46 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Яңа өйләнешкән парлар, хезмәт тормышыгызда беренче урында торсын!
«Йәһвә көч-куәтем... минем. Йөрәгем аңа таяныр» (ЗӘБ. 28:7).
131 ҖЫР Йәһвә икесен дә бер тән итте
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1, 2. a) Ни өчен яңа өйләнешкән парлар Йәһвәгә таянырга тиеш? (Зәбур 37:3, 4) ә) Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?
ӨЙЛӘНЕШЕРГӘ теләгән я яңа өйләнешкән парлар гаилә тормышы аларга бәхет китерәчәк дип өметләнә. Билгеле, алар никахта авырлыклар булачагын да аңлый. Аларга җитди карарлар кабул итәргә туры килер. Йәһвәгә таянсалар, алар акыллы карарлар кабул итәр, никахлары ныгый гына барыр һәм бәхетле булыр. Ә инде Аллаһының киңәшләрен исәпкә алмаса, алар, мөгаен, үзләрен бәхетсез хис итәр һәм аларның мөнәсәбәтләре какшар. (Зәбур 37:3, 4 укы.)
2 Иң беренче чиратта, бу мәкалә — яңа өйләнешкән парлар өчен. Шулай да мондагы киңәшләр бөтен гаиләләргә файдалы булыр. Без Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең мисалларына игътибар итәрбез. Бу безгә тормышыбызның бар өлкәләрендә, шул исәптән никахта да, бик булышыр. Моннан тыш, без бүгенге мисалларга күз салырбыз.
ЯҢА ӨЙЛӘНЕШКӘН ПАРЛАРНЫҢ НИНДИ АВЫРЛЫКЛАРЫ ТУА?
3, 4. Яңа өйләнешкән пар нинди басымга очрый ала?
3 Кайбер кешеләр яңа өйләнешкән парны «нормаль тормыш» алып барырга дәртләндерергә мөмкин. Мәсәлән, ата-аналар һәм башка туганнар мөмкин кадәр тизрәк бала табарга кирәк дип киңәш итәдер. Ә дуслар
һәм башка туганнар яшьләргә яхшы йорт сатып алырга һәм аны җиһазландырырга кирәк дип әйтә ала.4 Уйлап эш итмәсә, ирле-хатынлы пар бурычларга һәм кредитларга батарга мөмкин. Моның аркасында ире дә, хатыны да көне-төне эшләргә мәҗбүр булыр. Эш хәтта аларның шәхси өйрәнү, гаилә өйрәнүе һәм хезмәт өчен багышланган вакытларын урлый башлый ала. Күбрәк акча эшләр өчен я эш урыннарын югалтмас өчен, бу пар хәтта җыелыш очрашуларын калдыра башларга мөмкин. Билгеле, моның барысы да аларга хезмәтләрен киңәйтергә һич тә булышмас.
5. Клаус белән Мариса очрагы сезне нәрсәгә өйрәтә?
5 Кардәшләрнең мисалларыннан күренгәнчә, байлыкка омтылып яшәү канәгатьлек китерми. Мәсәлән, Клаус белән Мариса очрагына игътибар итик *. Өйләнешкәч, алар тулы көн эшләгән һәм комфортлы тормышка омтылган, әмма вакыт узу белән бу аларга шатлык китермәгәнен аңлаган. Клаус болай дип әйтә: «Материаль яктан безнең хәтта кирәгеннән артыгы булды, ә менә рухи максатларыбыз юк иде. Дөресен генә әйткәндә, тормышыбыз мәшәкатьләр һәм стресс белән тулды». Сезгә андый хисләр танышмы? Ул чакта боекмагыз. Аллаһының башка хезмәтчеләренең мисаллары турында уйлану сезгә ярдәм итә ала. Шуңа күрә, әйдәгез, башта ирләр Йәһшәфәт патшадан нәрсәгә өйрәнә алганнарын белик.
ЙӘҺШӘФӘТТӘН ҮРНӘК АЛЫП, ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ
6. Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 да нинди киңәш язылган һәм Йәһшәфәт патша аның буенча эш итүен ничек күрсәткән?
6 Ирләр, сезнең вазифаларыгыз бик күп. Бәлки, сез хәтта мин аларның барысын да башкара алмыйм дип уйлыйсыздыр. Алай булса, Йәһшәфәт мисалы турында уйланыгыз. Йәһшәфәт, патша буларак, бөтен халык өчен җаваплы булган. Бу, һичшиксез, бик авыр вазифа булган. Ул аны ничек үтәгән? Ул, халыкны яклар өчен, кулыннан килгәнне эшләгән. Мәсәлән, Йәһшәфәт Яһүдия шәһәрләрен ныгыткан һәм 1 160 000 сугышчыдан торган гаскәр җыйган (2 Елъ. 17:12—19). Берникадәр вакыттан соң амунлылар, моаблылар һәм Сәгыйр тауларында яшәүчеләр Йәһшәфәткә каршы чыккан. Аның үзенә, гаиләсенә һәм бөтен халыкка куркыныч янаган (2 Елъ. 20:1, 2). Йәһшәфәт нәрсә эшләгән? Ул Йәһвәдән ярдәм һәм көч сораган. Әйе, бу патша Йәһвәгә таянган. Нәкъ моңа Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 (укы) дәртләндерә дә. 2 Елъязма 20:5—12 дә Йәһшәфәтнең басынкы догасы язылган. Бу догадан аның яратучы күктәге Атасына никадәр таянганы күренә. Йәһвә Йәһшәфәтнең догасына ничек җавап биргән?
7. Йәһвә Йәһшәфәтнең догасына ничек җавап биргән?
7 Йәһвә Йәһшәфәткә, Яхәзиил исемле левиле аша мөрәҗәгать итеп, мондый күрсәтмә биргән: «Басыгыз да үз урыннарыгызда тик басып торыгыз һәм Йәһвәнең сезне коткарачагын күрегез» (2 Елъ. 20:13—17). «Ләкин беркем дә алай сугышмый бит!» — дип әйтер кемдер. Әмма бу күрсәтмәләрне кеше түгел, ә Йәһвә Аллаһы үзе биргән. Аллаһыга тулысынча таянып, Йәһшәфәт Йәһвә кушканча эшләгән. Сугыш кырына барганда, Йәһшәфәт иң көчле гаскәриләрен түгел, ә коралланмаган җырчыларны беренче сафларга куйган. Йәһвә Йәһшәфәткә ярдәмгә килгән һәм дошманнар армиясен юк иткән (2 Елъ. 20:18—23).
8. Ирләр Йәһшәфәт мисалыннан нәрсәгә өйрәнә ала?
8 Ирләр, Йәһшәфәт мисалы сезне нәрсәгә өйрәтә? Билгеле, гаилә өчен җаваплы булганга, сез аны якларга һәм тәэмин итәргә тырышасыз. Бәлки, авырлыкларга очраганда, сез: «Мин барысын да үзем хәл итә алам, минем моның өчен барысы да бар»,— дип уйлыйсыздыр. Ләкин үз белдегегезгә таянмагыз. Моның урынына шәхси догаларда Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Хатыныгыз белән дога кылганда да, Аллаһыдан көч бирсен дип үтенеп сорагыз. Аллаһыдан җитәкчелек алыр өчен, Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны тикшерегез, ә аннан соң андагы киңәшләрне кулланыгыз. Бәлки, башкалар сезнең белән риза булмас, сезне ахмак дип санар һәм чын яклауны акча һәм мал-мөлкәт бирә дип ышандырырга тырышыр. Әмма Йәһшәфәт мисалын истә тотыгыз. Ул Йәһвәгә таянган һәм моны үз эшләре белән күрсәткән, һәм Йәһвә бу тугры кешене калдырмаган. Сезне дә ул калдырмас! (Зәб. 37:28; Евр. 13:5) Ә ир белән хатын, гаиләләре бәхетле булсын өчен, бергә нәрсә эшли ала?
ИШАГЫЯ ҺӘМ АНЫҢ ХАТЫНЫННАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ
9. Ишагыя белән аның хатыны турында нәрсә әйтер идегез?
9 Ишагыя пәйгамбәр һәм аның хатыны өчен Йәһвәгә хезмәт итү тормышларында иң мөһим нәрсә булган. Изге Язмаларда Ишагыянең хатыны «пәйгамбәр хатын» дип атала. Димәк, ул да кайбер йөкләмәләрне үтәгән (Ишаг. 8:1—4). Әйе, Ишагыя хатыны белән хезмәттә бик күпне эшләгән. Алар бүгенге ирле-хатынлы парлар өчен бик яхшы үрнәк калдырган.
10. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнү ирле-хатынлы парларны хезмәтләрен киңәйтергә ничек дәртләндерә ала?
10 Ирле-хатынлы парлар хезмәттә кулларыннан килгәнне эшләсә, хезмәтне тормышларында беренче урынга куйганнарын күрсәтә. Моны эшләргә җиңелрәк булсын өчен һәм Йәһвәгә иманнарын ныгытыр өчен, алар бергәләп Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне һәм аларның ничек итеп * (Тит. 1:2). Аларга билгеле бер пәйгамбәрлекнең үтәлешенә ничек үз өлешләрен кертә алганнары турында уйлану файдалы булыр. Мәсәлән, Гайсә, ахыр килгәнче, «яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» дип пәйгамбәрлек иткән, һәм бу парлар моның турында уйлана ала (Мат. 24:14). Пәйгамбәрлекләрнең һәрвакыт төгәл үтәлүенә нык иман аларны хезмәттә иң яхшысын эшләргә дәртләндерер.
үтәлгәннәрен өйрәнә алаПРИСКӘ БЕЛӘН ӘКИЛ ПАТШАЛЫКНЫ БЕРЕНЧЕ УРЫНГА КУЯ
11. Прискә белән Әкил Патшалыкны беренче урынга куйганмы? Аңлатыгыз.
11 Яңа өйләнешкән парлар Прискә белән Әкилдән күп нәрсәгә өйрәнә ала. Прискә белән Әкил Римда яшәгән булганнар. Аларга Римда яшәргә бик ошагандыр, һәм, император Клавдий яһүдләр Рим шәһәрен калдырып китәргә тиеш дигән карар чыгаргач, аларга бик авыр булгандыр. Чөнки яңа урында аларга палаткалар тегү эшен башлап җибәрергә, йорт табарга һәм башка төрле авырлыкларны хәл итәргә кирәк булган. Әмма алар бирешмәгән. Алар вәгазь эшендә актив катнашкан, Көринттә Паул белән бергә кардәшләрне ныгыткан, ә соңрак кечерәк шәһәрләргә вәгазьләр өчен күченгән (Рәс. 18:18—21; Рим. 16:3—5). Йәһвәгә хезмәт итү аларга никадәр зур шатлык китергәндер!
12. Ни өчен парлар рухи максатлар куярга тиеш?
12 Яңа өйләнешкән парлар да, Прискә белән Әкил кебек, Патшалык эшләрен беренче урынга куя ала. Ирле-хатынлы парга үз рухи максатларын әле өйләнешкәнче карап чыгарга кирәк. Шулай эшләсәләр, аларга үз максатларына ирешү һәм Йәһвәнең кулын күрү җиңелрәк булачак (Вәг. 4:9, 12). Расселл белән Элизабетның мисалларын карап китик. Алар болай дип сөйли: «Өйләнешкәнче, без рухи максатларыбызны билгеләдек. Карарларны кабул иткәндә, без бу максатларны күздә тота идек». Вакыт узу белән Расселл белән Элизабет Микронезиягә ихтыяҗ буенча күченгән.
13. Зәбур 28:7 буенча, Йәһвәгә таяну нинди фатихалар китерә?
13 Бүген дә күп кенә яңа өйләнешкән парлар, Расселл белән Элизабет кебек, гади тормыш алып барырга тырышалар. Моның ярдәмендә алар хезмәттә күбрәк катнаша алалар. Рухи максатлар куеп һәм аларга ирешеп, парлар Йәһвәнең кайгыртуын күрәләр, аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре үсә һәм алар чын бәхет татый. (Зәбур 28:7 укы.)
РӘСҮЛ ПЕТЕР ҺӘМ АНЫҢ ХАТЫНЫ ЙӘҺВӘНЕҢ ВӘГЪДӘЛӘРЕНӘ ЫШАНГАН
14. Петер белән аның хатыны Маттай 6:25, 31—34 тә язылган вәгъдәгә ышанганын ничек күрсәткән?
14 Рәсүл Петер үзенең хатыны белән дә ирле-хатынлы парларга яхшы үрнәк күрсәткән. Рәсүл Петер Гайсә белән танышканнан соң ярты ел үткәч, Гайсә аны үзенә иярергә чакырган. Бу карарны кабул итү җиңел булмаган, чөнки, Гайсәгә иярсә, Петергә балык тоту эшен калдырырга туры килер иде. Ә бу эш ярдәмендә ул үз гаиләсен тәэмин иткән (Лүк 5:1—11). Ләкин рәсүл Петер акыллы сайлау ясаган. Ул Гайсәгә иярергә булган. Күрәсең, Петернең хатыны аның карарын хуплаган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсә терелтелгәч, рәсүл Петер үз хатыны белән җыелышларга килеп китә башлаган (1 Көр. 9:5). Петернең хатыны яхшы үрнәк күрсәткәнгә, Петер ирле-хатынлы парларга киңәшләр бирә алган (1 Пет. 3:1—7). Йәһвә Патшалык эшләрен беренче урынга куйган хезмәтчеләрен фатихаларга вәгъдә иткән. Рәсүл Петер һәм аның хатыны бу вәгъдәләргә ышанган һәм мул фатихаларга ия булган. (Маттай 6:25, 31—34 укы.)
15. Тьягу белән Эстер очрагы сезне нәрсәгә өйрәтә?
15 Әгәр дә сез никахта беренче ел түгел икән, сезгә хезмәтегезне киңәйтергә нәрсә булышыр? Мәсәлән, «Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән» дигән рубрикада башка парларның мисаллары турында уку. Тьягу белән Эстер мисалына игътибар итик. Бразилиядә яшәүче бу гаилә ихтыяҗ буенча күченергә теләгән. Тьягу болай ди: «Йәһвәнең башка гаиләләргә ничек ярдәм итүе турында укыгач, без дә Аллаһының кулын үз тормышыбызда күрергә теләдек». Ахыр чиктә 2014 елда бу пар Парагвайга күченгән һәм бүгенге көнгә кадәр анда португал телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьли. Эстер болай дип сөйли: «Эфеслеләргә 3:20 — безнең яраткан шигыребез. Без бу шигырьдәге сүзләрнең үтәлешен үз тормышыбызда күп тапкыр күрдек. Бу шигырьдә рәсүл Паул Аллаһы безгә без сораган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала дип яза». Бу сүзләр чыннан да хак!
16. Кемнең киңәшләре яшь ирле-хатынлы парларга максатлар сайларга булыша ала?
16 Яшь гаиләләргә дөрес рухи максатлар сайларга нәрсә булышыр? Мәсәлән, дистәләгән еллар тулы вакытлы Гыйб. сүз. 22:17, 19). Өлкәннәр дә сезгә бу яктан ярдәм итә ала.
хезмәттә үткәргән парлар белән киңәшләшү. Алар белән киңәшләшеп, сез Йәһвәгә таянуыгызны күрсәтерсез (17. Клаус белән Мариса тормышында нинди вакыйгалар булган һәм сез алардан нәрсәгә өйрәнәсез?
17 Кайвакыт барысы да без планлаштырганча булмый шул. Моны мәкалә башында искә алынган Клаус белән Мариса очрагы раслый. Алар, бергә өч ел яшәгәннән соң, Финляндиядәге филиалны төзүдә булышырга чакыру алган. Әмма соңрак аларга алты айга гына чакырылганнары мәгълүм булган. Бу аларны бераз күңелсезләндергән. Әмма тиздән аларга гарәп теле курсларын үтәргә тәкъдим иткәннәр, һәм хәзер алар башка илдә гарәп телендә сөйләшүчеләргә вәгазьли. Мариса болай дип сөйли: «Билгеле, тормышыбызны үзгәртү һәм тулысынча Йәһвәгә таяну курку хисе уятты. Әмма без һәрвакыт Аллаһының ярдәмен татыдык. Нәтиҗәдә, Йәһвәгә ышанычыбыз тагы да ныгыды». Кардәшләрнең тормышларыннан күренгәнчә, Йәһвәгә бөтен йөрәк белән таянсаң, ул сине әҗерсез калдырмас.
18. Яшь парлар Йәһвәгә таянганнарын ничек күрсәтә ала?
18 Никах — Йәһвәнең бүләге (Мат. 19:5, 6). Йәһвә бу бүләкнең никахтагыларга бәхет китерүен тели (Гыйб. сүз. 5:18). Яшь парлар, сез Йәһвәгә бу бүләк өчен рәхмәтле булуыгызны ничек күрсәтә аласыз? Үз тормышыгызны нәрсәгә багышлаганыгыз турында уйланыгыз. Йәһвәгә дога кылыгыз һәм җитәкчелеген сорагыз. Үз ситуациягезгә туры килгән Изге Язмалардагы принципларны табарга тырышыгыз һәм аларны тормышыгызда кулланыгыз. Шулай эшләсәгез, рухи нәрсәләр тормышыгызда беренче урында булачак һәм сез, һичшиксез, бәхетле булачаксыз.
132 ҖЫР Хәзер без бер тән
^ 5 абз. Без изге хезмәткә күпме вакыт һәм көч багышлый алырбыз — бу безнең карарларыбыздан тора. Яңа өйләнешкән парлар турында әйткәндә, аларның карарлары бөтен тормышларына тәэсир итәчәк. Бу мәкаләдәге киңәшләр аларга акыллы карарлар кабул итәргә һәм, нәтиҗәдә, бәхетле тормыш алып барырга булышыр.
^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
^ 10 абз. Мәсәлән, «Саф гыйбадәт торгызылган» дигән китапның 6, 7 һәм 19 нчы бүлекләренә игътибар итеп була.