Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Безне Йәһвәдән бернәрсә дә аермасын

Безне Йәһвәдән бернәрсә дә аермасын

«Мин, и Йәһвә, сиңа таянам» (ЗӘБ. 31:14).

122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Йәһвәнең безгә якынлашырга теләгәнен без кайдан беләбез?

 ЙӘҺВӘ безне үзенә якынлашырга чакыра (Ягък. 4:8). Ул безнең Аллаһыбыз, Атабыз һәм Дустыбыз булырга тели. Ул безнең догаларыбызга җавап бирә һәм авыр чакларда безгә булыша. Үзенең оешмасы аша ул безне өйрәтә һәм яклый. Әмма, Йәһвәгә якынлашыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

2. Без Йәһвәгә ничек якынлаша алабыз?

2 Без Йәһвәгә аңа дога кылып, шулай ук аның Сүзен укып һәм укыганнарыбыз турында уйланып якынлашабыз. Шулай эшләгәндә, безнең аңа карата ярату һәм рәхмәт хисебез үсә бара. Бу безне аңа тыңлаучан булырга һәм аны данларга дәртләндерә, ә ул моңа, һичшиксез, лаек (Ачыл. 4:11). Йәһвә турында күбрәк белем алган саен, без аңа һәм безгә ярдәм итәр өчен кулланган оешмасына күбрәк таянабыз.

3. Иблис безне Йәһвәдән ничек аерырга тырыша, әмма безгә Аллаһыны һәм аның оешмасын беркайчан да калдырмаска нәрсә булышыр? (Зәбур 31:13, 14)

3 Әмма Иблис безне, аеруча без авырлыклар кичергәндә, Йәһвәдән аерырга тырыша. Ул моны ничек эшли? Ул безнең Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыбызны әкренләп какшатырга тырыша. Әмма без моңа каршы тора алабыз. Иманыбыз нык һәм Йәһвәгә таянычыбыз какшамас булса, без беркайчан да Аллаһыны һәм аның оешмасын калдырмабыз. (Зәбур 31:13, 14 укы.)

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Шушы мәкаләдә без бу дөнья тудырган өч авырлыкны карап чыгарбыз. Алар безнең Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыбызны какшатырга мөмкин. Бу авырлыклар безне Йәһвәдән ничек аера ала? Һәм без Шайтанга ничек каршы тора алабыз?

АВЫРЛЫКЛАР ЯБЫРЫЛГАНДА

5. Авырлыклар Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыбызны ничек какшатырга мөмкин?

5 Кайчак без авырлыклар белән очрашабыз. Безгә гаилә әгъзалары каршы килергә я без эшебезне югалтырга мөмкин. Андый авырлыклар ничек безнең Йәһвәгә ышанычыбызны какшатырга һәм аңардан аерырга мөмкин? Озак вакыт дәвамында кыенлыклар кичерсәк, без өметсезлеккә бирелергә һәм боегырга мөмкин. Шайтан андый чаклардан файдаланып, йөрәгебезгә Йәһвә безне яратмый дигән фикер салырга тырыша. Иблис газапларыбызда Йәһвә һәм аның оешмасы гаепле дип уйлавыбызны тели. Исраиллеләр белән дә, алар Мисырда яшәгәндә, охшаш хәл булган. Башта алар Йәһвә Мусаны һәм Һарунны үзләрен коткарыр өчен билгеләгән икәненә ышанганнар (Чыг. 4:29—31). Әмма соңрак фиргавен аларның тормышларын авырайткан һәм алар үзләренең газапларында Муса белән Һарунны гаепли башлаган. Алар болай дигән: «Сезнең аркада фиргавен белән аның хезмәтчеләре безне нәфрәт итә башлады, һәм сез аларның кулларына безне үтерү өчен кылыч бирдегез» (Чыг. 5:19—21). Алар Аллаһының тугры хезмәтчеләрен гаепләгән. Бик кызганыч! Сез озак вакыт дәвамында авырлыклар кичерсәгез, Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыгызны нык килеш ничек саклый аласыз?

6. Авырлыкларны җиңү турында әйткәндә, без Хабакуктан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Хабакук 3:17—19)

6 Догада Йәһвәгә күңелләрегезне ачыгыз һәм аңардан ярдәм сорагыз. Хабакук пәйгамбәр күп авырлыкларга очраган. Бер очракта ул Йәһвә үзе турында кайгырта микән дип шикләнә башлаган. Шуңа күрә ул догада үз хис-кичерешләрен ачкан. Ул болай дигән: «И Йәһвә, күпме миңа синнән ярдәм үтенергә? Кайчан инде син ишетерсең? [...] Нигә син җәбер-золымны түзеп торасың?» (Хаб. 1:2, 3) Йәһвә үзенең бу тугры хезмәтчесенең эчкерсез догасына җавап биргән (Хаб. 2:2, 3). Йәһвәнең коткару китерүче эшләре турында уйлангач, Хабакук кабат шатлыклы булып киткән. Ул Йәһвәнең үзе турында кайгыртканына һәм авырлыкларны кичереп чыгарга булышачагына шикләнми башлаган. (Хабакук 3:17—19 укы.) Безнең өчен сабак нинди? Авырлыкларга очраганда Йәһвәгә дога кылыгыз һәм аңа үз хисләрегезне сөйләп бирегез. Шулай ук аннан ярдәм сорагыз. Шулай эшләсәгез, Йәһвәнең авырлыкларыгызны кичереп чыгарга көч бирәчәгенә бер шигегез дә калмас. Ә аның ярдәмен сизгәч, сезнең иманыгыз ныгыр.

7. Ширлиның туганнары аны нәрсәгә ышандырырга тырышкан һәм аңа Йәһвәгә иманын югалтмаска нәрсә булышкан?

7 Рухи эшләр белән кайнагыз. Папуа-Яңа Гвинеядә яшәүче Ширли b исемле апа-кардәшкә авырлыклар кичергәндә моның ничек ярдәм иткәнен карап чыгыйк. Аның гаиләсе ярлы булган һәм кайчак аларга ризык җитеп бетмәгән. Бер туганы аның Йәһвәгә ышанычын какшатырга тырышкан. Ул болай дигән: «Син Йәһвәнең изге рухы үзеңә булыша дисең, әмма кайда соң ул ярдәм? Гаиләгез һаман да ярлы бит, ә син үз вакытыңны вәгазьгә әрәм итәсең». Ширли болай ди: «Мин Йәһвә безнең турында чыннан да кайгырта микән дип шикләнә башладым. Шуңа күрә шунда ук Йәһвәгә дога кылдым һәм аңа күңелемне бушаттым. Мин Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны укудан туктамадым, вәгазьләдем һәм очрашуларны калдырмадым». Тиздән ул Йәһвәнең үз гаиләсе турында кайгыртканын аңлаган: алар ач йөрмәгән һәм бәхетле булган. Ширли әйтә: «Мин Йәһвәнең үз догаларыма җавап биргәнен сиздем» (1 Тим. 6:6—8). Рухи эшләр белән мәшгуль булсагыз, сез дә авырлыкларга һәм шикләргә үзегезне Йәһвәдән аерырга юл куймассыз.

ҖАВАПЛЫ КАРДӘШЛӘР ЭЗӘРЛЕКЛӘНГӘНДӘ

8. Йәһвә оешмасындагы җаваплы кардәшләр нәрсәгә дучар булырга мөмкин?

8 Дошманнар массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша Йәһвә оешмасындагы җаваплы кардәшләр турында ялган һәм шикләр тарата (Зәб. 31:13). Кайбер кардәшләрне кулга алалар һәм җинаятьче дип гаеплиләр. Беренче гасырдагы мәсихчеләр дә охшаш хәлгә эләккән. Рәсүл Паулга гаделсез гаепләүләр ташлаганнар һәм аны кулга алганнар. Кайбер мәсихчеләр моңа ничек караган?

9. Паул тоткынлыкта булганда, кайбер мәсихчеләр үзләрен ничек тоткан?

9 Беренче гасырда кайбер мәсихчеләр, Паул Римда тоткында булганда, аңа ярдәм итми башлаган (2 Тим. 1:8, 15). Ни өчен? Бәлки, алар, башкалар Паулга җинаятьчегә карагандай караганга, аңардан оялгандыр (2 Тим. 2:8, 9). Я алар үзләрен дә эзәрлекли башларлар дип курыккандыр. Сәбәбе нинди генә булмасын, Паулның нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китереп карагыз. Ул алар өчен күп авырлыклар кичергән һәм хәтта үз тормышын куркыныч астына куйган (Рәс. 20:18—21; 2 Көр. 1:8). Беркайчан да Паулны авыр вакытларында калдырган кешеләр кебек булып китмик. Җаваплы кардәшләр эзәрлекләнгәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

10. Абый-кардәшләр эзәрлекләнгәндә, безгә нәрсәне онытмаска кирәк һәм ни өчен?

10 Ни өчен безне эзәрлеклиләр икәнен һәм моның сәбәпчесен онытмагыз. 2 Тимутигә 3:12 дә болай диелә: «Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк». Шуңа күрә Шайтанның җаваплы абый-кардәшләргә ябырылганы безне бер дә гаҗәпләндерми. Шулай эшләп, Шайтан алар үз сафлыкларын бозар, ә без куркуга бирелербез дип өметләнә (1 Пет. 5:8).

Паул төрмәдә булса да, Онисифор кыюлык күрсәтеп аңа ярдәм иткән. Сәхнәләштерелгән иллюстрациядә күрсәтелгәнчә, бүгенге көннәрдә кардәшләр кулга алынган имандашларын дәртләндерә (11, 12 нче абзацларны кара.)

11. Без Онисифордан ничек үрнәк ала алабыз? (2 Тимутигә 1:16—18)

11 Алга таба да кардәшләргә булышыгыз һәм аларны калдырмагыз. (2 Тимутигә 1:16—18 укы.) Беренче гасырда яшәгән Онисифор исемле мәсихче тоткында булган Паулга гел башкача мөгамәлә күрсәткән. Ул Паулның төрмә чылбырларыннан оялмаган. Онисифор Паулны эзләп тапкан һәм аңа гамәли ярдәм күрсәткән. Шулай эшләп, ул үз тормышын куркыныч астына куйган. Безнең өчен сабак нинди? Кешеләрдән курку безне эзәрлекләүләр кичергән абый-кардәшләргә ярдәм итүдән туктатмасын, моңа беркайчан да юл куймыйк. Әйдәгез, аларга ярдәм кулы сузар өчен, бар көчебезне куйыйк (Гыйб. сүз. 17:17). Алар безнең яратуыбызга һәм ярдәмебезгә мохтаҗ.

12. Россиядәге кардәшләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Россиядәге кардәшләрнең мисалына игътибар итик. Алар төрмәдә утырган кадерле кардәшләренә ярдәм күрсәтә. Кардәшләргә каршы суд эше кузгатылгач, күп кенә абый һәм апа-кардәшләр аларны дәртләндерер өчен судка баралар. Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Җаваплы кардәшләргә яла яксалар, аларны кулга алсалар я эзәрлекләсәләр, бу безне куркытмасын, алар турында дога кылыйк, гаиләләре турында кайгыртыйк һәм аларга гамәли ярдәм күрсәтер өчен башка мөмкинлекләр эзлик (Рәс. 12:5; 2 Көр. 1:10, 11).

БЕЗДӘН МЫСКЫЛЛАП КӨЛГӘНДӘ

13. Бездән мыскыллап көлсәләр, бу Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыбызны ничек какшатырга мөмкин?

13 Иман итмәүче туганнарыбыз, эштәшләребез я сыйныфташларыбыз, без вәгазьләгәнгә һәм Йәһвәнең югары нормалары буенча яшәгәнгә, бездән көләргә мөмкин (1 Пет. 4:4). Алар болай дия ала: «Син болай яхшы кеше, әмма динең сиңа иркен суларга бирми һәм ул заманадан артта калган». Кайберәүләр безне җыелыштан чыгарылган кешеләр белән үзебезне ничек тотканыбыз өчен тәнкыйтьләргә мөмкин. Алар болай дип әйтә ала: «Ничек инде сез арагызда ярату бар дип әйтә аласыз?» Андый сүзләр күңелебезгә шикләр салырга мөмкин. Бездә мондый уйлар туа ала: «Йәһвә миннән артыгын көтмиме? Аның оешмасы бик таләпчән түгелме?» Әгәр дә андый хәл сезгә таныш икән, Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугрылык сакларга сезгә нәрсә булыша ала?

Әюп үзеннән мыскыллап көлгән иптәшләренең ялганын кире каккан. Ул Йәһвәгә тугры булып калырга тәвәккәл булган (14 нче абзацны кара.)

14. Башкалар бездән Йәһвәнең нормалары буенча яшәгәнебез аркасында көлсәләр, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Зәбур 119:50—52)

14 Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә тәвәккәл булыгыз. Әюптән Йәһвәнең нормалары буенча яшәгәне өчен көлсәләр дә, ул үз карашларында нык торган. Әюпнең бер иптәше аны хәтта шуңа ышандырырга тырышкан: имеш, Аллаһы өчен Әюпнең аның нормалары буенча яшәве мөһим түгел (Әюп 4:17, 18; 22:3). Әмма Әюп андый ялганны кире каккан. Ул Йәһвәнең яхшылык һәм яманлык нормалары яхшы икәнен белгән һәм алар буенча яшәргә тәвәккәл булган. Әюп иптәшләренә: «Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» — дигән (Әюп 27:5, 6). Әюптән нәрсәгә өйрәнеп була? Мыскыллаулар аркасында Йәһвәнең нормаларын шик астына куймагыз. Үткәндәгеләр турында уйланыгыз. Сез Йәһвәнең нормалары дөрес һәм аларның үзегезгә файда китергәнен кат-кат татыдыгыз түгелме? Аллаһының нормаларына өйрәткән оешманы калдырмаска тәвәккәл булыгыз. Шулчак бернинди мыскыллаулар сезне Йәһвәдән аера алмас. (Зәбур 119:50—52 укы.)

15. Ни өчен Бриджииттан мыскыллап көлгәннәр?

15 Һиндстанда яшәүче Бриджит исемле апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Туганнары аңардан иманы аркасында мыскыллап көлгәннәр. Бриджит 1997 елда суга чумдырылган булган. Күп тә үтмәстән, аның ире эшен югалткан, шуңа күрә ул хатыны һәм кызлары белән башка шәһәрдә яшәүче әти-әнисенә күченергә булган. Әмма Бриджитка анда тагы да авыррак булган. Ире беркая да эшкә урнаша алмаганга, аңа күп эшләргә туры килгән. Өстәвенә, иң якын җыелыш 350 км ераклыкта булган. Кызганычка каршы, иренең гаиләсе аңа иманы аркасында каршылык күрсәткән. Хәл шулкадәр киеренке булып киткән ки, аларга хәтта кире кайтырга туры килгән. Аннары көтмәгәндә, ире үлеп киткән. Соңрак аның 12 яшьлек кызын рак чире алып киткән. Җитмәсә, туганнары Бриджитны ул Йәһвә Шаһите булмаса, бу фаҗигаләр булмас иде дип гаепләгәннәр. Шулай да ул алга таба да Йәһвәгә таянган һәм аның оешмасында калган.

16. Бриджит Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугры булганы өчен ничек фатихаланган?

16 Бриджит җыелыштан ерак яшәгәнгә, район күзәтчесе аны ул яшәгән җирдә вәгазьләргә һәм очрашуларны өендә үткәрергә дәртләндергән. Башта бу аңа авыр булып күренгән, әмма ул бу киңәш буенча эш итәргә булган. Ул башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләгән, шулай ук үз өендә очрашуларны оештырган һәм кызлары белән гаилә өйрәнүләрен үткәргән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Ул күп кеше белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм аларның шактый өлеше суга чумдырылган. 2005 елда ул гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган. Аның Йәһвәгә һәм аның оешмасына таянуы бүләкләнгән. Аның кызлары Йәһвәгә тугры хезмәт итә һәм хәзер ул яшәгән җирдә ике җыелыш бар. Бриджит Йәһвә ярдәме белән генә үз авырлыкларын җиңеп чыга алганына һәм гаиләсенең мыскыллауларына түзә алганына инанган.

ЙӘҺВӘГӘ ҺӘМ АНЫҢ ОЕШМАСЫНА ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ

17. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Шайтан авырлыклар вакытында Йәһвә безне калдырачак дип ышандырмакчы була. Шулай ук ул күңелебезгә Йәһвәнең оешмасында булу тормышыбызны авырайта дигән фикерне салырга тырыша. Шайтан, җаваплы кардәшләр турында ялган таратылганда, алар эзәрлекләнгәндә я төрмәгә утыртылганда, безнең куркуга бирелүебезне тели. Ул, башкалар бездән мыскыллап көлгәндә, безнең Йәһвә нормаларына һәм аның оешмасына ышанычыбыз какшар дип өметләнә. Әмма безгә аның алымнары билгеле һәм ул безне алдый алмас (2 Көр. 2:11). Шайтанның алымнарын кире кагарга, шулай ук Йәһвә һәм аның оешмасына тугры калырга тәвәккәл булыгыз. Истә тотыгыз: Йәһвә сезне беркайчан да калдырмас (Зәб. 28:7). Шуңа күрә, бернәрсәгә дә үзегезне Йәһвәдән аерырга юл куймагыз! (Рим. 8:35—39)

18. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Бу мәкаләдә без бу дөнья тудырган авырлыкларны карап чыктык. Әмма Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыбызны җыелыштагы авырлыклар да какшатырга мөмкин. Без аларны ничек җиңеп чыга алабыз? Моның турында без киләсе мәкаләдән белербез.

118 ҖЫР «Иманыбызны арттырчы»

a Бу соңгы көннәрдә Йәһвәгә тугры калыр өчен, безгә алга таба да аңа һәм аның оешмасына таянырга кирәк. Иблис безне Йәһвәдән аерыр өчен сынаулар куллана. Бу мәкаләдә без Иблис кулланган өч коралны һәм аңа ничек каршы торырга икәнен карап чыгарбыз.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.