Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Минем Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәсем килә иде»

«Минем Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәсем килә иде»

БЕЗНЕҢ Суринамның тропик урманы эчендә урнашкан Гранбури авылыннан ерак булмаган кечкенә төркемгә килеп китүебез тәмамланды. Без кардәшләр белән саубуллашкач, агач көймәбезгә утырдык та, Тапанахони елгасы буйлап йөзеп киттек. Соңрак елга бусагаларын үткән вакытта, моторыбызның винты ташка бәрелде. Көймәбезнең борыны шундук су астына китте һәм аның белән бергә без дә. Йөрәгем куркудан котырып тибә башлады. Район күзәтчесе буларак, инде берничә ел көймәләр ярдәмендә килеп китүләр ясасам да, мин йөзә белми идем!

Барысы да ничек тәмамланганын сез бераз соңрак белерсез, ә әлегә тулы вакытлы хезмәтемне ничек башлаганымны сөйләп китәргә рөхсәт итегез.

Мин 1942 елда гаҗәеп матур Кюрасао a утравында туганмым. Минем әтием тумышы белән Суринамнан, ул бу утрауга акча эшләргә килгән булган. Әтием мин туганчы ике ел алдан суга чумдырылган. Ул Кюрасаода беренче булып суга чумдырылган Йәһвә Шаһитләренең берсе булган. Атна саен әтиебез биш баласы белән, без моны әллә ни теләмәсәк тә, Изге Язмаларны өйрәнә иде. Миңа 14 яшь булганда, әтием, үз әнисе турында кайгыртыр өчен, гаиләбезне Суринамга күчерде.

ДУСЛАРЫМНЫҢ ЯХШЫ ЙОГЫНТЫСЫ

Мин Суринамда яшь абый һәм апа-кардәшләр белән аралаша башладым. Алар миннән бераз гына зуррак булсалар да, Йәһвәгә гомуми пионерлар булып ашкынып хезмәт итә иде. Хезмәттәге очраклары турында сөйләгәндә, аларның йөзләре шатлыктан балкып тора иде. Җыелыштан соң, без бергәләп Изге Язмалардагы төрле темаларга фикер алыштык. Кайчак андый сөйләшүләр йолдызлы күк астында үтте. Дусларым миңа тормыш максатын билгеләргә ярдәм итте. Минем дә Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәсем килә иде. Шуңа күрә мин 16 яшемдә суга чумдырылу үттем, ә 18 дә гомуми пионер булып киттем.

ФАЙДАЛЫ САБАКЛАР

Пионер булып Парамарибода хезмәт итәм

Пионер булып хезмәт иткән вакытта мин бик күп файдалы сабаклар алдым һәм алар миңа тулы вакытлы хезмәтем дәверендә ярдәм итеп торды. Мәсәлән, мин башкаларны өйрәтү никадәр мөһим икәненә тиз төшендем. Пионер булып киткәч, Виллем ван Сейел исемле миссионер мине үз канаты астына алды b. Мин аңардан җыелыштагы төрле вазифаларны ничек үтәргә кирәк икәне турында күпне белдем. Ул вакытта моның үземә бик тиздән кирәк булачагын, күз алдыма да китермәгән идем. Киләсе елны мине махсус пионер итеп билгеләделәр һәм мин тропик урманнар эчендә урнашкан аерым төркемнәргә ярдәм итә башладым. Абый-кардәшләрнең мине үз вакытында өйрәткәннәренә, мин шундый рәхмәтле! Шул вакыттан алып, мин аларның үрнәкләренә иярергә тырыштым һәм, башкаларны өйрәтер өчен, һәрвакыт мөмкинлекләр эзләдем.

Шулай ук мин гади тормыш алып бару һәм яхшы планлаштыру никадәр мөһим икәнен аңладым. Һәр айның башында без хезмәттәшем белән булачак чыгымнарны планлаштыра идек. Шуннан соң беребез, ерак юлга чыгып, шәһәрдән бар кирәклесен алып кайта иде. Сатып алынган бар нәрсә ай азагына кадәр җитсен өчен, безгә барысын да чамалап кулланырга кирәк иде. Әгәр дә безнең берәр нәрсәбез бетсә, әйтик, ярма я сабын, без джунглида аларны сатып ала алмас идек. Яшь чактан ук гади тормыш алып барырга һәм барысын да алдан планлаштырырга өйрәнгәнгә, мин гомерем буе игътибарымны читкә юнәлтмичә, Йәһвәгә хезмәт итә алдым.

Мин тагын бер мөһим нәрсәгә төшендем: кешеләрне туган телләрендә өйрәтү күпкә яхшырак. Мин бала чактан ук нидерланд, инглиз, папьяменто телләрен беләм, шулай ук Суринамда киң таралган сранан-тонго телен дә. Әмма шуңа игътибар иттем: джунглида яшәүче кешеләр яхшы хәбәрне үз телләрендә ишеткәндә күпкә теләбрәк тыңлый иде. Дөресен генә әйткәндә, кайбер телләр миңа бик авыр бирелде. Мәсәлән, югары һәм түбән тон кулланыла торган сарамаккан теле. Шулай да тырышлыкларым заяга булмады! Чөнки җирле телне өйрәнгәнгә, мин хакыйкать белән шактый күп кешене таныштыра алдым.

Шулай да уңайсыз хәлләр дә булгалады. Исемдә, бервакыт мин сарамаккан телендә сөйләшкән бер өйрәнүче хатын-кызның эче авыртканын белдем. Мин аның хәлен сорашырга булдым, ә, нәтиҗәдә, мин аңардан ул йөкле түгелме дип сораганмын! Аны никадәр уңайсыз хәлгә калдырганымны аңлатып торырга кирәк түгелдер. Шундый очракларга карамастан, мин кайда гына хезмәт итсәм дә, барыбер кешеләр белән аларның туган телләрендә аралашырга тырыштым.

ӨСТӘМӘ ВАЗИФАЛАР

1970 елда мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Шул елны мин джунглидагы бик күп төркемнәргә килеп киттем. Килеп китү программасына «Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә сәяхәт» дигән темага слайдлар күрсәтү дә керә иде. Без кардәшләр белән кирәкле урыннарга озын агач көймәләрдә бардык. Көймәләргә үзебез белән генератор, бензин салынган канистр, керосин лампалары һәм слайдлар күрсәтү өчен җайланмаларны ала идек. Килеп җиткәч, безгә боларның барысын урман буйлап кирәкле урынга кадәр күтәреп барырга туры килде. Әмма мин күбрәк бу авырлыкларны түгел, ә куе урман эчендә яшәүче кешеләрнең бу махсус очрашуларны ничек кадерләгәннәрен хәтерлим. Аларга Йәһвә һәм аның җирдәге оешмасы турында белем алырга ярдәм итә алганым өчен, мин шундый шат! Бар бу авырлыклар белән чагыштырганда, фатихалар барыбер күбрәк иде.

ӨЧ КАТЛЫ БАУ

Без Этел белән 1971 елның сентябрендә өйләнештек

Буйдак булу хезмәт итәр өчен күп мөмкинлекләр бирсә дә, минем тормыш иптәшен табасым килде. Шуңа күрә мин джунглидагы тулы вакытлы хезмәтнең кырыс шартларыннан курыкмаган юлдаш сорап догалар кылдым. Якынча бер елдан соң, мин Этел исемле фидакарь махсус пионер белән йөрешә башладым. Ул яшь чагыннан ук рәсүл Паул белән сокланган һәм аның кебек үзен мәсихче хезмәткә багышларга теләгән. Без 1971 елның сентябрендә өйләнештек һәм Этел район хезмәтемә кушылды.

Этел гади гаиләдә үскәнгә, аны күчеп йөрү хезмәтенең авырлыклары куркытмады. Мәсәлән, джунглида урнашкан җыелышларга барган вакытта, без үзебез белән бик әз нәрсә ала идек. Без елгаларда юындык һәм киемнәребезне шунда юдык. Ә ризыкка килгәндә, хуҗалар ни бирсә, шуны ашарга өйрәндек: бу алар урманда я елгада тоткан игуаналар, пираньялар һәм башка төрле хайваннар иде. Тәлинкәләр булмаган очракта без банан яфраклары кулландык, ә кашыклар булмаганда — кул белән ашадык. Без Йәһвә өчен шундый корбаннарга барганда, өч катлы бавыбыз тагы да ныгыды (Вәг. 4:12). Андый тормышны без бер нәрсәгә дә алыштырмас идек!

Бервакыт нәкъ шундый килеп китүдән кайтканда, мин иң башта сөйли башлаган очрак килеп чыкты. Елга бусагаларының берсендә көймәбез су астына чумып алды. Бәхеткә каршы, без коткару жилетлары кигән идек һәм суга да төшеп китмәдек. Әмма көймә су белән тулды. Без савытларда булган ризыкны елгага ташладык та, көймәдәге суны шулар белән түгә башладык.

Шулай итеп, без азык-төлексез калдык. Барган арада балык тотарга тырышсак та, бу уңышсыз булды. Шуңа күрә без Йәһвәгә дога кылдык һәм бүгенге көнгә ризык бирсен дип үтендек. Амин дип әйтүебез булды, абый-кардәшләрнең берсе кармагын салды һәм зур гына бер балык эләктерде. Һәм без, өч абый-кардәш һәм ике апа-кардәш, кичке ашлы булдык.

ИР, ӘТИ ҺӘМ РАЙОН КҮЗӘТЧЕСЕ

Күчеп йөрү хезмәтендә биш ел үткәргәннән соң, безне шатлыклы хәбәр көтә иде. Без әти-әни булачакбыз икәнен белдек. Мин моңа бик сөенсәм дә, тормышыбыз алга таба ничек үзгәрәчәк икәнен әле белми идем. Без Этел белән, мөмкин булса, тулы вакытлы хезмәтебезне дәвам итәргә теләдек. 1976 елда безнең беренче балабыз Этниел туды, ә ике ел ярымнан соң — аның энекәше Гьофанни.

Суринамның көнчыгышында урнашкан Годо Холо янындагы Тапанахони елгасында үткән суга чумдырылуны күзәтәм. 1983 ел

Суринамда ул елларны район күзәтчеләре җитмәгәнгә, филиалның хуплавы белән мин, үземнең гаилә вазифаларымны калдырмыйча, район күзәтчесе хезмәтен дәвам итә алдым. Безнең малайларыбыз әле бәләкәй булганда, миңа зур булмаган районнарны билгеләделәр. Бу миңа аена бер-ике атна район күзәтчесе булырга, ә калган вакытны үз җыелышымда пионер хезмәтен башкарырга мөмкинлек бирде. Өйдән ерак булмаган җыелышларга килеп китүләр ясаганда, Этел һәм улларым минем белән барды. Әмма ерак тропик урманнар эченә барырга туры килгәндә, мин үзем генә сәяхәт иттем.

Район күзәтчесе буларак, мин ерак җыелышларга еш кына көймәдә бара идем

Барлык вазифаларымны башкарыр өчен, миңа барысын да җентекләп планлаштырырга кирәк иде. Мин гаилә өйрәнүе атна саен үтсен өчен тырышлыклар куйдым. Ә ерак джунглида урнашкан җыелышларга килеп киткәндә, улларыбыз белән Этел өйрәнә иде. Шулай да без вакытны, кулыбыздан килгәнчә, бергә үткәрергә тырыштык. Балаларыбыз белән бергә ял оештырдык: бергә уйнадык я табигатькә чыктык. Миңа еш кына район эшләрем аркасында соңга кадәр утырырга туры килде. Ә Этел, Гыйбрәтле сүзләр 31:15 тә әйтелгән яхшы хатын буларак, әле таң атканчы тора иде. Аның ярдәме белән, без, улларыбыз мәктәпкә киткәнче, көндәлек шигырьне карап чыгарга һәм иртәнге ашны ашарга өлгерә идек. Бар вазифаларымны үтәргә ярдәм итүче фидакарь хатыным өчен, мин Йәһвәгә шундый рәхмәтле!

Әти-әни буларак, улларыбыз Йәһвәне һәм хезмәтне яратсыннар өчен, бар көчебезне куйдык. Без улларыбызның тулы вакытлы хезмәтне тормыш юллары итеп сайлауларын теләдек. Әмма бу безнең теләк буенча түгел, ә аларның сайлаулары булырга тиеш иде. Алар белән аралашкан чакта тулы вакытлы хезмәтнең күпме шатлык китергәнен искә ала идек, авырлыклар булганын да яшерми идек. Әмма шуңа да карамастан, Йәһвәнең гаиләбезгә ничек ярдәм иткәненә һәм фатихалап торганына игътибарыбызны туплап тордык. Без улларыбызның яхшы дуслары — тормышларында Йәһвә беренче урында торган дуслары — булуы турында да кайгырттык.

Улларыбыз үскән чакта, Йәһвә безне бар яктан кайгыртып торды. Әлбәттә, мин дә үз ролемне яхшы үтәр өчен бар көчемне куйдым. Махсус пионер булып хезмәт иткәндә туплаган тәҗрибәм мине акчаны сак тотарга һәм чыннан да кирәкле булган нәрсәләргә генә сарыф итәргә өйрәтте. Без күп тырышлыклар куйсак та, һәрвакытта да җиңел булмады. Андый чакларда мин Йәһвәнең ярдәм кулы сузганына инандым. Мәсәлән, 1980 елларның азагында һәм 1990 елларның башында Суринамда гражданнар сугышы барды. Ул елларны кайвакыт очын-очка ялгап яшәргә туры килде. Шулай да Йәһвә безне калдырмады (Мат. 6:32).

ҮТКӘННӘРНЕ ИСКӘ АЛЫП

Сулдан уңга: мин Этел белән

Этниел хатыны Натали белән

Гьофанни хатыны Кристал белән

Йәһвә һәрвакыт безнең турында кайгыртты һәм безнең тормышыбыз бер нәрсә белән дә чагыштыра алмаслык шатлык белән тулы иде. Балаларыбыз — Йәһвәдән зур бүләк, ә аларны тәрбияләү безнең өчен зур хөрмәт иде. Алар да, тормыш юллары итеп, тулы вакытлы хезмәтне сайлаганга, без әйтеп бетергесез шат. Этниел белән Гьофанни Изге Язмалар мәктәпләрендә белем алды һәм хәзер хатыннары белән Суринамдагы филиалда хезмәт итәләр.

Без Этел белән инде яшь түгел, әмма шуңа да карамастан, махсус пионерлар булып, Йәһвәгә ашкынып хезмәт итәбез. Һәм беләсезме, мин йөзәргә өйрәнер өчен тәки вакыт тапмадым. Әмма моңа бер дә үкенмим! Үткәннәрне искә алып, шуны әйтә алам: яшьлегемдә тормышымны тулы вакытлы хезмәткә багышлау — иң яхшы карарларымның берсе булды!

b Виллем ван Сейелның тәрҗемәи хәле «Уяныгыз!» (рус) журналының 1999 елгы 8 октябрь санында бастырылган.