45 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Йәһвә хезмәтебезне башкарырга ничек булыша?
«Алар... үзләре арасында пәйгамбәр булганын, һичшиксез, белерләр» (ЙӘЗ. 2:5).
67 ҖЫР «Сүзне вәгазьлә»
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Безне нәрсә гаҗәпләндерми һәм без нәрсәгә шикләнмибез?
ВӘГАЗЬДӘ кайберәүләрнең безгә каршы килүләре безне гаҗәпләндерми. Киләчәктә андый каршылык көчәячәк кенә (Дан. 11:44; 2 Тим. 3:12; Ачыл. 16:21). Шулай да без Йәһвәнең үзебезгә ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмибез. Ни өчен? Чөнки Йәһвә үз хезмәтчеләренә, аларга үз йөкләмәләрен үтәү ничек кенә авыр булмасын, һәрчак булышып торган. Мәсәлән, Йәзәкил пәйгамбәр Бабылга сөрелгән яһүдләргә вәгазьләгән. Әйдәгез, аның тормышыннан кайбер вакыйгаларны карап чыгыйк.
2. Йәзәкил вәгазьләгән территориядәге кешеләрне Йәһвә ничек сурәтләгән һәм бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз? (Йәзәкил 2:3—6)
2 Йәзәкил вәгазьләгән территориядәге кешеләр нинди булган? Йәһвә аларны «фетнәчел», «дорфа һәм каты күңелле» итеп сурәтләгән. Алар чәнечкеле куаклар һәм чаяннар кебек авырту һәм зыян китергән. Менә ни өчен Йәһвә Йәзәкилгә кат-кат «курыкма» дип әйткән. (Йәзәкил 2:3—6 укы.) Йәзәкил үз йөкләмәсен 1) Йәһвә аны җибәргәнгә, 2) Аллаһы рухы аңа көч биргәнгә һәм 3) Аллаһы Сүзе аның иманын ныгытканга башкара алган. Бу өч як Йәзәкилгә ничек булышкан һәм алар безгә ничек булыша?
ЙӘЗӘКИЛНЕ ЙӘҺВӘ ҖИБӘРГӘН
3. Йәзәкилне, мөгаен, нинди сүзләр ныгыткан һәм Йәһвә аны нәрсәгә ышандырган?
3 Йәһвә Йәзәкилгә: «Мин сине... җибәрәм»,— дигән (Йәз. 2:3, 4). Бу сүзләр Йәзәкилне, һичшиксез, ныгыткандыр. Ни өчен алай дип әйтеп була? Ул, Йәһвәнең, Муса белән Ишагыяне пәйгамбәрләр итеп билгеләгәндә, охшаш сүзләр әйткәнен исенә төшергәндер (Чыг. 3:10; Ишаг. 6:8). Йәзәкил шулай ук Йәһвәнең шул тугры кешеләргә ничек авырлыкларын җиңәргә ярдәм иткәнен хәтерләгән. Шуңа күрә Йәһвә Йәзәкилгә ике тапкыр: «Мин сине... җибәрәм»,— дип әйткәч, бу сүзләр аны Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә ышандырган. Өстәвенә, Йәзәкил китабында күп тапкыр «Йәһвә миңа болай диде» дип әйтелә (Йәз. 3:16). Шулай ук анда «Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде» дигән сүзләр кат-кат очрый (Йәз. 6:1). Йәһвә аны вәгазьләргә җибәргәненә Йәзәкил бер дә шикләнмәгән. Моннан тыш, Йәзәкилнең атасы рухани булган һәм ул аңа Йәһвәнең үз пәйгамбәрләрен ничек ныгытканы турында сөйләгәндер. Мәсәлән, Йәһвә Исхак, Ягъкуб һәм Ирмиягә: «Мин синең белән»,— дип әйткән булган (Ярат. 26:24; 28:15; Ирм. 1:8).
4. Нинди юатучы фикерләр Йәзәкилне ныгыткан булса кирәк?
4 Күпчелек исраилле Йәзәкилнең вәгазенә ничек караган? Йәһвә болай дип әйткән булган: «Исраил халкының сине тыңлыйсы килмәс, чөнки алар мине тыңларга теләми» (Йәз. 3:7). Әйе, Йәзәкилне кире кагып, халык, асылда, Йәһвәне кире каккан. Бу сүзләр Йәзәкилне шуңа ышандырган: халык аны кире какса да, ул начар пәйгамбәр булмаган. Йәһвә шулай ук Йәзәкилне, ул вәгазьләгән хөкем хәбәрләре тормышка ашкач, кешеләр «үзләре арасында пәйгамбәр булганын, һичшиксез, белерләр» дип ышандырган (Йәз. 2:5; 33:33). Бу юатучы фикерләр Йәзәкилгә, үз хезмәтен башкарыр өчен, һичшиксез, көч өстәгән.
БЕЗНЕ ЙӘҺВӘ ҖИБӘРДЕ
5. Ишагыя 44:8 буенча, безгә нәрсә көч өсти?
5 Безне дә вәгазьләргә Йәһвә җибәрде. Моны белү безне ныгыта. Ул безне үзенең «шаһитләре» дип атый (Ишаг. 43:10). Нинди зур хөрмәт бу безнең өчен! Йәһвә Йәзәкилгә «курыкма» дип әйтсә, безгә «котыгыз алынмасын» ди. Ни өчен безгә каршы килүчеләрдән куркасы юк? Йәзәкил очрагындагы кебек, безне дә вәгазьләргә Йәһвә җибәргән һәм ул безгә ярдәм итәчәк. (Ишагыя 44:8 укы.)
6. a) Йәһвә безне ярдәм итәчәгенә ничек ышандыра? ә) Безгә нәрсә көч белән юаныч бирә?
6 Йәһвә безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә. «Сез минем шаһитләрем» дип әйтер алдыннан, Йәһвә болай дигән: «Син сулар аша үткәндә, мин синең белән булырмын, елгаларны кичкәндә, су астында калмассың. Син ут аша үткәндә, утка пешмәссең, ялкын сине көйдереп алмас» (Ишаг. 43:2). Без дә, вәгазьдә катнашканда, кайвакыт елгага охшаш авырлыклар һәм ут сыман сынаулар аша үтәбез. Әмма моңа карамастан, Йәһвәнең ярдәме белән без вәгазь эшебезне дәвам итәбез (Ишаг. 41:13). Йәзәкил көннәрендә кебек, бүген дә күпчелек кеше яхшы хәбәрне кире кага. Әмма бу без начар вәгазьчеләр дигәнне аңлатмый. Йәһвәнең безнең тугрылыгыбызны хуплаганын белү безгә көч һәм юаныч бирә. Рәсүл Паул болай дигән: «Һәркем әҗерен эшенә карап алачак» (1 Көр. 3:8; 4:1, 2). Күп еллар пионер булып хезмәт иткән бер апа-кардәш болай дигән: «Йәһвә тырышлыкларыбызны фатихалый. Моны белү мине бәхетле итә!»
ИЗГЕ РУХ ЙӘЗӘКИЛГӘ КӨЧ БИРГӘН
7. Күренеш турында уйлану Йәзәкилгә ничек тәэсир иткән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
7 Йәзәкил изге рухның нинди зур көчкә ия булганын үз күзләре белән күргән. Күренештә ул Аллаһы рухының кодрәтле рухи затларны һәм арбаның гаять зур тәгәрмәчләрен юнәлткәнен күргән (Йәз. 1:20, 21). Бу Йәзәкилгә ничек тәэсир иткән? Ул: «Моны күргәч, мин йөзтүбән капландым»,— дип язган (Йәз. 1:28). Чыннан да, андый күренеш курку-хөрмәт уятмый кала алмаган. Соңрак, мөгаен, шул күренешне искә төшергән саен, Йәзәкилнең изге рух ярдәмендә вәгазь эшен дәвам итә алачагына ышанычы ныгыган.
8, 9. a) Йәһвә Йәзәкилгә торып басарга кушкач, нәрсә булган? ә) Йәһвә Йәзәкилне, катлаулы территориядә вәгазьли алсын өчен, ничек ныгыткан?
8 Йәһвә Йәзәкилгә болай дип кушкан: «Адәм улы, аякларыңа торып бас, мин синең белән сөйләшермен». Бу сүзләр һәм Аллаһының изге рухы Йәзәкилгә торып басар өчен көч өстәгән. Йәзәкил болай дигән: «Миңа Аллаһы рухы иңде һәм... мине аякка бастырды» (Йәз. 2:1, 2). Аннары гомере буе Йәзәкилне Аллаһының «кулы», ягъни изге рухы, йөрткән (Йәз. 3:22; 8:1, иск.; 33:22; 37:1; 40:1). Аллаһының рухы Йәзәкилгә үз йөкләмәсен үтәргә ярдәм иткән: «үҗәт һәм каты күңелле» кешеләргә вәгазьләр өчен көч биреп торган (Йәз. 3:7). Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Мин йөзеңне аларның йөзләре кебек каты һәм маңгаеңны аларның маңгайлары кебек каты иттем. Мин маңгаеңны алмаз кебек иттем, чакматаштан да катырак иттем. Алардан курыкма һәм... йөзләрен күреп котың алынмасын» (Йәз. 3:8, 9). Асылда, Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Үҗәт кешеләргә үзеңне боектырырга юл куйма, мин сине ныгытып торырмын».
9 Шуннан соң Аллаһы рухы Йәзәкилгә вәгазьлисе территорияне күрсәткән. «Йәһвәнең көчле кулы минем өстемдә иде»,— дип язган Йәзәкил (Йәз. 3:14, 15). Вәгазьлисе хәбәрне аңлар һәм үзләштерер өчен, Йәзәкилгә бер атна кирәк булган. Аннары Йәһвә Йәзәкилгә үзәнлеккә барырга кушкан һәм анда аңа «Аллаһы рухы кергән» (Йәз. 3:23, 24). Хәзер инде Йәзәкил хезмәтен башларга әзер булган.
ИЗГЕ РУХ БЕЗГӘ КӨЧ БИРӘ
10. Вәгазь эшен алып барыр өчен, безгә нинди ярдәм кирәк һәм ни өчен?
10 Вәгазь эшен алып барыр өчен, безгә нинди ярдәм кирәк? Бу сорауга җавап бирер өчен, кабат Йәзәкил турында уйланыйк. Хезмәтен башлар алдыннан, Аллаһы аңа изге рухы ярдәмендә кирәкле көч биргән. Без дә, Йәзәкил кебек, вәгазь эшен Аллаһы рухы ярдәмендә генә башкара алабыз. Ни өчен? Чөнки Шайтан, вәгазь эшен туктатырга теләп, безгә каршы сугыш алып бара (Ачыл. 12:17). Кеше күзлегеннән без Шайтанга каршы тора алмыйбыз, без аның алдында көчсез. Әмма шаһитлек бирү эшендә катнашып, без аны җиңәбез (Ачыл. 12:9—11). Бу мөмкин мени? Әйе, чөнки хезмәттә катнашканда, без аның янауларыннан курыкмаганыбызны күрсәтәбез. Вәгазьгә чыккан саен, без Шайтанны җиңәбез. Шулай итеп, каршылыкларга карамастан, вәгазьли алуыбыз нәрсәне раслый? Бездә изге рухның барлыгын һәм Йәһвәнең хуплавын (Мат. 5:10—12; 1 Пет. 4:14).
11. Аллаһының рухы безгә ничек булыша һәм аны ничек алырга?
11 Йәһвә Йәзәкилнең йөзен һәм маңгаен күчмә мәгънәдә каты иткән. Бу безне нәрсәгә ышандыра? Аллаһының рухы безгә хезмәттә очрый алган һәртөрле авырлыкны җиңәргә булышачак (2 Көр. 4:7—9). Аллаһының рухын алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Йәһвәнең үзебезне ишеткәненә бер дә шикләнмичә, һәрвакыт догада булырга кирәк. Гайсә үз шәкертләрен: «Бертуктаусыз сорагыз... бертуктаусыз эзләгез... бертуктаусыз шакыгыз»,— дип өйрәткән. Җавап итеп, «Йәһвә сораучыларга изге рухны... бирәчәк» (Лүк 11:9, 13; Рәс. 1:14; 2:4).
АЛЛАҺЫНЫҢ СҮЗЛӘРЕ ЙӘЗӘКИЛНЕҢ ИМАНЫН НЫГЫТКАН
12. Йәзәкил 2:9—3:3 буенча, Йәзәкилгә төргәкне кем биргән һәм анда нәрсә язылган булган?
12 Инде әйтелгәнчә, Йәһвәнең рухы Йәзәкилгә вәгазьләр өчен көч биргән. Әмма Йәһвә шулай ук Йәзәкилнең иманын сүзләре белән дә ныгыткан. Күренештә Йәзәкил бер төргәк күргән. (Йәзәкил 2:9—3:3 укы.) Шул төргәкне пәйгамбәргә кем биргән? Анда нәрсә язылган булган? Андагы сүзләр Йәзәкилнең иманын ничек ныгыткан? Әйдәгез, белик. Йәһвә, күрәсең, Йәзәкил элегрәк күргән дүрт фәрештәнең берсен кулланып, аңа шул төргәкне тапшырган (Йәз. 1:8; 10:7, 20). Төргәктә Аллаһының сүзләре — фетнәчел халыкка җиткереләсе хөкем хәбәре булган (Йәз. 2:7). Хәбәр төргәкнең ике ягында да язылган булган.
13. Йәһвә Йәзәкилгә төргәк белән нәрсә эшләргә кушкан һәм ни өчен ул татлы булган?
13 Йәһвә Йәзәкилгә: «Төргәкне аша, аның белән ашказаныңны тутыр»,— дип кушкан. Йәзәкил шулай эшләгән дә. Күренешнең бу өлеше нәрсәне аңлата? Йәзәкил вәгазьлисе хәбәрне тулысынча үзләштерергә тиеш булган. Бу хәбәр пәйгамбәрне вәгазьләргә дәртләндерсен өчен, аңа аны аңларга кирәк булган. Аннары Йәзәкил төргәк турында: «Ул авызымда балдай татлы иде»,— дип әйткән (Йәз. 3:3). Бу нәрсәне аңлаткан? Йәзәкил өчен Йәһвәнең вәкиле булу татлы, ягъни рәхәт, булган (Зәб. 19:8—11). Ул Йәһвәгә үзен пәйгамбәр итеп сайлаганы өчен рәхмәтле булган.
14. Йәзәкилгә үз йөкләмәсен үти башларга нәрсә булышкан?
14 Соңрак Йәһвә Йәзәкилгә: «Мин сиңа әйткән бар сүзләремне күңелеңә сал һәм тыңла»,— дип әйткән (Йәз. 3:10). Шулай итеп, Йәһвә Йәзәкилне төргәктәге сүзләрне хәтерендә калдырырга һәм алар турында уйланырга дәртләндергән. Моның ярдәмендә Йәзәкилнең иманы ныгыган. Хәзер инде аның халыкка җиткерер өчен көчле хәбәре булган (Йәз. 3:11). Йәзәкил Аллаһы хәбәренә тулысынча төшенгәч һәм ышангач, үз йөкләмәсен башкарып чыгарга инде әзер булган (Зәб. 19:14).
АЛЛАҺЫНЫҢ СҮЗЛӘРЕ БЕЗНЕҢ ИМАНЫБЫЗНЫ НЫГЫТА
15. Хезмәтебезне дәвам итәр өчен, күңелебезгә нәрсә салырга кирәк?
15 Хезмәтебезне дәвам итәр өчен, безгә дә иманыбызны Аллаһының сүзләре ярдәмендә ныгытып торырга кирәк. Без Йәһвәнең бар сүзләрен «күңелебезгә салырга» тиеш. Бүген Йәһвә безгә үзенең Сүзе, Изге Язмалар, аша мөрәҗәгать итә. Аллаһының сүзләре безнең уйларыбызга, хисләребезгә һәм омтылышларыбызга тәэсир итәме?
16. Аллаһы Сүзе иманыбызны ныгытсын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
16 Ризык ашаганда һәм аны үзләштергәндә, бу безгә көч өсти. Аллаһы сүзен өйрәнгәндә һәм аның турында уйланганда, бу безнең иманыбызны ныгыта. Йәзәкилнең төргәкне ашавы безне нәкъ шуңа өйрәтә дә. Йәһвә «ашказаныбызны» үз Сүзе белән тутыруыбызны, ягъни аны үзләштерүебезне, тели. Без моны дога кылып, укып һәм уйланып эшли алабыз. Башта йөрәгебез Аллаһының фикерләрен үзләштерсен өчен без дога кылабыз. Аннары Изге Язмаларны укыйбыз. Шуннан соң тукталып укыганнарыбыз турында тирәнтен уйланабыз. Моның нәтиҗәсе нинди? Күбрәк уйланган саен, без Изге Язмаларны яхшырак аңлый барабыз һәм безнең иманыбыз ныгый.
17. Ни өчен Изге Язмалардан укыганнарыбыз турында уйлану мөһим?
17 Ни өчен Изге Язмаларны уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану мөһим? Бу безгә Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләр өчен көч бирәчәк. Шулай ук киләчәктә, хөкем хәбәрләрен игълан итәргә кирәк булса, безнең җитәрлек көчебез булачак. Өстәвенә, Йәһвәнең искиткеч сыйфатлары турында уйланганда, без аңа якынлашабыз. Нәтиҗәдә, без чын-чынлап «татлы» нәрсәгә ия булабыз: күңелебездә тынычлык белән канәгатьлек хөкем сөрәчәк (Зәб. 119:103).
БИРЕШМӘСКӘ ТӘВӘККӘЛ
18. Безнең территориядә яшәүче кешеләргә нәрсәне танырга туры киләчәк һәм ни өчен?
18 Йәзәкилдән аермалы буларак, без пәйгамбәрләр түгел, әмма без Аллаһы Сүзендә язылган хәбәрне кешеләргә вәгазьләргә тәвәккәл. Һәм без бу эшне Йәһвә туктатканчы башкарырбыз. Хөкем вакыты килгәч, безнең территориядә яшәгән кешеләр: «Безне кисәтмәделәр» я «Аллаһы безнең турында онытты»,— дип әйтә алмаячак (Йәз. 3:19; 18:23). Киресенчә, алар без вәгазьләгән хәбәр Аллаһыдан булганын танырга мәҗбүр булачак.
19. Безгә вәгазь эшендә алга таба да катнашырга нәрсә ярдәм итәчәк?
19 Йәзәкилгә ярдәм иткән өч нәрсә безгә дә хезмәтебезне башкарырга ярдәм итә. Үзебезне Йәһвәнең җибәргәнен белгәнгә, изге рух бездә булганга һәм Аллаһы Сүзе иманыбызны ныгытканга, без вәгазь эшендә катнашабыз. Йәһвәнең ярдәме белән без «ахырга кадәр» вәгазь эшендә катнашырга тәвәккәл (Мат. 24:13).
65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын
a Бу мәкаләдә без Йәзәкилгә вәгазьләргә ярдәм иткән өч якка игътибар итәрбез. Без Йәһвәнең аңа ничек ярдәм иткәнен карап чыгарбыз. Бу безне Йәһвәнең үзебезне хезмәттә калдырмаячагына инандырачак.