр тугры мәхәббәт күрсәткән кардәшләрне эчкерсез мактарга тырыша һәм аларның тырышлыкларына игътибар итә. Һичшиксез, кардәшнең рухи һәм эмоциональ яктан ныгуын күрү зур шатлык китерә (Рәс. 20:35).

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

^ 5 абз. Йәһвә безнең кардәшләргә карата тугры мәхәббәт күрсәтүебезне бик тели. Борынгы вакытларда бу сыйфатны күрсәткән кешеләрнең мисалларын карап чыксак, бу безгә тугры мәхәббәт нәрсә икәнен яхшырак аңларга булышыр. Бу мәкаләдә без Рут, Нагомия һәм Богаз мисалларына игътибар итәрбез.

^ 8 абз. Бу мәкаләдән тулы файда алыр өчен, Рут китабының беренче һәм икенче бүлеген укып чыгыгыз.

^ 17 абз. Без Нагомия мисалын карап чыкканга, бу абзацта апа-кардәшләр турында әйтелә. Шулай да бу принциплар абый-кардәшләргә карата да кулланырлык.

^ 23 абз. Нинди мәгънәдә Богаз йолып алучы булган? Моны белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 октябрь чыгарылышында «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз. Инсафлы хатын» дигән мәкаләне карагыз.