Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

46 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә авырлыкларыбызны шатлык белән кичереп чыгарга булыша

Йәһвә авырлыкларыбызны шатлык белән кичереп чыгарга булыша

«Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора, сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер» (ИШАГ. 30:18).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. a) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз? ә) Йәһвәнең безгә ярдәм итәргә ашкынып торганын нәрсә күрсәтә?

 ЙӘҺВӘ безгә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга һәм изге хезмәтебездән шатлык табарга булыша ала. Ул моны ничек эшли? Йәһвә биргән ярдәмнән ничек күбрәк файда алырга? Шушы мәкаләдә бу сорауларга җавап биреләчәк. Әмма башта, әйдәгез, «Йәһвә безгә чыннан да булышырга телиме?» дигән сорауны карап чыгыйк.

2 Рәсүл Паулның Еврейләргә язган хатында кулланган бер сүзе бу сорауга җавап табарга булыша. Ул болай дип язган: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» (Евр. 13:6). Бер белешмәлектә, бу шигырьдәге «ярдәмче» дигән сүз ярдәмгә чакырган кешегә таба чапкан кешене сурәтли дип әйтелә. Күз алдыгызга китерегез: Йәһвә ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышыр өчен ашыга. Бу аңлатма Йәһвәнең ярдәмче булырга бик нык теләгәнен яхшы сурәтли. Йәһвәнең ярдәме белән без авырлыкларыбызны шатлык белән кичереп чыга алабыз.

3. Йәһвә безгә авырлыкларыбызны шатлык белән кичереп чыгарга булышыр өчен нинди өч юлны куллана?

3 Йәһвә безгә авырлыкларыбызны шатлык белән кичереп чыгарга ничек булыша? Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез, Ишагыя китабына игътибар итик. Ни өчен? Чөнки андагы Аллаһы тарафыннан рухландырылган күп кенә пәйгамбәрлекләр Йәһвәнең хәзерге хезмәтчеләренә кагыла. Өстәвенә, Ишагыя еш кына Йәһвәне безгә җиңел аңлашыла торган тел белән сурәтли. Мисал итеп, Ишагыя китабының 30 нчы бүлеген карап чыгыйк. Анда матур образлар ярдәмендә Йәһвәнең безгә ничек ярдәм иткәне сурәтләнә. Йәһвә 1) безнең догаларыбызны игътибар белән тыңлый һәм догаларыбызга җавап бирә, 2) безгә җитәкчелек бирә һәм 3) безне хәзер фатихалый һәм киләчәктә дә фатихалаячак. Әйдәгез, Йәһвә безгә ярдәм итәр өчен кулланган бу өч юлга игътибар итик.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ТЫҢЛЫЙ

4. a) Йәһвә Ишагыя көннәрендә яшәгән яһүдләрне ничек сурәтләгән һәм ахыр чиктә нәрсәгә юл куйган? ә) Йәһвә үзенә тугры булганнарга нинди өмет биргән? (Ишагыя 30:18, 19)

4 Ишагыя китабының 30 нчы бүлегенең башында Йәһвә яһүдләрне «гөнаһка гөнаһ өстәүче» «үҗәт угыллар» итеп сурәтли. Ул болай дип дәвам итә: «Алар — фетнәчел халык... Йәһвәнең канунын тыңларга теләмәүче угыллар» (Ишаг. 30:1, 9). Халыкның тыңламаучанлыгы нәрсәгә китергән? Ишагыя Йәһвә аларның бәлагә эләгүенә юл куячак дип пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 30:5, 17; Ирм. 25:8—11). Шулай булган да: бабыллылар аларны әсирлеккә алган. Әмма яһүдләр арасында кайберәүләр Йәһвәгә тугрылыкларын саклаган һәм Ишагыянең алар өчен өмет бирүче хәбәре булган. Ул беркөнне Йәһвә аларны кире Иерусалимга кайтарачак дип әйткән. (Ишагыя 30:18, 19 укы.) Шулай булган да: Йәһвә аларны Бабыл әсирлегеннән азат иткән. Әмма моның өчен күп еллар үтәргә тиеш булган. Моны «Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора» дигән сүзләр күрсәтә. Чыннан да, исраиллеләргә Иерусалимга кайтырга рөхсәт ителгәнче 70 ел үткән (Ишаг. 10:21; Ирм. 29:10). Халык туган җирләренә әйләнеп кайткач, алар инде кайгыдан түгел, ә шатлыктан елаган.

5. Ишагыя 30:19 безне нәрсәгә ышандыра?

5 Безне бүген мондый сүзләр юата: «Ул, ярдәм сорап кычкыруыңны ишетү белән, сиңа илтифат күрсәтер» (Ишаг. 30:19). Ишагыянең сүзләре буенча, Йәһвә безнең үзенә ялваруларыбызны игътибар белән тыңлый. Ишагыя болай дип өсти: «Ул... [кычкыруыңны] ишетү белән, сиңа җавап бирер». Бу ышандыру Йәһвәнең ярдәм сораучыларга булышырга бик теләгәнен исебезгә төшерә. Моны белү безгә сынауларыбызны шатлык белән кичерергә булыша.

6. Ни өчен без Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесенең догасын тыңлый дип әйтә алабыз?

6 Бу шигырьдән догаларыбыз турында без тагын нәрсә белә алабыз? Йәһвә һәрберебезнең догасына игътибарлы. Ни өчен без шулай дип әйтә алабыз? Ишагыя китабының 30 нчы бүлегенең беренче өлешендә «сез» дигән алмашлык кулланыла. Чөнки Йәһвә бар халкына мөрәҗәгать итә. Әмма 19 нчы шигырьдә «син» дигән алмашлык кулланыла. Димәк, анда төркемгә түгел, ә аерым кешеләргә мөрәҗәгать ителә. Ишагыя болай дип яза: «Син еламассың. Ул... сиңа илтифат күрсәтер. Ул... сиңа җавап бирер». Кайгыртучы әти буларак, Йәһвә үзенең боеккан угыллары белән кызларына беркайчан да болай дип әйтмәячәк: «Кардәшләреңә кара, син дә алар кебек нык булырга тиеш». Моның урынына ул һәрберебез турында кайгырта һәм һәрберебезнең догасын игътибар белән тыңлый (Зәб. 116:1; Ишаг. 57:15).

Ишагыя, «[Йәһвәгә] бернинди ял бирмәгез» дигәндә, нәрсәне күздә тоткан? (7 нче абзацны кара.)

7. Ишагыя һәм Гайсә өзлексез дога кылырга кирәклеген ничек күрсәткән?

7 Без Аллаһыга сынау вакытында дога кылганда, ул безгә аны кичереп чыгар өчен шунда ук көч бирергә мөмкин. Ә сынавыбыз уйлаганнан озаграк булса, безгә, чыдам булып калыр өчен, Йәһвәгә кат-кат көч сорап ялварырга кирәк булыр. Ул үзе безне шулай эшләргә чакыра. Бу Ишагыянең мондый сүзләреннән күренә: «[Йәһвәгә] бернинди ял бирмәгез» (Ишаг. 62:7). Бу нәрсәне аңлата? Без шулкадәр еш дога кылырга тиешбез, әйтерсең лә, Йәһвәгә ял итәргә бирмибез. Ишагыянең сүзләре Гайсәнең Лүк 11:8—10, 13 тә язылган мисалын исебезгә төшерә. Анда Гайсә безне изге рухны сорап дога кылганда, «үз дигәнебездә нык торырга» һәм «бертуктаусыз сорарга» дәртләндерә. Шулай ук без Йәһвәдән, акыллы карарлар кабул итәр өчен, җитәкчелек сорый алабыз.

ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ҖИТӘКЧЕЛЕК БИРӘ

8. Ишагыя 30:20, 21 дәге сүзләр борынгы заманда ничек үтәлгән?

8 Ишагыя 30:20, 21 укы. Бабыл гаскәре Иерусалимны ел ярым камалышта тотканда, халык шулкадәр күп газап кичергән ки, бу алар өчен хәтта икмәк һәм су кебек гадәти нәрсә булып киткән. Әмма 20 һәм 21 шигырьләр буенча, Йәһвә, алар тәүбә итсә һәм үзгәрсә, аларны коткарырга вәгъдә иткән. Ишагыя Йәһвәне Бөек Нәсыйхәтче дип атаган. Димәк, Йәһвә халыкка үзенә яраклы итеп гыйбадәт кылырга өйрәтергә тиеш булган. Бу сүзләр яһүдләр әсирлектән азат ителгәч үтәлгән. Йәһвә үзенең Бөек Нәсыйхәтче булганын раслаган һәм халык аның җитәкчелеге ярдәмендә саф гыйбадәтне торгыза алган. Йәһвә безнең дә Бөек Нәсыйхәтчебез булганына без бик шатбыз.

9. Йәһвә безгә бүген җитәкчелек биргән бер ысул нинди?

9 Образлы тел кулланып, Ишагыя безне укучылар, ә Йәһвәне ике ысул ярдәмендә өйрәтүче нәсыйхәтче итеп сурәтли. Башта ул болай ди: «Син үз күзләрең белән Бөек Нәсыйхәтчеңне күрерсең». Монда нәсыйхәтче үз укучылары алдында басып торгандай сурәтләнә. Йәһвәдән өйрәнү — бу зур хөрмәт! Ул моны ничек эшли? Үз оешмасы аша. Без андый аермачык җитәкчелек өчен бик рәхмәтле. Җыелыш очрашуларында, конгрессларда бирелгән күрсәтмәләр, шулай ук басмаларыбыз, интернет-телевидениебездәге айлык программалар аша һәм башкача бирелгән җитәкчелек безгә авыр вакытларны шатлык белән кичереп чыгарга булыша.

10. Без артыбызда Аллаһының тавышын кайчан ишетәбез?

10 Йәһвәнең безне өйрәтер өчен кулланган икенче ысулны Ишагыя болай дип сурәтли: «Артыгызда... тавышны ишетерсез». Пәйгамбәр Йәһвәне үз укучылары артыннан баручы, игътибарлы нәсыйхәтче итеп сурәтли. Ул укучыларына кайсы юлдан барырга кирәклеген әйтеп тора. Без бүген артыбызда яңгыраган Йәһвәнең тавышын ишетәбез. Ничек итеп? Аллаһының иңдерелгән сүзләре Изге Язмаларда күп гасырлар элек язылган булган. Шуңа күрә Изге Язмаларны укыганда, без артыбызда яңгыраган Аллаһының тавышын ишеткәндәй булабыз (Ишаг. 51:4).

11. Сынауларны шатлык белән кичереп чыгар өчен нинди ике адым ясарга кирәк һәм ни өчен?

11 Йәһвә үзенең оешмасы һәм Сүзе аша биргән җитәкчелектән ничек тулы файда алырга? Ишагыя ике якка игътибар иткән: беренчедән, «менә юл», икенчедән, «шул юлдан барыгыз» (Ишаг. 30:21). Юлны белү генә җитми, аннан барырга да кирәк. Аллаһы оешмасы Изге Язмаларны аңлатканга, без Йәһвәнең таләпләрен аңлыйбыз. Шулай ук без белгәннәребезне ничек тормышыбызда кулланырга кирәклегенә өйрәнәбез. Йәһвәгә хезмәт иткәндә, сынауларны шатлык белән кичереп чыгар өчен, бу адымнарның икесен дә ясау мөһим. Шулай гына без Йәһвәнең фатихаларын ала алабыз.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ФАТИХАЛЫЙ

12. Ишагыя 30:23—26 буенча, Йәһвә үз халкын ничек фатихалаган?

12 Ишагыя 30:23—26 укы. Яһүдләр Бабыл әсирлегеннән Исраилгә әйләнеп кайткач, бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? Йәһвә аларга күп фатихалар яудырган: җитәрлек ризык биргән. Ә иң мөһиме, ул аларны мул итеп рухи ризык белән тәэмин иткән һәм саф гыйбадәтне торгызырга булышкан. Аллаһы халкы ул чакта ия булган рухи фатихаларны элеккеге фатихалары белән чагыштырып та булмаган. 26 нчы шигырьдә әйтелгәнчә, Йәһвә рухи яктылыкны көчәйткән (Ишаг. 60:2). Йәһвәнең фатихалары аның хезмәтчеләрен ныгыткан һәм шатлыклы йөрәк белән хезмәт итәргә булышкан (Ишаг. 65:14).

13. Торгызылу турындагы пәйгамбәрлек бүген ничек үтәлә?

13 Саф гыйбадәтнең торгызылуы турындагы пәйгамбәрлек безгә карата кулланырлыкмы? Әлбәттә, кулланырлык. Ничек итеп? 1919 елдан бирле миллионлаган кеше Бөек Бабыл, бөтендөнья ялган дин империясе, әсирлегеннән азат ителә. Йәһвә аларны исраиллеләрнең вәгъдә ителгән җиренә караганда яхшырак җиргә — рухи оҗмахка юнәлтә (Ишаг. 51:3; 66:8). Нәрсә соң ул рухи оҗмах?

14. Рухи оҗмах нәрсә ул һәм анда бүген кем яши? (Аңлатманы кара.)

14 1919 елдан бирле рухи оҗмахта майланган мәсихчеләр яши b. Вакыт узу белән анда җирдәге оҗмахта яшәргә өметләнгән «башка сарыклар» да яши башлаган һәм хәзер алар Йәһвә биргән мул фатихаларга шатлана (Яхъя 10:16; Ишаг. 25:6; 65:13).

15. Рухи оҗмах кайда урнашкан?

15 Рухи оҗмах бүген кайда урнашкан? Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар бөтен җир буйлап яши. Шуңа күрә алар яшәгән рухи оҗмах бөтен дөньяны биләп тора. Без, кайда гына яшәсәк тә, саф гыйбадәткә ашкынып булышлык итсәк, рухи оҗмахта яшәгән булып чыгабыз.

Безнең һәммәбез рухи оҗмахка ничек ямь кертә ала? (16, 17 нче абзацларны кара.)

16. Рухи оҗмахның матурлыгын алга таба да күрер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

16 Рухи оҗмахта калыр өчен, безгә тырышлыклар куярга кирәк. Мәсәлән, безгә бөтендөнья кардәшлек өчен рәхмәтле булырга кирәк. Моны ничек эшләргә? Рухи оҗмахта яшәүчеләрнең камилсезлегенә түгел, ә яхшы сыйфатларына игътибар итәргә кирәк (Яхъя 17:20, 21). Ни өчен бу шулкадәр мөһим? Бер мисал турында уйланыгыз. Матур паркта төрле агачлар үсә. Җыелышларыбызда да төрле кардәшләр бар һәм аларны агачлар белән чагыштырып була (Ишаг. 44:4; 61:3). Безгә якындагы «агачларның» кимчелекләренә түгел, ә «урманның» матурлыгына игътибар итәргә кирәк. Үзебезнең һәм башка кардәшләрнең камилсезлеге бөтендөнья кардәшлекнең матурлыгыннан өстен чыкмасын, моңа юл куймыйк.

17. Безнең һәммәбез җыелышның бердәмлегенә үз өлешен ничек кертә ала?

17 Безнең һәрберебез җыелышның бердәмлегенә үз өлешен ничек кертә? Моны без тынычлык урнаштыручылар булып эшлибез (Мат. 5:9; Рим. 12:18). Кардәшләр белән тынычлык саклаганда, без рухи оҗмахыбызга ямь кертәбез. Рухи оҗмахта яшәүчеләрнең һәммәсен саф гыйбадәткә Йәһвә җәлеп иткән — моны исебездә тотыйк (Яхъя 6:44). Без Йәһвә өчен кыйммәтле булган хезмәтчеләре арасында тынычлык һәм бердәмлекне сакларга тырышканда, аның никадәр куанганын күз алдыгызга гына китерегез! (Ишаг. 26:3; Һәг. 2:7)

18. Без нәрсә турында еш уйланырга тиеш һәм ни өчен?

18 Йәһвә үз хезмәтчеләрен мул итеп фатихалый. Бу фатихалардан тулы файда алыр өчен нәрсә эшләргә? Безгә Аллаһы Сүзен һәм аңа нигезләнгән басмаларны өйрәнергә, һәм белгәннәребез турында тирәнтен уйланырга кирәк. Андый өйрәнү һәм уйлану безгә мәсихче сыйфатлар үстерергә, һәм кардәшләребезне «туганнарча, назлы итеп яратырга» булышыр (Рим. 12:10). Хәзерге фатихалар турында уйланганда, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытабыз. Ә киләчәктәге фатихалар турында уйлану безгә Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә, өметебезне тере килеш сакларга булышыр. Боларның барысы безгә Йәһвәгә хәзер шатланып хезмәт итәргә булышыр.

АВЫРЛЫКЛАРНЫ ШАТЛЫК БЕЛӘН КИЧЕРЕП ЧЫГАРГА ТӘВӘККӘЛ

19. a) Ишагыя 30:18 буенча, без нәрсәгә инанган? ә) Безгә авырлыкларны шатлык белән кичереп чыгарга нәрсә булышыр?

19 Йәһвә бу явыз дөньяны юк иткәндә, безне яклар өчен «күтәрелер» (Ишаг. 30:18). Без Йәһвәнең — «гаделлек Аллаһысы» икәнен беләбез һәм ул Шайтан дөньясын үзе билгеләгән вакыттан артык бер көн дә түзеп тормас (Ишаг. 25:9). Йәһвә безне коткарачак көнне зарыгып көтә. Без дә аның белән бу көнне түземсезлек белән көтәбез. Шул арада, әйдәгез, дога кылу, Аллаһы Сүзен өйрәнү һәм белгәннәребезне тормышыбызда куллану, шулай ук фатихаларыбыз турында уйлану мөмкинлеген кадерлик. Шулай эшләсәк, Йәһвә безгә үзенә шатлык белән гыйбадәт кылырга һәм авырлыкларыбызны кичереп чыгарга булышыр.

142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк

a Йәһвә үз хезмәтчеләренә авырлыкларын шатлык белән кичереп чыгарга булыша. Ишагыя китабының 30 нчы бүлеген карап чыкканда, без Йәһвәнең моны ничек эшләгәнен белербез. Бу мәкаләдә Йәһвәгә дога кылуның, аның Сүзен өйрәнүнең, шулай ук бүгенге һәм киләчәктәге фатихалар турында уйлануның мөһимлеге исебезгә төшерелер.

b АҢЛАТМА: «рухи оҗмахта» без бердәмлектә Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз. Безнең дини ялган белән пычранмаган мул рухи ризыгыбыз бар һәм безнең эшебез күп: без Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьлибез. Без Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия. Шулай ук безнең кайгыртучы кардәшләребез бар һәм алар безгә авырлыкларыбызны шатлык белән кичереп чыгарга булыша. Без, Йәһвәгә ул теләгәнчә гыйбадәт кыла һәм аңардан үрнәк ала башлагач, рухи оҗмахта яши башладык.